Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
29 Сентября 2022, 12:00

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

11 бүлек Кем булыр бу?Ирина аны моны уйламыйча телефон трубкасын күтәрде.Алоо...Алло,апа,бу мин, Гөлназ.Гөлназ?Син Мәскәүдә мәллә?Берәр хәл булмагандыр бит? Бу вакытта шалтыраткач әйтәм инде,кайдан шалтыратасың?

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
Кем булыр бу?Ирина аны моны уйламыйча телефон трубкасын күтәрде.Алоо...
Алло,апа,бу мин, Гөлназ.
Гөлназ?Син Мәскәүдә мәллә?Берәр хәл булмагандыр бит? Бу вакытта шалтыраткач әйтәм инде,кайдан шалтыратасың?
Ирина,тукта әле,тукта.Мин Кәрим абыйлардан шалтыратам.Әни үлде..
Гөлназ?Синме соң бу? Ялгыш эләктегез мәллә?Кем бу?
Юк,апа,юк.Әти әнине үтерде.
Әтии?Ә үзе?
Берара чыбыкның ике башында тынлык урнашты..Бары кайгы җилләре урта бер җирдә очрашып,әкрен генә улыйлар иде.
Әти дип әйтмә,апа!Әйтмә!Ул эт үзе дә бауга менгән.Без кайтканчы менәсе иде дә бит,юук,әнине көткән сук...
Чыбыкның теге башында Иринаның тын гына елавы ишетелде.Без хәзер үк кайтырга чыгабыз, диде ул, яшь аралаш сүзләрен көч хәл әйтеп.Көтегез..Пип.пип.пип.
Телефонны куйды бугай.Ярар, туйганчы еласын инде.Ләкин менә авылга ничекләр итеп хәбәр итик, җимеш әби үзе үлеп китмәсме.Йөрәк авырта дип,болай да гел күкрәген тоткалый иде.Я, Аллам..
Алмаз, Иринага әйттем, ул көчле.Әти кырыс булгач, без шулай үстек инде.Ә менә авылга ничек шалтыратырга?
Шалтыратмыйча булмый инде, матурым! Яшереп кала торган хәл түгел бит.
Әйе, булмый, Алмаз, булмый.Гөлназ калтыранган бармаклары белән Фәридә апаларының номерын җыйды.
Бер ике шалтырауга күршеләре телефонны да күтәрде.Алло ?
Фәридә апа, бу мин Гөлназ әле, диде кыз, исәнләшергә дә онытып.Гөлназ әле..Ни ..
Ә-ә.Гөлназ таныдым.балам.таныдым.исән- сау кайтып җиттегезме.Ии, Йөзем апа сез киткәннән бирле урамнан керми сезне көтә җаным.Кибеттән ярты капчык көнбагышка хәтле алып куйган.Гамилә симәнкә чиртеп, сирень төбендә утырырбыз дип әйтте, ди.
Фәридә апа.Фәридә апааа..без кайта алмабыз инде дип, аны ярты сүздән бүлдерде Гөлназ..
Ничек? Нигә кайтмыйсың ди?Гамилә кайтыр..
Мин кайтсам да, әни кайта алмый..
Атаң җибәрмиме?
Юк, Фәридә апа..Әни үлде, диде кыз, ниһаять бар көчен җыеп.Әти әнине суйды.Фәридә апа, әни үлде.Җен үзе асылынган..
Ике арада авыр тынлык урнашты.Булмады әле бу, балам, диде күрше апасы.Булмады әле бу..
Мин Айдарга әйтеп, Йөзем апаны җайларбыз инде.Күршеләргә дә әйтәм хәзер, туганнарыгызга да.Түлке балам, анагызны читтә, ул зверь янында калдырмагыз берүк.Бик тә авылны сагынды, шушында кайтып яшисе килде.
Әйе, Фәридә апа.Үзем дә шулай уйлаган идем.Машина табарбыз инде...
Шулай итеп, тиздән авылыма, әнием яына торырга кайтам, дип хыялланган Гамиләне машина өстендә табутка салып алып кайттылар.Авыл халкы гына түгел елый-елый гөрләвекләр акты, күз яшьләре булып тып тып тамчылар тамдылар.
Ииң авыры Гөлйөземгә иде, әлбәттә.Кайтып җиттеңме балам, диде ул,кызының җансыз гәүдәсен сыпырып.Ә мин бик курыккан идем, балам.Үлеп китәрмен дә, сине кем каршы алыр?дип курыккан идем.
Гөлйөзем, карават башындагы урындыкка утырып, кызының муеннарына карады, кулын үпте.
Йокла кызым, йом күзең
Йолдызларга тиң үзең..
Өйдәгеләр бу хәлне күреп, түзмичә урамга чыгып үкси үкси еладылар.Берәү дә күз яшьләреннән оялмады бүген.Ирләр дә, күпне күргән әби бабайлар да..Бары җимеш әбидә күренмәде күз яшьләре.Чөнки, аның ул тамчылары күптән кипкән иде инде.Аның хәзер яшьләрсез генә йөрәге, җаны елады.
Менә менә кайтып җитәр дә, соң булса күмәрбез дип, кабер казысалар да, мәет караңгыга калды шул.Әнә шуңа төн кундырып, иртүк күмәргә булдылар.
Гөлйөзем, бер минутка кызы яныннан китмәде.Җырлап та алды, елады да.Тик төн уртасы узып барганда әкрен генә торып бүлмәсенә кереп китте.Вәфирә балам, минем урынга утырып тор әле, мин хәзер дип, бүлмә ишеген япты.
Олы кеше бит, аргандыр.Бераз ял итеп алсын инде, дип пышылдашты өйдәгеләр.Күпне күрде инде җимеш әби.
Әнә шулай ярты сәг.вакыт узды.Бер сәгать була дигәндә, Айдары түзмәде, бүлмә ишеген ачты.Әни, диде улы.Хәлең ничек? Ләкин, дисбе тоткан кулларын күкрәгенә куйган Гөлйөзем генә җавап бирмәде.Бары ярты мендәрне каплаган ап ак яулыгы гына селкенеп куйгандай булды аның.Әнии..
Ләкин , кызы артыннан Гөлйөзем әби дә , менә шулай тыныч кына, бер кешене интектермичә дөнья белән хушлашкан иде инде.Әнии, әни дим.Вәфирә, Гөлназ!
Бүлмәгә йөгереп кергәннәр әшнең нидә икәнен аңлап, үксеп җибәрделәр.Әни җаным..җимеш әбием...Ләкин әҗәлнең кайчан киләсен берәү дә белми.Җимеш әби дә яшен яшьнәп, әллә ничә кеше күрәсе кайгыны бер үзе күтәреп, ире, өч баласы янына китеп барды.
Шулай итеп, өзелеп-өзелеп Гамиләне, туганнарны көткән агач өй ятим калды.Ирина белән Гөлназ да, җиделәрен уздырып, юлга кузгалдылар.
Кырыгына кайтырбыз Алла бирса, диде алар, ә хәзер өйгә кайтмыйча булмый әле.
Әнә шулай кайчандыр, әчкән сугышкан тавышларны, гармун, сабый тавышлары алыштырган матур гына өйнең бизәкле агач капкасына зур амбар йозагы әленде.Моны күреп.туганнарның гына түгел, узып барган һәр кешенең үзәге өзелде.Күршеләр әкрен генә күз яшьләрен сөрттеләр.Капка төбендәге сирень куаклары җирләргә егылып хуҗаларын көтте.
Ләкин бар да үткәндә калды.Балалар әниләренең елына гына кайтсалар, Айдар да олыгаеп инде төп нигезне ташлады.Бакчаларны өрәңге агачлары басты.Кайчандыр көлеп торган зәңгәргә, яшелгә буялган агач капка да, бер якка янтаеп башын иде.
Әкренләп еллар узды.Сиреньнәр дә картайды.Капка төбендә үскән карт шомырт та, капкадан чит ятларны кертмәскә теләгәндәй сынып, капканы каплады. Авыл халкы башта өй яныннан кызганып узсалар, хәзер ничектер шомланып ,куркып уздылар.Тормаган өй болай да серле була бит, ә моның хәтле авыр кайгылар күргән өй бигрәк күңелләрне өшетте.Кешеләргә урам якка караган өч тәрәзәнең берсеннән мәрхүмә Гөлйөзем әби карап торадыр кебек тоелды.
...Ә бер төндә, авылда булган телефоннар бер бер артлы челтерәп кенә тордылар.Имеш кемдер буш өй тәрәзә пардәсенең селкенеп киткәнен күргән, икенче берәү шәм яндырганнарын күреп, әздән кычкырмыйча калган.Өченче узып барган кеше үксеп елаган җимеш әбинең тавышын ишетеп өнсез калган.Ахыр чиктә күршеләре Фәридә тзүзмәде, җылы җәйге төн булса да, кәзәкиен киеп урамга чыгып басты.
Авыл төне.Исән кешегә дөнья бигрәк матур инде, дип күккә карады ул.Ә биектә биектә йолдызлар күз сирпиләр.алар арасында елмаеп ай
тирбәлә.Авыл тын йокыга талган, кош тавышлары да ишетелми.Бары талгын җилдә яфраклар лепердәп, аларның кыштырдаган тавышлары күңелләрдә бер моң уята.
Фәридә, галошларын шапылдатмаска теләгәндәй, әкрен генә басып Гөлйөземнәрнең өе янына туктады.Юк капканың йозагы ничек бар шулай тора.Шомырт агачы да капканы кеше кермәслек итеп каплаган.Фәридә инде борылам дигәндә генә,күзләре тәрәзәгә төшеп, ах итеп куйды.Тәрәзә пардәләре тартылган.Нәрсә бу? Әле кичә генә карап узды , ачыклар иде бит.Гөлйөзем апа карап тора иде, күрдек диючеләр, әллә чынлап та нидер күргән инде?Кем тартыр пардәләрне?
Фәридә бисмилласын әйтте дә,өенә кереп кәзәкиен салып та тормыйча диванга башын төртте.Җәйге төн кыска, дип уйлады ул, хәзер кызарып таңнар атар Аллахым бирса.Аннары карарбыз инде, әллә минем дә күзгә генә күренгәндер.Әй лә, чынлап та күренгәндер генә әле.Кем анда кереп, тәрәзәләр ябып йөрсен инде.
Сәгать ярым , ике сәгать тирәсе черем итеп алды микән, бер бер артлы таң әтәчләре кычкырган тавышка күзләрен ачты Фәридә.Торып, әлектр самоварын утка тоташтырды.Тәрәзәнең чигүле ак пардәләрен тартып, форточканы ачып куйды.
Хәзер яктырсын да, урамга чыгам, дип уйларга чумды Фәридә.УЙЛАР ..уйлар..Кая гына йөгерми алар..Гөлйөзем белән кич утырулар, Вакыйфнең гармун уйнаулары...Бер бер артлы озаткан Йөземнең балалары .Вакыйф кенә түгел Фидәиле дә бик матур уйный иде шул.Алар кебек моңлы итеп уйнаучы якын тирәдә дә юктыр әле ул.Бигрәк өздерәләр иде инде, эх..
Шулай дип уйлап та бетермәде, колагына гармун тавышы ишетелеп,ике кулы белән колагын каплады Фәридә.
Ии, картлык.Үзем дә ялгыша башладым бугай бит,ә?Әле пардәләр тартылган,әле гармун тавышыыы..
Ләкин колакларын күпме генә каты итеп кысмасын, ачык форточкадан кергән гармун тавышы торган саен катырак ишетелде.Әйе,әйе.Вакыйф уйный..Аның гармун моңын әллә каян аера Фәридә.Нәрсә бу? Саташаммы, әллә төш күрәм инде? Колакларын торгызып ачык форточка янына барып басты ул.
Әнкәй безне сөннән алып кайткан..
Сөн суында юган иң элек..
 
 
Ахыры бар.
Альфира Кадырова.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: