Литература
19 Сентября 2022, 11:00

КАРАКОРТ

19 өлеш Яшьләрнең көлешә-көлешә якынаюын бормаланып аккан елга шатланып көтте. Ай сузылып, Физалиянең ике битеннән үбеп алды да, бөдрә чәчләренә көмеш тәңкәләр коеп, елга өстеннән тәгәрәде. Әсгать кулларын яраткан кызының иңбашларына салды. Ике йөрәк бер булып шатлыклы тибә башлады. Бәхетле парга талгын елга шыбыр-шыбыр сөю догасы укыды...

КАРАКОРТКАРАКОРТ
КАРАКОРТ

Яшьләрнең көлешә-көлешә якынаюын бормаланып аккан елга шатланып көтте. Ай сузылып, Физалиянең ике битеннән үбеп алды да, бөдрә чәчләренә көмеш тәңкәләр коеп, елга өстеннән тәгәрәде. Әсгать кулларын яраткан кызының иңбашларына салды. Ике йөрәк бер булып шатлыклы тибә башлады. Бәхетле парга талгын елга шыбыр-шыбыр сөю догасы укыды...
Бу вакытта кое урамында да сөйләшү булып алды:
– Фәтхия, үз өеңдә дә эшең күптер, бар кайт инде. Мин үзем дә өлгерәм, булышканыңа рәхмәт.
– Хаммат кайтсын әле, көтәргә кушты.
– Соң синең оятың бармы? Өйдә үз ирең, балаларың көтә. Кешедән курыкмасаң, Ходайдан курык.
Курыкмады инде майлы калҗа эләккән хатын, Тәлига мәктәпкә киткәнче, өстенә түше ачык кызгылт халатын элеп, ялт кереп җитә.
Баштагы вакытта этләре Рекс аны күрүгә бик каты өрә иде, хәзер бер-ике генә тавыш бирә дә туктый. Чөнки Фәтхия хуҗалар өйдә юк чакта аңа ашарга үзе биргәли (Хаммат белсә, тавыш чыгасын да белә, ләкин этне үз ягына аудару бик кирәк аңа – кичләрен дә кереп-чыгып йөрергә туры килгәли). Күрше авылдан Хаммат бүреккә салып алып кайткан соргылт көчек бик акыллы эт булып үсеп җитте. Немец овчаркасы! Хаммат аны үзе ашатты, урман-кырда үзе йөртте, командаларга өйрәтте. Тәлига бервакыт ашарына салып тора иде, ире тәрәзәдән күреп калган, очып чыкты:
– Сиңа әйтәм, кит Рекс яныннан! Башка мал юк, диярсең, ашарына бирергә... Этнең хуҗасы – мин, бары мин генә! Ату аның башы бутала, кемне тыңларга белмәячәк. Рекс миңа гына буйсынырга тиеш – онытма шуны!
Юк, Тәлига онытмады, бүтән эт оясы янына бармады. Ләкин, ни хикмәт, Рекс аңа бервакытта да өрмәде, койрыгын болгап эшкә озатып кала, капкадан кайтуга сикереп тора да тагын шатланып койрыгын болгый. Фәтхиянең әллә көрән халатын ошатмады, баштагы мәлләрдә ярсып өрде – чит итте инде – менә шуннан этнең акылы юк, диген син...
Фәтхия йөзенә ыштыр каплап, хуҗабикә булып, табын янында Хамматны көйләп кала. Тегесе икенче дәрескә генә килеп җитә. Көндез дә Фәтхия йорт-курада эш караган булып йөри дә Тәлига кайткач, үзләренә чыгып китә. Кичке эшләр беткәч, кулына бәйләм тотып керә дә телевизор каршына кунаклый. Андый чакларда Тәлига, өстәл лампасын кабызып, бер өем дәфтәрләренә чума. Мин сөйләшмәсәм, чыгып китәр дип уйлый инде. Кая ул! Фәтхиягә Тәлига әллә бар, әллә юк – телевизорына да бик исе китми, Хамматның авызына кереп китәрдәй булып гөрләшәләр...
– Син нәрсә, бүселеп утырасың? Нәрсәгә канәгать түгел син ә?
Аркасына килеп төшкән йодрыктан Тәлига утырган җиреннән чак егылып төшмәде. Мондый хәлне һич көтмәгән хатын үзенең гаебе нидә икәненә дә төшенмәде.
– Мин бит тел белән яхшылап әйттем, йөзең айдай булсын! Син мунча пәриенә әйләндең – күпме түзәргә була? Фәтхиягә дә уңайсыз, ул бит безнең өчен көне буе сөзелеп йөри. Аның белән юньле-башлы сөйләшмисең дә! Рәхәтләнеп дәфтәр тикшереп утырыр идеңме, савыт-сабаң, керең өелеп ятса... Кара аны, соңгы кисәтү!
Тәлига әкренләп үзен югалта башлады. Дәресләрдә әле генә сөйләгән темасын яңадан сөйләп китә, укучыларының соравын ишетми калган чаклары булгалады... Кемнәндер киңәш сорар идең, тегесе иң беренче булып Хаммат Шәрәфовичка әләкләргә чабачак. Чөнки ул мәктәптә – зур авторитет. Укучылары алдынгы, мәктәп эше өчен үзе дә янып йөри. Ә Тәлига Сабировнаның мактанырлык бер мәктәп бакчасы инде: райондагы башка мәктәпләрдән килеп, тәҗрибә алып китәләр...
– Китәм мин, Хаммат. Болай яшәп булмый. Безнең гаилә күптән юк инде, – дип, үз бүлмәсеннән коңгырт чемодан күтәреп чыккан хатынга ишеккә чаклы барып җитәргә насыйп булмады: ире бер селтәнүдә караватка төртеп екты.
– Кеше булдым, дисеңме хәзер? Йолкыш чагыңны хәтерлә, тире дә сөяк идең бит. Өстеңдәге чүпрәкләрең ата-аналар гына түгел, укучылар җирәнерлек иде. Хәзер патшабикә булып йөрисең! Эт симерсә, хуҗасын тешли, диюләре хак икән. Мине хурлыкка төшереп... Китермен мин сиңа! Теләсә кайдан табып алачакмын!
Хамматның бу чаклы да котырып күрсәткәне булмаган икән... Күзләре яшел ут чәчә, яңак сөякләре биешә, кашлары тоташып, алары да ук томыра... Ул үз-үзен белештермәс хәлгә җиткән, алдында дошман тора диярсең, чәйнәп өзәргә әзер. Хаммат нидер әйтергә дип омтылган хатынының өстенә иелеп ыслады:
– Моннан китү сиңа бер генә якка – мәңгелек йортка. Шуны истә тот! Кешегә чыгарсаң да шул ук хәл булачак – онытма!
Вакыт – җанга чын табиб. Тәлига эчтән сабырланып калды, үз йортында кушымта булуына күнекте, күңеле бәргәләнми. Фәтхияне дә битараф кабул итә башлады. Кайткач, өстен-башын алыштырып, зәңгәрсу халатын, йомшак башмакларын киеп ала, табын янында башта өчәүләп утыралар да, “эшләрем күп, гафу итегез”, – дип бүлмәсенә кереп, алдагы дәресләргә план яза.
Фәтхия белән икәүгә икәү очрашканда, күзләре белән яндырып ала, ләкин теленә елан агуы чыгармый:
– Фәтхия күршекәем, рәхмәт төшкере, тагын бер эшне дә калдырмагансың. Өй ялт итеп тора, абзарларны да себереп куйгансың! Кичке эшләргә үзем дә өлгерермен, өеңдәгесе көтеп торадыр. Хаммат әйтә, дип йөрсәң... аягыңны сузарсың.
Фәтхия аның ягымлы сөйләшүенә эреп китә, ахирәте кебек күреп, эчендәгесен бушата:
– И-и... миңа бер авырлыгы да юк, малайкаем. Үземнеке кебек карыйм. Нишлисең, чәчләр бәйләнгән инде безнең. Хаммат синең ризалыгың белән кушылдык, ди. Рәхмәт инде, чын ир куены күрми китеп тә барыр идем.
Тәлига күршесенең болай ачылып китүеннән бөтен җаны белән куырыла.
– Синең ирең, балаларың бар. Ничек шулай тыныч сөйлисең бу турыда. Мин гарьләнер идем.
– Менә шул-шул, синең балаларың юк, башкача уйлар идең! Икенче елга олысы мәктәпне бетерә, кая илтеп кертә алам мин аны? Хаммат барысын да урнаштырачак, Алла боерса. Ә ирне әйтсәң... ни Аллага, ни муллага. Берәр ай аның белән яшәп карасаң, үзең дә аңлар идең.
– Кирәкми миңа кеше ире... аңлыйсым да килми. Миңа кешеләрдән оят. Исән килеш шулай мыскыл итсен әле...
Тәлиганең күз яшьләренә буылып, базга бәрәңгегә төшеп киткәнен күз карашы белән озатты да Фәтхия үзләренә чыгып китте. Анда да өелеп эш көтә...
Бүген икенче дәрестән соң кыңгырау шалтырауга, мәктәп директоры класс бүлмәсенә кереп:
– Хаммат Шәрәфович, дәресләр беткәч, минем янга килерсез әле, сөйләшәсе бар, – диеп, Хамматның йөрәгенә ут салып китте.
Кырын эшләрең кырык булгач, баш ката икән ул – директорның ник чакырганын Хаммат юрап та карады, уйлап та карады, тынычсызлануы кимемәде. Әллә өстән берәр хәбәр килеп төшкәнме? Алай булса, дәрес беткәнне көтеп тормаслар иде, шунда ук районга алып китәрләр иде. Берәр көнчелектер бу, алпавыттай яши, дип сүз йөрткәннәрен җиткергәннәр иде... Тагын ни булыр? Әгәр белсә, алдан хәзерләнеп, оста җавап тотар иде...
– Сезнең урамда гаиләләр тату яшиме? – дип, ерактан башлады директор.
– Күршеләрнең мин белгәннәре әйбәт яши. Сез берәр баланың ата-анасын күздә тотасызмы?
– Юк, мин ир белән хатын турында сорашам. Хыянәт итүче ирләр
яки хатын-кызлар юкмы, дип соравым.
– Алай ишетелми.
– Миңа ишеттерделәр. Менә хат килде: сезне ике хатын белән яши, дип язганнар.
– Кем икәнен күрсәткәнме? Юкмы? Мин шулайдыр дип уйладым да... Тәлиганең бу авылда бер дусты да юк. Шуңа күрше хатыны кичләрен ләчтит сатарга кергәли. Телевизор карап, чәй эчеп утыралар...
– Ә көндез? Монда сезнең хатын өйдә юк чакта, хуҗалыкта башка хатын эшләп йөрүен тасвирлаганнар.
– Юкка сез, иптәш директор, бу анонимкага игътибарыгызны һәм вакытыгызны әрәм итәсез, ертыгыз да ташлагыз. Минем алдынгы укытучы булуымнан коллективта кем генә көнләшми, башта шуны ачыклыйк. Авторитетымны какшатырга теләүченең ятьмәсе бу.
– Утсыз төтен булмый, Хаммат Шәрәфович. Аннан монда җибәрелгән хаталарга күз салсаң, укытучы язган хат түгел бу.
– Кая, бирегез әле, карыйм.
– Судта алырсыз, әлегә хушыгыз. Иптәшләр судын билгеләгәч, әйтермен. Шаһитларыгызны барлагыз.
– Сез нәрсә, чынлап энәдән дөя ясыйсызмы? Мин бүгеннән эштән китәм, хәзер гариза язып кертәм. Олимпиадага әзерләсе укучыларым гына жәл, бүтән җирдә биш куллап алалар мине!

Зимфира Исламова

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас