Сельские нивы
+24 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
30 Сентября 2022, 12:00

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...

1 БҮЛЕК. Надир машинаның арткы утыргычына сеңде. Әкияттәге кебек, шушы такси аны кирәкле урынга илтеп, бөтен проблемаларын хәл итеп куйсын да, бер минутта бәхетле итсен иде... Нәрсәне дөрес эшләмәде ул? Кайда, кайчан ялгышты? “Качып йөрү егетлек түгел, бурычны үтәп куярга кирәк”, – дип, мәктәпне тәмамлауга армиягә барып кайтты.

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...
ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...

Надир машинаның арткы утыргычына сеңде. Әкияттәге кебек, шушы такси аны кирәкле урынга илтеп, бөтен проблемаларын хәл итеп куйсын да, бер минутта бәхетле итсен иде... Нәрсәне дөрес эшләмәде ул? Кайда, кайчан ялгышты? “Качып йөрү егетлек түгел, бурычны үтәп куярга кирәк”, – дип, мәктәпне тәмамлауга армиягә барып кайтты. Югары уку йортын тәмамлап, кулына диплом алгач кына, яраткан кешесенә өйләнде, бер дигән туй ясадылар. Бер елдан соң уллары туды. Ике елдан кызлары... Башта кысан гына фатирда яшәделәр. Күңелле иде аларга. Эштән кайтып керүгә ике бала ике яктан муенына асылына. Балаларының чыркылдашып көлүләре бөтен арыганнарын юкка чыгара. Тап-тар фатирда качышлы уйнаулары әле дә сагындыра. Булган икән күңелле, бәхетле вакытлар...
Соңрак, “акчаны шәп эшли башлагач та, әтигә машина алып бирәм” дигән сүзен үтәде. Ахыры гына үкенечле булды... Муеннан бурычка батып булса да, йорт салып чыкты. Төзү эшләре бетәр-бетмәстән, түземсезләнеп, яңа йортларына күченделәр. Хатыны: “Зур итмә шуның кадәр, түләреңне уйла!” – дип әйтсә дә, тыңламады, йорт чыннан да бик зур булды. Эшләп тора бит әле, гаиләсен дә тәэмин итәр, бурычын да түләр. Шулай дип уйлады. Түләгән дә булыр иде... Кем уйлаган шундый матур тормыш бер көндә җимерелеп төшәр дә, кара көннәр килер дип. Булмады, өмете акланмады Надирның. Тормышларының матурлыгына, үз йортларында яшәүләренә сөенеп яшәп ятканда, илгә афәт килде. Бу афәт сугыш башланудан ким булмады. Гөрләп эшләп торган заводларны туктатты, югары уку йортларын, мәктәпләрне яптырды, кече бизнесны тезләндерде, күп кешеләрнең өметләрен юкка чыгарды. Күзгә дә күренмәгән вирус меңләгән кешенең тормышына үзенең төзәтмәләрен кертте, чиргә сабыштырды, бөлдерде, берәм-берәм тап-таза кешеләрне дә алып китә башлады. Меңәрләгән кеше эшсез калды. Алар арасында Надир да бар. Язның беренче көннәре иде, хезмәттәшләре белән бергә, барысы да “урамда калды”. Өметсез, нурсыз, ямьсез көннәр башланды. Әле кайчан гына шау-гөр килеп торган тормыш сүнде...
Надир таксистның: “Күпме көтәргә була? Сездән 280 сум!” – дигән тавышына сискәнеп китте. Яр буена килеп җиткәннәр икән. Монда килергә дип әйттеме ул? Әйткәндер, әйтмәсә, таксист алып килмәгән булыр иде... “Рәхмәт, туган, сдача кирәкми”, – дип, таксистка актык 300 сум акчасын түләп төшеп калды Надир. Яр буенда салкын. Башка вакыт булса, шау-гөр килеп торыр иде. Беркем юк... Ир күзен дә алмый дулкынланып торган су өстенә карады. Кап-кара булып торган су астына чумаргамы әллә? Бер проблемасы калмас иде... Көче бар, башы бар... эше дә, акчасы да юк... Ничә ай инде, бәрелә-сугыла, хәлләрнең уңай якка борылыш алуын көтәләр. Тагын күпме көтәрләр... Дусларына бурычларны ничек түләп бетерер? “Кредит оформить итәсе калган” дип ничә тапкыр үкенде Надир. Әйтте Гөлгенәсе: “Кешедән бурычка алма, дусларыңнан бигрәк тә. Очрашкан саен үзеңне гаепле кеше кебек тотарсың, вакытында түли алмасаң, дуслыгыгыз бетәр. Ал кредит, җайлап түләрбез, минем әти белән әни дә булышырга торалар”, – диде. “Үзем беләм!” – дип кул гына селтәде. Үзе белә, имеш. Кайвакытта гомер иткән хатының сүзенә дә колак салырга кирәк икән. “Бер баш яхшы, ике баш тагын да яхшырак”, – дияр иде әтисе исән булса...
Кинәт кесә телефоны ду килеп шалтырый башлады. Арслан! Алыргамы-алмаскамы... Надир, җаны вакланып баруына үртәлеп, дустына җавап бирде: – Сәлам, Арслан! Тыңлыйм, дустым... Шулаймыни?.. Ярар, тырышырмын, дустым... Шушы өч көндә бу мәсьәләне хәл итәрмен... Эһе, син дә сау булып тор... Надир, башын артка ташлап, караңгы күк йөзенә күз салды. Йолдызлар аз, артык җемелдәмиләр дә. Аларның да проблемалары буламы икән? Бардыр, бу тормышта проблемасыз яшәп була димени?! Күктәгеләрдә дә җитәрлектер ул проблемалар! Кесәсендәге телефон кабат дулый... – Сәлам, Инсан! Сәлам, дустым... Шулаймыни?.. Тырышырмын, дустым... Шушы өч көндә хәл итәрмен, дустым... Эһе, син дә сау булып тор...
Хәзер Илһам белән Кәрим шалтыратыр... Шулай дип уйлап та бетерә алмады Надир... Өч көн! Каян, ничек? Нигә алдады инде? Таба алмаячагын белә торып... “Надир юк, үлде ул, менә әле генә тирән суга сикерде”, – дияргә дә... сикерергә иде! Надир ярга таба омтылыш ясады. Ә гаиләсе? Ике баланы алып, яшәп торырга авылга, әти-әнисе янына кайтып киткән Гөлгенәсе нишләр?.. Хатыны белән бик яратышып яшиләр бит. Надирның әҗәтен сорап, Гөлгенәсенә, балаларына якты көн күрсәтмәсләр. Юк, аларны ничек калдырып китәсең?! Ир кеше бит син, Надир! Бу хәлләрдән качарга түгел, чыгу юлларын эзләргә кирәк. Егет бул! Уйла, уйла... Һәм ул, куллары белән чигәсен кысып тотып, чүгәләп утырды. – Нәрсә, брат? Хәлең шулкадәр авырмы? Надир теләр-теләмәс кенә башын күтәреп карады. Аның каршында бөтен битен сакал баскан, алагаем зур гәүдәле ир басып тора иде. Мизгел эчендә Надирның башыннан “Бомж ахры. Боларны шәһәрдән себереп түккәннәр иде түгелме соң?” дигән уй үтте. Үзе, яхшысынмыйча, җавап бирде: – Син уйлаганнан да начаррак... – Сөйлә, бәлки мин ярдәм итә алырмын. – Син? Миңа? Кеше көлдермә, зинһар!
– Алай димә, брат... “Төрмә белән язмыштан көлмә”, – диләрме әле?
– Ә мин көлмим! Тик син миңа ярдәм итә алмыйсың, рәхмәт... кеше!
– Шулай да... – Сиңа минем проблемалар кызыкмы?
– Проблема беркайчан да кызык булмый. Сөйлә син, сөйлә...
– Минем бүгенге көндә дусларыма миллионлаган әҗәтләрем бар, өч көн эчендә кайтарып бирергә кирәк... Ә минем хәтта эшем дә юк. Син, вообще, илдә ниләр булуын беләсеңме? Буасы ерылды Надирның. Шушы котсыз адәмгә эчендәге бар хәсрәтен сөйләп биргәнен сизми дә калды.
Бомж Надирны бүлдерми тыңлап торды да, сүзсез калган иргә туры карап:
– Син миңа ошый башладың, брат, – дип аның янына чүгәләде. – Бөтен бәхетсезлегеңдә үзеңне гаеплисең икән, синдә өмет бар әле. Алайса, монда синең кебекләр күп килә, барысы да хатыныннан башлап Президентка кадәр гаепли. Төптән уйлап караганда, гаеп һәркемнең үзендә...
Икесе дә тын калдылар. – Нәрсә тынып калдың? Йә, сөйләдем барысын да. Ничек итеп ярдәм итә аласың?.. Дәшмисең... Шулай шул... Миңа беркем дә ярдәм итә алмаячак. Син тем более... Зерә сөйләдем, вакыт әрәм итеп...
Надир торып китмәкче булган иде, бомж, беләгеннән тотып, туктатты:
– Син ул кадәр бетеренмә. Менә миңа кара... Яшәргә йортым, кесәмдә акчам юк, әмма үземне бәхетсез димәс идем. Җир йөзендәге бөтен явызлык акчадан килә. Шунысы сәер, моны беркем дә аңламый. Акча... акча... Кайчандыр мин күпме акчам барлыгын да белми идем. Күлмәк, трусик, носки ише нәрсәләрне юып кию юк, бер киям дә ыргытам чүплеккә. Чибәр кыз белән затлы ресторанда утыру өчен чит илгә очарга махсус самолет тотам. Дурр-ррак! Бик күп иде миндә акча. Дусларым да... Ә хәзер минем сукыр бер тиенем дә юк. Дуслар да... Акчам бетте, дуслар юк, ә мин һаман яшим әле. Бәлки мин сиңа башка төрле ярдәм күрсәтермен?
Надир сүзне дәвам итәргә теләмәде. Яңа танышының акыл сатуына ачуы килеп, сикереп торды да, саубуллашмый да китеп барды. – Минем исемем Андрей! – дип кычкырды бомж. Надир ишетмәгәнгә салышты.
– Ярдәм кирәк булса, монда кил! Минем исемем Андрей! – дип кычкырды ир кабат. Надир туктады, борылып карады. “Кем белә, бәлки тиздән мин дә аның кебек йорт-җирсез калырмын”, – дип уйлап куйды. “Сау бул!” дигән кебек кулын болгады да тиз-тиз атлап китеп барды.
Ир кабат:– Мин сиңа ярдәм итәрмен, кил! – дип кычкырды.
* * * Урамда бер кеше юк. Ара-тирә патруль машиналары гына узып китә. Бер-икесе туктап, Надирның документларын тикшерде. “Пандемия вакытында тәртип бозган өчен” ике тапкыр штраф яздылар. “Языгыз, әйдә, языгыз! Кәгазь күтәрә ул”, – дип уйлады Надир, машинасы белән чыкмавына үкенеп. Хатыны белән сөйләшмәкче, аның ягымлы тавышын ишетеп, күңелен юатмакчы булды, зарядкасы бетеп, телефоны сүнгән икән... Гаиләсен авылга җибәреп ялгышты. Моңарчы бер көн аерым тормадылар. Хәзер буш йортка кайтасы да килми. Суга сикерәсе калган икән! Болай итеп яшәүнең ни мәгънәсе бар? Авылга кайтса, сыендырырлар, анысына шикләнми Надир. Тик, әби белән бабайның “сыртын кимереп яту” аның өчен бик зур хурлык. Үзенең әтисе белән әнисе исән булса, ике дә уйлап тормас, алар янына барып, киңәш сорар иде, алар ике дә уйламыйча ярдәм итәрләр иде. Шундый иде алар. Надирның йөрәге сулкылдап, әрни башлады. Әтисе белән әнисен бер көндә, үз куллары белән кабергә иңдерде бит ул. Күпме үкенде әтисенең туган көненә машина бүләк итүенә! Гомер буена йөрәгендә иң зур үкенеч булып калыр. Ничек шундый кайгыдан йөрәге ярылмады? Хатыны, ике баласы: “Без сине бик яратабыз! Синең гаебең юк, безнең хакта да онытма!” – дип тормасалар, үзенә берәр хәл кылган да булыр иде. Ә хәзер гаиләсе янында түгел. Әллә шуңа да бик авырмы? Бүген үк яннарына кайтып китәр иде. Мескен кебек, ни йөзең белән кайтып керергә кирәк? Үзең эшсез бул, дәрвиш кебек, кесәңдә бер тиен акча булмасын...
Күп уйлый торгач, Надирның кылт итеп исенә төште: ел башында аларның оешмасы, мәҗбүри диярлек, бар хезмәткәрләрен страховкалаган иде. Хуҗалары Мөнип абый: “Нәрсәдән генә үлсәгез дә, гаиләгезгә акча бирәчәкләр, тик үлем очраклы булырга тиеш”, – диде. Надирга канатлар үстемени! Әгәр дә ул үлсә, хатынына зур суммада акча түләячәкләр һәм ул шуның белән Надирның әҗәтен түли алачак!
Батып барган кеше саламга ябышкан кебек, бу уй Надирга канатлар өстәде. Иртән иртүк элекке хуҗасы янына барырга да, страховка акчасының күпме чыгасын белергә, аннан соң... Калганын хәл итеп бетерергә!
* ** Мөнип абыйсы Надирны караңгы чырай белән каршы алды:
– Эш юк, акча да! Мин сине белмим, син мине белмисең, юллар аерылды, үз көнеңне үзең күр, – диде ул, кабинетына кергән Надирга күтәрелеп тә карамыйча. – Балалар бар бит, аларны ашату минем бурыч, – диде Надир, сүз башларга җайлы булсын дигән кебек. – Хәерчеләргә ашарга өләшә торган оешманың телефонын бирәм, миннән икәнеңне әйтеп шалтырат, аңкылдан килгәнче ашарлык ризык китерерләр. Әле пандемия башланды гына бит, инде соранып йөри башлагансың. Килешми, егет, килешми. Акча эшләүнең юллары бик күп аның. Дөнья беткәндә дә бетми торган эшләр бар.
– Үзегез дә “эш юк” дисез бит, сәбәбен дә беләсез... Мин страховка турында белешмәкче идем. Теге вакытта әйткән идегез, шулай... мин кинәт үлеп китсәм, хатыныма күпме акча чыгар икән дип белешергә килгән идем, – диде Надир, тәмам кешелектән чыкканын тоеп. Кара син Мөнип абыйны! Әллә нишләгән бу. Мондый түгел иде ул... Надир аны яхшы күңелле, кеше хәленә керә торган хуҗа дип белә иде. Әле монда, өстәл артында киерелеп утырган кеше бөтенләй аңа охшамаган. Астыртын карап, Надирның бөтен хәлен алды. Ир, маңгаена бәреп чыккан тирләрен сөртә-сөртә, урындык читенә утырды. Дусларына зур бурычы булуын, аларның тиз көннәрдә әҗәтен кайтаруын таләп итүләрен сөйләде, ялынып диярлек, ярдәм итүен сорады. Бу дөньяда, кеше күзенә карап, нидер сораудан да авыр берни юк икән! Надирның сүзен ишеткәч, хуҗа кеше башта аптырап карап торды, аннан соң исенә төште ахры, башын артка ташлап шаркылдап көлеп җибәрде. Надир күңел түреннән ташып чыккан нәфрәт хисен чак тыеп калды. Сабырлык кирәк, сабырлык... Ул бит монда ярдәм сорап килде. Мөнип абыйсы ничек көлә башласа, шулай кинәт кенә туктады да, боз кебек күзләрен Надирга төбәде. – Сафсата... Чып-чын сафсата... Үзеңнең ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы син? Шаярып әйткән сүзне чынга алып йөрмә моннан соң, дивана булырсың... Күпме әҗәтең бар? – Ун... Хуҗа кеше сызгырып җибәрде: – Үзең хәерче бул, үзең җырлап йөр, дигән ди берәү. Ул йортыңны кесәңә чамалап салырга булмадымы?... Бай баласы кебек кыланмасаң! Хәзерге яшьләргә барысы да бүген үк кирәк. Кызу сез! Мин синең шикелле вакытта баракта яшәдем. Утын ягып та җылынмый иде. Иртән юрган астыннан чыгасы да килми, чәйнектәге су каткан! Ә сез миллионлаган әҗәтләргә керүдән дә курыкмыйсыз. Каян килгән кыю егетләр! Нигә килде инде ул монда? Хуҗасының морален тыңларгамы? Боларны Надир үзе дә аңлады инде хәзер. Аңа мораль сөйлисе юк, ярдәм сорап килде ул монда. Белә бит ул хуҗасында эшнең дә, акчаның да беркайчан да бетмәвен. Тавык чүпләсә дә бетмәячәк акча өстендә утыра ул! Хуҗасының караңгы эшләрдән тайчанмавын да белә. Хәзер суфиланып утырган була. Шәһәрдәге иң бай кешенең бердәнбер улы, яшәтерсең аны баракта. Бәлки, борынгы заманда бабасы яшәгәндер. – Нишләтергә инде сине? Үзең беләсең, хәзер уңга-сулга акча өләшә торган вакыт түгел. Мөнип абыеңда кәҗүнни банк дип беләсеңдер. Акча юк! То есть, акча бар, бар ул акча, но сиңа бирә торган түгел. Извини, каждый мескенгә акча өләшеп утыра алмыйм инде мин... Нәрсә монда мәлҗерәп утырасың? Ашка килгән карчыклар кебек... Ипи алырга гына акчаң бардыр? Надир хурланып башын түбән иде. Үзен дөньядагы иң актык “әтрәк әләм”, ахмак бәндә итеп тойды. Элекке хуҗасы өстәл тартмасын актарып, бөгәрләнеп беткән бер меңлек акча табып, Надир алдына ыргытты. – Бүгенгә шушы җитәр. Иртәгә ачка үләсең килмәсә, эшләп ашарсың. Әйдә, бар! Юлыңда бул. Синнән башка да баш каткан. Моның кадәр түбәнсетүдән ни үле, ни тере хәлдә булган Надир, урындыктан көч-хәл белән торды. Бөгәрләнгән бер меңлек акчаны өстәлдән алып, элекке хуҗасының битенә ыргытасы килде. Ярамый... Китәргә кирәк... Аяклары атламас булды. Мондый хәлгә төшәрмен дип уйлап та карамаган иде, төшерә икән язмыш... Синең теләгеңә карамый икән... Нигә мондый хәл килеп чыкты? Моңарчы “стабильно” барган тормыш нигә кирегә китте? Юклы-барлы ике-өч ай эчендә ил хәерчеләндеме? Юктыр, кара, күпме йортлар төзиләр. Биек катлы йортлардагы фатирларны төзелеп беткәнче үк сатып алып бетереп баралар, диләр. Әле алай гына да түгел, шәһәр читендә күпме бистәләр калкып чыкты. Икешәр-өчәр катлы йортларны да сата алмый интекмиләр, һәрберсенең хуҗасы бар. Димәк, кешедә акча бар. Бездә хәерчеләр юк! Юк икән, нигә алайса хәерчеләр, мескен җаннар белән дөнья тулды? Интернетны ачып карарга куркырлык. Һәркем үзенә кул салу турында хыяллана диярсең. Шул ук зар, шул ук хәсрәт. Оешмалар ябылган, эш беткән, акча юк, халык кырыла... Әллә, исән чагында берәр органын сатаргамы? Бер җире дә авыртканы юк, җен кебек таза кеше бит ул! Бүген үк берәр газетага белдерү бирсә... Менә хәзер үк! Чарасызлыкның соң чигенә килеп җиткән Надир үзен ярга дулкын чыгарып ташлаган балык кебек хис итте. Әле бер якка ташлана, әле икенче якка...
Гөлгенәсе белән ял итәргә диңгез буена баргач, комда яткан дельфин баласын күреп, ярдәм итүләре исенә төште. Ул көнне дулкыннар бик көчле иде, зур дулкыннар дельфин баласын ярга чыгарып ташлаган. Үзе кечкенә булса да, яр буендагы комда яткан шактый авыр дельфин баласын, күтәрә алмагач, тәгәрәтеп суга җибәрделәр. Анысы суга төшүгә, шук малайлар кебек, су чәчрәтеп уйный башлады. Киткәннән соң кире килеп, үзен коткаручыларга су чәчрәтеп китте. Үзенчә рәхмәт әйтүе булгандыр. Надир белән Гөлгенә балалар кебек шатланганнар иде шул вакытта. Кемгәдер ярдәм итү, аның гомерен саклап калу күңелгә искиткеч рәхәтлек биргәнен икесе дә тойганнар иде. Дельфин баласы, алар кайтып киткәнче, ун көн рәттән, ярга бик якын килми, ерактан гына күренеп, су астыннан өскә сикереп, сәлам биреп китә торган булды. Әллә ниләр искә төшә... Булган икән матур вакытлар, кадерен генә белмәгәннәр. Шөкер итәсе урынга, зарланылган. Хәзер нинди авыр вакыт, кеше зарланырга курка, үлмәгән бит әле, тәнемдә җаным бар, дип уйлый. Исән булуына шөкер итә. Элек шуңа баш җитмәгән... Күп уйлаудан, Надирның башы кабарып чыккандай булды. Буш өенә кайтып, чишенмичә дә диванга ауган ир торды, көзгедән үзенә күз салды. Башы кабармаган икән үзе. Шулай да, күз төпләре каралып, асылынып төшкән. Картайгансың, Надир, ярты ел эчендә шундый хәлгә төшкәнсең.... Ир ванна бүлмәсенә кереп, кырынып чыкты. Сакал-мыек баскан бомж исенә төште. Миңа да аның хәленә төшәргә күп калмагандыр, дип уйлап куйды. Тагын бер кат яхшылап уйлаганнан соң, хөкүмәт басмасында эшләүче таныш редакторына шалтыратты. Күп еллык дус, тираж җыярга күп тапкырлар ярдәм иткәнем булды, булышмый калмас, дип уйлады. Теге баштагы дусты аның сәламен, теләр-теләмәс, бик коры гына алгач, фикерен җиткерә алмый гасабиланды, көч-хәл белән ерып чыкты.
Үз дәрәҗәсен яхшы белгән баш редактор Надирның шалтыратуын “явно” көтмәгән иде, үтенечен ишеткәч, сызгырып ук җибәрде: – Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә? Шундый белдерүне мин ничек газетага бирим? Хөкүмәт дәрәҗәсендәге кешеләрнең фотолары чыга торган газетага шундый белдерү! Нәрсә уйлап чыгардың инде? – Уйлап чыгарырсың да, әҗәтләрем күп бит... – Күпме әҗәтең бар? – Ун. – Ун мең өчен бөер саталар диме? Үзем биреп торам, ай азагына кадәр. Кирәк дисәң, хәзер үк кил.
– Миллион...– Нәрсә?! Аңламадым...– Әҗәтем ун миллион!...

Мөнирә Сафина.

Дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: