

– Туктагыз әле, кызмагыз. Моны үзара хәл итәргә дә була... Кеше
теленә керерлек хәл кылып куймагыз, дип кисәтәсем килгән иде. Хатны анулировать итәбез аны. Сез бит бик акыллы, үзегез нәтиҗә чыгарыгыз. Сау булыгыз... һәм... сак булыгыз!
– Сау булыгыз!
Хаммат өйгә җилкенеп кайтып керде. “Кем язган? Шушы урамнан булырга тиеш, кайсы як күрше миңа теш кайрый?” дигән сораулар миен бораулады. Ачуы эчендә пәри туе уздыра башлады. Ире кайткач, җитмәсә, Тәлига дә:
– Хаммат, инде буласы булган, түздем. Фәтхия бүтән йөрмәсен монда буталып, – дип ычкындырды.
Күз төбенә йодрык кунды. Кая килеп бәрелергә белмәгән җәллад
корбанын тапты. Тимер келәшчә бугаздан каерып:
– Мин үзем хәл итәм монда кемгә чыгып китәргә икәнен. Әгәр дә аңа каршы тагын берәр сүз ишетсәм, кара аны, телеңә тилчә чыккыры! Ник туганыңа үкенерсең, – дип ырлады.
Тәлига тозлы яшьләренә чыланып, төне буе йоклый алмады; миләре кайнады, йөрәге сызлады. Каргамады, тик теленә: “Алла каберен якын итмәсен”, дигән теләк каян килеп төшкәндер, үзе дә аңламады. Яшисе килми иде... Икенче көнне ул мәктәпкә бара алмады – күзне ачып булмый, шешкән, тирә-ягы кызарып чыккан иде. Ярый алда ял көннәре булып, аннан соң кершән сөртеп, чәчен сул ягына төшереп бераз яшерде. Ләкин күңелендә чишелмәслек төер булып рәнҗеш калды. Иренә, аннан бигрәк азгын күрше хатынга – “миннән алсын, сиңа бирсен” дип, сулкылдады әрнегән җаны...
Хаммат ял көнне иртән итүк торып, ду килеп каядыр җыена башлады, әйтерсең, чирәм җир күтәрергә бара.
– Басуга китәм. Эшкә өйрәтеп кайтмый булмый бу хөрәсәннәрне! Кичә механизаторлар эштән иртә киткәннәр. Бишьеллык планның соңгы елы, аны иртәрәк тапшырырга кирәк. Колхоз эшен килделе-киттеле эшләргә ярамый ул. Минсез берни кыра алмыйлар! Өйрәтәм әле мин аларны партиянең бурычларын төгәл үтәргә! Минем агитатор журналым менә бу өстәлдә иде. Тәлига, син алып куйдыңмы?
– Аны беркөнне Фәтхия карап утыра иде, мин тимәдем.
– Аңа нәрсәгә ул? Әллә агитаторлыкка язылганмы? Чүпрәк баш, ул аңларлык әйбер язылган, ди анда. Ярый, юл өсте кереп чыгармын. Төшке ашка кайтып җитәм. Гуляш пешер, татарның гел камыр-комырыннан саруым кайный.
– Ярар. Исән йөреп кайт.
Күңеленнән Тәлига: “бөтенләй кайтмасаң ие лә ул...” – дип куйды.
Вакыт уза торды, Фәтхиягә ике арада бөтерелеп йөрү авырлаша башлады. Йөзен кара тут каплады, су күп эчәме – кул, аяклары шешенеп тора. Киң халат киеп куйса да, корсагы борынына җитеп килә...
– Син, Фәтхия, үз йортыңда гына тор. Бәбиләргә вакытың җиткәндер, үзегездә табарсың. Кендек әбисен алдан ук белеш. Миңа малай алып кайт, мин аңа саклык кенәгәсе ачтырып куям. Мәктәпне бетергәнче, өй салырлык акча җыелачак!
– Тусын әле, Хаммат... Билен сындырмыйк, дип әйтүем.
Ләкин Хаммат Шәрәфович үз хыялларында атлап түгел, ә очып йөри иде. Ул улын аркасына кочтырып, умарталыкта мәш килүен, затлы машинасына утыртып шәһәр күрергә алып барып, карусельдә икесе әйләнүен күзаллап, алтын тешләрен елтыратып, елмаеп йөри торганга әйләнде. Инде җыйган байлыгының чын хуҗасы булачак малайны көнләп түгел, сәгатьләп көтте...
Ал болытлардан егылып төшәрлек хәбәрне аңа Тәлига җиткерде:
– И-и... Фәтхияне әйтәм, соңгы чигенә чаклы эш-эш дип чапты. Төш җиткәнче бәбәйләп тә куйган, кендек әбисе килгәнче, кыз тапкан. Кереп чыккан идем, икесе дә сау-тазалар, күз тимәсен. Карап чыгасыңмы әллә?
– Нәрсә-ә? Шул гына калган ие!..
Хамматны җен алмаштырдымыни: очып йөргән хыял канатларының каурыйлары җиргә коелды. Хәтта җилкәләре асылынып төште. Юк, кыз кирәкми аңа! Малай булырга тиеш иде бит... Кыз кеше ул – читнеке, аңа ничек мал калдырасың да нәсел җебем, дисең... бушка килгәнне кияү яклары исраф итеп кенә бетерерләр...
Кызы бераз исәйгәч, Фәтхия элекке йомышчы эшенә күчте. Аңа Хамматның баласына карата битарафлыгы аңлашылмый иде. Монысы кыз икән, икенчесе малай булыр... ике баланы үстерергә хәленнән килмәслек түгел сәнә... Шуңа ул тырышып хезмәт күрсәтергә уйлады. Тәлига мәктәптән кайтканчы, аларның хуҗалык эшләре, элеккечә, Фәтхия өстендә булды. Әмма Хаммат аны кунак бүлмәсенә бүтән дәшмәде, мунчада аркасын ышкытырга кирәксенмәде. Кич аш өстәле артында гәп корулар бетте. Телевизорга текәлеп тә озак утыра алмый – өйдә яшь баласы... Күрше хатынны күргәндә, ирнең йөзе ай-кояштай балкымады – хәл-әхвәлне сорашудан узмады. Хезмәте өчен акчаны мулдан түләп барса да, читләтүне Фәтхия авыр кичерде. Ул үзен беренче планда итеп тоеп, масаеп йөри иде бит, хәзер икенче, юк... өченче урынга авышуны кабул итә алмады. Тәлига мәктәптә чакта, кичләрен Нәфыйганең бу капканы ачып керүләрен тәрәзә пәрдәсенең чите аша күзәтеп, җәһәннәм казанында кайнады. Ачуыннан кызын атып бәрәсе, йә, “мә, үзең үстер!” – дип, кертеп бирәсе килә иде. “Ашаткан ашларым, түккән яхшылыкларым тотсын”, – дип каргады.
Шунда ул мәңге елмаймас Тәлигане беренче кат кызганды. Ничекләр түзәдер бу каракортка? Бер җылы сүз катмый, гел чагарга тора үзен. “Мин дә юләр булып, аның канына күпме тоз салдым, ялан саен кереп. Янәсе, ризалык биргән... сорап та тормаган ул хатыныннан. Кичерә күр, Ходаем! Күрәләтә сөяркә белән бер өйдә яшәүләре...”
– Син, Тәлига, изгеләр токымыннандыр, бу кадәрле дә сабыр булып яшәгәч. Үз ирем булмаса да, Нәфыйгагә авышканын күтәрә алмыйм. Ходай бәндәседер син! Ник үзең берәр бала тапмадың соң, бәлки, бүтәнчәрәк булыр иде? – капка төбендә сөйләшеп китеп, шулай дигән иде, Тәлигәнең күзләрендә яшь елтырады:
– Улым белән өч ай авырлы идем, төшерттерде. Дөньябыз җитеш түгел, дип. Бүтән уза алмадым.
– Катыйль икән ул...
Мендәрен тешләп, төннәрен Фәтхиянең тынсыз гына үксүен ире сизмәде түгел, ләкин юатыр сүз тапмады. Фермада аның артыннан юкка көлеп калмыйлардыр шул... Бала аныкы түгелдер... Эчүгә хирыслыгы булмаса да, хәзер кайчакларда өйдә генә түгел, эшеннән дә салгалап кайта торганга әйләнде. Шулай беркөн, эчкән килеш, үләт базына төшеп үлде дә инде. Кемдер: “базга ялгыш егылган”, кемдер: “үзе теләп төшкән икән”, дип чыш-пыш килделәр дә тындылар. Кызларына өченче яшь киткән иде.
***
Йорт-кура арасында кыштыр-мыштыр йөргән Шаһи карт чираттагы җәй башлану белән каравылга барып керде.
– Миңа ни... өйдә ятсам да – бер, монда кунакласам да... Эштә булып саналыйм, – дигән булды ул сорашканнарга. Ә үзенең эчендә буран дулый, каравыл – Хамматтан котылу өчен чара гына иде. Быел да озын җәйне, коты ботына төшеп, умарталыкта уздырасы килми бит, каһәр... Бүтәнчә ничек котыласың бу канэчкечтән?
Каравыл йорты – тау башындагы ашлык амбарларын саклау нияте белән төзелгән иске генә корылма. Янәшәсендә механизаторлар трактор, комбайн ремонтлый торган, коймалап алынган мәйдан да урнашкан. Кеше йөреп тора, төнлә Хаммат килеп зыян-дәүләт салырлык түгел. Шаһи карт шулай уйлады. Ике җәен Хамматның бал кортларын саклап, бик шикчелгә әйләнде әле ул. Төн урталарында Хаммат һөҗүм иткән дип уяна да таң атканчы керфек тә какмый ята. Әҗәле шуның кулыннан булыр микән – җанына һич тынгылык тапмады...
***
Тугызынчы сыйныф малайларының ике атналык җәйге практикалары башланды. Өч класстан утызлап яшүсмер мәктәптәге барлык укытучыларга утын әзерләү белән мәшгуль.
– Һәр ел саен шул балалардан бушка утын әзерләтәләр, буыннары да ныгымаган бит әле, – дип, бер малайның әнисе җыелышта әйтеп караган иде дә, авызын тиз яптылар.
– Урамда трай тибеп йөргәнче, шулай эшкә өйрәнәләр. Бергә авыр булмый аларга, – диде ата-аналар комитетының җитәкчесе. Ул укытучылар сүзен аяк астына салып таптатмас өчен куелган инде.
Зимфира Исламова.
Дәвамы бар.