

“Баланы мин башка берәүдән дә таптыра алам – ялгыз хатыннар буа буарлык. Ләкин мин улымның күз алдында үсүен телим, һәм ирле хатыннан. Ирсез хатын иркәләп бозып бетерәчәк, низаглашып йөрергә дә мөмкин. Ирле хатын балык кебек телсез булачак...” Тәлигане разбой салмаслык итәргә – бар да гадәти булырга тиеш тыштан.
– Улыбыз булса, бичәкәй, кул арасына керерлек булган булыр иде инде.
– Улыбыз... Бар иде шул!.. Тупырдап торган малай үстерер идек инде. Тереләй ярдылар.
– Син хәзер мине гаепләргә торасыңмы? Нигә сакланмадың, нигә уздың? Шуны гына аңларлык яшьтә идең бит!
– Мин бернәрсәгә үкенәм, Хаммат, никләр төшертергә бардым... Синеме? Гаепләмим, син бүтәнчә булдыра алмыйсың, булганны җимерү – синең табигатеңдә.
Тәлига бу сөйләшү йөрәгенә ныграк кадала баруын сизеп, башка бүлмәгә чыгып китте. Әмма Хаммат ике йотасын бер йотып, тиз-тиз ашады да аның янына килеп күн кәнәфигә чумды.
– Сөйләшүдән качма, мин әйтәсемне бетермәдем. Җимерек өйдә яшисеңме әллә? Нәрсәне җимердем? Дәшмисеңме? Потому что сүзең юк, тавык мие эчкән нәрсә. Тагын уйламый сүз ычкындырсаң... кисәтәм генә.
Бераз тын утыргач, тавышын йомшартып сүзен дәвам итте:
– Менә нәрсә, Тәлига, без укытучылар, мәктәп, диеп, кайчак төнгә чаклы мәш киләбез. Дөньяга күз-колак булу өчен Фәтхиядән дә яхшыны табып булмас. Үз балалары йорт эшләрендә булышалар, ире тыныч. Аннан фермада мин биргән акчаны ала алмый ул, үлсә дә.
– Мин сине уйнап сөйли дип торам, әллә чынлап исәрләнә башладыңмы?
– Җитте! Моннан ары мин нәрсә әйтсәм, шулай булачак. Каршы эндәшсәң, тел белән түгел, башкача аңлатырмын.
– Миңа чыгып китәргәме?
– Беркая чыгып китмисең! Алай гына түгел, йөзеңдә бер ризасызлык билгесен күрмим! Минем янда айдай балкып тор. Кеше арасында гына түгел, өйдә дә! Шулай булмаса, үзеңә үпкәлә. Фәтхия кичкә керер. Эшләрне күрсәтерсең, бергә сыер савып, сепарат аерткач, чыгып китәр.
Тәлига үзен башына чүбек тутырылгандай хис итте – берни аңламый, ничек яшәргә икәнен күзалламый, чуар халаты өстеннән зур кешмир шәлен ябынып, тышка чыгып китте. Өй ышыгында җимешләре яшел төймә булып утырган миләшкә барып сыенды. Их, шушы талгын җилдә җилгәрәсе иде авыр уйларны. Очсыннар иде еракка – күз күрмәгән якка. Инде бүтән гер булып җанны басмасыннар, пычак булып бәгырьне каезламасыннар иде... “Быел миләш күп буласы икән, – Тәлига уйлары белән бөтенләй икенче якка китеп баруын сизми калды, – көз яңгырлы килер...” Кинәт аңа җиңел булып китте – җаны кыршаудан арчылды. “Ярый, керсен Фәтхиясе, үземә ансатрак булачак бит...”
***
Мәктәптә Хаммат хатыны белән итәгатьле сөйләшә, алай гына түгел, ясалма рәвештә аңа карата игътибарлы булуын күрсәтә иде.
– Килегез, Тәлига Сабировна, менә монда кояш төшкән урында ял итегез, – дип, укытучылар бүлмәсендә диваннан урын тәкъдим итә. Күрсәтмә материалларын күтәрешеп, класска кадәр озатып куя.
– Тәлига Сабировна нинди бәхетле! Бергә эшлиләр, ире үзен бик хөрмәт итә.
– Әйтмә инде... Нәрсә киим, дип башы катмый... Минекеннән булмады инде. Трактор маена батып кайтып керер, синең кулларың ручка тотарга яратылган дип тормый, ул киемнәрен юып җаннарым чыга... Әле гел төрттереп, эшең җиңел, дип кенә тора.
– Кемгә нинди тормыш язган инде. Ярый, таң тишегеннән фермага йөрмибез. Ә безнең хезмәтнең авырлыгын ата-аналарның күбесе белә.
Фәтхия кереп йөри башлаганнан өч көн үткәч, Хаммат шәһәргә барып телевизор алып кайтты. Бу тартманы авылда ишетеп белүчеләр әлегә сирәк иде, колхоз рәисеннән кала тагын дүрт гаиләдә булса булгандыр.
– Ничек туктамый эшли ул? Чын кино бит, кара, малайкаем, – дип күршеләр керделәр, чыктылар – кичкә хәбәр Кое урамыннан авылның икенче очына барып җитте. Киносын да, спектаклен дә караулары бер хәл, экрандагы болай гына сөйләшүне дә карарга атлыгып торалар! Көтү кайтканчы бер төркем, сыер савып, мал-туарны япкач, тагын бер төркем. Хаммат Шәрәфович өйдә майкадан да йөри алмый, аның ризасызлыгы үскәнен Тәлига сизде. Тик эндәшмәде. Аңа бит күршеләрнең, укучы балаларның әти-әниләре кереп сөйләшеп утыруы үзе бер күңел юанычына әйләнде. Телевизорга караганда да... Ике көн түзде Хаммат авылдашларының кереп утыруына; өч көн түзде, йөзендәге елмаю сүрелә барса да, дүрт көн түзде... Аннан өйдә икесе генә калгач:
– Җитте, Тәлига, болар чаманы белмиләр, – диде, – залда аяк басар урын калмады, диванда гына түгел, идәнгә чүгәләп утырып карыйлар бит! Шушы “рәхәтлек” өчен сатып алдыммыни мин аны? Үзем башка бүлмәгә чыгып китәм – как будто шулай кирәк, ыжламыйлар да. Син әйт, иртәгәдән, авырып тора, диген. Кабызмыйбыз, дип әйт! Барсыннар да алсыннар, итәк астына акча җыеп йөрергә беләләр... – дип чыгып, капкасын келәгә бикләп куйды. Фәтхиягә генә ишек һәрчак ачык...
***
Әсгать җәй буе комбайнда эшләп, каралып бетте. Инде укырга китәргә вакыт якынлашкан саен, борчулары да өстәлә. Югыйсә, әнә Фәритләр керә алмый кайттылар, аннан көнләшеп йөриләр әле. Ә бит бергә әзерләнеп, бер хыяллар белән янганнар иде. Юк... керү-кермәү – бер мәсьәлә, Әсгатьнең бөтенләй башка нәрсә тынгысын алды. Ничек тә шушы шомнарын юып төшерергә ниятләп, сөйгәне белән йөргән айлы бер кичтә сүзне ерактан башлаган иде:
– Син, Физалия, документларыңны бирергә икенче елга минем кырга килерсең, үзем барысын күрсәтермен; җиңелрәк була ул, кеше белән йөрсәң.
– И әле бер ел бар... Исән-имин чыгарылыш имтиханнарын тапшырасы бар әле...
– Әйе, әйе... Менә шул турыда сөйләшик әле. Син рус телен болай да бик әйбәт беләсең, өстәмә дәресләргә йөрмәсәң, яхшырак булыр. Башка фәннәргә вакытың калыр. Имтиханга әзерләнү буенча дәресләр барыбер ел буе булачак...
– Нишлисең инде, олимпиадалар да укуны калдыра. Кире кагып булмый, син булдырасың, дип, биш-алты предметка җибәрәчәкләр. Ә рус теле турында уйладым инде, бүтән өстәмә дәрескә бармыйм мин. Түгәрәккә дә... Хаммат Шәрәфович юләрләнә башлаган, ахры. Куркам мин...
– Ярар, бик борчылма әле, аның кризис чоры булгандыр – картлык кризисы, диләр... Ә теге хәлне беркем дә белми; ярый әле шунда кайтып китмәгәнмен. Алла сакласын, укытучы дип, ышан син аңа!.. Элек алай бәйләнгәне булмадымы соң?
– Юк, юк... Ә... әле бит... мин берүзем генә йөрдем бит башта... Тәлига Сабировна бер әйткән иде, дус кызыңны чакыр, дип. Ни өчен шулай әйткәнен мин аңламаганмын гына... Хаммат абый минем иншаларны тикшергәндә гел янга килеп утыра иде. Укытучы үзенең өстәле янында булырга тиеш бит, син ничек уйлыйың?
Әсгать сискәнеп китте:
– Димәк, Тәлига Сабировна сизенгән. Бәлки, ул элекке мәктәптә дә шундый берәр хәл кылгандыр... Менә нәрсә, Физалия матурым, башкалар янында ул сиңа бер зыян да эшли алмас. Классыгыз булган җирдән калма, имтиханга барыбер файдасы булыр. Тик, зинһар, ялгыз йөрүеңне бетер. Кичләрен су буеннан йөргәндә бигрәк тә. “Сакланганны саклармын”, дигән Ходай. Мин дә тыныч булырмын. Дусларың әйбәттер бит?
– Камилә белән хәзер бергә әзерләнергә уйладык, укырга да бергә китәргә сөйләштек.
– Менә монысы иң шәбе. Әйдә елга буеннан әйләнеп киләбез дә керерсең, әниеңне борчуга салмыйк.
– Син, Әсгать, гел шундый... игътибарлы булсаң икән!..
– Булырмын. Мин сине һәрчак бәллүр ваза кебек саклармын.
Елга буе челтер тавышка күмелде:
– Ә бәллүр савыт ватылса, нишләрсең?
– Ватыкларын җыеп ябыштырырмын!..
Зимфира Исламова
Дәвамы бар.