Все новости
Литература
1 Октября 2022, 12:00

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...

3 БҮЛЕК. Иртән, шәһәрнең читендә урнашкан мәчет каршыннан узып барганда, таныш хәзрәтен күреп, Надир машинасыннан төште, ике кулын биреп күреште. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, хәзрәт: – Сине нәрсәдер борчый ахры? – дип сорап куйды. – Мин тәмам буталып беттем, хәзрәт. Ялгыштым, дип төзәтергә уйлап, икенче бер эш эшләсәм, ул тагын ялгыш булып чыга.

Иртән, шәһәрнең читендә урнашкан мәчет каршыннан узып барганда, таныш хәзрәтен күреп, Надир машинасыннан төште, ике кулын биреп күреште. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, хәзрәт: – Сине нәрсәдер борчый ахры? – дип сорап куйды. – Мин тәмам буталып беттем, хәзрәт. Ялгыштым, дип төзәтергә уйлап, икенче бер эш эшләсәм, ул тагын ялгыш булып чыга. Аптыраган бу хәлгә. Тәмам чуалып бетте минем тормыш йомгагы. – Адәм баласы тугач бер ялгыш гамәл кыла да, шуны төзәтәм дип калганнарын кыла. Син генә түгел, барыбыз да шундый. Әйдә, мәчет ишегалдына керик әле, машина тавышында берни ишетмим... Надир хәзрәткә хуҗасыннан бурычка акча алу тарихын сөйләп бирде. – Бар да яхшы кебек, нигәдер күңел тыныч түгел. Яшәүнең мәгънәсен югалттым. Эчемдә бушлык минем. Берни юк кебек... Әмма эчтә нәрсәдер бик нык сызлый, әрни. Үзе буш, үзе сызлый... Ни уйларга да белмим, баш катты. – Алааай... Бүре – куйдан, кеше уйдан туймас, ди. Күп уйлауның зыяны булган кебек, уйсыз яшәү дә дөрес түгел. Акча алуың дөрес булмаган... Әмма бу – синең иң зур ялгышың түгел. Синең ялгышың – өметсезлеккә бирелүдә. Иманлы кеше беркайчан да алдагы көненә өметен өзми. Кешене өмет яшәтә, өмет алга өнди. Нинди генә авыр хәлдә калма, өметне өзәргә ярамый. Бераз түзәргә кирәк, сабыр итәргә, бар да үтә. Бу авыр вакытлар да узар. Сөләйман патша балдагы турында ишеткәнең бардыр. Бармагына “Бар да үтә” дип язылган балдак киеп йөргән ул. Нинди генә кыен хәлдә калса да, балдагындагы шул сүзләргә карап тынычлана торган булган. Нәрсә генә булса да, үтә. Яхшысы да, начары да. Бай кеше хәерчеләнә, хәерче көтмәгәндә баеп китә. Шуңа күрә, артык сөенмәскә, артыгын кайгырмаска кушыла. Юк-бар уйлар уйлап йөрмә, гаиләң барлыгын онытма. Безнең мәчеткә кил, дип мин сине күпме чакырдым. “Вакыт юк”, – дидең... Әле ябылса да, кабат ачылыр ул мәчет ишекләре, килерсең... Бу дөньяда иң рәхәт урын. Күңелне тынычландыра, аздырмый... – Бернәрсәгә күңел үсми минем, хәзрәт! Бер-артлы дуслар китә башлады. Бөтен кеше кырылып бетәрме? Бу хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәр? – Бөтен кеше булмаса да, күп кеше кырылыр, турысын әйтәм. Аллаһы Тәгаләнең биргән җәзасы бу, адәм балалары артык узынды. Кайчан яман гадәтләрен бетерәләр, Ул кушканча яши башлыйлар, Аллаһ шул вакытта Үзе җибәргән җәзаны кире алачак. “Бар да үтә!” Шушы сүз Надирның күңеленә үтеп керде, хуҗасы төгәллек яратканны, ашыгуын сәбәп итеп, хәзрәт янына кабат кереп чыгарга сүз биреп, китеп барды. Агымсу кебек ага вакыт, шул арада бер ай узып та киткән. “Бар да үтә”, – дигән иде хәзрәт... Кайчан үтәр икән? Бер дә үтәр кебек түгел бит. Беркөнне Надирның башына да килмәгән хәл булды. Иртән иртүк эшкә килүгә, хуҗасы үз янына чакырып алды. Надирны каршысына утыртты да, серле генә итеп: – Сиңа гына ышанып тапшырырлык эшем бар, – дип пышылдады. – Эшлибез аны, Мөнип абый! Ә нинди эш? Хуҗа, урыныннан торып, тәрәзә янына барып басты. Аның йөзе үзгәргән, кара давыл алдыннан була торган караңгы күк йөзе кебек, куркыныч төскә кергән иде. Надир, ниндидер хәвефле хәл буласын аңлап, урындыкка сеңде. Моңарчы югалып торган мескен халәте кабат әйләнеп кайтты. – Ни булды, Мөнип абый? – Бер кеше юлыма аркылы төште, алып ташларга иде шуны... – Полициягә хәбәр итмәдегезме? – Полиция?! Син нәрсә маңка малай кебек утырасың монда, аңгыра сораулар биреп?! Ике көн срок бирәм, алып ташлыйсың шул кешене юлымнан! Ничек итеп – анысы синең эш... Уйла, өч минут вакытың бар. Надир башын иде, аңа кеше җанын кыярга кушалар! Аңа, үз гомерендә бер кешегә сукканы да булмаган кешегә... Чебен түгел, черки дә үтергәне булмаган Надир кемнеңдер җанын алырга тиеш! Әтисе аны: “Бер кешегә дә зыян китермә, улым, көчсезләрне якла, бервакытта да хәрәмгә катнашма”, – дип үстерде. Әнисе дә: “Улым, әрәм булу җиңел, адәм булу авыр. Кешегә зыян китерүчеләр белән бергә ризык җыйма”, – дип әйтә иде. Менә нәрсә хакында әйткәннәр икән алар! Надир башын күтәрде: – Булмый миннән! Булмый андый эш! Әти белән әни мине кеше үтерер өчен үстермәде! – Булмый дисеңме?! Алайса хәзер үк теге унны чыгарып сал! – Эшләп түләргә килештек бит, акчам юк, Мөнип аб...– Акчаң юкмыни? Алай хәерче булгач, нигә күкрәк киереп маташасың? Эшләп түләргә килешсәң, эшлә инде! Мин синең атаң да, анаң да хәзер. Дерьмага баттың инде син, колакларың гына күренеп тора! Мине тыңла син, мине!!! Надир башын түбән иде. Кабинетта үле тынлык урнашты. Бераздан хуҗа матур сөйләшүгә күчте, Надирның янына килеп, аркасыннан какты: – Йә, җебемә, хреновый...кхм... Һәр эшне кайчан да булса “беренче тапкыр” башкарырга туры килә. Без дә шулай... кайчандыр беренче тапкыр... Әллә безнең баштан үтмәгән дип беләсеңме?.. Менә фотосы, бүген артыннан күзәт: кайчан, кайда, кем белән? Аннан соң минем янга килерсең, үзем өйрәтермен. Нәрсә карыйсың? Чибәр кыз түгел бит мин! Күзләреңне зур ачып карамасаң да була. Менә шушы кеше... Кызганма, яхшы кеше түгел ул, настоящий крахобор! Хуҗа кеше шаркылдап көлеп җибәрде, фотоны, ирексезләп, Надирның күкрәк кесәсенә тыкты. Надирның нәфрәте сулышын буды, сикереп торды да, хуҗасын каршысыннан этеп җибәреп, тиз генә чыгып йөгерде. Машинасының ишеген ача алмый азапланды, ачкач, кабыза алмый интекте, куллары гына түгел, бөтен тәне дерелди иде... Кузгалып киткәч тә, юлны күрмәде, озак бардымы-юкмы, күз аллары караңгыланды, бара алмасын аңлагач, машинасын туктатты. Бераз нишләргә белми утырды да, машинасыннан төшеп, аякларын көч-хәл өстерәп, биек йортның капка төбенә барып ауды. Хәле бетсә дә, аңы бар иде, кечкенә кыз баланың әтисен чакырганын ишетеп ятты: “Әтием, әтием, тиз кил, монда бер абый егылган!” Баласы чакыруга тиз килеп җиткән ир Надирны аякка бастырды. Үз күзенә ышанмады Надир, аның каршында фотодагы кеше басып тора иде... Булмас! Күзенә ялгыш күренәдер... Берничә тапкыр күзен бер йомып, бер ачып торса да, хәл үзгәрмәде. Аңа ярдәм күрсәтүче кеше, бая гына хуҗасы “крахобор” дип атаган кеше иде. Бер дә начар кешегә охшамаган. Кешенең кемлеген күзләре әйтеп бирә. Ә бу ирнең күзләрендә кояш баткан... Бераз икеләнеп торса да, Надир тәвәккәлләде, түш кесәсеннән фотоны чыгарып, ир кешегә сузды: – Бу... сезме? Ир аптырап бер Надирга, бер фотога карады:
– Кызым, бар, әниең янына кер. Чәй куегыз, бездә кунак бар, – дип кызчыкны кертеп җибәрде. Үзе Надирга карап: – Сез кем? Нәрсәне аңлата бу фото? Моны сезгә кем бирде? – дип сорады. Надир үзенең кем булуын әйтүдән курыкмады, кесәсеннән паспортын чыгарып күрсәтте: – Кемнең юлына аркылы төшсәгез, шул бирде. Сакланып йөрегез, бераз юкка чыгып торсагыз да ярый. Бармы андый урыныгыз? Булмаса, үзем ярдәм итә алам. – Алай икән... Беркемнең дә юлына аркылы төшмәдем кебек... Ә мин сезгә ышанырга тиешме?
– Анысы сезнең проблема... Мин кисәтеп кенә куйдым. Мин булмасам, башканы яллар. – Ә ни өчен сез миңа ярдәм итәргә булдыгыз? Соңыннан акча сорап артымнан калмый йөрергәме? – Нәкъ шулай! Сау булыгыз! Надир машинасы янына килеп басуга, артыннан ир дә килеп җитте: – Тукта, брат! Гафу, көтмәгәндә шундый сүз ишеткәч, ышанмадым... Хәзер һәрберебез кеше өчен түгел, үзебез өчен кайгырабыз бит. Ә син курыкмагансың, рәхмәт, исән калсак, очрашырбыз әле. Бир кулыңны, брат! Кая, паспортыңа кабат күз салыйм әле... Моннан соң син минем туганым булырсың. Рафим Хайрович мин, бәлки кем икәнемне беләсеңдер дә... Беркөнне минем дә кирәгем чыгып куюы бар. Дөнья куласа... Үзең дә сак бул!
Надир машинасына сөялеп калды, ир артына борылып карады да, кулын болгады: – Рәхмәт, туган! Надир машинасын кирегә борды, хәзер үк барырга, хуҗасына барысын да әйтергә кирәк. Үтерүче чыкмый аннан, чыкмаячак та. Тегендә, күктә, чыннан да кемдер бар ахры... Фотодагы кешене эзләп табарга, аны кисәтергә теләгән иде, ул кешене шундук Надирның юлына чыгарды. Бу ниндидер билге, тиккә булмас, күктәгеләр дә Надирга ярдәм итә! Хуҗа кеше Надирны күреп, аптырап калса да, сиздермәде. – Бүген эшкә килеп тормасаң да ярый иде, – дигән булды. – Эшкә түгел... Булмый миннән, Мөнип абый, минем кулдан килә торган эш түгел бу, – дип, Надир фотоны өстәлгә куйды.
Хуҗа кешенең ачуы чыкса да, сиздермәскә тырышты: – Син эшләмәсәң, башкалар эшләр. Әле әҗәтең булганга гына сиңа әйтеп карадым. Мә, укып кара әле, әҗәтең күпме икән? – дип Надирның каршына ниндидер кәгазьләр китереп ташлады. Күзләре томаланган Надирның андагы саннардан башы әйләнде, шул саннар астында үзенең имзасын күреп алды. Теге көнне укымый да кул куюына үкенде. Үз гомерендә берни ашамыйча, су да эчмичә яшәсә дә түли алмаячак ул бу әҗәтне. Җылы яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, көн дә арта икән бит бу әҗәт. Надирның башы аска иелде. Ул аңлады, бу – ахыргы чик, моннан соң аның һаваны да туйганчы суларга хакы булмаячак. Менә хәзер күк күкрәсен дә, җир ярылсын иде. Бу банк та, аның хуҗасы да, Надир да аска очсыннар иде, җәһәннәмгә... Хуҗа кеше канәгатьлекнең соң дәрәҗәсендә, ләззәт белән Надирны күзәтте. – Булдырырсың, әле ничек кенә булдырырсың... Тормыш законы бу! Йә син аны, яки ул сине... Мин кушканны үтәсәң, күз алдыңда ертып ташлыйм бу кәгазьләрне. – Белмим... Юк!.. Булмый миннән... Булмый! Атыгыз, асыгыз мине, әмма бу эш минем кулдан килми. – Ну-ну, атарбыз да, асарбыз да, кирәксә. Булмый дисең инде алайса. Бу синең актыккы сүзеңме? Надир килешеп башын селкеде. – Алайса мине тыңла, маңка! Иртәгә үк, ишетәсеңме, иртәгә үк әҗәтеңне китерәсең! Күрәсеңме бу саннарны? Нәкъ шуның кадәр китерәсең. Артык та, ким дә түгел! Аннан соң сине нишләтергә икәнен хәл итәрмен. Атаргамы... асаргамы... Юк бул күз алдымнан. Пош-шел!
Кайдандыр бик матур көй ишетелә. Бу бит аның балачактагы иң яраткан җыры! Әнисе бик матур итеп көйли иде. “Йокла, балам, күз нурым, баллы корт ашатырмын...” Баллы корт ярата иде шул Надир исемле малай. Авылларында шундый тәмле итеп баллы корт ясаучы бердәнбер кеше – үзенең әнисе булуы белән горурлана иде малай. Горурланырсың да, башка берәү дә аның әнисе кебек баллы корт ясый белми! Надирдан күреп, башка балалар да әниләреннән баллы корт сорый икән. “Кайнатып бирәм, ашамый, синеке Надирның әнисенеке кебек тәмле түгел дип борынын җыера”, – дип балаларыннан зарланып килгән кешегә әнисе киңәшен бирә, күчтәнәчкә бераз корт та тыга иде. Юмарт иде әнисе. Бер кешене буш чыгармый иде. Ничек җиткерде икән? Үзеннән сорагач: “Улым, килеп сораучы булса, булган әйбереңне бир, эшли алган яхшылыгыңны бер дә кызганма. Аны сиңа Ходай ун тапкырга арттырып, үзеңә кире кайтара”, – дип әйткән иде. Шәһәргә киткәч, авыл халкы әнисен бик озак сагынган әле. Берәр вакыт четерекле хәл килеп чыкса: “Иии, Әлфисә булсааа, моны ут итәр иде!” – диләр икән... Аның колмак чүпрәсе белән пешергән ипиләре дә, “каз мамыгы тутырылган мендәр кебек”, күпереп тора иде. Тагын бер генә тапкыр булса да, әнисен күрергә, салкын сөт белән әнисе пешергән кайнар ипине ашарга иде. Урман чикләвеге тәмнәре килеп торыр иде сөт белән ашаган ипидән. Надирның ике күзеннән, битен яндырып, яшьләре агып төште. – Очнулся? Таныш тавышны ишетеп, Надир сискәнеп китте, урыныннан тормакчы булды. Башының авыртуына чыдый алмыйча, кабат ятты. – Без тагын очраштыкмы? Мин кайда?
– Тыныч бул, син ышанычлы урында. Миндә син, тыныч кына ятып тор. Мине эзләп килдеңме? Мин күргәндә аңсыз ята идең. Башта “үтереп ташлаганнар” дип уйладым. Юк, үзең егылгансың. – Ммм... Каян беләсең? – Тәҗрибә бар, үзе егылган белән бәреп екканны гына аерам. Ну, ничек? Чәй эчәргә тора аласыңмы? Надир башына чорналган иске шарфны алып ташлады, тирә-якка күз салды. – О, синең яхтаң да бар!? – диде ул, гаҗәпләнүен яшермичә. – Бомжның бар әйберсе дә бар!
– Ә нигә бу маскарад? – Маскарад түгел бу, минем яшәү рәвешем.
– Утырдыңмы, утырттылармы? – Тегеләй дә, болай да... Әйдә, җитеш. Мондый чәй эчкәнең юктыр әле. Чәй дөрестән дә бик тәмле иде. Берәр чәркә “кырыклыны” да җибәргәч, икесенең дә телләре чишелде.
Андрей шәхси банк хуҗасы булган икән. Эшләре башта яхшы барган, “яңа пешеп чыккан” банкирның күңеле күтәрелгән, “булдырам” дип уйлаган, халыкка да файдасы калырлык итеп эшлисе килгән. Әмма аның бу теләгеннән идарәдәгеләр кычкырып көлгән. “Акылдан язган банкир” дип читләштереп, урынына иң якын дустын куйганнар. Ә якын дусты аны ун елга “дөньяның иң яхшы урынына” озаткан.
– Утырдым... От звонка до звонка... Төп-төгәл ун ел әрәмгә узды... Гаилә дә, балалар да, яшәргә йортым да юк, бомж мин. Бер яхшы кеше үзенең яхтасында яшәп торырга рөхсәт бирде, хәзер ашау байдан, үлем Ходайдан. Беркемне дә гаепләмим, үзем артык ышанучан булдым.
– Дустыңны күргәнең бармы? – Һе!.. Минем хакта җитәр, болай да күп сөйләп ташладым. Синең хәлләр ничек? Ни өчен монда килдең?
Андрей Надирны тыңлаганда бер дә гаҗәпләнмәде, “була торган хәлләр” дию белән генә чикләнде. Ул сөйләп бетергәч, озак кына уйланып утырды. Борчулы кыяфәт белән арлы-бирле йөренгән, ниндидер карарга килә алмый азапланган Андрейга карап, Надир үкенеп куйды. Сөйлисе калмаган ахры... Андрей бераздан: “Мин беразга юк булып торам, беркая да китмә”, – дип чыгып китте.
Надирның башы үтереп сызлый, шул сызлауга иртәгесе көне өчен кайгыру өстәлә. Нишләргә? Бауга менәргәме? Юк, бу куркакларча... Шул гәүдәң белән ничек итеп... Хурлык! Ә нишләргә соң? Кан тамырын кисеп, кайчан үләрмен икән дип көтеп утыру да егетлек түгел. Нишләргә соң? Кемнән сорарга? Кулына ниндидер янчык тотып Андрей кайтып җитте.
– Булды, проблемаңны хәл иттек, әҗәтеңне түлә, – диде ул, үзен көтеп торган Надирның кулына янчыкны тоттырып. Кеше ышанмастай хәлләрне чын булса да сөйләмә, диләр. Янчыкта акча иде! “Кешедән акча алган кеше акча бирүченең колы була”, – ди иде әтисе... Аның тагын кемгәдер кол буласы да, кемнедер авыр хәлдә калдырасы да килми иде. Надир акчалы янчыкны Андрейга тоттырды.
– Юк, алмыйм. Мин бу проблеманы үзем хәл итәргә тиеш. Бурычымны түли алмаячагымны беләм, сиңа бурычлы булып каласым килми.
– Кем сиңа бурычка бирә?! Курыкма, чип-чиста акчалар, урламадым.
Сумка кабат Надир кулына күчте. – Бар, әйдә, бар, әҗәтеңне түлә. Аннан соң алга таба ничек яшәвең хакында сөйләшербез. – Үзеңнең колың итәрсеңме? – Хуш алайса. Акчаны ал да ычкын, башка күрешмәбез!
Андрей Надирны акчалы янчыгы белән бергә эткәли-төрткәли чыгарып җибәрде дә эчтән ишекне бикләп куйды. Ир китәргә дә, китмәскә дә белми бер урында таптанды. Үзеннән егерме яшькә өлкән кеше ярдәм итәме аңа, әллә чоңгылга өстериме? Нишләтергә бу акчаны? Тиз генә түли алмаячак бит! Калдырып китсә... Калдырды, ди... Шуннан нәрсә? Тагын кемгә барып егыла? Кем аңа ярдәм итәм дип, кулын сузып тора әле?! Иртәгә үк бу акчаларны хуҗасына илтеп тапшырыр да... Аннан соң ни эшләр? Алмаскамы? Алыргамы? Шулай икеләнеп торды да, китте Надир, акчалы сумканы да алды. Башка чарасы юк иде аның. Менә хәзер ул текә яр читендә басып торган кебек. Аз гына читкә тайпылса да, аска очачак. Ә анда төпсез упкын. Бар, чыгып кара син аннан...
Таңны көч-хәл аттырды. Иртән торгач, юынып, кырынып алды да, гадәттәгечә, яраткан кофесын да эчеп тормады, Мөнип абыйсы янына китте. Анысы, Надирны күрүгә: – Бурычыңны алып килдеңме? – дип, караңгы күк йөзеннән дә карарак йөзен чытып, аркасы белән борылып басты. Надир: – Санап алыгыз! – дип, зур горурлык хисе белән күкрәген киереп, акчаларны өстәлгә куйды. Хуҗа кеше гаҗәпләнүеннән телсез калды, көчәнеп кенә булса да елмайды. – Әллә банк бастыңмы?
– Санап алыгыз! – диде Надир теш арасыннан гына. Үзе эченнән генә шушы минутлар өчен Андрейга рәхмәт укыды. Мескенлеге юкка чыкканына үзе дә гаҗәпләнде. Сөенде... Хуҗа кешенең китәргә кушып ымлавына да хурланмады Надир. Үзе кул куйган документларны сорап алды, аларны хуҗасының күз алдында ук ерткалап ташлады. Ашыкмыйча, һәр битне аерым-аерым, мыскыллы елмаеп, күзен хуҗасына текәп карап ертты. Әйтерсең лә, ул Олимп тавының иң югары ноктасында басып тора! Әйтерсең лә, аңа иң яхшы роль башкарганы өчен “Оскар” премиясе биргәннәр дә, ул шуны алырга дип сәхнәгә чыгып баскан. Кабинеттан чыгып киткәндә Надир бөтенләй икенче кеше иде. Хуҗасының тугры эте кебек, күзенә генә карап торган мескен җан түгел, ул ирекле, азат иде. Моны хуҗа кеше дә күрде. Аның инде шаркылдап көләсе килмәде. Секретарь кызны чакырып кертте дә:
– Тиз генә төрмә сандугачын монда чакырып китер! – дип боерды.
Күп тә узмагандыр, “сандугач” хуҗасы каршында “сайрап” тора иде инде. Хуҗа аңа фото күрсәтте: – Менә моны күрәсеңме? Яшисе килми аның, син аңа булышырга тиеш. – Аңладым. Булыр, эшлибез аны! Миңа барыбер кемне кых итсәм дә! – дип ыржайды “төрмә кошы”. Хуҗа өстәлдәге фотоны тартмага сыпырып төшерде. “Үзең гаепле”, – диде ул һәм Надирның фотосын йөзе белән аска каратып әйләндереп куйды...

 

Дәвамы бар.

Мөнирә Сафина.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: