Литература
28 Сентября 2022, 07:00

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

9 бүлек Ә Гамилә белән кызы кире кайтырга хыялланып,юлга кузгалдылар.Ирина да кайтыр.Пуездлар йөреп тора, әнә,диде ГамиләБар кешене гармунда уйнап шаккатырыр әле.Минем белән кайтмасаң да,Син дә җаен туры китереп кайтырсың.Бер бәхетсез, гел бәхетсез димәгән.Төп нигезне яшәртеп,җан өрербез әле.Әнә шулай серләшеп башта Мәскәүгә,аннары Смоленскийга кайтып җиткәннәрен сизмәде дә алар.

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕРЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
Ә Гамилә белән кызы кире кайтырга хыялланып,юлга кузгалдылар.
Ирина да кайтыр.Пуездлар йөреп тора, әнә,диде ГамиләБар кешене гармунда уйнап шаккатырыр әле.Минем белән кайтмасаң да,Син дә җаен туры китереп кайтырсың.Бер бәхетсез, гел бәхетсез димәгән.Төп нигезне яшәртеп,җан өрербез әле.
Әнә шулай серләшеп башта Мәскәүгә,аннары Смоленскийга кайтып җиткәннәрен сизмәде дә алар.
Әни әле ярый, кайткандагы кебек самолетта очмадык име,рәхәтләнеп сөйләштек,дип,Гөлназ бала сыман яратып әнисен җитәкләде.Хәзер өйгә.Ә анда нәрсәләр көтә,нинди бураннар уйный чурт белсен.
Әйее,кызым,чурт белсен!Үземнең өй югыйсә,ә аяк һич тартмый.Менә хәзер үк поездга утырып кире китәр идем.Ярар,Гөлназ озак калмады инде.Берничә айга гына түзәрбез.Син дә урнашсаң,җаным тынычланыр.Вәт син аны, моңа кадәр кияүгә чыгам,дип әйтмәле син.Һе.
Ә майга ук сөйләшсәк,бәлки көтеп тә торасы булмас иде.Хәзер әнә апрель бетеп бара инде.
Юк,кызым июньгә дип сөйләшкәнсез икән,шулай калсын.Бу гомер түзгәнне санулы көннәр узар да китәр.
Әни кара әле,бездә кар да калмаган.Авылда кыш иде әле, име.Яратам инде язларны,быел гына яз кайгысы булмады.
Әлее,кызым,каршылыйсы язларың бик күп булыр.Әйләнә дә килә алар.Бәхетле язлар гына була күрсен.
Иии, Әни,төнгә калабыз,тегеләрнең өстенә кереп,җеннәрен кузгалтмасак ярый инде.Кеше көлдереп йөриләр шунда.Безгә оят.Ярый Ирина Мәскәүгә китте әле.
Әти әнине сайлап алып булмый шул, Гөлназ.Бернишләп булмый, атасының шундый булуына баланың гаебе юк.Әз генә түз инде,син дә.
Менә алар,ике айга якын вакыттан
соң өйләренә якынлаштылар.Күп өйләрдә ут сүнгән.Баганалардан төшкән тонык ут яктысында бары ике шәүлә куышлы уйныйлар.Капка астыннан башын чыгарып әтләр өргәли.
Әни,сиңа алай түгел икәнен беләм, ну миңа монда рәхәт.Дусларым монда күп, яраткан егетем.Ияләндем инде.Шәһәргә дә ике адым гына.Ә өй нинди матур җирдә.Баштарак ничек безгә әләккән бу җир?Хәзер әнә байлар нинди өйләр сала.Кызганыч, әни, син генә китәсең..
Яя, борыныңны салындырма, кияүгә чыгып үз тормышың белән яши башла әле.Аннары,син йөрерсең: әни,вакыт юк әле, дип.Балалар булгач,алар өчен яши башларсыз.Тормыш шулай үз җаена тәгәри инде ул.
Өйләренә якынлашкан саен, аяк атлауларын акрынайтты алар.Нәкь өй өстенә куркыныч әкиятләрдә генә сыман,серле генә ай кунаклаган.Өйдә ут фәлән күренми.Бары шул ай яктысында алгы яктагы өч тәрәзә каралып тора.
Әни,ничек керәбез? Куркам мин!Әллә башта Кәрим абыйларга барыйкмы?
Юк ла, Гөлназ,төн уртасында кеше борчып йөрик мени тагын.Булмаганны.Атаңны беренче көн генә белмибез бит.Бер котырыр да туктар.
Әни,Түлке менә өйдә үзе генә микән? Верасы шунда булса?
Әәй, лә, атаң характеры белән өч көн дә тора алмыйлар аның белән? Верасы да күптән качкандыр.Аннары Кәрим абыйга шалтыратып әйттек бит.51 нә калабыз, әйтерсең, дип.Әйдә, Аллага тапшырдык.
Менә Гамилә әкрен генә капка келәсен тартты.Шуны гына көткәндәй,ике баганасына матур итеп бизәкләр төшерелгән агач капка җиңел генә ачылып та китте.
Капканы бикләмәгәнме бу җен,өйдә юкмы?Шулай сөйләнеп өй ишегенә кагылды ул.Бикле..Төнге тынлыкны бозып, ишекалдына караган йокы бүлмәсенең тәрәзәсен чиртте Гамилә.
һәм ни хикмәт, шулвакыт гөлт итеп өйдә ут кабынды да:Кайттыгызмы?дип,Муса аны моны әйтмичә генә ишек келәсен күтәреп,кире өйгә ашыкты.
Мусаның тыныч кына кереп ятуына Гамилә белән Гөлназ аптырашып бер берсенә карадылар.Нәрсә бу:давыл алдыннан урнашкан тынлыкмы, әллә инде бераз акыл кергәнме.Гамилә җилкә генә сикертеп алды да, өйгә керде.
Кайттык, Муса, диде ул, тыныч кына.51 ләрен уздырдык инде.Күңелле хәл түгел.Әни дә ялгыз булгач, шулай тордык.
Ә син нигә ялгыз,огонең кая? дип тә сорамакчы иде,тыелып калды Гамилә.Ярар,тавыш ясамыйм әле, дип, мыштым гына чишенеп, әйберләрен урнаштыра башлады.
Гөлназ да өйне бер кат әйләнде дә, бүлмәсенә кереп ятты.Шул вакыт Муса ишек тавышын ишетепме,яткан җирдән генә аңа кычкырды:Гөлнааз! анаң калсын иде,син бәбәй шту ли, анаңны саклап ятарга.Әшеңнән ике килделәр бит инде.
Отпуска алдым бит әти.
Шахтер мәллә син,ике ай ял итәргә.Отпуска алган ул.
Шуннан артыгын сөйләшеп тормады Муса, күзләрен йомды.
Ләкин менә шул минутларда Гамилә тормышында иң зур ялгышларының берсен әшләп атты.
Без хатын-кызларның күбесе алда ни буласын белмичә,кайчакларда я вагон алдыннан йөгерәбез, я артыгын,кирәкмәгән сүзләрне әйтеп ташлыйбыз.Соңыннан үкенсәк тә әш узган була инде.
Гамилә дә Мусаның йокы аралаш: чишендеңме,кил әйдә ят,дигән сүзләреннән чирканып куйды.Күптән бергә дә булганнары юк иде инде.Бизеп, бөтенләй чит ятка әйләнгән ир янына киләсе дә, ятасы да килмәде аның.
Шулай да: Әкрен кыз ишетмәсен, ник кычкырасың, дип ирнең караваты янына килеп басты.Вера-огонең кая?диде ул аны-моны уйламыйча.Качтымы?
Лыгырдама,зинһар,тиз ят,диләр сиңа.
Юк, дип әйтәм, юк Муса.Әнә Вераң белән йөр.Моңа кадәр мин кирәк булмадым бит.Менә хәзер син миңа кирәк түгел.Мин аерылам синнән.Җәй генә җитсен дә...
Ләкин Гамилә әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмады,Муса хатынын караватка төртеп екты.Кәничне, туйганчы йоклап кайткач, мин кирәк түгел инде сиңа,яңа этләр таптыңмы дип,ике күкрәген авырттырып тартты.
Әле йокыга китәргә җитешмәгән Гөлназ,әнисенең кычкырган тавышын ишетеп,йөгереп килеп әтисенә ябышты.Җибәр әнине, җибәр, дип ачынды ул.Иртәгә үк өйдән китәрбез.Бездән башка рәхәтләнеп торырсың.
Әә, уйнаштан туган нәрсә,сиңа да ир җитми мени? Муса нәрсә әшләгәнен белмичә,ерткычтай акаеп,ярым шәрә кызына ташланды.Кил әле монда, киил..хәзер икегезгә дә җитәр.
Мусаның бу сүзләреннән коты очкан Гамилә,арттан килеп ире өстенә сикерде: Йөгер балам,йөгеер!диде ул кызына ялварып.Кач балам.
Хайван! үз кызыңа шундый сүзләр әйтеп торасың,әт җан.
Муса бер мизгелгә аңга килгәндәй, башын селкеп алды да: бар,йөгер, дип, Гөлназны бакчаларына өстерәп чыгарып атты.Аннары шатырдап әчтән ишекне бикләде.
Иди сюда,Галя, диде ул мыскыллы елмаеп.Миннән аерылсаң нәрсә дидем мин сиңа,әйт әле, я, я?
Гамилә тегенең акылдан яза барганын күреп тизрәк ишек ачарга йөгерде.Ләкин..Ләкин җитешмәде..Арттан авырттырып бугазын салкын тимер ярып узды.Муеннан аттырып аккан җылы кан гәүдәсе буйлап агып төште, стена идәннәрне тутырып,ап акка буялган түшәмнәргә хәтле сиптерде.
Йөгер балам,йөгеер! Гырылдый- Гырылдый соңгы сүзләрен кабатлады Гамилә.Ә теге ерткыч, кан исеннән исереп,хатынының канга буялган чәчләренә ябышты.
Үлмәдең мени әле син?диде ул үкереп.Миннән китсәң суям,дип әйттем бит мин сиңа.Миңа да булмыйсың,кешегә дә бирмим,дигәнне аңламаган идеңме?
Шулай дип,Муса көлә-көлә инде үлә барган хатынның муенына тагын бер әз сызды.Вәт,булды хәзер.Әз генә көтсәң мин дә килеп җитәм.Көт иркәм..көт...
Ә бу вакытта,агач төбенә бәрелеп аягын авырттырган Гөлназ,агачлар арасыннан шуышып чыгып, аксаклый-аксаклый,Кәримнәргә ашыга иде.
Үзенең салкыннан күшеккән гәүдәсенә дә ихтибар итмәде ул, ялан-аяк ташларга басып канап беткән аякларына да.Әни түз әз генә, түз дип кабатлап,Кәрим абыйсының капкасын төйде кыз.
Төн уртасында юньле кеше бу хәтле капка төйми.Я ут күздер,я ни дә булса булган.
Кәрим дә ашыгып капка төбенә килеп басты.
Кем син,нәрсә кирәк?
Гөлназ мин,Кәрим абый,Гөлназ.Әти әнине кыйнап калды,зинһар өчен, әйдәгез, барыйк.Кәрим абыый!
Кайчан кайттыгыз, Гөлназ?Озак торганга тавыш чыгаргандыр инде, Муса.Соңгы көннәрдә җенләнеп йөрде шул.
Кәрим шулай сөйләнә-сөйләнә капканы ачты.Я Аллам, син нишләдең,сиңа да кул күтәрдеме әллә?Хатын, диде ул, Гөлназны өйгә уздырып, хатын дим!Киемнәр бир Гөлназга.Муса тавыш чыгарып ята ди анда,мин шунда барып киләм.Ә син, кызым,юынып киен дә, безне монда көт, хәзер анаңны алып киләм.
Кәрим тиз-тиз киенеп, урам буйлап әнесенең өенә ашыкты.И, Аллам, нинди кызу канлы булдың, дип сүкте ул Мусаны.Рәхәтләнеп яшәп ятасы бит инде.Алмадай ике кызың, карап кына торырлык акыллы хатының бар.Оныкларыың..Юк икән инде ул, чирне дәвалап була, холыкны юк, дип, юк икән.Ашыгып бер бер хәл ясап атмасаң ярый инде.Кәрим караңгы тыкрыктан Мусаларга борылды.Якында гына кечкенә генә матур күл җәйрәп ята,караңгыда тал шәүләләре тибрәләләр.
Менә Мусаларның өе..Бер адым, ике...
 
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас