Кәрим капка төбенә килеп, колакларын торгызды.Тып-тын, ай да болытлар арасына качып, бар дөнья караңгылыкка чумган.Бу вакытларда утны әкономить итеп алалар шул.Кәрим, шапылдаган тавышлар ишетеп, артына борылды.Ә анда, бер аягына аксаклап, өй башмаклары гына кигән Гөлназ белән хатыны ашыгалар иде.
Ач инде, Кәрим абый, ач.Әнине кыйнап үтермәсен тагын, дип Гөлназ өй ишегенә ябышты.
Биклее..
Бәлки килешкәннәрдер, Гөлназ.Тавыш-тын юк бит, ут та сүнгән.Муҗ и җена одна сатана, дип.
Юук!дип, әче тавышлар белән кычкырып җибәргәнен Гөлназ үзе дә сизмәде.Юк, Кәрим абый,юук, дим, мин сиңа , килешмәгәннәр.Әни исән түгел!Теге ерткыч әнине үтергән...Гөлназ ашыга ашыга әле бер тәрәзәгә ике кулын терәп, борынын төртте, әле икенче тәрәзәгә.
Бернәрсә күренми, ишекне каерып ачыйк Кәрим абый..Әйдә тиз, тиз..
... Ничек кирәк, шулай ишекне ачып, утны яндыруга алар өчесе дә әздән генә аңнарын җуймадылар.Идәндә, ишек төбендә үк канга баткан Гамилә ята.
Ә түрдә, әлеккеге хуҗалардан калган түшәмдәге бишек боҗрасына бәйләнгән бауда, ярты телен чыгарып тешләгән Мусаның җансыз гәүдәсе селкенеп тора.Икесе дә әле яңа җан биргәннәр, икесе дә җылы.
Гөлназ, тиз генә, шкафтан урын җәймәсен алып, әнисенең муенын бәйләргә тотынды.Хәзер әни, хәзер, үлмә генә.Әни җаным үлмә генә..Туган апа тиз скорый чакырыгыз.Әле җылы әни, исән әле исән.Аллага шөкер.Әни, әни дип, Гамиләнең кып кызыл канлы башын тезенә салды Гөлназ.Ә зверьны исән булса да баудан ала күрмәгез, шул кирәк аңа.Без кайтканчы менәсе булган инде аңа.
Юк төшермим,
Гөлназ.Соң инде.Милицияне көтик.Әниең дә исән түгел инде балам.Исән түгееел..
Әнисенең тузган чәчләреннән сыпырып, бит кулларын үбеп, канга баткан кыз, үзе дә ни булганын аңлаган иде инде.Ләкин дөньядагы иң кадерле кешесенең менә болай китеп баруына йөрәге, җаны ышанмады аның.
Кайтасым килми, аяк тартмый, дип күпме өзгәләндең әни җаным.Әнием..Куркам кермик, дидем бит мин сиңа.Кәрим абыйларга кайтыйк дидем.Ә син?Гомер буе бер юаш, куркак булдың.Имеш, төнлә кеше борчып йөрмибез.Әтиеңнән курыкмыйм.Ә ул әти түгел, газраил булган икән бит, әни.Газраиль булган.
Гөлназ, әнисен кочаклап, янына ятты да, башын башына терәде.
Бу күренештән, шок хәлендә калган Кәрим белән хатыны,үзләренә нишләргә, Гөлназны ничек итеп аңга китерегә белмәделәр.Тизрәк скорый килсен иде инде, Кәрим, бу кыз өчен куркам мин, дип пышылдады хатыны.Торгызып карыйсыңмы соң.Аннары милиция ни әйтсә әйтер, килендәшнең гәүдәсен турайтып куясы иде, шулай катып калмасын дип әйтәм инде.
Кәрим, әкрен генә Гөлназның кулыннан тотты.Тор, балам, әйдә.Тор.Буласы булган инде.Без генә бернәрсә әшләтә алмыйбыз хәзер.Бар, юынып ал да, киен, туңасың.
Әйе, шул, әйе, Кәрим абый, дөрес әйтәсең.Гөлназ торып, йокы бүлмәсеннән юрган алып чыкты да, җайлап кына әнисе өстенә япты.Туңасың ату, әни..
Бар син үзең дә киен, балам.Чирли күрмә.
Гөлназга еламыйча карарлык та түгел иде.Бит кулларын пычрак катыш кан баскан.Күзләрендә аңлашылмаучанлык.
Бетте..бар да беттее..диде ул, катып калган күзләрен Гамиләдән ала алмыйча.Авылда җимеш әби нишләр? Ул өзелеп-өзелеп безне көтеп калды бит.Эх, әни, әни.
Шул вакыт Гөлназ, әле яңа эшнең нидә икәнен аңлагандай төнге урамны ярып кычкырып җибәрде.Аааа...Аааа..Әнине мин үтердем.Миин! Аааа!..Сезнең янга киткәнче, өйгә керәсе иде биит! Куркак җан, куркак, куркак..
Гөлназны башын стенага бәрүдән, әздән генә саклап калды Кәрим.
Юк, балам, тынычлан.Әле ярый кермәгәнсең.Әниең белән сине дә күмәсе була иде бит.Акылдан язган нәрсә берни алдында туктап калмас иде.
Җиңелерәк булыр иде, абый.Бу хәлләрне күргәнче үлгән булсам, җиңелерәк булыр идее-ее.Гөлназның яңакларын канлы күз яшьләре юды.Шушындый коточкыч фаҗигане күреп, япь яшь кыз ничек акылдан язмый калгандыр, билгесез.Бер мизгелдә, гөрләп яшәп яткан җирдән, тома ятимә булып калды ул.Әле яңа гына, алга таба ничек яшәргә планнар корып, серләшеп кайткан әнисен югалтып, җанының яртысын югалтты Гөлназ.
Шулай да, япь-яшь булса да идәндәге канны юарга көче җитте аның.Кешеләр керә башласа, әнинең канын таптап бетерерләр бит дип, елый-елый Кәрим хатыны белән ишек төбен, бусаганы юып куйдылар.
Ул арада, сирена тавышлары ишетелде.Урамда сарылы зәңгәрле утлар күренеп китте.
Милиция килә бугай, диде Кәрим.Скорый микән.Ул арада күршеләре дә кереп җиттеләр.
Милиция белән скорый кешеләре документлар тутырды, сорау алдылар.Ахыр чиктә тегеләре, иртәгә моргка алып барырсыз дип, ниндидер кәгазьләргә кул куйдырып, чыгып киттеләр.
Эх, Галя, Галя, дип, ике күрше хатыны елый-елый мәет салырга урын хәстәрли башладылар.Әйттееек, күрше, әйттек.Саклан,кесәсендә Мусаның гел пычак, ялгыш кадый күрмәсен, дидек.
Ә син? Син нәрсә дидең? Өченче дистә беләм.Бер тамчы курыкмыйм, дидеңме?
Хатын кызлар Гамилә белән мәш килсәләр, ирләр Мусаны кисеп төшереп, аны карыйлар иде.Ни кадәрле сабыр итәргә тырышса да, Кәримнең күзләрендә дә яшь бөртекләре чагылды.Якын кешем, бердәнбер туганым янымда, дип сөенеп йөргәндә генә, ниләр эшләдең син, Муса?диде ул, сиздермичә генә күз яшьләрен сөртеп.Балаларны ник әнисез калдырдың? Кодагыйның малаен күмгәненә ике ай да булмады бит.Ул ничекләр күтәрер бу хәсрәтне.Аңа ничек әйтергә, Иринага нәрсә дип аңлатыйк.
Шулай дип, имәндәй сау сәләмәт ирне караватка сузып салдылар.
Бу нәрсәне үз бүлмәсенә чыгарыгыз, диде шул вакыт сүзсез генә елап йөргән Гөлназ.Әни янына куймагыз, я әнә урамга алып чыгып атыгыз.
Гөлназны шул вакыт ниндидер бер җиңеллек биләп алды.Бер мизгелгә әнисенең әйткән сүзләре колагын ярып узды.Йөгер балам, йөгер.Шушы сүзләргә буйсынып, ул йөгерергә теләгәндәй аягын күтәрүе булды, бөтен дөнья караңгылыкка чумды.
Гөлназны карагыз, Гөлназны диеште җыелган кешеләр.Скорые да китеп барды ичмасам.Нашатырь спирты юкмы? Тиз, Кәрим, кара әле.Әнә шкафта аптечка савыты күренә анда.
Ләкин аптечканы табып, актара башлаганчы ,Гөлназ егете кулында аңына килде.Фаҗига булганны телефоннан ишетүгә, машинасын кабызырга да онытып, әллә ничә урамны йөгереп узды Алмаз.Гөлназның әтисе әнисен суйган.Әлбәттә, төн уртасы узып барганда кемдер шалтыратып бу сүзләрне әйтсәләр, каушау түгел, үзең аңыңны җуеп егылырсың.Алмаз да берни аңламыйча йөгереп, Гамиләләр капка төбендә генә аңга килде.Нинди фаҗига, Гөлназ бу кайгыны ничек күтәрер?
Гөлназ, кадерлем!Гөлназ...
Алмаз?..Килдең мени? Син дә ишеттеңме? Менә мин әнисез калдым.Кайткач синең белән таныштырырга теләгән идем, җитешмәдем.
Алмаз юатырлык сүзләр әзләп, сөйгәнен кочагына алды.Ләкин мондый фаҗига өстендә нинди генә юату сүзләре дә урынсыз тоелды яшь егеткә.
Мин яратам сине, Гөлназ.Мин яратам, дип пышылдады ул.Мин сине берәүгә дә рәнҗетергә ирек куймам.
Рәхмәт, әле ярый син бар, җаным!Гөлназның кайнар күз яшьләре егетнең яңакларын юды.Ике йөрәк бер булып типте.
Алмаз, Иринага ничек тә шалтыратып әйтәсе иде, дип пышылдады Гөлназ.Аннары авылга, җимеш әбигә..
Бер кочак дарулар әчә торгач, карап торырга йомшак кына булып тоелган Гөлназ, аякка басты.
Кәрим абый, өегезнең ачкычын бирегез әле, Иринага шалтыратып кайтабыз,диде ул , үзе Алмазга карап.
Минем белән барып килербез инде яме? Сулары әле юньләп эремәгән булса да, караңгыда шул күл яныннан йөрергә тәки ияләнә алмадым.
Кәрим белән хатыны сүзсез генә бер берсенә карашып алдылар.Бирәм Гөлназ, ачкыч миндә ул, мә, ал, дип туган апасы бер бәйләм ачкычны кызга сузды.Менә монсы өйнеке яме.
Ләкин,Кәрим китә башлаган җирдән яшьләрне туктатты..Гөлназ,иртә түгелме соң әле.Таң да атмаган.Бераз сабыр итәсезме әллә?
Юк, Кәрим абый, иртә түгел.Иринаның ире беренче сменага булса иртүк китә ул.Шуңа хәзер шалтыратырга кирәк.
Әә, ярар алайса,ярар, барыгыз.Үзең беләсеңдер, кызым.
Менә Ириналар фатирында тел.тавышы.Билгеле,вакытлы вакытсыз тикмәгә генә телефон шалтырамый.Кемгәдер биик зур кайгы килгән, я булмаса кемнеңдер сөенече эченә сыймый.
Беренче булып телефон тавышын, балалар белән йокылы уяулы булырган өйрәнгән Ирина ишетеп алды.Бер ара әле ул да, ни булганын аңламыйча сәгатькә карады. Янәсе, будильник куйганмын мени? Ул арада яңадан телефон шалтырады...
+24 °С
Дождь




