

Бу сөйләшүдән соң, Хаммат хатыныннан бөтенләйгә котыласы килүен аңлады. Тәлига янгын чыгуларның сәбәбен белә бит! Әнә теле чишелде... Кешегә әйтмәс, дип тә булмый. Кыюлана бу хатын! Шул Саниясенә генә сөйләсә дә, Хамматның койрыгына басачаклар... Тәлига булмаса, җаны теләгәнчә яшәвен дәвам итеп булачак. Бу уйлар ирнең икенче “мин”ен – явызын котыртты.
Иртән чәй ясап, күлмәген үтүкләп бирүләреннән саруы кайный; тыныч яшәвемә ышанычны бетереп, җелегемне суыра, дигән уйлары тора-бара хатынын күралмас дәрәҗәгә җиткерде. “Тын юлына бер генә бирәсе...” Ләкин моны бик астыртын – табигый хәл кебек оештырып эшләргә, башта хатынын авыру итеп танытырга кирәк. Шуңа укытучылар белән сөйләшкәндә:
– Тәлига апагызны бик борчымагыз инде, авыртынып кына йөри. Төне буе саклап чыктым, ике сәгать саен дару капты, – дигәнрәк хәбәрләрен җиткерә торганга әйләнде.
Төрле яклап үзенең саулыгы турында сорашкач, Тәлига Сабировна бу игътибарны үзенә карата хөрмәт билгесе итеп кабул итә иде. Шулай да:
– Ярыйсы, рәхмәт. Үтә торган авыру куркыныч түгел, узгынчы булсын, – дия иде. Аның көч-хәл белән эшкә йөрүе директорга да килеп ишетелде – чираттагы укытучылар утырышыннан кайтарып җибәрде.
Утырыш башланганчы, Хаммат укытучылар бүлмәсендә калды. Аңа ничек тә барлык укытучыларны хатынының чирле булуына ышандырырга кирәк бит... Сөйләшә-сөйләшә, Резеда Касимовна һәм Тәзкирә Салиховна керделәр. Аларның икесен дә Хаммат Шәрәфович яратмый: берсе Физалия укыган классның җитәкчесе, икенчесе – Әсгатьнеке иде. Бигрәк агылый белән тагылый йөриләр, әйтерсең, кодагыйлар. Шулайрак килеп чыкты шул: Әсгать укуын бетерү белән Физалиягә өйләнде, бер ел шәһәрдә тордылар да, Физалиясе дә диплом алгач, күрше авыл мәктәбендә укыталар. Класс җитәкчеләрен парлап туйга чакырганнар, тегендәге фатирларына да ашка дәшкәннәр.
Яшьләр Хамматны урамда очратсалар, күрмәмешкә салышып киткән булалар, күрсәтер әле, абзагыз түземле ул, форсат кына чыксын!
Ә Резеда белән Тәзкирә Хамматка игътибар да итмәделәр. Әңгәмәләре кызыклы иде шул:
– Уллары тугач, Әсгатьнең шатланулары! Кайтып, ике яктан да әти-әниләрен алып китте. Юл өсте безгә керде. Буш түгел әле, күчтәнәчләр белән! Килегез, ди, бәби туена җыелышып килегез, диде.
– Ял җиткәч барабызмы әллә? Физалияне күптән күргәнем юк, үзгәрде микән. Әни булды бит ә, әле күз алдымда күбәләк кебек чаклары... И гомерләр...
Юк, Хаммат калганын тыңлап торырлык хәлдә түгел иде, ачуыннан урт тешләрен шыгырдатып чыгып китте.
– Кара әле, Тәзкирә, бу Хаммат Шәрәфовичны һич аңламассың. Түгәрәгенә шул балаларны ничек үгетләп йөрттерде, мәктәптән чыгып китүләренә онытты.
– Ул бит үзен күрсәтер өчен генә эшли. Әллә укучыларның алдагы тормышы кирәкме аңа? Әнә үз өен хан сарае итеп салдырды, корт кебек шунда яши.
– Караңгы аның тормышы, капкалары гел ябык. Тәлига аралашучан булса да, берни сөйләми, малайкаем. Без синең белән кичә ниләр ашаганга чаклы сөйләп барабыз, әйеме?
– Әйе, Резеда. Алар читтән килгәннәр, элек кайда ничек яшәгәннәр – берни дә белмибез. Тәлига Сәлимовнаның авыруы да сәер... Үзе берни белгертми, ире чат саен шуны сөйли – кайгырту шулай буламы? Алып барсын шәһәрдәге больницаларга, күрсәтсен, әйеме?
– Тәзкирә, син игътибар иттеңме берәр, Хаммат Шәрәфович сөйләшкәндә туры карамый, карашын читкә ала; син бармы аңа – юкмы, барыбер.
– Күзләрен яшерә, мин дә уйладым аны. Намусы чиста булмаган кеше шулай итә, ди. Ниндидер мәкерле эше булса, карашында чагылыр, дип, күзгә туры карап сөйләмиләр икән ул – кайдандыр укыган идем.
– И... ул Хамматның сөйләгәне чын күңелдән түгел, ясалма кебек бигрәк. Тыштан ялтырый, эчтән калтырыйдыр...
– Сәерлекләре күп инде. Әйдә, Резеда, утырышка соңга калмыйк.
Тәлига өенә кайтарып җибәрүләренә юл буе аптырап атлады. Утырышка йөрмәүчеләргә карата гел катгый булган директор бүген, аның арыган йөзен сылтау итеп, үзе җибәрсен әле! Барысы да дәресләр бетүгә арый инде. Әле алдагы бәйрәмнәргә әзерләнәсе, әле өстәмә дәресләр үткәрәсе – йөзеңне карау кайгысымы...
Хаммат кайтканда ул идәннәрне юып чыгып, ишегалдында Рексның савытына аш салып ята иде.
– Нигә аңа ашарга бирәсең? Ничә әйттем, мин – этнең хуҗасы, башка беркемнең аңа якын килергә хакы юк! Ул бит бер генә хуҗага буйсына торган хайван, – дип шелтәдән башлаган иренә Тәлига үзенең шиген белгертми калмады:
– Ярар. Кара әле, мине ни сәбәптән кайтарып җибәрде соң ул директор? Эшемдә берәр хатамны тикшермәгәндер лә?
– Авырганың йөзеңә чыккан бит, кызганып җибәрде. Район больницасына барып тикшерелеп кайтсын, ди. Мәктәптә эш беркайчан да бетмәс, ди. Соңгы вакытта, чынлап та, сәламәт күренмисең. Эчеңдә берәр чир бардыр, – дигәч, Тәлига ни әйтергә дә белмәде. “Ә нигә бармаска? Барыйм әле. Әллә шуннан кайтмаскамы?”
Ләкин икенче көнне бер кабинеттан икенчесенә йөреп, анализлар биреп, хәлдән тайды. Йөрәгең таушалган, диде врач. Тәлига көтәргә булды; анализ нәтиҗәләренән соң, тиешле дәвасын билгеләгәч, берәр җиргә чыгып китәргә була ич миңа, дип, кояш кичкелеккә авышканда кайтып керде. Хаммат инде өйдә икән; көндезге ашны җылыткан, өстәл янына чакырды.
– Ничек соң, эшләмәскә бюллетень биргәннәрдер бит?
– Юк, әлегә анализларны гына бирдем, ике көннән килергә куштылар. Йөрәгең начарланган, диделәр. Шулай да, иртәгә мәктәпкә барам әле.
– Нинди мәктәп, ди? Әллә һуштан китеп егылганчы йөрергәме исәбең? Больниска тагын барасың булгач, справка-фәлән яздырырга иде. Хәер, әле салып та куярлар, анализларың күрсәтер. Әйтеп торам бит, чирлисең син.
Хамматның һаман үзенекен сукалаган хатынына ачуы ныграк
кабарды. Ләкин аны җайлап-майлап күндерергә кирәк. Шикләнеп куймасын тагын...
– Юк, юк... салсалар да калмыйм, – дип, әллә кызурак әйтеп ташлады, Хаммат талчыккан хатынының күзләрендә ниндидер тәвәккәллек туганын тоемлады. “Әллә кәҗәләнеп, бу баш күтәрергә маташамы? Бүрегә әйләнгәнче, ашыгырга кирәк” дигән сөземтә миен бораулады. Өстәл тирәсендә мәш килеп, чәй әзерләде.
– Юлдан арыгансыңдыр, мә, бу чәйне эч тә бар, ятып тор. Малларны Фәтхия караштырыр. Үзем дә булышырмын. Тиздән барыбер үземә калырлар...
Аның соңгы сүзләренең төбендә ниндидер мәкер булуын уена да китерми, Тәлига кереп ятты. Аруы җиткәнгә генә түгел, чәенә салынган йокы даруының тәэсиреннән, караңгы төшкәнен сизми йоклады.
Төнлә ул шыгырдап ишек ачылуга уянып китте. Тәрәзәдән төшкән ай яктысында йокы киеменнән Хаммат басып тора иде. “Ничек борчыла... менә бит барыбер якын итә мине, кызгана”, дип уйларга өлгермәде, янына килеп иелгән ире авыр йодрыгы белән күкрәк диафрагмасына каты итеп бәрде. Юк, авыртуны тоймады Тәлига, хәтта ни булганын да аңларга өлгермәде – “эһ...” дигән аваз гына чыгарып, сап-сары озын коридор буйлап очты да китте...
Икенче көнне Хаммат таң ату белән, Фәтхияне чакырып, авыл фельдшерына йөгертте. Аптырашта калган табиб:
– Йөрәк чире булырга ошаган... Барыбер районга алып барырга кирәк, – дип машина чакыртты. Моргка бергә алып киттеләр. Йөрәге тотып төнлә үлгән, дигән диагноз белән Тәлига Сабировна өч көн эчендә җир куенына кереп ятты. Хәзер аңа бернәрсә дә куркыныч түгел иде инде...
Тәлига Сабировнаны соңгы юлга озатучылар Кое урамына гына сыймыйча, түбән очка чаклы тезелде.
Зимфира Исламова.
Дәвамы бар.