Сельские нивы
+9 °С
Дождь
АНТИТЕРРОР
Все новости

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

1 бүлек Бәхет, бәхетле..Уйлап карасаң, биш хәрефтән торган гади генә сүз.Бәхет!.Ә менә шул энҗе бөртегедәй хәрефләр артына күпме кешенең язмышы яшеренгән.Яңа туган бала, якты дөньяларга аваз салгач та, әни кешенең иң беренче теләгән теләге дә шул бит әле.Бәхетле бул, балам!Бәхетле бул! Ләкин,менә бәхет дигәннәре генә кемнеңдер тормышына колачын җәеп, көлә-көлә килеп керсә, кемдер гомере буе интегеп, ай нурларына карап моң зарын түгә.

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

Бәхет, бәхетле..Уйлап карасаң, биш хәрефтән торган гади генә сүз.Бәхет!.Ә менә шул энҗе бөртегедәй хәрефләр артына күпме кешенең язмышы яшеренгән.Яңа туган бала, якты дөньяларга аваз салгач та, әни кешенең иң беренче теләгән теләге дә шул бит әле.Бәхетле бул, балам!Бәхетле бул! Ләкин,менә бәхет дигәннәре генә кемнеңдер тормышына колачын җәеп, көлә-көлә килеп керсә, кемдер гомере буе интегеп, ай нурларына карап моң зарын түгә.
Әллә ни зур булмаган, тау итәгенә урнашкан авылда яшәгән Гөлйөземнең дә менә бүген бишенче баласы, кызы дөньяга аваз салды..Хәзерге кебек хастәханәләрдә, әллә ничә врач күзәтүе астында түгел, ә,кечкенә генә авыл өенең кысан аралыгында туды ул нарасый.
Молодец, Гөлйөзем, диде Кендек әби, кулларын юып.Кызың сау сәләмәт, менә.Бәхетле сабый булсын.Әйдә, мә, ими каптыр.Кем дип кушарсыз соң, исемен мин әйтәм.Уйлаштыгызмы?
Гөлйөзем, хәлсез куллары белән баласын күкрәгенә кысты.
Исемен әби, синекен кушам Аллах бирса.Өч баламның кендек әбисе син булдың.Гамилә, дип кушыйм әле.Син дә каршы килмә...Гамилә.
Гамилә..Ярар, соң, андый теләгең бар икән Йөзем, мин ничек каршы килим ди инде.Куш әлбәттә, ирең, Вакыйф риза булырмы түлке?
Ии, Гамиләтти.Ул исереккә малай ни дә, кыз ни.Гамилә кушаммы, Галямы аңа барыбер бит.Эчүдән көн-төн башлары чыкмый.Минем бәбәйләр вакыт җиткәнен белде бит югыйсә, белмим әнә тагын шул кибет тирәсендә эзләнеп йөри торгандыр инде.
Гөлйөзем мес мес килеп яткан баласына карады.
Бу исерек ир белән биш баланы ничекләр күтәрермен микән соң?
Ярар, балам, ярар, башы исән булсын.Исерек бер айный ул.Балалар да үз ризыклары белән туа алар.Туасы җан булгач,бернишләр хәлең юк.Ирләре эчеп йөргәннәр дә син генә түгел.Бер көйгә килер.
Гамилә әби ләгән комганнарның кайсын кайда урнаштырып, кайтырга җыенды.Ул бу кирәк булса, олы малаеңны кертерсең Гөлйөзем,диде ул, сабыйга карап, күчтәнәчеңә рәхмәт.Караштыр инде, Гамиләне..
Кендек әби чыгып, ишекне ябуга, әкрен генә урыныннан торды Гөлйөзем.Берәүнең ире булса яныннан китмәс иде, кайларда йөри микән инде бу, шайтан таягы, дип, зарлана-зарлана түр якка чыкты.Кайлардан килеп, туды инде монсы да.
Гөлйөзем, матчага эленгән тал бишеккә юган, чиста чүпрәкләр салды, каз мамыгыннан ясалган кечкенә генә мендәрне дә шунда җайлап куйды.Ярар, Гамилә, дөнья бездән генә калмаган, үсәрсең әле син дә, кызым.Бер Аллах:Җан биргәнгә җүн бирермен, дигән диләр бит.Булыр әле, булыр..
Шулай сөйләнә-сөйләнә, Йөзем баланы бишеккә салып, талгын гына тирбәтеп җибәрде.
Йокла балам, йом күзең,
Йолдызларга тиң үзең.
Язмышымны кабатлама,
Бәхетсез булдым үзем.
Язмышымны кабатлама, бәхетсез булдым үзем.Гөлйөземне сагыш -моң биләп алды.Чыктай күз яшьләре яңакларын чылатып, түбән таба тәгәрәделәр.Тып. тыып..Ләкин Йөзем генә ул тамчыларга ихтибар итмәде.Уйлары белән бәхетле яшьлегенә юл алган иде ул.Бары өйрәнелгән гадәт буенча куллары гына тал бишекне тирбәттеләр.
Ә бала -чакта, яшьлегендә бәхетле, бик бәхетле иде бит ул.Әти-әниләре гади генә колхозчылар булсалар да, күп итеп мал асрадылар.Капка төбен тутырып каз-үрдәк үсте.Әнә шулай, әниләренең тырышлыгы белән дүрт туганның тамаклары тук, өсләре бөтен булды да инде.Уйлаар..уйлар..
Әле дә ярый, Аллах тагәлә кешегә уйлау сәләтен иңдергән.Шулай булмаса, бер ваемсыз гүзәл бала-чакка, егетләр исе кергән яшьлек елларына кайтып, хисләргә уралып булган булыр иде микәән?
Гөлйөзем, бишек бавын тотып,тимер карават башына терәтеп куйган мендәргә башын төртте.
Ии, ул сары чәчәкле инеш буенда каз саклаулаар..Бер мизгелгә Гөлйөзем, кыйгак-кыйгак килгән каз тавышларын ишеткәндәй булды.Сай гына инеш буенда кызыл балчыкка батып чыр-чу килгән иптәшләре бер бер артлы күз алдыннан уздылар.
Төпчек бала булгач, аңа шул каз бибиләре саклау эләгә иде инде.Ә дөбер-шатыр поезд узган посадкада сыер саклау абыйлары өстендә.Ул елларда көтү кайтып, сыерларны саугач, авыл яңадан бер кат гөрләп алыр иде.Чөнки яшьләр кайсы бозау, кайсы сыер арканын тотып,үзенә чакырып торган посадкага мал сакларга китәрләр иде.Ул чакларда ашаган суган кыягы белән йомырка, май яккан күмәчнең тәмлелегее...Менә хәзер дә бакчада үсә бит, югыйсә.Тавыклар да оя тутырып йомырка салалар.Ләкин,юк нигәдер бала-чактагысының тәме әле дә булса авызда тора сыман.Ә абыйларның кәрт уйнауларын карап тору..Үзе бер театр булган икән бит ул вакытлар..
Йөземне уйларыннан мыш-мыш килеп кайтып кергән олы улы бүлде.
Әти тагын исерек инде,өстерәп алып кайталар, диде ул, еларлык булып.Әнии, чистый туйдык бит инде бу исеректән.
Фидәил, шулай дип, бишек янына килеп басты да, бер әнисенә бер бишектә яткан балага карап, елмаеп куйды.
Бәрәкәәт, әни, диде ул, бишеккә үрелеп, бәбәй алып кайттың мени?
Әйе, балам, әйе.Менә , сез уйнап йөргәндә сеңлегез туды.Калганнарыгыз кая?Бозауга су эчерттегезме? Апаң кисмәкләргә су ташып куйсын.
Шулай дип, Гөлйөзем кече якка чыгып китте.Гамиләне селкетеп тор әле, улым, ашарга җылытыйм, диде ул, авыр сулап.Бу атаңның да эчеп туясы булмады.Хәзер кайтуга кәчтрюлне әйләндерә башлар.Ашны гына җылытыйм инде.Кичкә Аллах бирса, таба бәрәңгесе кыздырырмын.Кар базында суык катык бар, шуның белән ашарбыз.
Шулай дип, әйтеп бетерүе булмады, өйалдында чиләкләр челтергән, шарт итеп сынган тавышлар ишетелеп алды да, нәрсәдер гөрселдәп коры идәнгә ауды.
Әнә әтине алып кайтып аттылар инде, әни, диде Фидәил.Иптәшләрдән оялам, үлсә дә еламас идем.
Ой, Фидәил, алай дип әйтә күрмә, дип, куркып улына карады Гөлйөзем.Әйбәтме, эчәме, улым, барыбер синеке инде ул.Синең әтиең.Исән генә була күрсен, исерек бер айный ул.Менә тегеннән кайту юлы юк, улым.Юук..
Юк, барыбер әни, туйгач туйдым, дип әйтәм инде.Кичә дә кибет артында күреп, оялудан җир тишеге булса, шунда кереп китә идем.Бәбәй кайтасын да белгәндер инде, бүген хет эчмәсә ярамый идеме?
Эчә шул инде, эчә балам.Мин генә әйтеп туктый торган адәм булмады ул.Гөлйөзем, караватта төреп куелган одеялны алып, өйалдына атлады.
Син, Фидәил Гамиләне карап тор, хәзер керәм мин, диде ул, борчылып.Капланып ятмасын тагын, Аллах сакласын.
Әнә шулай биш баланы җилкәсенә асып, тормыш йөген тартты Гөлйөзем.Дөрес, ире Вакыйф эчмәгән көннәрендә бик күндәм, акыллы кеше иде.Хатынына да бер сүз әйтмичә, өй эшләренә булышты.Ике-өч иптәше белән шабашкага чыгып, бераз акча да алып кайта иде.Ләкин, мондый бәхетле көннәр сирәк эләкте шул Йөземгә.Кара еланга ияргән ир, гомер буе бу чиреннән арына алмады.
Әкренләп еллар уза торды.Гөлйөзем:Балалар үскәч, бәлки оялыр , эчүеннән туктар, дип өметләнсә дә, Вакыйф шул беркөйгә йөреп торды.Аны бу рәвештә күреп, авылдашлары да күптән ияләнгәннәр иде инде.Берәрсе исереп егылып, аны эт итеп сүксәләр , Вакыйфны искә алучы кеше дә булмады.Эчкән, эчкән.Егылган, егылган.Бүген генә түгел, гомер буе бит.
Ләкин, моның нинди җәза, нинди авыр тормыш икәнлеген, эчүче балалары бик яхшы аңлар.Вакыйф балалары да шушы аракы аркасында бик читенсенеп үстеләр.Алпан-тилпән кайткан әтиләрен күреп, бигрәк тә кызларның үзәге өзгәләнде.Чалбарлары төшеп, тузанга батып кайткан әтиләрен күреп, оялуданмы, гарьләнүдәнме кып-кызыл булалар иде алар.Дөрес, әти-әни өчен бала җавап бирми.Шулай да бер көтү яшьләр көлә-көлә клубка чыкканда, каршыга үрмәләп исерек ата кеше чыкканда ничек оялмыйсың ди инде,әлбәттә иптәш егетләр, кызлар алдында оят. Әлбәтә гарьләнүдән күзгә яшьләр килә.Ләкин менә, исереккә диңгез тубыктан, дигәндәй, ул гына бернәрсә дә булмагандай яшәвен, аракы эчүен белә.Балаларының йөрәге янганын, хатыннарының моң зарларын белми дә, күрми дә алар.
Әле ирләре генә эчсәләр бер хәл.Оясында ни, очканында шул дип, кайбер әтиләрнең уллары да шул кәкре юлга кереп китә бит аның.
Гөлйөземнең дә бер-бер артлы армиядән кайткан ике улы, әтиләреннән күрмәкче, әкренләп шешәгә үреләләр.
Югыйсә, олы улы Фидаиль, бала-чакта елый-елый антлар иткән була да бит.Әни, үсеп кенә җитим, өйгә аракы шешәсенең иң кечкенәсен дә кертмәячәкмен.Эчкән кешене күрә алмыйм.
Ләкин, нишләтәсең, аракы зәхмәте яшь егетләрдән көчлерәк булып чыга шул.

Альфира Кадырова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас в