Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
1 Октября 2022, 16:00

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...

4 БҮЛЕК. Эшсезлек... Билгесезлек... Акчасызлык... Баш очында канатларын җәйгән “каракош” әйләнә... Надир шушы халәттә күпме яши инде? Исәбен дә югалтты бугай. Авылга кайтып, гаиләне алып килү гел кичектерелде. Телефон аша гына аралашып яшәү күпмегә сузыласын да тәгаен генә әйтә алмый. Хатыны сорагач: “Вакыт җитми, төнлә дә эшлибез, ял көне дә.

Эшсезлек... Билгесезлек... Акчасызлык... Баш очында канатларын җәйгән “каракош” әйләнә... Надир шушы халәттә күпме яши инде? Исәбен дә югалтты бугай. Авылга кайтып, гаиләне алып килү гел кичектерелде. Телефон аша гына аралашып яшәү күпмегә сузыласын да тәгаен генә әйтә алмый. Хатыны сорагач: “Вакыт җитми, төнлә дә эшлибез, ял көне дә. Үзең дә беләсең, әҗәт түлисе бар бит, каршы да килеп булмый”, – дип акланды Надир. Хәзер гаиләсен шәһәргә алып килергә ярамаганын яхшы аңлады ул. Мөнип абыйсы “ит турагыч комбайн” белән бер, аңа кешене юк итү берни тормый. Әле ярый, аларның кайда икәнлекләрен сорагач, “Еракка җибәрдем, дусларым янына, тайгада алар”, – дип алдаган иде. Ничек башына килгән?! Хатыны берни сизми, ире авыр хәлдә калган дип башына да килми.
– Капканы ачып, урамга да чыккан юк. Төшкә кадәр өйдә, төштән соң ишек алдында балалар, вак-төяк эш белән әвәрә килеп көн үтеп китә. Әле ярый эшең бар, хуҗаңның ачуын китермә инде, яхшылап эшлә. Сагындык инде сине бик каты, сагынсак та түзәрбез, эшеңә генә зыян китермә. Исән кеше бер кайтыр дип, сабыр итәрбез. Исән генә бул, синнән башка яши алмам, бик яратам икән мин сине, әле аңладым, –дигән була. Чын дөресен белсә, очып килеп җитәчәк, шундый аның Гөлгенәсе. Баштарак скайп аша сөйләшеп-аралашып торган ир, төрле сәбәпләр табып, “сирәк һәм аз сөйләшик, күп сөйләшергә ярамый хәзер” дип, хатынын алдан ук әзерләп куйды. “Көтеп тормагыз, кайтулар тиз генә булмас, мең чакрым ара шутка түгел. Кайтсам, сезгә вирус йоктырырмын дип тә куркам”, – дип алдаудан башка юл калмады. “Мин авыр хәлдә калдым”, дип аларны борчу кирәкмәс. Изге ялган рөхсәт ителә бугай... Әҗәтен тапшыргач, берничә урыннан эш белеште Надир. Резюмесын алып калалар да, биш минут та узмый: “Сез безгә туры килмисез”, – дип шалтыраталар. Берсенә дә “аның кебек яхшы специалист” кирәк түгел икән... Ул аның шулай икәнен үзе дә белә. Ни эшләсен соң? Аптырагач, машинасын сату хакында игълан куйды. Сата алса, баштарак яшәп торырга җитәр, аннан күз күрер. Җәяү йөреп торыр, гомерләре буе машина чырае күрмәгән кешеләр дә бар, яшиләр бит. Игълан куюына ярты сәгать тә үтмәгәндер, Арслан дусты шалтыратты: – Дустым, машинаңны сатасың икән, әйдә, миңа китереп кит әле. Бер танышыма кирәк иде. Бер атна эчендә исәп-хисап ясыйм, ди. Ну... үзең аңлыйсың... бәясен бераз киметергә туры килер... Вакыты шундый... Үзем оформить итәрмен... Алам дип торган кеше юк бугай әле... Килештек? Алайса, әйдә, гони безгә! Элекке дусты белән алыш-биреш ясамаска ант итсә дә, калдырды Надир машинасын дустының офисы каршында. Шоферы килеп, машина ачкычын, документларын алып калды. Инсан белән Кәрим китеп баргач, Арслан белән Илһам өйдән чыкмый сакланып ятарга булганнар. Кәрим дә китеп барган икән... Кызганыч, яхшы кеше иде, бергә спортзалга йөрделәр, бәйрәмнәрне бер компаниядә уздырдылар. Хәтәр бар ахры, Надир ышанмый иде бу вируска, бер-бер артлы китүчеләр хакында ишеткәч кенә ышанды. Инсан белән Кәримнең беркайчан бер җирләре авыртканы булмады. Алар да киткәч инде... Сәер, тормышка ябышып, рәхәт яшәгән кешеләр китеп барды, ә ул? Кайчаннан бирле ничек үләргә белми, һаман да исән. Бер максатсыз миңгерәп йөргән Надир Комсомол урамына килеп чыккан икән. Монда аның яшьтәш авылдашы яши иде, янына кереп чыгарга кирәк, кая барып сугылырга белми йөргәнче, сөйләшеп утырырлар. Ике атлыйсын бер атлап, Надир дүртенче катка менеп җитте. Менә ул фатир, Гөлгенәсе белән узган ел ниндидер бәйрәмгә килгәннәр иде бугай. Рәхәтләнеп кунакка йөрешеп яшәгән вакытлар булган икән... Звонокка басмакчы булып кулын күтәргән иде, ишек эчкә ачылып китте. Кызык, ишек бикләми башлаганнармыни болар? Надир эчкә узды. – Рамил! Рамилә! Сез өйдәме?
Шулвакыт залда нидер дөбердәгән тавыш ишетелде. Надир сак кына зал ишеген ачты. Рамил урындыктан егылып төшкән икән.
Рамилнең, гаепле кеше кебек, каушаган кыяфәттә басып торуын, кулын артына куеп нидер яшерергә тырышуын күреп, Надир сагая төште:
– Син нишлисең монда берүзең? Нәрсә ул кулыңда, күрсәт әле!
– Кем чакырды сине монда? Әйдә бар, юлыңда бул!
Надир көч белән Рамилнең кулындагы искерәк бау кисәген тартып алды. – Син нәрсә уйлап чыгардың? Ә?! Мин синнән сорыйм!!! Чукракландыңмы әллә?! Авылдашының мескен кыяфәттә басып торуын күреп, Надир ирләрчә нык итеп Рамилнең җилкәсеннән кагып куйды. – Да, яшьти, үзем дә синең хәлдәге кеше мин. Гафу ит...
Ике ир җилкәләрен бер-берсенә терәп тын калдылар.
– Аппетитың бармы? Холодильникта бар бугай, – диде Рамил.
– Ә, давай! – диде Надир җиңел генә. Биш минут та үтмәгәндер, ике ир стаканнарны ике рәт бушатып, тозлы кыяр кетердәтеп утыра иде инде.
– Син, давай, бүген миндә куна кал. Төне буе гуләйт итәбез, хәзер кызлар чакыртам. – Син нәрсә, Рамиләңә хыянәт итмәкче буласыңмы?
– Минекенә генә түгел, синең Гөлгенәңә дә... – Ә юк, мин однолюб, миңа башка беркем кирәкми... Мин сине мондый дип белми идем.
– Син түгел, үзем дә белми идем... Гафу, яшьти, гафу ит...
Надир Рамилнең ачылуын көтә иде, шуңа күрә сабыр гына утырды. Сорасаң берни сөйләмәячәк, кечкенәдән шундый иде ул.
– Рамилә белән аерылыштык без. Бер ай инде, баланы алды да чыгып китте. Телефонын алмый, кая икәнлекләрен дә белмим. Эчәсең, ди. Эштә проблемалар башланды, эчми кая барасың?.. Алкаш түгел бит инде мин. Биш елга беренче тапкыр ычкындым... Әллә мин эчәргә яратаммы? Кая барырга белмим... Менә син әйт миңа, мин нишләргә тиеш? Ипотека түлим, ай ахыры хәзер килеп җитә, ә кесәдә акча юк, җилләр уйный. Әти белән әнидән сорау да кыен. Үзләре дә пенсиядәге кешеләр. Шуннан соң Валя түти яшәсен дисең инде, анда самогон беркайчан да бетми, әҗәткә дә биреп тора. – Син моның белән артык мавыкма. Ахыры начар бетәргә мөмкин. – Үзем дә беләм, туктап булмый. Рамилә кайтмаса, үземә бер хәл кылам... – Син, давай, бу уйларыңны башыңнан чыгарып ташла. Егетлек түгел бу. Авыл малайлары бит без, авырлыктан чыгуның юлларын табарбыз. Без генәме мондый хәлдә калган?.. Валя түтигә юлны оныт, Рамиләңне эзләп тап. Үзеңне кулга ал, бүгенге көн белән генә түгел, килешегез!
– Хәзер мин тиз генә Валя түтигә төшеп менәм... – Тукта... мин үзем! Һаман синең өстән эчеп утырып булмас. Ничәнче фатирда ул?
Надир, өченче катка төшеп, Валя түтинең ишеген какты. Ишек шундук ачылып китте. Күрәсең, түти бу вакытта көн дә сәүдә итә, ишеген кем какканын да сорап тормады. – Тааак, Валя түти, бүгеннән синең сәүдә туктатыла! Сине хөкемгә тартачакбыз. Кеше гаиләсен бозып ятасың икән, өстеңнән жалоба яздылар, шуны тикшерергә килдем. Илле мең сум штраф салабыз сиңа, – дип, керә-керешкә үк, Надир түтигә янап алды. – Ниткән сәүдә ул, булмаганны! Үзем өчен генә, сәламәтлек өчен генә куам, нирбыларны тынычландыру өчен генә тотам. Үзең беләсең, тормышлар чуалды, борчулы кешеләр артты... Надир түтинең җиңеннән тотты да: – Бу юлга калдырып торам. Тик син моннан соң ул жалоба язучыга самогон сатма, яме, алайса тагын киләсе була, – дип юмалады.
– Кайсы ысбулычы сатты мине? Валя түти “конспирация” турында бөтенләй онытып җибәрде. – Сездән өстәге фатирда торучыны беләсеңме? – Кем, Рамилме? Вәйт ысбулыч! Мин аны кызганып әҗәткә биреп ятам тагын. Шиш бирермен мин аңа моннан соң!
Надирга шул гына кирәк тә. Шулай да ул тагын бер кат кисәтүне кирәк дип тапты: – Сүзеңдә тормасаң, сине утыртып куябыз, шуны онытма!
– Торам, торам! Рәхмәт, улым! Мә, күчтәнәчкә берне алып кит әле...
Надир тиз генә чыгып китте. Тормыш сазлыгына батып, үзе артыннан башкаларны да өстерәүче карчык кызганыч та, ачуын да китерә иде Надирның. Ә түтинең Рамилгә әҗәткә түгел, акчага да самогон бирмәсенә ышана иде ул. Сатлыкҗаннарны яратмый “идән асты бизнесменнары”... Соң булса да, Гөлгенәсенә шалтыратып, Рамиләнең телефон номерын сорап алды. Кат-кат шалтыраткач кына алды Рамилә. Бик озак сөйләштеләр. Башта Рамилә эчен бушатты, аннан соң Рамилнең хәлен сорады.– Бик борчыла, кайт син, Рамилә! – диде Надир. – Бала да сагынды, айныса, кайтырмын... Әмма эчүен ташламый икән, ике аягымның берсен дә атламыйм! – дип, хатын үзенең таләбен куйды.Матур гына саубуллаштылар.
Кайтачак, куркытып кына маташа, бер-берсен ярата бит алар. Хатын-кыз шулай капризланып алырга ярата инде. Надир иркен сулап куйды да Рамил янына ашыкты. – Валя түти сине алып калды дип уйлаган идем инде мин. Кайда “сам-самыч”? – Сатып бетергән. “Бетте, бүтән кумыйм”, – диде. – Һе, тамагы туйганмыни?! Ярар, сатмаса, иртәгәдән башлап мин дә эчүне ташлыйм! Бәйрәмнәрдә, кунак килсә само собой инде, йөз грамм, артыгы юк! Надир Рамилгә кул сузды. Кулларын кулга тотып, бераз селкеп тордылар да, икесе бергә “өзделәр”. Балачак гадәте, сүзендә тору өчен Рамил бик нык тырышачак, сүздә тормау “мин егет түгел” дигәнне аңлатачак иде. Икесе дә армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр бит алар. Егет сүзе бер булыр! Көннәр узды. “Үзендә булмаган акылны биреп”, Рамил белән Рамиләне кавыштырганнан соң, Надирның күңеле күтәрелеп киткәндәй булды. Очып кына Гөлгенәсе янына кайтасы килде. Әмма чабудан тартып торучы проблемалары барлыгын белә иде ул. Көннәр үткән саен күңел күтәренкелеге кимеде.
Күңелен төшенкелек биләп алган, нәрсә уйларга белмичә, өенә кайтып барган Надир кинәт артыннан кемдер күзәткәнен тоеп алды. Башта ышанмады. Шулай да тикшереп карарга булды. Йөзендәге маскасын рәтләгән булып, сәүдә үзәгенең витринасыннан теге кешене күзәтте. Йөрәге жу итте. Мөнип абый яллаган! Бу чырайны бер-ике тапкыр аның кабинетында күргәне булды. Дөрес, ул, Надир керүгә, тиз генә башын ия һәм чыгып китә торган иде. Әмма Надир бер күргән кешесен гомер буе онытмый. Кирәк булса, кашында ничә бөртек барын да әйтеп бирергә мөмкин. Хәзер кая барырга? Өйгә кайтырга ярамый! Надир, пандемиядән соң яңа гына ачылган сәүдә үзәгенә кереп югалырга уйлады. Анда теләсә кая качып була. Һәм ул, көтмәгәндә, бара торган юнәлешен үзгәртеп, эчкә кереп тә китте. Теге бәндә Надирның андый маневр ясавын көтмәгәнгә, бер мизгелгә “клиентын” күздән югалтты. Шушы бер мизгел аның гомерен саклап калды. Бер көнгә булса да Надир яшәячәк әле. Әмма бу козгын беркайчан да эшен ахырга кадәр җиткерми калмаячак. Димәк, иртәгә ул тагын Надирның койрыгына тагылыр... Качарга кирәк... Тик, кая? Бу олы шәһәрдә кеме бар соң аның? Дуслары?.. Хезмәттәшләре?.. Туганнары?.. Танышлары?.. Карале, таянырлык бер кешесе калмаган икән. Гаиләсеннән башка барыр җире калмаган... Юк, ялгыша, Андрей бар бит! Ничек аның хакында онытып җибәрде соң әле ул? Хәзер үк янына барырга кирәк!
Супермаркетның аргы башыннан чыккан Надир ерак та китә алмады, артына теге бәндә тагылды. Надир моны бөтен күзәнәге белән тойды. Китмәгән, күпме вакыт көтеп торган! Иртәгәне көтеп тормаячак икән бу ерткыч... Моны аңлаган ирдә яшәү инстинкты кузгалды. Бик яшь бит әле ул, балаларын үстерәсе бар, хатынын сөеп туймаган... Юк, болай гына бирешмәячәк Надир сиңа, өметләнмә дә, әҗәл!
Зур шәһәр уртасында чын мәгънәсендә яшәү өчен көрәш башланды. Әҗәл якын да килми, ерак та калмый... Ничек бер ара калдырып бара ул? Мондый эшкә кемнәр, кайда, ничек өйрәтә икән аларны? Надир баягы маневрны да ясап карады. Тик әҗәл өчен бу яңалык түгел, ул аңа әзер торган, кистереп, каршына төште. Надир, юнәлешен үзгәртеп, тизлекне арттырды, урамнар буйлап йөгерде. Артыннан теге шәүлә дә калмады. Куып та җитми, артыннан калмый да. Аңлады Надир, теге бәндә аның хәле бетеп егылганын көтә! Надир егылачак һәм явыз җан узып барышлый гына пычагы белән аның муенын сыпырып китәчәк. Шуның белән шул... Надир төзелеш барган якка карап чапты. Анда ичмасам качып була. Ялан шәһәр урамнары буйлап чабып, хәлең бетеп егылганчы, бу мөмкинлекне кулланып калырга кирәктер. Сирәк кенә каршыларына очраган кешеләрнең бу ике адәмдә гамьнәре юк, маскалар астына йөзләрен яшергәннәр дә, күзләрен күтәреп тә карамыйча, баруларын беләләр. Әйтерсең лә, тере мәетләр! Ник берсе күтәрелеп карасын! Бераздан Надир теге бәндәне югалтты. Бу бик хәтәр иде. Әлегә кадәр ул аның кайдалыгын күреп-белеп качып йөрде, ә хәзер күрми дә, белми дә. Иргә куркыныч булып китте. Тыны кысылды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Арт яктан килеп һөҗүм итәрме? Сак булырга кирәк... Аның кулында пычак, ә Надирныкында... Ир, тавыш чыгармаска теләп, сак кына, аяк астында яткан калай кисәген кулына алды. Күңеленә бераз җылы керде, иркенләп сулыш алды. Үзен кулына корал эләккән солдат кебек тойды. Болай булгач, көрәшергә була. Пандемиягә кадәр спортзалга йөргән егет бит ул. Нигә көрәшсез бирешергә ди әле? Тирә-як тын булса да, шомлы. Надир ни уйларга да белмәде. Аның үләсе килми икән бит. Әле кайчан гына “юкка чыгарга” хыялланган ирнең йөрәге “яшим” дип тибә башлады. Кара, ничек кадерле икән җан! Ул аның кыйммәтен моңарчы аңламаган! Бүген исән калса, моннан соң ул бервакытта да, нинди генә хәлдә калса да, зарланмас, үлем турында телгә дә алмас. Егет сүзе бер булыр! Әҗәлнең якында гына булуын аңлаган Надир: “Әле ярый әҗәттән котылдым, Мөнип абый Гөлгенәне тынычлыкта калдырмас иде. Ике бала белән кала. Бәхил булыгыз, җаннарым, яраткан хатыным, ике балам, әтиегез соңгы минутларын яши”, – дип, эчтән генә бәхилләшеп тә куйды.
Мизгел эчендә балачагы күз алдыннан үтте. Әтисенең иңбашына утырып йөрүләре... Әйтерсең лә, ул биек тау башына менгән... Шулай тоелган инде бала кешегә... Ангина белән авырып ятканда, әнисенең төне буе янында утырып чыкканын белгәч, үзенә: “Әтием белән әниемне ташлап беркая да китмәм”, – дип сүз бирүе. Хәтта “очучы булам” дигән хыялыннан баш тартуы... Улларының аларны калдырып авылдан китмәячәген белгәч, әти-әнисенең йортларын сатып, шәһәрдән фатир алулары... Үзләре хакында түгел, гел Надир турында кайгырттылар. Ә Надир... Үзенең әти-әнисен гүргә кертүче булды... Әтисе ул машинага бер дә сөенмәде бит. Күңеле сизгән булгандыр... Әнисе дә: “Улым, без трамвай белән генә дә йөри алабыз, әллә кая бармыйбыз бит. Хәзер безгә күбрәк җәяү йөрергә кирәк. Бу машинаңны киленгә бүләк ит, барасы килгән җиренә барыр”, – дип карышып маташты. Аларны тыңлыйсы калган... Үкенечләрдән тора ахры аның тормышы... Балачак, яшьлек дусты күпме чакырды: “Әйдә минем янга эшкә, мин сине үземә партнер итеп алам. Бөтен нәрсә тигез булыр. Синең кебек ышанычлы кеше таба алмадым. Бизнесны үземә генә тартуы кыен. Мине беләсең бит инде, хам булмам, икебез дә тигез хокуклы булырбыз, гаиләләр белән аралашып яшәрбез”, – дип кат-кат әйтте. “Мөнип абый яхшы кеше, аны подводить итмим”, – дип, ризалашмаган булды... Йортны төзегәндә хатыны сүзенә колак салса, ни була иде? Муеннан бурычка батмый кала иде! Бер ялгыш артыннан икенчесен эшләп йөргән икән... Әтисе гел: “Улым, авызың тулы кан булса да, төкермә!” – дип әйтә торган иде. Ә ул җебеде, беренче авырлыклардан бөгелеп төште. Беркемгә ышанычы калмады. Алай ярамый бит, ышанычсыз ничек яшәргә кирәк бу дөньяда? Әле беркөнне генә дә Андрей белән тарткалашып маташты... Хәтта рәхмәт тә әйтми алып китте бит акчаны! Кеше диген инде сине, Надир! Мәнсез бер бәндә икәнсең! Андрей аңа чын күңеленнән ярдәм итә. Чоңгылга өстери, имеш... Син күптән чоңгылда булгансың бит инде! Әнә, артыңнан үтерүче сагалап йөри!
Шулчак Надир катып калды. Муенына куелган салкын пычак өнен алды аның. “Сиңа Мөнип абыеңнан күп сәлам!” – диде Әҗәл ролен башкаручы һәм... гөрселдәп Надирның аяк астына килеп төште. Берни аңламыйча, баскан урынында катып калган Надирга, каршысында басып торган Андрейны күргәч кенә, җан керде. – Тагын син!!! Ничек?!. Мин инде “Беттем!” дип уйлаган идем... Фууу, тәмам хәлне алды...
– Сине каравыллап йөрим. Артыңнан бу бәндә тагылгач та сиздең, ә мине сизмәдең...– Моны нишләтәбез? – Китик моннан, башына кирпеч төшкән диярләр. Кемгә хаҗәт кеше ул... – Алай димә. Мөнип абый кебекләргә кирәкле кеше. – Мөнип абыеңа бүтән бернәрсә дә кирәкми инде... Надир Андрейга мәгънәле караш ташлады. – Юк, минем катнаш юк. Кабинетында утырган килеш йөрәге тибүдән туктаган. – Бер-ике көн алдан булса, акчасыз калмый идең. Кызганыч... – Шул игелексез акчалар турында оныт әле син! Аяклары мамыкка әйләнгән Надир Андрейга таянды. – Нәфис кызлар кебек ник мәлҗерәдең инде? Әле генә бик яхшы чаба идең, страус белән бер. Андрей Надир булып йөгереп күрсәтте, икесе бергә күзләреннән яшь чыкканчы көлделәр.
– Сиңа кызык! Җаным бугазга килгән иде инде. Мин риза булмагач, үземә үтерүче яллаганнар диген... Андрей, син инде мине өченче тапкыр коткарасың. Әйт әле, ни өчен эшлисең син боларны? Теге акчаларны каян алдың? Әле генә күзләреннән шаян чаткылар сибеп утырган Андрей җитдиләнеп калды... Мөнирә Сафина...
 
Мөнирә Сафина.
Дәвамы бар.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: