Сельские нивы
+14 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
30 Сентября 2022, 16:00

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...

2 БҮЛЕК Бетте... Бу план да барып чыкмады... Инде кая барырга? Сабыр итү кирәк, диләр. Менә ничек сабыр итәргә, өйрәтсеннәр... Хәлләр бер рәтләнер әле, гел болай начар булмас, дип кул кушырып утырып кына Надирның кесәсе акча белән тулмас шул. Надир уйларының очына чыга алмады. Мөнип абыйсының: “Акча бар, бар ул акча!” – дигән тавышы колагыннан китмәде.

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...
ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...
Бетте... Бу план да барып чыкмады... Инде кая барырга? Сабыр итү кирәк, диләр. Менә ничек сабыр итәргә, өйрәтсеннәр... Хәлләр бер рәтләнер әле, гел болай начар булмас, дип кул кушырып утырып кына Надирның кесәсе акча белән тулмас шул. Надир уйларының очына чыга алмады. Мөнип абыйсының: “Акча бар, бар ул акча!” – дигән тавышы колагыннан китмәде. Аның сейфында акча бетми инде, бервакыт күз очы белән генә, Мөнип абыйсы ашыга-ашыга кемгәдер акча биреп ятканда, сейфның кодын да күргән иде. Әллә иртәгә, сәбәп тапкан булып, офиска барып караргамы? Ә нәрсә? Җаен табып сейфны ачса... берничә пачка акчасын алып... Күктәге Зат кичерми калмас әле, Мөнип абыйда хәләл мал бар дип беләсеңме әллә? Надир төне буе йоклый алмый борсаланып ятты. Йөрәгенең әрнүенә чыдый алмыйча, таң алдыннан урамга чыкты. Шылт иткән тавыш юк. Монда да җанына тынгы таба алмаячагын аңлагач, кереп китәргә булды. Шулвакыт, һич көтмәгәндә, гармун тавышы ишетелде. Көтелмәгән хәлдән Надир әсәренде. Каян килеп чыккан ул монда? Моңарчы бер дә ишетелгәне булмады бит. Әллә ул гына чукрак булып йөргәнме? Анысын булдырам, монысын табам, карьера ясыйм дип... Кереп китәргә җыенган Надир колагын торгызды. Көй таныш иде аңа. Малай вакытта ук, авылда яшәгәндә, бу җырны бик күп тыңлады. “Олы юлның тузанында калды минем эзләрем... Кайда минем яшьлегем дип шул юллардан эзләдем...” Армиядә вакытта коточкыч катастрофа урынына барып эләккән, Чернобыльдән чирләп кайткан күршеләре Хөрмәтулла абый, көн дә бер тапкыр, капка төбенә чыгып, шушы көйне уйнап кереп китә торган иде. Бик күпләрне елаткандыр Хөрмәтулла гармуны. Бервакыт Надир, балалыгы белән: – Син гармун уйнаганда бөтен кеше елый, ә үзең еламыйсың. Нишләп син дә еламыйсың, Хөрмәтулла абый? – дип сораган иде. Хөрмәтулла абыйсы башта уйланып торды, аннан соң:
– Миңа еларга ярамый шул, – дип куйды. Бала бит, һаман сорау биреп тинтерәтә: – Ә нигә ярамый? Күрше абыйсы Надирның башыннан сыйпап: – Ир еласа, ил елый, шуңа күрә... –диде дә, авыр атлап өенә кереп китте. Надир күз кырые белән генә күрде, Хөрмәтулла абыйсының күзләре яшьләнгән иде. Тәне генә түгел, җаны да сызлаган булган икән күршесенең... Малай шул хәлдән соң Хөрмәтулла абыйсын сорау биреп җәфаламады. Әмма, күршесенең “Ир еласа, ил елый” дигән сүзләре ни аңлатканны белмәсә дә, күңеленә уелып калды. Шул сөйләшүдән соң, үзенә: “Мин беркайчан да еламам, илемне дә елатмам”, – дип сүз бирде. Армиягә үзе теләп китте, анда да сынатмады. Калырга да кыстаганнар иде, “Әти белән әнине ташламаска сүз бирдем”, – дигәч, командиры җилкәсеннән кагып: “Дөрес әйтәсең, солдат! Әти-әнине саклау – иң изге эш”, – дип, Надирның кулын кысты. “Шундый егет үстергәнегез өчен рәхмәт! Сезнең алда баш иям”, – дип, әти-әнисенә дә хат язып салган иде.
Әтисе белән әнисен күмгәндә, яңакларын шатырдатып кыса-кыса түзде, күзеннән яшен чыгармады. Әмма йөрәгенә катылык сеңеп калды. Тормыш мәшәкатьләре белән Хөрмәтулла абыйсы да, аның әйткән сүзләре дә онытылган кебек иде. Онытылмаган икән. Менә хәзер гармун тавышы күңел түрендәге хатирәләрен актарып чыгарды.
Төн җиткәч, урамда кеше түгел, эт тә йөрми башлагач, капка төбенә чыгып утырыр иде дә күрше абый, сыздырып җибәрер иде шушы көйне. Авыл өстенә моң тарала! Гаҗәп, аны беркем дә “Йокыны бүлеп, ник уйныйсың?” дип тиргәмәде. Ниндидер сәбәп белән чыкмый калса, икенче көнне авылдашлар көтү куганда: “Хөрмәтулла уйнамагач, йоклап та булмады бүген. Нигә чыкмады икән? Бер-бер хәл була күрмәсен тагын”, – дип борчылып сөйләшәләр иде. Таныш көй Надирның күңелен нечкәртте. Ул, үз гомерендә беренче тапкыр, битләрен яндырып тыелгысыз аккан күз яшьләренә ирек бирде. Бу минутта ул кырык яшен тутырган ир, ике бала атасы түгел, яланаяклы, борынын лыш-лыш тартып торган, йөрәге әрнеп-әрнеп сулкылдаган бер гөнаһсыз авыл малае иде... Тын калыгыз, бистә урамнары! Әй, таң җиле! Син дә бераз гына исми тор. Күрәсезме? Яшь булса да, бу тормышта күпне күргән, сукса тимер өзәрлек ир елый. Зарланмый... уфтанмый... елый! Кайсыгыз белә: ир еласа, ил елый. Ил еласа ни буласын аңлыйсызмы? Аңламыйсыз... Авырлыксыз кем генә яши икән бу тормышта? Нигә шундый чарасыз вакытта адәм баласы бер ялгызы кала? Кайда аның дуслары? Кайда аның туганнары? Бәйрәмнәрдә бер табында утырган, авыр вакытларда ярдәм итәргә ант эчкән кешеләр кайда? Бистә урамнары дәшми... Бар дөнья тын калган...
Ә гармунчының бернидә гаме юк, бер көйне бетерә дә, икенчесенә күчә, уйнап та карый. Өзә Надирның үзәген! Нинди кеше шулай уйный икән? Их, күрергә иде үзен! Бармаклары назлап кына үтәдер гармун төймәләрен... Үзәген өзә, бәгырен телә Надирның. Әллә кайда калган балачагы, җәй көне чалгы белән печән чабарга йөрүләре, әтисе белән көтү чиратына чыгулары, шунда чыбыркы шартлатырга өйрәнүе, әнисе белән мөлдерәп тулган чиләкләрдәге ап-ак сөтне сепаратор аша аертулары, әнисе күрмәгәндә генә башын тыгып, нечкә генә сызык кебек агып торган сыек каймакны чөмерүе күз алдыннан үтте... Бу гармунчы да шул вакытларын сагынадыр. Сагынадыр... Аның да үзәге өзеләдер, йөрәге елыйдыр. Елыйдыр... Башкача булмас... Кем белә, бәлки Надир белән гармунчы гына түгел, тагын бик күпләрнең йөрәкләре елыйдыр, кешедән яшереп кенә күп ир-ат күзен чылатадыр бу минутта. Ирләр елый, илләр елый, гаеп итәрлек түгел... Илгә генә түгел, Җиргә афәт килде... Гармунчы, ничек уйный башласа, шулай кинәт кенә уйнаудан туктады да, тимер капкасын шалтыратып ябып кереп китте. Ах, әрәм итте! Һавага таралган, әле дә колагында яңгырап торган үзәк өзгеч моңны кисте дә ташлады бу тимер капка тавышы. Шундый матур мизгелләрнең шулай тәмамлануына Надирның җаны әрнеде. Гармунчы урамдагы бөтен рәхәтлекне үзе белән алып кереп киткән иде.
*** Надир йокысыннан сискәнеп уянды. Проблемалары кимемәгән, беркая да китмәгән, уянуга, каршына тезелешеп бастылар. Нишләргә соң? Болардан ничек котылырга? Гомеренә яман эшне эшләү түгел, аның хакында уйлап та карамаган кеше, көнен караклыкка багышларга булды. Башка сыймаслык хәл иде бу. Әмма аның бүтән чарасы юк. Юклык, чарасызлык якасына ябышкан Надир иртүк офиска китте. Күңеле купкан, уйлаган ниятен тормышка ашырырга өлгереп җиткән иде, тик, офис ишеге төбенә килеп җиткәч, намусы уянды. Каһәр төшкән нәрсә, үлмәгән икән әле! Гомер буе Надирга аяк чалып килә. Алай эшләмә, болай булма, яхшы түгел, кеше хакы, дип үзәгенә үтә, һаман өйрәтеп тора. Әтисенең: “Булмаса, ач тор, әмма кеше хакына кермә. Хөкүмәт акчасына да тимә, ул да кеше хакы. Хөкүмәтнең үз акчасы юк аның, кешедән җыйган налог акчасына яши”, – дигән сүзен исендә тотып яшәп ялгышты ахры ул. Күпләрнең шундый акчаларга рәхәттә яшәүләрен күреп торды ла. Әмма үзе андый акчаларга кызыкмады, әтисенә биргән сүзендә торды. Надирның намусында кеше хакы юк! Шуңа күрә, моңарчы йокысы тыныч, тормышы матур барды.
Менә хәзер дә намусы аяк чалырга маташа, “Ул начар уеңны башыңнан чыгарып ат!” дип акыл сата. Ярар, чәпчемә, намус, кире кайтты инде Надир ул уеннан. Нишләргә белмәгәннән генә китми тора.
Тагын бер кат элекке хуҗасы каршында баш ияргә булды Надир. Башы эшли, кулы эш белә, нинди эш кушса да эшләр. Надирны күреп, хуҗа кеше һич кенә дә аптырамады. Хәтта ул аның киләсен белгән, көткән кебек тоела иде. – Ә, тагын килдеңме? Хуп, хуп... Түрдән уз, кем әйтмешли, иелгән башны кылыч кисми. Килүең яхшы булган. Утыр монда! Надир мондый каршылауны көтмәгән иде, кайчан гына әле сырты белән торган хуҗага ни булган? Әйтәсе сүзләре башыннан очып чыгып китте, әмма үзе аптыраса да, “ни булса да булыр” дип, хуҗа күрсәткән урындыкка сеңде. Хуҗа теге көнге кебек кырыс түгел, хәтта артыгы белән ягымлы иде. Ул, серле кыяфәт белән, өстәл тартмасыннан шакмаклы төргәк чыгаргач, ирнең тыны кысылды. Мондый төргәкләр таныш аңа, акча булганын бик яхшы белә. Надир алга таба калыгып куйды. Әмма Мөнип абыйсы төргәкне бирергә ашыкмый иде әле. Бирергәме-юкмы дигәндәй, шактый икеләнеп торды ул. Үзе каш астыннан гына Надирны күзәтте. Энә өстендә утырган кебек борсаланган Надирның түземлеге бетә башлагач кына, төргәк өстенә итләч кулларын салды да, үз иткән кебек, аталарча йомшак тавыш белән: – Төннәр буе синең хакта уйлап, йоклый алмый яттым. Хәлең җиңелләрдән түгел, мин әйтер идем, бик авыр! Ярдәм сорап килдең, сине кире борып булмас, ярдәм итим, дидем. Бер вакыт синдә, икенче юлы миндә булырга мөмкин андый хәлләр. Монда ун, эшләп түләрсең, бәлки төннәрдә дә эшләргә туры килер... Бүлеп түләү кыен булмас, ашыктырмыйм... Хәзер үк иптәшләреңә әҗәтеңне түлә. Аннан соң монда килерсең. Эш булыр сиңа, табарбыз. Синең кебек ышанычлы егетләрсез булмый бу заманда, – диде. Гипнозланган кеше кебек, Надир акчаны алыргамы-юкмы дип уйлап та тормады. Баштарак үз колакларына ышанмаса да, утырган җиреннән сикереп торды да, корбанына ташланган ерткыч кебек, ике куллап төргәккә ябышты. Әйтерсең лә, кемдер аның кулыннан төргәкне тартып алырга җыена. Рәхмәтен әллә әйтте, әллә юк, очты гына, канатлы кош кебек иде ул. Иң беренче керим әле дип, Арслан дустына юл тоткан иде, ялгышмаган икән, һәрвакыттагыча, дүрт дус кабинетта бергәләшеп, кәеф-сафа корып утыралар. Әле төш җитмәгән! Надир килеп кергәч, дуслары барысы бергә: – Ооо! Кто к нам пришел! – дип каршы алдылар. Надир әҗәтен өстәлгә таратып салды. Тегеләрнең гаҗәпләнүләренең чиге булмады.
– Еще с деньгами?! Рәхмәтен һәркайсына аерым әйтеп чыкканнан соң, Надир, саубуллашып, тиз генә чыгып китте. Болар да үзгәргән, элек мондый түгелләр иде. Моннан соң күзеңне йоклаганда да ачып яшәргә кирәк икән... Әмма сюрпризлар моның белән генә бетмәгән иде әле.
Машинасына кереп утырган гына иде, телефоны “пипелдәп” куйды. Гаҗәпкә калды: аның счетына Мөнип абыйсы шактый акча күчергән. Нәрсә өчен? Бусы нинди яңалык тагын? Әҗәткә акча алган өчен кемнең акча биргәне бар? Моның артында ул белмәгән ниндидер сер ятамы әллә? Надирның күңеленә шик корты керде. Әмма, дусларына булган бурычтан котылу шатлыгы, хуҗасының “эш булыр” дигән сүзе басып китте ул “кортны”. Акчаның бер өлешен тиз генә хатынына күчерде дә, телефоннан шатлыгын уртаклашты: – Иртәгә сезне алырга кайтам, әзер булып торыгыз. Телефонның теге башында хатынының йомшак тавышын, балаларының “Ура!” дип кычкырганын ишетеп, Надирның күңеле күтәрелде, бөтен шик-шөбһәләре таралды. Бәхетле булу өчен күп тә кирәкми, кесәңдә акча, яныңда яраткан кешеләрең булса, җитә икән. Ә ул... “Бөтен явызлык акчадан” дигән була. Нәрсә белә соң ул бомж..
Шул минутта хуҗасы Надирны үз янына чакырып алды: – Хәзер үк килеп җит! Килмиме соң? Сөенеч канатларында кабат очты Надир үзенең коткаручысы янына, ун минут та үтмәгәндер, бәхетле кыяфәт белән хуҗасы каршында басып тора иде инде. Мөнип абыйсы да канәгать, башын чайкап: – Молодец! Әле биш минутың бар иде. Яратам шундый егетләрне! – дип, Надирның җилкәсеннән кагып куйды.
– Утыр, тартынма, без хәзер синең белән партнерлар, как говоритце, утка да, суга да бергә керәбез. Син ризамы? Бик сөенгәндә хуҗасының “как говоритце” дип сөйләшә торган гадәтен белә иде Надир. Хәзер аның ни өчен сөенүен аңламаса да, ризалыгын белдереп, башын кагып куйды. – Риза булсаң, менә монда кулыңны куй әле, унны алганга расписка бу. Как говоритце, доверяй, но проверяй! Акча төгәллек ярата! Куйдыңмы? Хуп, хуп... Булган бу! Шәп булган, моннан да яхшы була алмас! Исключительно важный момент бу, как говоритце, данный момент! Мә, тот Мөнип абыеңның биштән төргән йодрыгын! Иртәгә иртәнге җидегә “как штык”, килеп җиткән бул! Минем личный водителем булырсың. Кабинетны тутырып көлү тавышы яңгырады, аның көлүе Надирның ачуын чыгарды. Ияләшергә кирәк булыр, эшлисе, әҗәтне түлисе, яшисе бар... Көн артыннан көннәр, атналар узып китте. Надир һаман авылга кайтып, гаиләсен алып килә алмый. Көн саен, бөтен шәһәрне бетереп, тыз-быз чабып йөриләр. Кайвакыт арып-талып өйләренә кайтып кына керә, Мөнип абыйсы кабат чакыртып ала. Төн уртасымы, таң алдымы, аның өчен барыбер. Ул әйткән вакытка килми кара! Бүген үк ташлап чыгып китәр иде... Шулай дип уйлауга, күз алдыннан нольләр тәгәрәшеп үтә. Кая китмәкче буласың, син кол бит инде, үзең, үз теләгең белән шул коллыкка риза булып, сөенә-сөенә кул куйдың. Ахмак башыңны эшләтеп тә тормадың, дип үзен сүгә. Үз гомерендәге иң зур ялгышны эшләгән икән, түзәргә кала инде. Хуҗасының да күңеле тыныч түгел. Машинага утырса, такылдап, шаркылдап көлеп интектерә иде. Хәзер кереп утыра да, уйланып бара. Уйлый-уйлый да: “Әх!” – дип алагаем зур йодрыгы белән панельгә китереп суга. Телефоннан сөйләшкәндә дә сүгенү сүзләре яудыра. Инде хуҗасы шалтыратса, трубканы алмый башладылар. Андый вакытта хуҗаның күзләрен кан баса, көне буе котыра. Надирның да күңеле тыныч түгел. Кесәсенә акча керде, күңеленә тынычлык иңмәде. Теге бомж кабат исенә төште. Аның сүзләрендә хаклык бар ахры... Эше көннән-көн тынгысыз, борчулы була бара. Әллә инде бу күңелсезлекләр Надирның чабуына китмәскә дип ябыштымы? Күп уйлый торгач, Надирның башына әллә нинди яман уйлар да килә башлады. Әйтәләр бит, “Яман кеше белән аралашсаң, күңелеңә яманлык, яхшы кеше белән аралашсаң, яктылык тулыр” дип. Дөрес әйткәннәр... Күңелендәге кояшның кайчан сүнгәнен дә тоймый калды Надир. Әллә... хуҗасы белән бергә машинаны биек күпердән аска очырыргамы? Надир да бетә, хуҗасы да. Иренең әҗәтен сорап хатынына бәйләнеп йөрүче дә булмаячак... Уйлый торгач, моның буш хыял булуы ачыклана. Булмый мондый эш Надирдан. Кеше җанын кыямы соң инде?! Куркак бит ул! Андый эшне батырлар гына кыладыр... Хуҗасына ачуы-нәфрәте күпме генә булса да, ул аңа зыян китерә алмас, яманлык белән җавап бирә алмас. Аның рәхәт, өендә яшь хатыны, балалары көтеп тора. Надир караңгы, кешесез өйгә кайтып керә, елмаеп каршы алырга хатыны, “Әти кайтты” дип муенына сарылырга балалары, ашарга пешереп куючы хезмәтчесе дә юк. Тартылып, ябыгып китте. Елмаюны онытты, кырынасы да килми, көзгегә караса, аннан “чүл бүресе” карап торган кебек... Иртән йокыдан торгач, телефонын ачып, яңалыклар белән танышырга ярата иде. Хәзер котың очарлык... Көн дә кемдер китеп барган... Җитмәсә, барысы да диярлек танышлар, аралашкан кешеләр.
Дусларына бурычын түләгәч, берәр көн генә күңеле күтәрелеп торды да, тагын төшенкелек биләп алды. Мөнип абыйсына бурычка кереп ялгышты ахры... Үзенчә суларга да ирек бирми. Яраткан хатының, балаларың янына кайта алма әле! Машинасында хуҗасының чыкканын көтеп утырган, караңгы уйларыннан арына алмаган, күңеле төшкән Надирны сискәндереп, телефоны шалтырады. – Сәлам, Надир! Друганың үлгәнен ишеттеңме әле? Надир тиз генә аңлый алмый интекте. Кем шалтырата? Кем үлгән? – Әллә танымыйсың инде? Хезмәттәшеңне танымыйсың... Ну! Илмир бит инде! – Ә-ә, Илмир... Гафу, танымадым шул, күптән аралашкан юк бит... Кем үлгән дисең?
– Инсан китеп барган. “Ун көн эчендә сүнде”, – дип әтисе әйтеп торды. Бизнесы өчен дә борчылгандыр инде... – Бизнесына нәрсә булган?
– Анысын да ишетмәгән идеңмени? Янды бит ул... Туктале, сез дуслар идегез, нәрсә булды? – Юллар аерылды безнең, алар баррикаданың теге ягында, мин бу якта калдым... – Алай икән... Хуҗа сине эшкә чакырып алган, безне дә чакырмыйлармы әле? – Әйткәне юк.
– Синең дә кәеф юк ахры? Ни дип әйтмәкче булам: минем хакта хуҗаның исенә төшергәләп тор әле, акча бетте, хатын көн дә колак итен ашый... – Ярый, җае чыкса, әйтермен, Илмир. Бераз сабыр итеп торсаң, бәлки яхшырак та булыр. Мин дә ашыктым да... Менә ничек килеп чыкты... – Берәр нәрсә булмагандыр бит? – Юк... – Ну, тогда пока! Очрашырбыз әле... Да, оныта язганмын, Кәрим дә аппарат астында ята дигәннәр иде. Өмет юк, дигәннәр. Вот такие дела... Исәнлектә очрашырга язсын, Надир! Элекке дусларына ачуы да, үпкәсе дә юк иде Надирның. Төне буе йоклый алмый боргаланып чыкты, күз алдында ялкын телләре биешә, пачка-пачка акчалар дөрләп утта яналар... Әле кайчан гына “акча бетте” дип Надирдан озак срокка процент белән бирелгән акчаларын сорап алганнар иде... Беткән дә... Нәрсә бу? Туры килү генәме? Язмышмы? Әллә башка сәбәбе бармы?...
 
Мөнирә Сафина.
Дәвамы бар.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: