Сельские нивы
+21 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
29 Сентября 2022, 16:00

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

Ахыры. Ул да булмады, кемдер гармун төймәләренә баскалап көйне тәмамлады да, яңасын уйнарга тотынды:Су буеннан әнкәй кайтып килә...Гармун иң нечкә кылларны чиртеп елады да елады...Фәридә дә сихерләнгән кешедәй тәрәзә төбеннән китә алмады.

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

Ул да булмады, кемдер гармун төймәләренә баскалап көйне тәмамлады да, яңасын уйнарга тотынды:
Су буеннан әнкәй кайтып килә...Гармун иң нечкә кылларны чиртеп елады да елады...Фәридә дә сихерләнгән кешедәй тәрәзә төбеннән китә алмады.Юук, саташмый ул, юк.Төш тә күрми, кемдер Вакыйфнең ничә еллар тик торган яшел күрекле гармунын тарта.Каз каурые тоткан кулына..
Менә кояш җир өстенә үзенең якты нурларын сибеп,тагын бер яңа көн дөньяга килде.Фәридә, хисләр диңгезенә чумып, икенче бер җырны тыңларга әзерләнеп торса да, гармун урынына кошлар сайрый башлады, әтәчләр кычкырды.
Хәтерлиме әнкәй ничә еллар...Шулай көйли көйли өй артына чыгып китте Фәридә.Ә аннан өрәңгеләр арасыннан үзе генә белгән сукмак аны Гөлйөземнәргә илтә.Инде ничә еллар буе, шул күренмәгән сукмактан күршесенең өенә күз колак булып тора ул.Ут күздән сакланып, әллә каян гына килеп чыккан пыяла ватыкларын җыя.
Менә бүген дә әкрен генә ботакларны ике якка аергалап, Йөземнәрнең ишекалдына килеп чыкты ул.Ишекнең йозагы күгәне белән җиргә төшәм-төшәм дип асылынып тора.Димәк кемдер кергән.Айдар дияр идең инде, соңгы елларда аны да авырткалап тора диләр.Инде ул була калса капка ачык булыр иде.
Фәридә өйгә керергә шикләнеп, як-ягына карады.Әһә, капка өстеннән кергәннәр бугай.Капканың аратасы кеше авырлыгыннан күрәсең, сынып төшкән.Аннары чирәм өстендә аяк әзләре дә әнә бит, беленеп тора.
Ул да булмады,ишек ачылып ике хатын-кыз сөйләшкән тавыш ишетелде.
Я, Ирина, хәзер ничек чыгабыз инде.То же капка өстеннән..
Тукта әле, тукта.Ирина.Гамилә кызлары түгелме соң болар.Тучны, шулар..
Гөлназ, Гөлназ балам, Фәридә ашыга ашыга өрәңге арасыннан башын тыкты.Ирина! Һай җаннарым!Һай җаннарым! Нигә үземә кермәдегез? Ии, балалар, балалар..
Ирина, Фәридә апабыз бит бу.Гомер буе телефоннан сөйләштереп, җимеш әбигә ярдәм итеп яшәгән күрше апабыз.
Фәридә апай, ни хәлләрең бар? Бер көе генә яшәп ятасызмы?
Гөлназ йөгереп диярлек килеп, Фәридәне кочаклап, елап җибәрде.Сагынабыз, апа, сагынабыз.Әнине, җимеш әбине, сез күршеләрне..Менә, Ирина белән кайтып килергә булдык.Бүген зиратка барабыз дип тора идек.
Һай җаннарым, балакайларым.Бик әйбәт булган Гөлназ.Инде сезне күрүдән өметемне өзгән идем.Кайчандыр әниегез үскән өй дә картаеп бара.Вәфирәнең дә күптән күренгәне юк.Кайтса да, зиратка барып, мәчеткә хәер сәдака калдыра да китеп бара.Үзегез ничек соң? Балалар, хет сез бәхетлеме?
Фәридә кулына бер өрәңге ботагын сындырып,череп барган баскыч төбенә килеп утырды.Бәхетегезне таптыгызмы оланнар?
Гөлназ да Фәридә янына килеп утырды.
Әйе, апай.Әнине өзелеп өзелеп сагынуны исәпкә алмасак, без бәхетле.Бәхетле.Ирина ире, балалар белән Мәскәүдә яши.Музыка укыта.Ә мин Смоленскийда яшим.Төп өйдә..
Төп өйдә? Кияүгә чыкмадың мени алайса, әллә?
Чыктым, Фәридә апай.Чыктым.Әни үлгәннән соң сразу егетемнең әниләре үзләренә алып кайттылар.Никах укытып, Алмаз белән торып киттек.Аннары әниләрнең өен юып, җыештырдык та ,Алмаз белән шунда күчендек.
Алай икәән..Өегез тынычмы соң, Гөлназ? Саташтырмыймы?
Юк, юк..Бар да әйбәт Фәридә апа.Бар да әйбәт.
Ләкин менә Ирина белән икебезнең дә зур үкенеч калды,апай.Төзәтә алмаслык зур үкенеч.
Куркытмагыз әле, кызлар.Нинди үкенеч? Әһә..әниегезне монда күмгәнгә үкенәсез.
Әйе, каян белдегез?Фәридә апа, үзебезгә күмгән булсак,атна саен барып, әнинең каберен гөлгә күмәр идек.Ә монда кайтырга бик ерак.Балалар кечкенә булгач,бу араларда кайта да алмадык.Чынлап та, үкенәбез.Ул вакытта ниләр уйлаганбыз?
Юк, юк.Алай димәгез.Гамилә әнисе, туганнары арасында.Аннары туып үскән авылы.Алып кайтып дөрес әшләдегез, кызлар.Әнә шунда урыслар арасында калган булса, үкенер идегез.Зиратны авыл халкы ялт итеп карап тора.Андый җирдә синеке минеке юк.
Шулай дисезме,Фәридә апа?
Шулай дим,әле балалар аякка баскач, сез дә кайткаларсыз Аллах бирса.Айдар белән Вәфирә дә,юк юкта кайтып китәләр.
Фәридә аратасы сынып,җиргә кадалган капкага карап көлеп куйды.Ничек имгәнмәдегез?Ничә еллар шомырт өйгә берәүне дә якын китерми шул.
Ии, аны моны уйлап тормадык инде.Сикердек тә төштек.
Ярар, кызлар.Башка вакытта менә моннан керерсез.Шулай дип, Фәридә әкрен генә урыныннан торды.Әйдәгез,минем арттан.Менә бу сукмак нәкь минем өйгә илтә.Керик,кызлар.Юынып алырсыз, чәй эчәрбез.
Рәхмәт, Фәридә апа.Аннары зиратка барырбыз Аллах бирса.Ике көнгә генә кайттык.Иртәгә китәрбез, кич поезд була.
Айдар абыегызга да барырсыз инде, кызлар.Ишетсә, читенсенеп калыр бит.
Әйе, китешли аңа керәбез.
Эх, кызлар, кызлар, йөрәк сездә, дип Фәридә агач ботакларын куллары белән тоткалап эчкәрәк атлады.Ии, язмышлар диген.Гөрләп утырган җимеш бакчасы иде бит монда.Сезгә генә түгел, балалар,миңа да бик авыр.Чыгам да шушы койма башына карап Йөземне көтәм.Фәридә авыр сулап, артына карады.Менә моннан кызлар, диде ул, ике өч койма каерылып ясалган тишеккә күрсәтеп.Бу ягы безнеке инде,керегез,әйдә,әйдә.
Ничә еллар терәлеп яшәгән күршеләремне югалту авыр балалар.Авыр.Үзем дә картайдым инде, ләкин яшисе килә әле.
Кызлар юынганчы, өстәл әзерләде Фәридә.Ипи, маен куйды.Күп итеп йомырка кыздырды.
Сез ашагыз,аша,диде ул,кадерле кунакларын сыйлагандай.Сез кайтканчы хәзер аш салам.Кич буе рәхәтләнеп бер сөйләшербез..
Авыл урамы буйлап зиратка таба барган ике яшь хатынны танымасалар да, күпләр Гөлназны Гамиләгә ошатып хәл белештеләр.Чынлап та, Ирина әтисе ягына тартса, Гөлназ Гамиләнең яшь чагы иде шул.Ләкин язмышлары гына икесенең ике төрле булды.Ул яктан, Аллага шөкер, Гөлназ бик бәхетле.Ире дә яратып, хөрмәт итеп яши.Акыллы балалар үсә.Ирина әтисенә охшаса да,менә холык, сәләт бабайныкы.Ул кызның да тормышына күпләр сокланырлык.
Менә алар, белгәннәрен укып зиратка әниләре янына атлыйлар.Күп кенә яңа каберләр хасил булып, Гамиләнең бераз әчтәрәк калган каберен тиз тапты алар.Фәридә апалары әйтмешли,гөлләргә күмелеп утырмаса да, бар каберлекләр чиста, печән чабылган.Әниләре белән җимеш әбинең каберендә гөлҗимешләр зекер әйтеп утыра...
Фәридә:Елап, кайгырып кайтырлар инде, дип көтсә дә, кызлар елмаеп кайтып керделәр.Ничә ел җыенып кайта алмый йөргән кызларның җилкәсеннән гүя авыр йөк төште.
Аллага шөкер, Фәридә апа, рәхәтләнеп сөйләштек, диделәр Гөлназ белән Ирина.Өйрәнгән догаларны укыдык.Чынлап та, зират бик чиста.Без чүп баскандыр, дип курыккан идек инде.Авыл халкына рәхмәт.
Әйттем бит,оланнар, зиратыбызны карап кына торалар дип.Ул яктан кайгырмагыз.Ә хәзер әйдәгез, кулларыгызны юыгыз да, аш пешкәнче җимеш әбидән әйберләрегезне алып чыгыгыз.Бүген миндә кунарсыз.Истәлеккә калган әйберләр дә бардыр.Барыгыз, бар.Караңгы төшкәч кереп йөрмәссез,өй белән дә саубуллашып чыгыгыз.
Кызлар сумкалар күтәреп чыкканда, Фәридәнең өстәле әзер иде инде.
Рәхәтләнеп сөйләштеләр, ашадылар.Аннары әниләре йөргән чишмә буйларын әйләнеп,күрше күлән белән очраштылар.
Ә кичен Ирина бабасының гармунын кулына алып,капка төбенә чыгып утырды.Нинди генә көйләр уйнамады да ул, аңа кушылып нинди генә җырлар җырланмады.Вакыйф белән Гөлйөземнең гаиләсе турында кем нәрсә белә, төн уртасына кадәр, рәхәтләнеп сөйләштеләр,еладылар, көлделәр.
Санаулы сәгатьләр тиз уза.Икенче көнне Ирина белән Гөлназ да, рәхмәтләрен әйтеп саубуллашып, юлга кузгалдылар.Айдар абыйга кереп чыгабыз да,кайтып китәбез, Фәридә
апа,дип,киләсе елга хәтле хушлашты кызлар.
Бер кулына юл сумкасы,бер кулына гармун тоткан Ирина белән Гөлназны күздән югалганчы озатып калды Фәридә апалары.Гармун тавышы ишетеп сөенгән өй дә, кабат моңсуланып кызлар ягына карый сыман иде.
Тәмам, дуслар!Язам дигәч кенә авырып киттем.Хәзер рәтләнеп киләм Аллага шөкер.Бераз кыскарттым да инде.Язарга авыр булды, темпер.40 ка менде, күздән яшь ага.Ялгышлар да бар, ачуланмассыз.Гамилә апа таныш апа иде.Абыйсы белән бер очрашкач, искә алып сөйләштек тә.Язарга булдым менә.
Ачның хәлен тук белми дип, элек бит гаилә саен 5-6 бала булган.Ире әчсә дә, бала төшерергә дә күп хатын кыз курыккан, лушче баласын алып кайткан.Әтиләр дә бөтен кешенеке аек түгел, исереп йөргәннәре дә бар иде.Бигрәк тә шабаштан кайткач әчкәннәр.Бер нишләп булмый, язмыш...

 

Тәмам.

Альфира Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: