Литература
21 Сентября 2022, 12:20

КАРАКОРТ

22 бүлек “Кара син бу Хәсәнне... әллә мине гомерем буе күзәтеп тора инде. Ничә еллар үтте, ә карашы һаман өтеп ала. Бу юлы мине үзе атарга теләде бугай ул... Әйе, әйе... күзләре белән яндырып кулын күтәрә башлады бит. Куллары буш түгел иде... нәрсәдер тоткан... ике кулына... Автомат!..” Хаммат манма тиргә батты, тагын торып утырды.

КАРАКОРТКАРАКОРТ
КАРАКОРТ

“Кара син бу Хәсәнне... әллә мине гомерем буе күзәтеп тора инде. Ничә еллар үтте, ә карашы һаман өтеп ала. Бу юлы мине үзе атарга теләде бугай ул... Әйе, әйе... күзләре белән яндырып кулын күтәрә башлады бит. Куллары буш түгел иде... нәрсәдер тоткан... ике кулына... Автомат!..” Хаммат манма тиргә батты, тагын торып утырды. Һәр кылган гамәлеңне Ходай күреп тора, дигән иде ерагәбисе. Бу төш юкка кермәгәндер. Күктән кисәтүдер миңа... Мендәренә башын салса да, башында уйлар бураны котырды. “Йә, Ходаем, нишләргә тиеш идем соң мин? Яшисем килә бит... тыныч яшисем. Башкалар кебек ваемсыз яшәү язмагансың бит... гел шикләнү, гел курку. Берәрсенең пышылдап сөйләшкәнен күрсәм дә, минем турындадыр кебек. Каракның бүреге яна, дип минем хакта әйткәннәр ул... Ә Шаһи карт... ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән бит инде... кемгә дә булса сөйләгәнче өлгердем. Ходай, кичер... үземне саклар өчен бит...” Үзен аклап яткан Хаммат таң сызылып килгәндә генә йокыга китте.
Шаһи картны иртән тракторларын кабызырга дип менгән механизаторлар табып, рәисне, авыл фельшерын алып килделәр. Картны өйләренә алып кайттылар. Кисәк кенә үлеп китүен йөрәктән күрделәр. Икенче көнне юып, кәфенләп зыяратка илтеп күмделәр.
Хаммат яңадан ваемсыз яшәү рәвешенә чумды. Иң башта тагын да ныграк бөкерәеп киткән Расиха әбигә күчтәнәч итеп чәй, кәнфит һәм хәтсез акча алып барып, үлгән карт рухына дога укытты. Кайгыдан караеп торган карчыкның йөзенә, айның бер нуры төшкәндәй, яктырып куйды:
– Бигрәк кече күңелле бәндә инде син, Хаммат улым, рәхмәт төшкере! Шушы изгелекләреңнең савабы үзеңә кайтсын. Тигез гомер итегез! Ике дөньяның да рәхәтен күрергә насыйб иләсен...
Әбинең догасына мохтаҗ түгел түгелен, ләкин иргә барыбер рәхәт булып китте. Үзенең мәрхәмәтлелегенә ышанып, иңсәләрен турайтып, күкрәген киңәйтеп атлады ул. Әйбәт кеше шул Хаммат – барысын да кайгырта!
Шаһи бабайның кисәк кенә дөнья куюына иң нык гаҗәпләнгәне Тәлига булгандыр. Алай гына түгел, пошаманга төште. Бер атналап элек кенә Шаһи карт:
– Кызым, берәр кереп утыр әле безгә, сиңа сөйләр сүзем бар иде, тик үзең генә бул, артык колак ярамас, – дигән иде бит. Нәрсәләр әйтәсе калгандыр... Киткәннәр бөтен серләрен үзләре белән алып китәләр, аларның фанилыкта калганнарда хәзер эше юк – теләсә нишләп бетсеннәр шунда...
Әллә күрше картын уйлап йөргәнгәме, әллә тагын тирәнгә яшергән ярасы кузгалдымы, Шаһи мәрхүмнең җидесен үткәреп чыккан төндә, Тәлига алдырган баласын төшендә тагын күрде. Ниндидер кыялы урында ята икән сабый; имеш, өсте ачылган, елый. Үзенең ашыйсы да килгән кебек... Чын бала кебек ята инде менә, Ходай хикмәте. Хатын шыбыр суга батып уянып китте. Әле тышта яктылык беленми – бик иртәдер. Хамматны уятмыйм, дип, Тәлига бүлмәсеннән чыкмады, өстенә яшел йон кофтасын бөркәнде дә тәрәзә каршына килеп басты. Күктә тынгысыз болытлар йөзә; алар, берсен берсе куып, айның нурлы йөзенең читен генә күрсәтеп алалар. Кая йөзә бу болытлар, кая шулай ашыга? Әллә күкне каплап алып, кешеләрне айлы төннең матурлыгын күрергә өйрәтәме? Яктылыкның кадерен белмәсәң, шәмең сүндереп кара, диләр бит... Тәлига яктылыкның кадерен бик белә дә, әмма тормышында якты көннәрнең ай чите кебек күренеп кенә алуларын уйлады. “Әллә качып китәргәме? Таба алмаслык берәр урын бардыр бит...” Ләкин гомер баешына бара шул, яңабаштан яшәп китеп булырмы?
“Яраклашып карарга кирәк. Әллә нинди холыксызлар белән яшиләр бит, нишлисең, бу сугыш ирләрне эчәргә, акырырга, җәнҗәл куптарырга өйрәтеп кайтарды. Иле белән шулай. Аллага шөкер, әле урамга чыгарып тукмамый...”
Хамматы торуга кайнар коймагы, яңа аерткан сөт өстесе белән чәй табыны әзер иде.
– Юынып алсаң, комганда җылы су.
Шыбырдап су акканы тынгач, тагын:
– Инде кил, бергәләп чәй эчеп алыйк. Мәктәпкә бергә чыгып китәрбез, – дигән ягымлы эндәшүенә иренең кәефе булып, өстәл янына килеп утырды. Таза, матур чагы әле аның, ак якалы зәңгәрсу күлмәге йөзен ачып тора. Алтын тешләрен күрсәтеп елмайса, бүлмә җылынып киткән күк. Тәлига йомшак кына сорады:
– Дәресләрең күпме?
– Кичләрсез кайтып булмас. Өстәмә дәресләрем бар. Мәктәп ашханәсендә генә ашармын, мине көтмә.
– Сания Мәликовна чакырган иде, мәктәптән туры аларга барырмын, алайса.
Үзенә ошамаган кечкенә хәбәр дә Хамматны ярсытып җибәрде:
– Нәрсәгә ул сиңа Сания? Мәктәптә күрешүең җитмимени?
– Сөйләшеп, фотолар карап утырырбыз, диде. Ә нигә, миңа кем беләндер аралашырга ярыйдыр бит?
– Ярый, ярый! Бар. Мин болай гына әйтәм. Тик... җәелеп, гаилә турында чәйнәшмәссездер дип уйлыйм.
Татар теле укытучысы Сания Мәликовна Тәлиганең көндәшле ачы язмышы турында шыпырт кына хәбәрдар иде. Үзеннән ишетеп, юатып утырырга иде дә исәбе, булмады. Тәлига, килеп кергәч тә:
– Әйдә, бары тик җырлап, көлеп кенә утырабыз бүген, йөрәк серләрен башка вакытта бүлербез, яме? – дип, бөтен өметен кисте дә куйды. Сорашмады инде, әйдә, онытылып утырсын, дип, кичә пешергән кыстыбыйларын җылытып, чәй янына дәште.
***
– Хаммат, йокламыйсыңмы?
Тәлига миләш ботагының тәрәзәгә бәрелеп-бәрелеп алуыннан уянып китте: “бу як ботагын кисәргә кирәктер, тәрәзәне ватып куймасын”, дип, бөтерелеп ятты-ятты да, бар кыюлыгын җыеп, ире бүлмәсенә кергән иде. Ходай каршында хәләл җефете бит, югыйсә, хакы да бар.
– Йоклап киткән идем, уяттың. Нәрсә әйтәсең бар?
– Хаммат, бергә йоклыйкмы әллә соң? Бер дә йокы алмый соңгы вакытта. Ир назы кирәк миңа...
– Нәрсәәә?.. Мин сиңа колхоз айгырымыни? Егерме биш түгел бит миңа! Сиңа да онытырга вакыт.
– Исеңдә булса... өйләнешергә үзең тәкъдим иткән идең, Хаммат. Нигә бәхетсез итәр өчен өйләндең соң?
Ире, йокысыннан бөтенләй арынып, торып утырды:
– Синме бәхетсез? Балда-майда йөзеп... Рәхәткә чыдаша алмый башладыңмы? Ашарыңа юкмы? Кияреңә? Шифоньерны ачар хәл юк – күлмәк тә костюм... Мин күпсенеп әйтмим, алабыз; иртәгә үк яңа күлмәкләр сатып алып бирәм. Кем хатыны, дигәндә, Хаммат Шәрәфовичныкы, диләр бит! Кеше алдында үзең генә чырай сытып йөрисең. Кадерне белми... Бу байлык күпләрнең төшләренә дә керми. Синнән әнә урамы белән көнләшәләр.
“Шулайдыр шул, дип уйлады Тәлига. Шуңа да сине үзләренә авыштырыр өчен җан-фәрман тырышалар...” Җавап бирим әле, сөттән ак, судан пакъ булып кыланмасын, дип әйтте:
– Көнләшәләрдер... Берәрсе ут төртсә, эскерт кебек, көле күккә очар байлыгыңның, сизми дә калырсың, – һәм үз ягына чыгып китте Тәлига.
Байлык... Нәрсә соң ул байлык? Шушы өй тулы затлы келәм, кәнәфиме? Көн дә алыштырып кигән күлмәк, блузамы? Әллә кар базларын, суыткычларны тутырган май, итне әйтәме ире? Караваты алтыннан коелса да, ялгызың шунда боргаланып яткач, ниемә кирәк аның кыйммәтлеге? Байлык кешегә күңеле шат, тыныч булганда гына бәхет китерә. Җаныңны тараканнар кимереп торса, бәллүр чәркәләрдән хәмер эчтең ни дә агу эчтең ни... Ни рәхәте бу читлекнең? Көн аралаш юып, тузан ялап йөрү генә түгел, чәче белән идәнен себерсә дә якты чырай, җанга ятыш сүз ишетми бит ул ир дигәненнән. “Рәхәт”тән йөзләре сулган гөлгә, күзләре төпсез коега әйләнде шул... Тәлига тын гына үз ятагына чыгып ятты да укучылары турында уйларга тырышты. Аның ярый әле яраткан эше бар! Көткән укучылары, аларның “апа” дип, сораулар бирүләре, тәнәфестә дә йөгереп керүләре, хәл белүләре... Юк, бөтенләй үк бәхетсез түгел лә ул! Инде бүтән еламады. Өйдәгесенә күнегәсең икән... Мәхәббәткә, назга ияләнгән җан ялгызлыкны авыр кичерәдер ул; ә менә кияүгә чыкканнан бирле иренең кочагына чумып икәләнү-назлануны да, авыр чакларда яклау ишарәсен дә күрмәгән хатын тормыш диңгезендә хәзер үзен япа-ялгыз итеп тоюны мәхшәргә санамый. Иммунитеты бар – күнеккән.

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас