Литература
25 Сентября 2022, 11:00

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

5 бүлек Урыс булмый, чурт булсын...Гөлйөземнең йөрәге чәнчеп куйды.Ничек яшәрләр инде, Гамилә? диде ул, авыр сулап.Апаңны, Вафирәне әйтәм.Бигрәкләр дә еракларга китте шул инде.Ии, әни, әллә ниләр уйлап, үзеңне бетермә әле, яме.Бик матур яшәп китәрләр .

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕРЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

Урыс булмый, чурт булсын...Гөлйөземнең йөрәге чәнчеп куйды.Ничек яшәрләр инде, Гамилә? диде ул, авыр сулап.Апаңны, Вафирәне әйтәм.Бигрәкләр дә еракларга китте шул инде.
Ии, әни, әллә ниләр уйлап, үзеңне бетермә әле, яме.Бик матур яшәп китәрләр .Чистай да монда гына, безгә генә ерак тоела инде ул.Шундый яраткан кешем очраса, ерак дип тормас идем әле, менә мин дә китеп барыр идем.
Гөлйөзем усал гына Гамиләгә карады.Әллә ниләр бытылдап торма яме, Гамилә, диде ул.Син дә еракларга чыгып китсәң, Аллам сакласын.Нишләрмен ди мин?
Әнә шулай Вәфирәсен юксынып, көннәрне уздырды Гөлйөзем. Гомер дигәннәрең дә җилдәй уза икән ул.Инде менә бу сөйләшүләргә дә бер ел узып бара.Гөлйөзем: урыска барып, Вафирәм бәхетле булмас инде , дип кайгырса да.Вәфирәсе әйбәт кенә торып китте.Инде әнә бала алып кайтырга да җыеналар.Кияү дә, "дорогая" гына дип тора.Искедән яңарак машина да алдылар.
Әнә шулай оныкларына сөенеп, кызын юксынып яшәп яткан көннәрнең берендә, кунакка кайткан урыс кияүнең машинасына утырып, Гамилә дә апасына кунакка дип чыгып китә.Әни, әле ун көн отпускам бар, берәр атнадан кайтырмын, ди ул сөенеп.Тагын бер Чистайны күреп кайтыйм әле.
Ләкин, шушы сәяхәте Гамиләнең бәхетен генә түгел, гомерен дә урлар дип, берәүнең дә башына килми ул вакытта.Гамиләнең йөрәге дә берни сизенми.Дөнья да күрермен, бераз җилләп тә кайтырмын дип, кызыл жигулига чыгып утыра ул.Апасының да авызлары ерылып китә.
Ии, сеңлем, син дә шул яклардан бер егет тапсаң шәп булыр иде,ди ул, сеңлесенең үзләренә кунакка барганына сөенеп.Бергә бергә яшәп ятар идек.Мин дә шул хәтле сагынып яшәп ятмас идем.
Ләкин менә кайвакытларда уйлаган уйларың, сөйләшкән сүзләрең дә ниндидер бер серле көч белән чынга аша да куя бит.Уйлап та өлгермисең шул кеше юлыңа чыгып баса.
Гамилә белән дә нәкъ менә шулай булып чыга да инде.Чистайга җиткәндә генә, Иван юл буенда кул күтәреп торган ирне машинасына утырта.Минем знакомый бу, күрше авылныкы ди ул, тегенең белән исәнләшеп.Әле ,өйләнмәгән дә, Галя, дип көзгедән Гамиләгә күз кыса.
Карап торырга матур гына, акыллы кыяфәтле бу ирнең нинди кеше икәнен, Вафирә дә, сеңлесе дә ул вакытта әле белмиләр.Гамилә дә янәшәсенә үзенең газраиле килеп утырганын белмәде.Әгәр белгән булсамы? Сөйләшү, танышу гына түгел, асфальт юл буйлап җәяү чабар иде ул хәзер.Белмибез шул, алда ниләр көтәсен беребез дә белмибез.Бары бәхетле тормышка өмет итеп, җилкенеп яши бирәбез.
Гамилә дә үзен ниләр көткәнен белмичә, оялып кына егеткә карап-карап алды. Привет, Муса, дип , юлдашын сәләмләде шул вакыт Иван.Кая бардың? Күптән күрешкән юк иде.
Әй лә, по делам, диде Муса.Аннары бераз баргач, Гамиләгә борылып:.Ваня әйтте инде.Мин Муса булам.Ләкин менә шигырьләр яза белмим, дип матур гына елмайды.Ә син Гамилә димәк. Ә Галя гына дисәм буламы?Гамилә, әллә нигә әбиләр исеме шикелле.
Гамилә ирнең бу сүзләреннән каушап калды.Алайса, минем янга килмә, дип кенә әйтәсе иде дә.Юк шул, юк.Карап торышка бу чибәр иргә каршы килеп маташмады ул.Карарбыз, дип кенә елмаеп куйды.
Машина, олы юлдан бераз баргач, матур гына, өйләре төзек бер авылга борылды.Бу безнең авыл, диде Муса, тәрәзәгә карап.Километр ярымнан гына, инде Иваннар авылы була. Кич белән килермен,яме Галя,көт,дип, бераз баргач, авыл уртасына җитәрәк төшеп тә калды Муса. Ишек ачып-ябылган арада, аның:Көт, яме, дигән сүзләре һавада эленеп калдылар.
Машина кузгалып китүгә, салонда бераз тынлык урнашты. Бары радиоалгычтагы Людмила Зыкинаның :Во поле береза стояла, во поле кудрявая стояла, дип җырлаган тавышы гына колакларны кытыклады.Әнә шул матур, яңгыравыклы җырны тыңлап, 10 минуттан алар Иваннар авылына да килеп керделәр.Шул вакыт тын гына уйланып барган Вафирә, елмаеп артына борылды.Менә Гамилә, синең дә Мусаң юлыңа чыкты бит, диде ул.Килешеп китсәгез, күрше авылларда гына яшәп ятарбыз әле.
Әйткән сүз, аткан ук.Килешеп киттеләр яшьләр.Әйе, ике атна була дигәндә , инде Муса белән Гамилә никах укытып ир белән хатын булып куйдылар.
Хәзер Гөлйөзем, хатларны олы кызыннан гына түгел, өзелеп өзелеп Гамиләсеннән дә көтә башлады.Район үзәгенә телефоннан сөйләшергә дә ашыкты.Кызларының башлы-күзле булганнарына, ниһаять бәхетләрен тапканнарына сөенсә дә, ана күңелен барыбер эчтән нидер кимерде.Күз күрмәгән якларда гомер иткән балалары өчен үзәге өзгәләнде аның.Ничек яшиләр, чынлап та акчалары җитәме? Ашарларына бармы?
Ә кызлар матур гына яшәүләрен белделәр.Ирләре дә хәйран акыллы булып чыкты.Ләкин, менә Вәфирәнең ире урыс булса да, хатынына татарча исеме белән, я Вафира , я матур-ка дип эндәшсә, Муса Галя гына диде.Гамилә исемен нигәдер яратмады ул.Гамилә үзе дә, артык карышып маташмады.Тавыш тынсыз гына Галяга әйләнде дә куйды.Шулай итеп, әниләре янына кайта китә йөреп, ике озын ел узып китте.Бәбәйләр туды,тормышлар җайланды.Ләкин, менә акчаның гына җитәсе юк бит.Муса да бер көн, җайлап кына шул хакта сүз кузгалтты.Галя, бергә эшләгән ирләр Донбаска, шахтага бара.Әллә мин әйтәм, мин дә барып карыйм микән? Аннары бергә китәрбез.Барып чыкса инде, әлбәттә.
Дөрес, Муса хатын сүзенә бик карап тора торган ир түгел иде.Әнә шуңа Гамиләнең сүзе дә сүз булмады.Ни генә булмасын үзенекен үз итте ул.Бу юлы да, Гамиләнең ни әйтергә белми аптырап калганын күреп:Кием-салымны, документларны җый,диде ул коры гына.Ике көннән китәбез.
Шулай итеп, көтмәгәндә Гамилә , электрик хатыныннан шахтер хатынына әйләнеп куйды.
Тегесе тиз генә җыенды да,шалтыратырга,хат язарга вәгьдә биреп, Донбаска очты.
Инде бер берсенә ияләнеп, парлап яши башлаган көннәр Гамилә өчен туктап калдылар..Кечкенә баласын күкрәгенә кысып,чит-ят җирдә тагын бер ялгызы калды ул.Җитмәсә әле, ун көн узуга үзенең икенчегә авырлы икәнен белде.
Муса китеп, атна узуга аннан хат көтә башлады Гамилә.Ләкин тегесе генә хәл белешергә бик атлыгып тормады.Беренче хатын да ай узгач кына язып салды ул.Эш авыр, ашарга да такы токы.Тиз генә хат язмасам аптырама.Бетте китте.Үзең ни хәл, кыз үсәме, акчаң.бармы? Юк, боларның берсен дә язып маташмады ир.Әнә шулай, айга бер хат язып, ярты елны тутырды Муса.Ә Гамиләсе шушы ярты елда ниләр генә уйламады микән? Төннәр буе үзенә урын таба алмыйча елап чыга иде ул.
Ии, бәхетле кыз, үз авылында тормышка чыга икән лә ул, дип күп уйланды Гамилә.Артыннан озатып кайткан авыл егетләрен бер бер артлы күз алдыннан уздырды.Аларның берсе дә Мусадан ким булмаган икән бит, югыйсә.Күрше тавыгы, күркә булып күренә дип, аңа гына әллә кем кирәк булды.Йөри торгач , әнә, күркә табылды.Яшә инде бер чит ят җирдә, ялгыз башың белән бала кочып.Яшь бала, җитмәсә хәзер әнә авыры да хәйран зур.Әнә шулай уйланып, үкенгән вакытлары күп булды Гамиләнең.Юк, болай булмый, кайтам да китәм.Әни белән абыйлар куып чыгармаслар әле, дип җыенган чаклары да булмады түгел.Ләкин һаман да нәрсәдер туктатты,нәрсәдер чабуыннан тартты.Әнә шуңа:Ярар,Муса кайтсын да, карармын әле дип,тагын әзрәк тынычланып ирен көтте Гамилә.Авыр,бик авыр иде аңа. Әле ярый,җизнәсе Иван миһербанлы бандә булып чыкты.Кирәкме, түгелме гел ярдәм кулын сузды.Узганда барганда гына түгел, атна араларында да килеп хәл белештеләр.Өйдәге әшләргә булышырга да күп сорап тормады алар.Янында әнә шундый терәге булса да, көннәр узган саен, Гамилә үзен сазлыкка батып баргандай тойды.Ялгыштым бугай, кызым, ялгыштым, дип, айлы төннәрдә авырын сыпырды ул.Шундый матур исемемне Галяга алыштырдым.Авылдан чыгып китүгә татарча кирәк түгел дип,олы кызыма Ирина кушты.Ансына да каршы килмәдем.Кияүгә чыкканнан бирле үземне кимсетә, аңа да каршы бер сүзем чыкмый.Алга таба ниләр күрәселәрем бар микән инде, я Аллахым?
Әле ярый, әтисенең моңлы тавышы күчкән үзенә.Җаны үрсәләнгәндә, йөрәге чәнчеп-чәнчеп типкәндә җыр суза иде Гамилә.Әйе, әйе,җырлар аша күңеленә шифа,җанына рәхәтлек ала иде ул.
Йокла балам,йом күзең,
Йолдызларга тиң үзең.
Язмышымны кабатлама,
Бәхетсез булдым үзем.
Тукта әле,тукта!Әни җырлый иде бит бу җырны.Нигә ул чакларда бер дә ихтибар итмәгән ул.Язмышымны кабатлама, бәхетсез булдым үзем.Әни үзе турында җырлаган булып чыга түгелме соң, бу? Ә нигә хәзер мин җырлыйм?

 

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас