Шаккатмаслык та түгел бит.Исәнләшеп узганда да, оялудан кызарып узган малай өйләнеп куйсын әле.Нинди кызга диген тагын? Авылның ир ярлы гаиләсе саналган Миндархман кызы Бибинурга.
Бар кешенең телендә хәзер бары Айдар белән Бибинур иде.Дуслашып йөргәннәре дә күренмәде.Аннары Айдарның ул урам очына да гомерендә дә менгәне булмагандыр.Кара әле син моны, ә? диде авыл халкы, тын күлдә җеннәр була, дип.Эреп аккан бер нәрсә ,уйламаганда көтмәгәндә шулай хатынлы булсын әле.
Ләкин ни генә булмасын, кем күпме булдыра, шулай чәйнәмәсен Айдар белән Биби матур гына яшәп тә киттеләр.Ә озак та тормый Айдар, район үзәге булган шәһәргә заводка эшкә урнашып кайтты.Үзе артыннан хатынын да шунда урнашырга күндерде.Шулай итеп, өйләнә алмыйча картаеп барган егетләрнең борыннарына чиертте Айдар.
Җитмәсә, һәр эшнең рәтен белгән, күндәм Айдарны күреп алган җитәкче, завод хисабында булган барактан яшьләргә фатир да бирде әле .
Ии, бу җырларда сагынып җырлана торган яшьлек диген.Һәр нәрсәгә сөенеп, юктан да күңелләрне күтәреп яши торган яшьлек еллары!Кайсыбыз гына сагынып искә алмыйбыз соң ул елларны.Бер ваемсыз, әти-әниле, бәхетле яшьлек елларын кем генә онытыр сооң?.Юк онытылмый.Баштан узган вакыйгалар тоныклана барса да, яшьлек мәңге күңелләрдә саклана икән лә бит ул.
Айдар белән Бибинур да, икесе дә ярлырак гаиләдән булсалар да, ул көннәрдә үзләрен бик бәхетле тойдылар.Иртән җитәкләшеп заводка эшкә килделәр, кич белән бер берсен көтеп өйләренә ашыктылар.Бәхет башы -тәүфыйк , дигәндәй, Айдар бик акыллы булып чыкты.Әчмәде, тартмады.Бибинурны да син ярлы, син ямьсез, дип кыерсытмады.Киресенчә хатынлы булуына горурланып, сөенеп яшәде.
Ә менә почык борынлы, сипкелле киленен Гөлйөзем башта бик үк өнәп бетермәде.Ләкин, тора бара аңа үзе үк гашыйк булды да ул.Чөнки Бибинур, бианасының уң кулына әйләнде дә куйды.Ике кызга иптәш булса, Гөлйөземгә кыз булды.
Кыскасы, Йөземнең :Монсы бигрәк пешмәгән, ничек гомер итәр дип кайгырган улы, биш баласы арасында иң бәхетлесе булып чыкты.Кызы Гөлназы туып, өр яңа фатирлы булды.Хатынлы да, эшле дә дигәндәй.Алай гына түгел, Айдар хатыны белән киңәшләшеп, төрмәдә утырган туганнарына булышырга, сеңелләренә бүләкләр алырга да җаен тапты.
Әнә шулай, үз агымы белән әкрен генә еллар узды.Кызлар әллә кайларга укырга кермичә генә эшкә урнаштылар.Әтиләре дә шешәгә артык үрелмичә матур гына колхоз әшенә йөреп торды.
Ләкин менә, еллар узса да Вәфирә белән Гамилә генә нигәдер,тормыш корырга ашыкмадылар.Үзләре янына килгән егетләрне дә, яучыларны да бер бер артлы кире борды алар.
Дөрес, авылда: Исерек ирләрдән туйган инде болар,диючеләр дә табылды.Ләкин,нишләргә кирәк икәнен кызлар үзләре генә белгәндер ,ә бәлки, вакыт җитмәгәндер.Ни дисәң дә, кызлар бернигә карамыйча әшләп йөрүләрен белделәр.Инде менә биш елларын тутырып ике туганның да төп нигезгә кайтыр көннәре якынлашты.Ул көннәрне бармак белән санады Гөлйөзем.Балаларын биик сагынган иде шул.Ана йөрәге бит.Нинди генә булмасын,аның өчен бу якты дөньяларда баладан кадерле җан иясе юк.Сөенде дә, көенде дә ул.Инде акыл кереп кайтып, эчмәсәләр генә ярар иде, дип эчтән янды ,сызды .
Ләкин, тагын да шул, бөкрене кабер генә төзәтә, дигәндәй, акыл бер кермәсә керми икән инде ул.Бер бер артлы кайтып җиткән егетләр дә, әти-әниләренең, туганнарының үзәкләрен өзеп, өй бусагасын атлап керүгә үк, кайту хөрмәтенә шешәгә үрелделәр.
Юк, инде, әни, борчылма, диде Фидәиле, әнисенең сагыш баскан күзләренә карап.50 грамнан гына берни булмас.Менә бүген әәз генә йотабыз да, все, иртәгедән әшкә тотынабыз.
Дөрес Фидәиле, әйткән сүзендә торды.Икенче көнне үк,авыл белән янәшә генә диярлек урнашкан заводка слесарь булып урнашып кайтты.Ә менә Зиннуры юк.Юук,үзен кулга ала алмады ансы.Әнисенең күз яшьләрен дә күрмәде ул, әтисенең шелтәсен дә ишетмәде.Ике кыз туганының хөрмәтен дә тоймады.
Кайгыдан әчәм, аңлыйсызмы, юкмы?дип кызып кызып китә иде ул.Минем күргәннәрне белмисез шул сез.Белсәгез, үзегез салып бирер идегез.Йөрәк яна бит, йөрәәк..
Шулай итеп, тыныч кына яши башлаган Вакыйфләрнең ашына кара таракан булып төште Зиннур.Ни өйдә әшләргә уйламады, ни хөкүмәт әшеннән йөз чөерде.Сүгеп тә карадылар, кыйнап та.Юк, үз акылыңны кешегә ярып салып булмый шул.Гөлйөзем күпме генә өзгәләнсә дә, улын туры юлга бастырырга күндерә алмады.Тегесе кагылып, сугылып йөри торгач, бөтенләй кешелектән чыкты.Өйгә төрттереп әшләнгән кечкенә генә верандадан өйгә кереп тә маташмады Зиннур.Инде әнә, Гөлйөземнәр дә улларының язмышы белән килешеп кул селкеделәр.Бу әйтүгә дә аңга килмәгәч, дип зар елады әнисе.Юк икән инде ул.Юк икән.Әле ярый, Айдары башлы күзле булып калды да, Фидәиленә бераз акыл керде.Шулай да, Йөзем зарланмады, кешеләргә күз яшьләрен күрсәтмәде.Булыр әле, диде ул, берәр кире сүз әйтсәләр.Минеке генә әчми, башлары сау булсын.Без күрәсен сез күрмисез.
Әнә шулай әкрен генә бер көйгә яши бирде Вакыйфнекеләр.Иртәлә-
рен дәррәү чыгып киттеләр, кичен шулай кайтып керделәр.Ә ял көннәрендә Айдар да гаиләсе белән кайтырга гына торды. Бары тик Зиннурлары гына бер нәрсәгә исе китмичә, шул верандасына җылыткыч куеп, үз алдына карап яшәвен белде.
Әнә бүген дә ашап әчеп алгач, кайсы кая ашыга ашыга тарала башлады алар.Ләкин,иң соңыннан ишектән чыгып килгән Йөземнең йөрәге нидер сизеп кире өйгә керде.
Вакыйф !Зиннур чәй әчәргә дә кермәде, диде ул, капка төбенә җиткән иренә кычкырып.Тукта әле, көт, карап кына чыгыйм.Тәки шул шешәдән арына алмады бит малай.
Шулай дип, авыр тойгылар белән, офтанып верандага таба атлады Гөлйөзем.Бер адым, ике..Зиннуур!Сиңа әйтәм, әй Аллаһыым, кара әле моны диде ул, тимер карават янына җитеп.Тагын капланып яткансың бит инде, Зиннур!Синең артыңнан йөрергә минем дә яшь чагым түгел бит инде.Тор әле, әйдә диим, тор.Борылып ят.Ләкин менә Зиннур гына селкенергә уйламады.Әти әнисен, туганнарын кайгы утына салып, кич кайтып капланып яткан җиреннән башка тормады ул.Бу дөньяда үз урынын таба алмыйча, мәңгелеккә китеп барды.
Бу хәбәрне ишетеп авыл халкы тагын бераз гөҗләп алды.Кемдер Зиннурны җәлләп, күз яшьләрен сөртте.Кемдер әти-әнисен гаепләде.Имеш, балалар яшь чакта әтиләре әчкән, аннары Гөлйөзем дә каты тормаган.Бәлки, чынлап та шулайдыр ла, ләкин бер генә ана да баласына начарлык теләми.Карында вакытта ук, өзгәләнеп бәхет тели бит әни кеше.Гөлйөзем бәхет теләмәгәнме шушы биш баласына?Әлбәттә теләгән.Әлбәттә, ул да балалар өчен көченнән килгәннең барсын әшләгәндер.Ләкин, менә:Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер, дигән борынгы гыйбәрә дә бар бит әле.Зиннурның да күрәчәге, язмышы шулай булган димәк.Ни генә булмасын, үлем үкенечсез булмыйдыр инде ул.Бу очракта да, үкенечләр булды, әйе, күп булды.Кичтән, я булмаса, хет иртә белән иртүк кереп караган булсак дип тә, өзгәләнде Гөлйөзем.Бәлки берәр дәвалану үзәгенә алып барырга кирәк булгандыр дип тә уйлаштылар.Ләкин, болар берсе дә мөһим түгел иде инде.Зиннурны - япь-яшь ир егетне , җәлли-җәлли җир куена иңдереп кайттылар.
Ләкин әле, кайгы ялгыз йөрми дип тә күп әйтәләр бит.Ансы да бик дөрестер.Чөнки Зиннурны күмеп кайтып, җидесен уздырган көнне,егетнең әтисе дә көтмәгәндә, уйламаганда якты дөнья белән хушлашты.Әле кичтән генә, капка төбендә авыл өстен гармун моңы белән күмгән Вакыйф , бар кешене таң калдырып мәңгелек йортка күчте. Аның китүен якыннары гына түгел, авылдашлары да бик авыр кичерделәр.Инде байтак еллар эчмәгән, ярдәмчел ирнең китүенә күңелләре ышанмады.Йолдызлы, айлы кичләрне кем тальян гармун моңына күмәр инде?Ансы да бигрәк яшь килеш китте,дип, кайгыларын уртаклашты алар.Кем шундый матур итеп җыр сузар, күңелләрне яшәү дәртенә күмеп,кем шулай яңгыратып көләр соң?
Ләкин, үлгән артыннан үлеп булмый.Алга таба яшәр өчен үзеңдә көч табарга, күз яшьләрен сөртеп алга таба яшәргә кирәк.Өстенә ишелеп төшкән кайгылардан Гөлйөзем бик бирешсә дә, калган балалары,кечкенә оныгы хакына үзен кулга ала алды.Көндәлек өй эшләре, хөкүмәт эше белән бераз онытылып торды.Кызлары белән уллары, килене дә үзен ялгыз калдырырга тырышмадылар.Ничек кенә авыр булмасын,бирешмәде алар...
+28 °С
Облачно




