Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
27 Сентября 2022, 16:00

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

8 бүлек Язмыштан узмышлар юк балам.Безгә килешергә генә кала.Әнә бит, абыең да завод капкасыннан чыккач кире борылып кергән.Берәр нәрсә исенә төшкәнме, онытылып калган әйбере булганмы? Чурт знатьЧурт знать..Әни һаман да бу сүзләрен онытмый икән әле, дип уйлады Гамилә.

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

Язмыштан узмышлар юк балам.Безгә килешергә генә кала.Әнә бит, абыең да завод капкасыннан чыккач кире борылып кергән.Берәр нәрсә исенә төшкәнме, онытылып калган әйбере булганмы? Чурт знать
Чурт знать..Әни һаман да бу сүзләрен онытмый икән әле, дип уйлады Гамилә.Нәрсә булса да, шул сүзләрне әйтә дә тынычлана иде бит ул.Әх әни, әни.Нәрсә дип ияреп йөрдем микән соң мин бу чегәнгә?Егет күрдем дип, бер белмәгән кешегә ияреп кит инде...
Тынлыкны мулла тавышы бозды.Я , оланнар, Аллахка тапшырдык.Әйдә, Гамилә син дә бәхилләш тә, өйләгә хәтле җитештерик.
Ярты урамга хәтле мәет артыннан барды Гамилә белән Гөлйөзем.Күзләренә кеше дә күренмәде аларның, нишләгәннәрен дә аңлап җиткермәгәннәрдер .
Әни, әйдә кайтыйк дигәнгә буйсынып, кире борылдылар.Гамилә ярый әле син дә кайттың. Рәхмәт..
Гамилә таныш тавышны ишетеп, күтәрелеп аңа карады.Кайтабыз, Гөлнәзирә, кайтабыз.Абый гына кайтмас инде.
Шулай итеп, Фидәил дә вакытыннан алда якты дөньядан китеп барды. Бары, ул чорларда күп өйләрдә булган пыялалы сервант өстендә әтисе, аннары үзе уйнаган яшел күрекле гармун гына истәлек булып утырып калды.Бер як каешы ычкынган бу гармун да менә менә елый елый уйнап җибәрер кебек иде.Ләкин, белмим, кемнәр генә кабаттан аның телләрен санар да ,кемнәр төймәләренә басар.Булмастыр инде, юктыр, булмас.Бары Гөлйөзем генә тузаннарын сөртеп, яратып кочагына алса инде.
Ә вакыт дигәннәре җилдәй уза.Фидәилнең дә инде кырыклары узды.Берничә кеше белән генә илле берен укытырга әзерләнә башладылар.Озатырга кайткан туганнар да кабат җыелырга сүз куешып, кайтып киттеләр.
Шулай. 51 нә әзерләнеп йөргәндә, Гөлнәзирә дә үзенең теләген әйтергә.булды.
Әнкәй, диде ул кулындагы чынаякны альяпкыч итәгенә сөртеп.Минем өчен бик яхшы биана булдың, бик зур рәхмәт сиңа.Ну мин бу өйдә башка кала алмыйм.Нәрсәгә тотынма шул иремне хәтерләтә.Мин район үзәгенә күчәм.Эшем дә шунда, якын гына бит.Ә ял көннәрендә кайтып китеп йөрербез.Айдар да ташламас.Ачуланма яме әнкәй, риза бул.
Риза инде.Ничек итеп каршы килсен ди инде ул. Ярар балам. Ярар.диде Гөлйөзем.Эшең дә шунда бит, квартирың да буш тора.Син яшь әле, мине саклап ята алмыйсың бит инде.Кайчан телисең кайт, ишек ачык.
Шулай итеп, кайчандыр шау гөр килеп торган йорт бушап калды.Гөлйөземнең сагыш чаткылары өйнең һәр почмагына кунып, алты почмаклы өй үзе дә тынып, сагыш моңнарга уралды.
Ии балалар, балалар .Гөлйөзем әкрен генә торып чәй куеп җибәрде, газ өстендә генә кичтән куйган коймагын пешереп өйде.Менәтерә вәәйт, диде ул.Коймак пешкән, чәй әзер, ә ашарга кеше юк.Кайларга гына китеп югалдыгыз соң бәгырь җимешләрем, кайларга?
Бер бер артлы ташлап киттегез
Яна йөрәк.өзелә үзәгем.
Болай яшәүләре, яшәү түгел
Белмим инде.күпме түзәрмен.
Гөлйөзем маңгаена сибелгән чал чәчләрен яулык астына кертте, кытыршы куллары белән өстәл җәймәсен сыпырды.Белмим инде күпме түзәрмен? Сез киткәнче, үзем киткән булсам..
Нишләп утырасың әни? Таң тишегеннән торгансың? Кара әле моны, рәзве шулай ярый..Гамилә очып диярлек килеп әнисен кочагына алды.Моңайма, әни! Моңайма, диде ул.Вәфирә апа кайткалып йөри, әнә Айдар абый гел монда.Бер дә борчылма син.Аннары әни, сиңа әйтмәгән идем инде.Дөрес үзем дә карар кылмаган идем.Кара әле, әни, әгәр мин теге шайтан таягыннан.аерылып синең янга кайтсам ни диярсең? Каршы тү
гелме?
Гөлйөзем сүзсез генә самоавар борынын борды. Утыр әйдә, коймак җылы килеш,чәй эчик. Мин дип кызым, гаилә. бозып йөрисең юк.Аш бул да таш бул. Миин каршы.
Әни, тыңла әле мине.Синең исеңдәме икән.бер җыр җырлый идең син. Шул һич истән чыкмый: язмышымны кабатлама.бәхетсез булдым үзем.Исеңдәме? Бәлки син аны мин тугач җырлагансыңдыр.Ну бит әни, син түгел, ирем белән мин бәхетссез булдым.Муса янында әти алтын булгган.Сине дә җимешем генә дип тора иде бит, әйеме? Ә Муса юньсез булып чыкты.Йөз тапкыр кайтып китәргә җыендым инде мин әни, йөз тапкыр.Ләкин нәрсәдер тоткарлады,тагын калдым..тагын ..тагын Шулай еллар узды.Ирина тормышта, Гөлназ повар.
Ниик? Бер дә аны моны әйтеп язмадың бит балам.Вәфирә дә әйбәт кенә торалар Аллага шөкер дип язгалый иде.
Әйбәт әни.Әйбәт.Гамилә түрдә йоклаган кызы ишетмәсен дигәндәй, урта ишекне япты.Моңа хәтле берәүгә дә сиздермәдем дә, сөйләмәдем дә.Аннары ишек ягына карый-карый пышылдауга күчте.
Гөлназны туганнан бирле какты.Янәсе аныкы түгел.Ул Донбаска киткән көннәрдә яралган иде ул.Беребез дә белмәдек ул вакытта.Ә ярты елдан кайтканда авырым зур иде инде.Шуңа гомер буе ышанмады.Хәзер әнә бер огонь марҗа белән көпә көндез урамда кочаклашап йөриләр.
Әй лә, балам, кит аннан җир битне аны.Вәфирә өчен кайгырып яшәгән булдым бит әле, янәсе ире урыс.Урыс Иван яхшы ир булып чыкты әле ул, Аллага шөкер.Күрдең бит, Фидәилне озатканда да, әби дип яннан китмәде.
Әйе, шул, әни, дип көлде Гамилә.Апа татарчага өйрәткән аны.Аби , дими име хәзер.Татар мени, рәхмет әби ди шул.
Татарчаны аңлый малай.Аның турында бер сүз сөйләшеп кара, хәзер әләктереп ала.
Әйе, апаның бәхете булды.Элек Вафирә дип әйтә алмый идем, шуңа дорогая дидем, ә хәзер ул чынлап та минем дорогая, дип кенә тора.Ярар, хет алар бәхетле булсыннар инде.
Ә мин, әни, Гамилә авыр сулап,кулына коймак алды. Ә мин әни, Гамилә түгел..
Ничек Гамилә түгел.Кем соң син алайса, куркытма әле балам.
Ә мин әни, Галя.Кайтып киткән көннәрдә сөенечтән бәлки ихтибар да итмәгәнсеңдер, ну мин Муса белән танышкан минуттан Галяга әйләндем.Гамилә имеш, әбиләр исеме.Авылларында бер бик карт Гамилә әби бар иде, әллә шуны күзаллады шунда, белмим.Үзенә биик кирәк чакта гына әллә нигә бер Гамилә дип эндәште ул.
Кызыңа да Ирина дип куштыгыз шул.Әле ярый бусы Гөлназ.Татарча, бигрәкләр дә матур исем инде .
Шулай шул әни.Юаш булганмын, каршы килмәдем, нәрсә әйтсә шуңа риза булып яшәдем.Башкача түзәрлек рәт калмады әни.Тотам да аерылам.Ирина бик әйбәт тора.Гөлназга да монда әш булмый калмас.Бер беребезгә иптәш булып, рәхәтләнеп яшик әле әни.Ирем, кызым, дуслар шунда булса да бер тамчы шунда аяк тартмый, әни.Авылымны сагынганмын, капка төпләрен.Чишмә буйларын бик сагынганмын.
Алай икәән.Имәндә икән чикләвеек..Гөлйөзем тәрәзәгә карап бер ара тынып калды.Ә мин сине рәхәттә яшисең дип уйлап гомер иттеем.Җибәргән карточкаларыңны көн дә алып карый идем бит.Ул өйләреңне, гөл бакчаларыңны марҗага калдырып китәрсеңме шулай.Бар да синең трудың бит, Гамилә.
Юк әни, миңа тынычлык булса, син, туган авылым булса, артыгы кирәк түгел.Кирәк әйберләремне контейнерга төяп җибәрермен дә,артыннан ук үзем кайтырмын.
Кызлар, алар риза булырмы соң җаннарым?
Нигә риза булмасыннар ди инде, әни.Дөрес,Ирина кайтмый инде ул.Тормышлары Аллага шөкер, яхшы.Ә Гөлназ белән бу хакта бер генә тапкыр сөйләшмәдек.Ул риза шикелле.Әнә бит, йокы чүлмәге .Күңелеңә хуш килмәгән җирдә бу гомер йоклап ятарсың бар.Кара әле, әнә.Әх, иткән тавышы чыкмый.
Ә Ирина.Кайтыр, кунакка кайтып йөрерләр.Теләсәләр, әнә, Казан якын.Шунда урнашырлар.
Кайчан кайтырга уйлыйсыз соң, Гамилә.Түлке менә, Мусаң җибәрерме? Риза булса ярый да.
Гүләйт итеп йөргән була мени әле, һеей шайтан таягын син аны.
Өй иркен Гамилә.Минем өчен генә кайтам димәсәң, мин бик риза.Чит җирдә солтан булганчы, туган җирдә олтан бул дип, бик белеп әйткәннәр.Туган як, туган як инде ул, балам.
Аннан ризалык сорап торырга җыенмыйм да,әни.Җитте, бу гомер түздем.Абый китмәгән булса, бер өй табылыр ,дип тә күп уйладым инде.Хәзер менә син дә ялгыз булмассың, кайтам әни.Алла бирса кайтам.
Бер яктан сөенәм кызым, икенче яктан көенәм дигәндәй.Нишләргә инде.Син кайтсаң, ялгыз булмам.Бер чишмәгә төшеп менсәң дә файда бит.Әллә ни гомерем дә калмагандыр, соңгы вакытларда йөрәк борчый.Әйдәле, Гамилә, кайт әле булмаса, яшик әле бергә.
Гөлназ! Гөл-наз! Вәйт йокы чүлмәген син аны.Тор давай, сәгәть ничә икәнен беләсеңме.Чәй эчеп ал да, чишмәгә элдер әйдә.
Кара кайгылардан соң Гөлйөземнең йөзенә нур кунды.Менә бит, ии Рәхмәт Ходаем, рәхмәт.Ялгыз яшәүләре авыр шул, дип сөенә сөенә дога кылды ул.Юньсез ирнең колы булып яшәгәнче үз өе булыр Алла бирса. Туганнары авылдашлары янда булыр...

 

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: