Литература
24 Сентября 2022, 07:00

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

2 бүлек Аракы дигән шайтан авызга бер кермәсен икән лә инде ул.Керсә, аннан тиз генә котылырмын димә.Фидаиль белән энесе Зиннур да әнә шул аракы колына әйләнербез дип, уйлап та бирмәгәннәрдер.Ә бит бастылар, ныклап бастылар.Әз мәз генә, тәмле винолардан башланган утырмалар, тора бара исереп егылганчы, таңга кадәр дәвам итә башлады.

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕРЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

Аракы дигән шайтан авызга бер кермәсен икән лә инде ул.Керсә, аннан тиз генә котылырмын димә.Фидаиль белән энесе Зиннур да әнә шул аракы колына әйләнербез дип, уйлап та бирмәгәннәрдер.Ә бит бастылар, ныклап бастылар.
Әз мәз генә, тәмле винолардан башланган утырмалар, тора бара исереп егылганчы, таңга кадәр дәвам итә башлады.Әниләре Гөлйөземнең әйткән сүзләренә дә, күз яшьләренә дә ихтибар итмәде алар.Җәйге веранда әкренләп исерек оясына әйләнде.Ирең эчү бер хәл булса, балаңның шул юлга басуы икенче икән ул.Гөлйөзем дә исерек ире өстенә, ике малаеның шешә төбенә төшүен бик авыр кичерде.Көн-төн ялварса да, тегеләренең туктарга исәпләрендә дә юк иде.Ә бер көнне уртанчы улы Зиннур, исерек баштан әтисен кыйнап, канга батырды.Шушы хәлдән соң гына,Вакыйфның башына бераз акыл йөгергәндәй булды.Миңа ничә яшь, ничә еллар эчкәнмен икән бит, дип башында калган дүрт биш бөртек чәчен йолыкты ул.Мескен хатыным ничек түзгән?
Ләкин,эш үкенүдән узган иде инде.Малайлар яшьрәк вакытта Вакыйф әтәчләнеп йөргән булса, хәзер әнә, ике малай өйгә хуҗа булып. әтиләрен утлы табага бастыралар.
Гөлйөземнең дә инде ничә еллар, йөзенә елмаю кунганы юк.Бар кайгысын бер йодрыкка төйнәп, елый-елый гомер кичерә ул.
Ә бит, яшь вакытында бик акыллы күрше егете күпме чабып йөргән иде артыннан.Хәттә әле, ике баласы тугач та : Җимешем, синнән башка беркемне ярата алмыйм.Аерыл әйдә, дигән иде бит Илшат.Бу исерек белән гомереңне әрәм итмә.Айный торган исерек түгел, тотыйк да читкә китик, дип күпме ялынды ул.
Эх, хәзерге акылларым булсамы? Гөлйөзем үзе дә хәзер Илшатны сагынып еш искә ала.Менә бүген дә, ике исерек малаеннан туеп, иске мунчаларына чыгып утырды ул.Вакытыннан алда чал кунган чәч толымнарын бер сүтте, бер җыеп үреп куйды.Яңакларын чылатып тәгәрәгән күз яшьләрен сөртүне дә кирәк санамады.Бары уйлары белән тагын яшьлегенә кайтып китте ул.Матур, бәхетле яшьлек елларына.Нинди генә егетләр күз салып йөрмәде аңа ул елларда.Матур, бик матур, бер кыз иде шул Гөлйөзем.Кара чәчләрен җилдә таратып, биеп тә җибәрсә.Уенлыкта егетләрнең күзе гел дә шул шаян, һәрвакыт ерык авызлы Йөземгә төшә дә иде инде.Ә күрше егете Илшатны әйтәсе дә юк.Баш аягы белән гашыйк булып күпме елап йөрде ул.Тик менә кыз гына, акыллы ,җебегән егетләргә бөтенләй карамады, аңа матур, әтәч кебек сикереп торган егетләр кирәк иде.Язмышыңа шулай язылгач, андыйлары да юлына аркылы чыкты Йөземнең.
Вакыйф, Вакыйф..Нинди егет идең бит син.Гөлйөзем, ишекалдында үкергән музыка тавышын ишетеп офтанып куйды.Әллә минем күрәчәгем синең үзеңне шулай бәхетсез иттеме.Күрәчәк дигәндә..Гөлйөзем беренче тапкыр ире буласы егет белән очрашу мизгелләрен күз алдыннан уздырды.Нинди матур, җәйге айлы кич иде ул.Авылдагы гармунчы егет,гармунын чирәмгә куйды да, нигәдер үпкәләп кайтып киткән кызы артыннан йөгерде.Ә гармунсыз уенлык уенлык мени инде ул.Яшьләр дә моңсу гына тынып калдылар.Нишләргә? Өйгә дә кайтасы килми!Ә менә болай,музыкасыз, тагын күңелле түгел.Нәкь шул вакытта, кунакка килгән күрше авыл егете яшел күрекле тальян гармунын үзенең көчле кулларына алды да инде.
Әй, Вакыйф, әйдә, әйдә дип көлеште яшьләр.Бераз кычкыртып булса да тор.Гармунсыз күңелсез бит.
Ә уйный белгән кешегә нәрсә? Бераз ымсындырып төймәләргә баскалап баскалап торган булды да, уйнап җибәрде Вакыйф.Моңлы гармун тавышы түгәрәк болынга сыймыйча әллә кайларга, урман, авыл өсләренә таралды.Тирә як минут эченә күңелләрне җилкендереп моңнарга уралды.
Кара әле, Йөзем, дип пышылдады Альбина.Нинди матур уйный, ә үзе нинди матуур..Кара әле бер генә, күрәсеңме?
Ләкин Гөлйөзем, иптәш кызын гүя ишетмәде дә.Ул бары, кипкән иреннәрен ялап, бер ике сүз әйтә алды.
Вакыйф минеке булачак.Минеке...
Һәм булды да.Гармунчы егет бию көен уйната башлауга иң беренче булып уртага Гөлйөзем сикереп чыкты.Чыкты да, аккоштай биеп тә җибәрде.Менә шул бию, аларның чәчләрен чәчкә бәйләп куйды да инде.Шундый көчле мәһәббәт белән башланып китте аларның гаилә тормышлары.Вакыйф колхозда эшләсә, Йөзем тегү цехында тышка бияләйләр текте.Беренче елларда тормышлары мул, җаннары тыныч булды яшьләрнең.Бер бер артлы малай белән кыз да дөньяга аваз салдылар.Һәм менә шуннан башланды да инде.Бәби тәпие юулар, мәҗлес, туйлар.Һәм аларның берсе дә Вакыйфсыз узмадылар.Чөнки ул гына шулай күңелләрне җилкендереп уйный, матур итеп җырлап та җибәрә иде.Мәҗлесләр булгач, билгеле, тамак чылатмыйча кайтарып җибәрмәделәр гармунчыны.Өстәвенә пидҗәк кесәсенә бер ак баш та утырып кайта бирде.Тора бара,кәефне күтәрү өчен генә эчүләр,Вакыйфне запойга алып барып җиткерделәр.Бер эчә башласа атналар буе айнымады ул.Тормыш димәде, хатын-балалар димәде.Башын юләргә салып, шешә төбенә тәгәрәде Вәкыйф. Менә хәзер улларыы.Әле ярый, Айдары эчми.Бөтен эшкә ярдәмчесе дә, яклаучысы да кече малае хәзер. Гаиләдә тагын ике яшь кыз бала да үсеп килә бит.Аларга да өч исерек арасында яшәүләре, бик кыен.Дөрес, әтиләре әнә соң булса да бераз юньгә килде килүен.Ләкин,аның каравы ике улы юлдан язып киләләр.Туйганчы эчәләр,каравыл кычкырып сугышалар..
Гөлйөзем авыр тойгылар белән урыныннан кузгалды.Нишләп карарга, кая барырга?Аннары, күршеләр алдында да оят.
Шулай кая барып бәрелергә белми йөргән көннәрнең берсендә,капкадан кергән ике формалы кешене күреп,артына егылып китә язлады Гөлйөзем.Баксаң,аның ике улы төнлә белән күрше авыл кибетен басканнар.Тегеләре ике -өч шешә аракы белән ике таяк колбаса гына алдык дисәләр дә, исерек ир-егетләргә ышанучы кеше табылмый.Кибетнең бөтен тулмаучылыгын шушылар өстенә өеп, үзләрен бишәр елга утыртып та куялар.
Алай дияргә ярамаса да,шул көннән башлап, Гөлйөземнәр әз булса да тынычланып та калалар.Сугышучы кеше юк,аракы таптыручы юк дигәндәй.Айдар да төзелешкә эшкә кереп,әйбәт кенә акча ала башлады.Вакыйф та кире колхоз эшенә кайтып, матур гына эшләп йөри хәзер.Шулай итеп,Гөлйөземнәрнең тормышлары да үз эзенә төшеп, алга таба тәгәрәде.
Нәкъ элекке еллардагы кебек Гөлйөзем көне буе эшләп аргач, күршеләре белән кич утырырга дип, капка төбенә чыккалады хәзер.Яңалыклар сөйләштеләр, күргән белгәннәре белән уртаклаштылар.Вакыйф та,шул узган елларны кире кайтарып булсааа!дип, офтана офтана гармунын кулына алды.Өздереп өздереп уйнады, җырлады ул.Ләкин җырлары гына менә, яшьлектәге кебек биетерлек җырлар түгел, ә елатырлык, ниндидер бер тирән сагышларга салырлык иде аның хәзер.
Күңел кылларын тибрәндерерлек итеп гармун күреген тартканда, әллә кайчангы хәлләрне актарып чыгарырлык җырлаганда да, күзләрен хатыныннан алмады Вакыйф.Кара чәчләренә чал кунган, вакытыннан алда картаеп киткән Гөлйөземгә караган саен,үзен дә сагыш,үкенү хисләре урап ала иде аның.
Ээх, шундый хатыным, балаларым була торып, шешә ялап йөр әле син.Фидәил белән Зиннурымның зимагур булып киткәннәренә дә үзем генә гаепле бит.Үзем генә.
Әнә шулай дип, үкенүен яшермәде Вакыйф.Хатыныннан , кызларыннан гафу үтенде.Эшләренә булышып,ничек тә Гөлйөземнең каефен күтәрергә тырышты.
Тик тормышлары җайланып китсә дә, икесе ике төрмәдә утырган уллары өчен икесенең дә йөрәкләре өзгәләнде ,җаннары елады .Ни генә дисәң дә, бала бала шул инде.Гөлйөзем дә ире белән икәүдән икәү генә калган чакларында, әле Фидәилне,әле Зиннурны искә алды.Үсмер вакытларын, армиядән кайткан елларын сагынып сөйләштеләр.
Кичерә алсаң,кичер Җимешем, дип,андый вакытларда Вакыйф елый-елый гафу үтенә иде.Ләкин, син гафу үтендең, дип кенә узган гомерне кире кайтарып булмый шул.Эшләгән ялгышларның да күбесен,бик теләсәң дә төзәтеп булмый.Ә гомерләр чаба гына алар.Инде Фидәил белән Зиннурның утырганнарына да ике ел узып бара.Алар да, бигрәк тә Фидәил үкенечле хатларын еш язып җибәрә әнисенә.Үкенәләр,кат-кат гафу үтенәләр.Ләкин менә,борынгылар әйтмешли, терсәк якын,тешләп булмый.Егетләргә дә,үкенсәләр дә, үкенмәсәләр дә,башламаган өч елны тимер рәшәткәләр артында утырырга туры килә әле..Аннан чыккач та, нинди эш,нинди тормыш көтәсен бары бер Хак тагәлә генә беләдер.
Әнә шулай матур гына яшәп ятканда,уллары ,йомшак холыклы Айдар, бар кешене шаккаттырып, өйләнеп куймасынмы..Шаккатмаслык та түгел бит..

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас