Литература
25 Сентября 2022, 07:00

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

4 бүлек Бер бер артлы мәрхүмнәрнең кырыгы да, 51 дә узып китте.Кайгыдан сары иңгән алтын көзләрне,саф,салкын җилләре белән кышлар алыштырды.Буранлы кышлар артыннан инде ямьле язлар да җиргә яучы итеп нәзек билле , шаян җил егетләрен җибәрделәр.Шундый йомшак,назлы җилләргә ничек каршы килеп булсын ди инде.

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕРЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

Бер бер артлы мәрхүмнәрнең кырыгы да, 51 дә узып китте.Кайгыдан сары иңгән алтын көзләрне,саф,салкын җилләре белән кышлар алыштырды.Буранлы кышлар артыннан инде ямьле язлар да җиргә яучы итеп нәзек билле , шаян җил егетләрен җибәрделәр.Шундый йомшак,назлы җилләргә ничек каршы килеп булсын ди инде.Юук әлбәттә, юук.Җиһаныбыз да кышкы бураннар белән бераз тарткалашып-тарткалашып торды да, ямьле язларны кочагына алды.
Бар дөньяны нурга күмеп,зәңгәр аяз күктән кояш көлде.Түбә кыегыннан тамган эре-эре тамчылар җирдә калган бозлар белән сөйләштеләр.Ә сыерчыклар кечкенә генә канатларын җилпи -җилпи сайрап, табигатьне назга күмделәр.
Язлар,ямьле язлар..Нигә шулай яратабыз микән соң без бу ел фасылын.Югыйсә, салкын сулышлы ак кышлар да тәңкә-тәңкә яуган карлары,әкияттәй бураннары белән бик матур.Сары көзләр дә,күңелләр дә сары сагыш уятсалар да, алтын башаклы кырлары, борыннарны кытыклаган тәмле учак исләре белән йөрәкләрне җилкендерә.Җиләкле җәйләр дә, йөрәккә, җаныбызга дәва.Ләкин, шулай булса да, без барыбер язларны көтеп алабыз.Өметләнәбез, хыялланабыз..Сөябез, сөеләбез.
Ә сөю хисләре сине әллә кайларга алып китәләр дә,әллә нинди син үзең дә белмәгән сәләтләреңне тартып чыгаралар икән.
Җир йөзенә ашкынып килеп кергән шушы язларда,Гөлйөземнең улы Фидәил дә үз мәһәббәтен тапты.Баксаң ,аның пары күршедә генә яшәгән икән бит.Алар икесе дә бер урамнан йөргәннәр, уйнаганнар, көлгәннәр.Ә менә хәзер язгы җилләр шушы ике яшь йөрәкнең чәчләрен чәчкә бәйләп маташа.
Ике кызын кияүгә бирергә өметен өзгән Гөлйөзем, бу хәбәрне ишетеп, сөенечтән елап ук җибәрде.Хастәханәдә медсестра булып эшләгән Гөлнәзирәнең,килене булуына һич кенә дә ышана алмады ул.
Фидәилнең үзенең дә иңнәренә гүя канатлар үсеп чыкты.Йорт җирләрне ялт итеп җыештырды,кагасын какты,алыштырасы такталарны яңасы белән алыштырды,буяды..
Ә менә бер көнне,сервант өстендә торган әтисенең гармунын кулына алды Фидәил.Нидер уйланып, гармунның тузаннарын сөртте дә каешын ычкындырды..Һәм менә ул сөюнең серле көче..Менә ул буыннан буынга күчеп килгән сәләт,талант.
Фидәил, диванга утырып,уйнап кына бармакларын төймәләр өстендә йөртә башлады.Ә иреннәре авыз әченнән әкрен генә нидер көйләделәр..
Кил әле, Иделнең җиләс җиле
Кил әле, чәчкәләр сип әле..
Фидәил үзе дә сизмичә уйнады да уйнады.Әтисе кебек иң нечкә кылларны чиертерлек итеп уйнамаса да, вакыт вакыт бармаклары кирәкмәс төймәләргә баскаласалар да,уйнаган көе ачык тәрәзәдән урамга, авыл өстенә таба юл алдылар аның.
Коедан су алып маташкан Гөлйөзем гармун тавышын ишетеп, әздән генә кое куласасын кулыннан ычкындырып җибәрмәде.Фидәил, аның улы уйный түгелме соң?Димәк әтисенең уйнау сәләте аңа да күчкән.
Гөлйөзем,алган суын кое төбенә куйды да, ачык тәрәзә янына басып, башын өй тактасына терәде.Ии, менә бит, Вакыйф, диде ул үзе ишетерлек итеп кенә.Менә бит улың да синең гармуныңа җан өрә бүген.Үзең генә ишетмисең, Зиннурым гына юк.
Уйламаганда шулай уйный башлавына Фидәил үзе дә шаккатты.Әтисе исән вакытта, өйрәтеп маташса да, ул вакытта нигәдер тартылмаган иде ул.Ә менә бүген.Вәт син аны,ә?дип елмаеп бармакларына карады Фидәил.Болай да була микән ул, һе?
Әти ничек уйный дип,аптырый торган идем.Була икән бит тырышсаң, уйнарга була икән.
Гөлйөзем, бер кат гармун моңлы яшьлеген күз алдыннан уздырып, күз яшьләрен сөртеп алды.Әтисенең сәләте улына күчкәнгә бер яктан сөенсә, икенче яктан курыкты ул.Әйе, әйе, курыкты.Фидәиле дә гармун тотып мәҗлесләргә йөри башлап, әтисе ялгышларын кабатлар дип курыкты.Аракы дигән шайтанның,кабат Фидәилгә килеп ябышуыннан курыкты.
Ләкин, Йөземнең бәхетеннән, Фидәле бала-чакта биргән вәгьдәсендә торды бу юлы.Күршедә генә туып үскән Гөлнәзирәне килен итеп алып кайтып, матур гына яшәп киттеләр.Ә кичләрен гөлгә күмелгән бакчалары, якын-тирә моңга уралды.
Гөлйөзем генә түгел,алар өчен күршеләре дә сөенделәр.
Ни дисәң дә, гармун тавышын эчеп-сугышкан тавышларга тиңләп булмый шул инде.Күршеләрең тыныч, матур яшәсәләр үзеңә дә рәхәт бит.
Шулай итеп,бер ара сагышка баткан өй, бәхет нурларына,гармун тавышына күмелде.Ике килен, абый энекәш бер гаилә булып тату гына яшәп киттеләр.
Гөлйөзем дә кайгылардан соң килгән бәхетеннән күкләргә очты.Йөзенә елмаю чаткылары кунды.Аның каравы ,кияүгә чыкмый калган ике кызның эчләренә корт "керде".Дус булып уйнап йөргән күрше кызы Гөлнәзирә,әнә хәзер пар канатлы.Ире дә үзен яратып, назлап кына тора.Ә алар?Нигә болай булды соң әле бу? Нигә бөтен бер авылга алар икесе карт кыз булып калганнар соң? Кайда ялгыштылар?
Ялгыз аккош күрдем күлдә бүген,
Үзәкләрне өзде карашы...
Шулай шул,үзәкләрне өзә икән ул ялгызлык.Яныңда туганнарың, сине хөрмәт иткән дусларың булса да, барыбер күңелеңнең бер почмагы китек була икән ул.Айлы кичләрнең сихри матурлыгын да күрмисең син, бер бер артлы тезелеп килгән бәйрәмнәргә дә сөенмисең.Әйе, нәкъ шулай.Чөнки, син ялгыз.Чөнки җаныңа җылы сулышын өрүче,сине кайгыртучы кадерле кешең юк.
Вәфирә белән Гамилә дә,көннән көн үзләрен бәхетсез итеп тойдылар.Парсыз дөнья-сансыз дөнья, дип, тормышларының яме югалгандай булды аларның.Гаиләсе белән Айдар кайтканда,өйдә вак төяк әшләр эшләп йөргән киленнәре йөргәндә,кызлар үзләрен бу өйдә артык кашык итеп санадылар.
Әниләре Гөлйөзем үзе дә эшнең нидә икәнен бик тиз сизеп алды.Баласын иркәләгән Бибинурга, авырын сыпырып-сыпырып алган Гөлнәзирәгә сагышлы күзләре белән караган кызларының күңел халәтен бик яхшы белә иде ул.
Зиннурыннан кала ике малаемың бәхетләре булды, Аллага шөкер.Ләкин кызларым ялгыз, дип күңеле сызланды аның.Ләкин,Ходай кушып, көзге алтын көннәрнең берсендә ул кайгысы да,җәйге томандай эреп юкка чыкты.Чөнки, так яратылмаган булсаң,парың табыла икән ул.Алтын көзләргә аяк басканда Гөлйөземнең олы кызы Вәфирә дә тәки үз парын тапты бит.Ул чорларда көзге уңышны җыярга килгән Чистай егете Иван белән язмышын бәйләде кыз.Камаз шоферы булып эшләгән егет үзенең аерылган булуын,бер бүлмәле фатирда ялгыз яшәвен,барсын да ничек бар шулай сөйләп бирде. Дөрес,Гөлйөземне кияү егетнең урыс булуы,аннары кызының да бер белмәгән якларга китүе бик куркытты.Якыннан таныш булмавы да уйланырга мәҗбүр итте.Шулай да, шатлыктан "очып"йөргән Вәфирәнең теләгенә каршы килмәде.Мин риза кызым,диде ул.Урысның да, татарның да төрлесе була.Урыс,дип кенә юлыңа каршы килмим.Ләкин, менә,әнисе үзе кулыңны сорап килсә генә, китәчәксең.Юк икән,бер кая җибәрмим.Кем белә ди аның нинди кеше икәнен.Әллә хатыны, балалары көтеп торадыр,белмибез бит.
Йөземнең бу теләгенә Иван бик теләп ризалашты.Конечно, конечно, диде ул.Мин сезне бик яхшы аңлыйм.Әтием дә, әни дә бар.Менә уборкалар бетүгә без бергә килербез.Сез генә,юк, димәгез.
Һәм шулай иттеләр дә.Иван кайтып китеп, ун көн була дигәндә,тегеләре күчтәнәчләр тотып,капка төбендә торалар иде инде.Бер кат танышып, чәйләп алгач,Вәфирә Чистай якларына юл тотты.Сеңлесе Гамилә:Әни,никах ясамыйсыз мени?дип караса да,тегеләре барсын кунакка чакырып,китеп тә бардылар.
Тәре таккан урыс белән ничек никахлар ясыйсың инде,Гамилә, дип, кул болгады Гөлйөзем.Ару кеше булса ярый инде,кызым,Аллахка тапшырдык диде ул,чыланган керфекләрен сөртеп.Ялгышмадым микән инде?Күңелемә дә нигәдер авыр.
Ярар инде,әни,ярар,дип Йөземне юатты,Гамилә.Апа сабый бала түгел бит.Кая барганын гына аңлыйдыр.Әле менә туй да ясыйбыз, диделәр,баргач күрербез.
Шулай,Гамилә,баргач күрербез.Ләкин менә бу сызланган йөрәкне генә нишләтәсе?Кайгырта бит!Бигрәкләр дә,бер ике атна гына сөйләштеләр.Нинди ир булып чыгар?
Җитмәсә,урыс та бит әле.Бер кабым татарча сүз белми.
Ии,әни,нигә белмәсен ди?Белә бит.Исанмесез,рахмат..
Гөлйөзем үзе дә Гамиләгә кушылып көлеп куйды.
Аби-ка диме тагын.Рахмат абика.Исанмы абика.
Менә,әни,син кайгырасың име.Иң мөһиме әни,апа хәзер ялгыз түгел.Гамилә,әйтәсе сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча көлеп җибәрде.Ничек дигәннәр әле,әни,диде ул,ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп.Үгез булмый чурт булсын,балаларга сөт булсын,дигәнме әле бер ир?Менәтерә вәйт,урыс булмый чурт булсын,апага яхшы ир булсын.
Аллах сакласын!Ул чуртны башка әйтә күрмә, балам..

 

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас