

Малайлар белән, билгеле, ир укытучылар да эшли. Урмандагы егылган агачларны кисеп турау, урман хуҗасы күрсәткәннәрен кисеп аудару – ул бер дә җиңел эш түгел. Ярый ботакларны чабып яндыруны теләсә кайсы яшүсмер үти ала, ди – анысын да күзәтеп, өйрәтеп торырга янда олылар кирәк.
– Ачыгырсыз, ашарга алыгыз, – дип кисәткән иделәр кичтән.
Хәл җыярга утыргач та бер телем ипине бер шешә сөтсез чәй белән йоттылар да төш авышканчы шулай йөрделәр. Әле эшләре көч сорый торган бит.
Хаммат Шәрәфович та малайлар белән эшкә беркетелгән иде.
– И-и монда нәрсә ул... кайткач әппетит белән ашарсыз. Менә сугыш вакытында ашау дигән нәрсәне өчәр-дүртәр көн күрмәдек. Ныгыдык кына! – дип, үзенчә аларны дәртләндерде.
Ләкин эш урманда җиңелләрдән түгел – чын ирләр көче сорала торган. Бигрәк тә, юан бүрәнәләрне әрҗәгә менгереп салулары... Көн саен машинага утын төяп, авылга өч-дүрт рәт кайтып киләләр. Менә шундый күмәк эштә кемнең кем икәне күренә дә инде. Бар тиргә батып җигелгәннәре, бар көн үтсенгә йөргәннәре...
Авылга утын алып кайтып бушаткач, хуҗа укытучылар рәхмәтләрен укып, күбесе сумка тутырып ашарга ризык җибәрә. Яшереп торасы түгел, җибәрмәгәннәре дә бар. Өйләреннән алып килсеннәр, дип уйлыйлар инде. Ләкин кырда йөреп гадәтләнмәгән яшь-җилкенчәк иртән табыннан туеп кузгалганда төшкелек турында уйлыймы? Әнисе өйдә булып, ярый ипи-фәлән кыстырса. Өйдә озатып калучы юк икән, соңга калмыйм тагы дип, тора да чаба.
Хаммат Шәрәфович бервакытта да мәктәпнең дырылдавык йөк машинасына менеп утырмый, үзенең “Волга”сында җилдерә. Малайлар урманга килеп ярты сәгать эшләгәч, ул да килеп кушыла.
– Самат Камилевич, малайлар эшлиме? Яхшы, яхшы. Минем мәктәпкә барып киләсем бар, документ илтергә. Тәртипле булыгыз, укучылар, абыегызны тыңлагыз, – дия дә тагын берәр сәгать югалып тора. Көн дә бер сәбәбе килеп чыга...
Малайлар үзләре белән бергә эшләгән Самат Камилевичка, яшь булса да, күбрәк ышаналар, аның белән төрле хәлләр турында сөйләшәләр. Ә менә Хаммат Шәрәфовичка утын алып кайту чираты җиткәч, ул беркая да китмәде, каенның иң тазаларын, юаннарын төятте, шаулап үскән имәнне ектырды.
– Директор үзе дә сайлап төятми, Хаммат Шәрәфовичның миче өч башлы аҗдаһа кебектер, әйеме, Самат Камилевич, юан түмәрләрне генә йотадыр? – дип, күлмәк-майкалары манма булып аркаларына ябышкан малайлар сүз уйнатып алдылар, үзләре “ишетмәсә ярар иде” дигәндәй, Хаммат ягына күз салгаладылар. Тегесе юан имәннең ягарлык ботакларын бер урынга өйдерә, аларда кайгысы юкка охшаган. Самат Камилевич:
– Шулайрактыр шул, – дип кенә көлемсерәде. Шаярту сузылып, бер очы иясенә килеп җитсә, ул үзенә тынгылык булмаячагын аңлый иде. “Алтын теш” белән бәйләнешмәвең хәерле, җаен китереп, үч кайтара торган гадәтен яшь укытучылар әллә ничә сынады.
– Син, Самат энем, урманда калып тор, – дип, гадәттәгечә кабинага менә башлаган укытучыны этеп, Хаммат Шәрәфович бу юлы кабинага үзе кереп утырды. Бүген авылга ул үзе кайтты, чөнки башкалар кебек утынны урамга бушаттырмады; киң ишегалдына керттереп, бер кырыйга агач балкалар өстенә тигезләп өйдерде.
– Быел кисеп турасы түгел, әле минем ягарга утын җитәрлек. Җәй буе кипсеннәр, аннан эш итәрбез, – дип планнарын да ачып салды. Тәлига Сабировна ике дистә йомырка пешереп, кәстрүл белән бәрәңге, ашъяулыкка төреп ипи, өч литрлы банка белән сөт алып чыкты. Хаммат Шәрәфовичның күзе маңгаена менде:
– Син нәрсә, байбичә, дөньяның артына тибеп яшибез, диясеңме? Беркем шулай кыйланмый, малайлар ач түгел алар. Үзләре белән ипекәй йөртәләр.
– Олы ирләр күтәрмәстәйне башкаралар, бу балалар ничекләр ачыкмасын, ди? Әле көч утырмаган бит аларга. Урманга килеп җиткәч тә утырып ашагыз, укучылар. Ашау эш калдырмый ул, көч кенә кертә, – дип, әрҗәдәге малайларга төенчекләрне укытучы апалары үзе тапшырды.
– Рәхмәт, апа, без болай булгач, бүген тагын дүрт рейс урыйбыз әле! – диештеләр утырганнар, шатланып. Хамматның мыгырдануы кабина ишеге белән бергә ябылды...
Иртәгәсе көн ял көне булып, Хаммат урмандагы умартасына юл алды. Кичә ап-аяз булган көн иртәдән үк бүселеп тора. Шулай да, машинасы белән барырга булды Хаммат. Басу уртасына җиткән генә иде, коеп яңгыр яварга тотынды. Ялт та йолт яшенләп, күкләр ярылып киткәндәй дөберди. Машинасын сүндереп, Хаммат бөтен дөньясын каргап, сүгеп утырды. Ә яңгыр ничек кисәк башланса, шулай кисәк туктады; болытлар, итәкләрен җыеп, тау артына шуыштылар. Машина хәзер алга да, артка да бара алмый инде. Җәяүләп атларга калды. Һава сафланган, сулап туймаслык! Яшеннән соң туган озон үпкәләрне ярып керә. Тик атлавы мең бәла: үзле балчык түфлине суырып-суырып ала, хет яланаяк атла. Урманга кергәч хәл җиңеләйде. Ярты сәгатьләп барырга туры килде әле. Менә аның бәхет аланы.
Чү!.. Нәрсә булган монда? Мәхшәр! Умарталар авып ята, кортлар тузгыган, ә суыртырга вакыты җиткән балдан җилләр искән. “Аһ, дошман! Шаһи карт эше генә бу. Шул күрсәткән юлны, шул талаткан мине.” Хамматның ачудан тонган акылы күрше авыл ирләренең вәгъдәләшкән көнгә – шушы ялга – килеп җитмәүләрен исенә дә алмый, бары каравылчы картны гаепли. “Бүген үк җавап тотачак ул миңа!” Өйгә ачуыннан шартлардай булып кайтып керде Хаммат. Басу уртасында торып калган машина вак мәсьәлә. Ә менә туздырылган кортларны җыеп алу, ике-өч фляга балның юкка чыгуы... Җыеп торыргамы? Карак тагын килмәс, дип кем әйтә ала?
– Ни булды, Хаммат? Берәр бәлагә тарыдыңмы? – Тәлиганең соравы ирен ярсытты гына:
– Буласы булган! Синең кысылуың кирәкми!
Төнне җиткезә алмый газапка тулды Хаммат. Көн кичкә авышканда Шаһи картның өенә кереп, буып ташлаудан чак үзен тыя алды... Ниһаять, төнге бер. Кыргый җәнлек ауга чыккандагы кичерешләрне аермачык итеп хәзер Хамматтан табып булыр иде. Бүлмә ишеген кичтән ябып бетермәгән иде, аны шыпырт кына ачып, аяк очларында ишегалдына чыкты. Рексны бавыннан чишә башлагач, тегесе куанып тавыш бирергә теләгән генә иде, “Өрмәскә” дигән команданы аңлап, шып туктады. Икәүләп бәрәңге бакчасы аша тауга менеп киттеләр. Тау башы тып-тын. Механизаторлар йорты караңгы, бүген ял булгач, анда беркем дә юк инде. Ә каравыл йортында Шаһи карт икәнен бригадирдан белеште инде ул.
– Кем бар анда? – тимер шакылдаган тавышка ау мылтыгын күтәреп чыккан карт ишектән бары дүрт адым ясый алды. Тәрәзәдән төшкән тонык яктылыкта бозау хәтле этнең үзенә ташланганын исләве белән карт, бушап калган капчыкка охшап, җиргә ауды.
– Рекс, минем янга! – командасына эт картка орынмый да кирегә чапты. Хаммат ун минут көтте, бер хәрәкәт тә сизелмәгәч, җирдә яткан каравылчы янына килде. Аның күзләре зур итеп ачылган килеш катып калганнар иде. Аларда курку ярылып ята. “Дөмектеңме?” җан кыйгандагы таныш тантана хисе бөтен күзәнәген тутырды. Сагынган икән Хаммат үзенең корбаныннан өстенлеген тоюны – рәхәт канәгатьлек биләп алды аны.
Ике ел буе бу картның һәр адымын күзәтеп йөрде бит ул. Районга барасын төпченеп, үзе утыртып алып бара, алып кайта – сулга, уңга аяк бастырмый. Аларга кеше-фәлән килсә, шундук кереп җитә, күзенең агын бер генә әйләндереп карый, карт эч серләрен сөйләү түгел, сүз әйтә алмас хәлгә килә: һәр сүзен келәшчә белән тартып аласың. Ә менә хәзер... тын алырга куркып яшәүләре бетте Хамматның! Әле аның гөрләтеп яшисе бар! Гомерен бер катыргы аркасында харап итәсе бер дә килми, күпме көч куйды ул шушы бай, мул тормышта яшәү өчен. Төннәрен тырнакларын каната-каната, үлем сулышын чигәсендә тойган килеш җиргә күмгән алтыннар бит ул... Ә монда сиксән яшьлек бер карт КГБ булдыра алмаганны чишсен әле...
Йокыга гына киткән кебек булган иде, Хаммат саташып торып утырды. Кычкырган икән, Тәлиганең дә торып бу якка атлавы ишетелә.
– Нәрсә булды? Әллә авырыйсыңмы? – хатынының ихлас хәлен сорашуы, аның күңел бозын бераз эретте.
– Яман төш кенә күрдем. Син бар, ят, борчылма, – диде ул, күптән ишетмәгән ягымлы тавыш белән. Тәлига, тынычланып, бүлмәсенә чыкты.
Зимфира Исламова
Дәвамы бар.