Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
27 Сентября 2022, 12:00

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

7 бүлек Фәридә, Кәримнең кем булуын аңлап бетермәсә дә, ярар Гамилә, ярар, шалтырат яме, дип телефонны куйды.Анда ишетелгән өзек-өзек тавышларны тыңлап, бераз утырды әле Гамилә.Менә хәзер әни кереп сөйләшә башларбыз.Ии, Ходаем Тагын кайгы утларына салырмын микән инде әниемне?Муса да бер чегәнгә әйләнде.Бер җирдә төпләнеп яши алмый бит.Әле Казан кирәк аңа, әле Донбас.Менә хәзер Смоленск..

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

Фәридә, Кәримнең кем булуын аңлап бетермәсә дә, ярар Гамилә, ярар, шалтырат яме, дип телефонны куйды.
Анда ишетелгән өзек-өзек тавышларны тыңлап, бераз утырды әле Гамилә.Менә хәзер әни кереп сөйләшә башларбыз.Ии, Ходаем Тагын кайгы утларына салырмын микән инде әниемне?Муса да бер чегәнгә әйләнде.Бер җирдә төпләнеп яши алмый бит.Әле Казан кирәк аңа, әле Донбас.Менә хәзер Смоленск..
Биш-ун минут вакыт аралыгы гомерлек булып тоелды Гамиләгә.
Ярар, кергәндер инде әни җаным, шалтыратып карыйм әле.
Менә ерак араларны якынайтып, ике кадерле җанны очраштырырга теләп телефонда гудок тавышы ишетелә.Пииип-пииип..
Кызым, балам минем, синме бу Гамилә.Кызым җаным..
И , бу ана йөрәге диген син, ә? Үзенең бар борчуын читкә куеп, баласы өчен яна көя бит ул.Аның өчен баладан да якын башка берәү дә юктыр. Гөлйөзем дә хәзер Гамиләсе янына кош булып очып килер иде лә, юк шул, юк, бул-мый.Әле ярый телефонны уйлап чыгарганнар, хет әллә нигә бер генә булса да бер береңнең тавышын ишетеп, йөрәгеңә дәва аласың.
Әни, әнием..Ничек хәлләрегез? Авыртмыйсызмы? Абыйлар ничек?Вәфирә апа кайтамы?
Гамилә онытылмасын дигәндәй, бер бер артлы сорауларын яудырды.Ә башында бер уй.Җәһәннәм тишегендәге Смоленскийдан тиз генә кайтып булмас, дип ничек әйтергә.Төп нигезне, сезне өзелеп сагынам, дип әйтергәме?.Ләкин кызының уйларын укыгандай, Гөлйөзем үзе сүз башлады.
Әйбәт Кызым, Аллага шөкер яшәп ятабыз.Сез ничек килеп урнаштыгыз?.Бигрәк еракларга киттегез кызлар.Кеше кызлары атна саен аналары янында.Мин генә ялгыз каз сыман сезне сагынып яшим.
Әйбәт әни, әйбәт.Мусаның абыйсы Кәрим абыйлар да бик җылы каршы алдылар.Күл буеннан гына бик матур җирдән өй алдык.
Безнең өчен кайгырма, яме, әни.Менә шулай шалтыратып алгалармын .Кайтып та килербез әле.Кызлар да үсә.Бар да яхшы, Аллага шөкер.
Бар да әйбәт дисә дә, Гөлйөзем чакрымнар аша сузылган чыбыклар аша да, кызының сагышын, өзелеп өзелеп сагынуын бик әйбәт тойды.Юк инде балам, чит җир чит инде дип уйлады ул.Рәхәтләнеп Казанда яшәп ятасы урынга бер белмәгән якларга юл тот инде.Кәничне Кәримгә якыны кирәк булгандыр шул.
Әнә шулай меңләгән уй башыннан узса да, Гамиләнең йөрәгенә тоз саласы килмәде аның.
Ярар, Гамилә, бер хәл белгәч рәхмәт,балам, тагын шалтырат, дип трубканы куйды.
Менә шулай ара-тирә звоноклар, елга бер кайтып китүләр белән ун еллап вакыт та узып китте.Олы кызлары мәктәп бетереп музыка училищена укырга керде.Ни дисәң дә кан белән кергәнне юып кына бетереп булмыйдыр.Бабасының уйнау сәләте оныгына күчте әнә.
Гөлназы Аллах бирса мәктәп бетерергә җыена.
Гөлйөзем үзе улы Фидәил, килене Гөлнәзирә белән тату гына яшәп яталар. Аннары улы Айдар да, еллар узган саен еш булмаса да, әнисенең хәлен белергә вакыт таба.
Эшкә батыр Гамилә үзе дә өеннән хан сарае ясап куйды хәзер.Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерде.Бакчаның ике почмагында җыйнак кына ике теплица урын алдылар.
Ә чәчәкләрее. Узган барган кеше тыныч күңел белән генә уза да алмыйлар иде. Галя. Сиңа нәрсәгә бу ромашкалар, күл буе ап ак бит дисәләр дә ызан буйлап ромашкалар да утыртты Гамилә.Бу чәчәкләр миңа туган.якны хәтерләтәләр ди иде ул, андый кешеләргә.Озак еллар торып, инде үз өен, торган җирен үз итсә дә, сыер бозау саклаган урман буйларын, каз.бибие саклаган чишмә буйларын, әнисен, туганнарын өзелеп өзелеп сагынды ул.Кайтып бер ун көн кунак булырга сораса да, усал холыклы, кырыс Муса күзенең агын гына чыгарды шул.АЧУЫ килгән саен, әнә пычак, дип куркытырга гына тора ..Әллә ни куркып тормаса да, тавыш чыгарасы килмәде Гамиләнең.Җитмәсә, эчкән саен кече кыз минеке түгел дип йөрәген бозды тегесе.Вәт әнә Иринушка тач үзем, Гөлназда минем М хәрефе дә юк дип кызларны аерды.Ләкин нишләтәсең, теләп алган картам, тешли тешли тартам.Гамилә дә еллар узгач акыл керер дип өметләнеп яшәсә дә, тегесе киресенчз начарланды гына.
Озак та үтми, Ириналары кияүгә чыгып китте.Әнә шул көннән мәһшәр көннәре башланды Гамиләнең.Мусасы кияү ягыннан туйга килгән Вера дигән хатын белән танышып, шуның белән йөри башлады.Галягызның дәрте юк, ә менә Вера огонь гына дип җибәрә иде ул хәзер.Әчеп кайтып кул күтәргән вакытлары да ешайды.
Галя, саклан иреңнән.Авызында гел суям, дигән сүз, кесәсендә пычак дип, күршеләре бик үгетләделәр.Ләкин. Гамилә генә, ии гомер буе авызыннан юньле сүз чыкмады инде.Курыкмыйм ла мин аннан.Үтерәсе кеше 20 ел бер сүзне кабатламый, бәрә дә үтерә дип, алга карап эшләп йөрүен белде.
Ә тегесе торган саен азынды гына.Мин татарин, миңа җиде хатын алырга була дип, лаф орды.
Ләкин һәрнәрсәнең бер азагы була.Көннәрдән бер көнне Гамилә дә түзмәде.
Мин риза, Муса, диде ул, башын югары күтәреп.Торасың килә икән, Вера белән торыгыз.Мин авылга әни янына кайтам, илдә чыпчык үлми ул.Ирина тормышта, Гөлназ да сабый түгел.
Тик менә әйтәсе сүзләрен әйтеп бетермәде, тегесе хатынның бугазына ябышты.Теге вакытта әйткәнне аңламың шту ли, үземә дә булмыйсың, кешегә дә бирмим.
Ии, нишләтәсең инде, диде Гамилә, ирнең таштай каты кулыннан ычкынып.Бәреп үтерерсең мәллә?
Суям, диде Муса тыныч кына.Әйтерсең бер гади генә сүз әйтә дип белерсең.Суям..
Иренең бу сүзләрен дә чынга алмады Гамилә.Булмаганны дип уйлады ул, теле тагын.Беләк буе.
Шулай да җанында юшкын, йөрәгендә бик авыр тойгылар калды. аның.Гомер буе бер назга сусап яшә әле син.Юк, җзй генә җитсен дә, әни янына кайтам Аллах бирса.Җае чыгар әле.
Ләкин, кызганычка каршы, җәйне көтәргә туры килмәде Гамиләгә.Авылдан килгән кайгылы хәбәр тормышының астын өскә китерде.Бер мәлгә аның өчен дөнья туктап калгандай булды.Кәрим алып килгән бу хәбәрдән әздән генә аңын югалтмады ул.Фидәил үлгән.Яраткан абыйсы дөнья белән хушлашкан.
Авыртмый да иде бит, Кәрим абый, диде ул чытырдап кипкән иреннәрен ялап.Дөрес түгелдер, безнең Фидәил түгелдер ул.
Бирешмә, Гамилә, тынычлан.Иртәме, соңмы бер китәсе.Кайчан икәнен генә белмибез. Башына тәгәрмәчнең дискасы эләккән бугай.
Нинди диска? Шофер түгел иде бит ул.Слесарь булып эшләде.
Шулайдыр, Гамилә, берәү Камаз тәгәрмәче кабартканңда, дискасы очып чыккан.
Шул әләккән мени?
Әйе, әз генә читкә киткән булса, фаҗига буласы булмаган.Җитешмәгәндер инде.Кем белә, аңлап та бетермәгәндер.Гомере шулай булгандыр .Әзерләнегез, кайтмыйча булдыра алмассыз.Көтегез, кайталар дидем.
Бер сәг.тә булмады, Гамилә кызы Гөлназ белән поездда утыра иде инде.Син кайтма, өйдә кеше кирәк, дип ирен өйдә калырга үгетләде ул.Мин кырыгын да уздырмыйча кайтмыйм.Аннары ачы елмаеп, иренә карап куйды.Суйсаң да суймасаң да.
... Менә Гамилә җиткән кызын култыклап өйләренә атлый.Шул ук өйләр, шул ук миләш, сирень куаклары.Аларның капка төбендә ап-ак сирень куагы үсә иде бит әле.Ии, шуның төбендә, сирень исләренә исереп кич утырулар.Малайлардан күрмәкче, кача-поса кәрт уйнаулар.Сагындырган туган яклар, сагындырган.Нихәл авылым, өем ни хәлләрегез бар?Тагын нинди кара кайгыларга баттыгыз соң инде?Төбенә хәтле каерылып ачылган капканы күреп, аяк астында җир убылгандай булды Гамиләнең.Зиннур, әтисе.. инде менә матур гына яшәп яткан җиреннән тап таза Фидәилне озатырга әзерләнәләр.Бу әҗәл дигәннәре нигә һаман алар өстендә бөтерелә соң?
Җыелган халык акрын гына Гамиләгә юл бирделәр.Кайсы хәлгә кереп, җилкә какты, кайсы аска карап кына исәнләште.
Гамилә кайтты, Гамилә, диештеләр алар.
Әйдә кызым, әйдә.Сине генә көтәбез, диде шунда мулла кеше.Мәетне көттереп дөрес эшләмибез инде, көтмичә булмый шул.Әйдә, бәхилләш тә, кузгаласы булыр.Мәет ул тизрәк җир куенына иңдерүне көтә диләр.Көттермик, оланнар.
Гамилә түргә узганда, кеп кечкенә булып калган әнисе Фидәилнең япмасын сыпыра иде.Әниме соң бу, я Аллам!Күпме михнәтләр күрдең әни.Ничә мәет озаттың.Гамилә, Фидәилнең өстеннән бисмилласын әйтеп сыпырды да, әнисе кочагына ауды.
Әни, нигә һаман безгә килә соң бу әҗәл дигәннәре? Әни, нинди гөнахларыбыз бар микән соң? Әни җаным!
Өйдә үле тынлык.Бары авыр сулаганнар, мышык мышык борын тартулар ишетелә.
Йөзен ачы кайгы, сагыш биләп алса да, кызын күреп битләре алсуланды Йөземнең.
Күрәчәк инде, Гамилә, язмыш.

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: