

Шаһи карт өч көн буе өстеннән салмаган җылы фуфайканы төреп алып куйыйм дисә, кулы кием итәгенең эчке ягында ниндидер әйберне тойды. Тегеләй дә, болай да тотып-тотып карагач, карт моның махсус яшерелгән катыргы икәнлегенә төшенде. Каты тышлык бармакларга нидер сөйләгән кебек. Эчке кызыксынуга Хамматны йодрыкка алу теләге өстәлгәч, сакал-мыегын кырырга алган үткен пәке белән җепнең төенен кисеп, киемнең эчке аслыгын ипләп кенә сүтеп җибәргән иде... учка сыярлык яшькелт төстәге таныклык килеп чыкты. Таныклык немецча; карт ерак балачакта азмы-күпме бу телне өйрәнеп ятканын искә төшерде дә укырга кереште. Бик тырышкач, Хамматның исемен таный алды, әмма фамилиясе бер дә ватылмады: бер дә Шәмсиев булмыйча, ниндидер Мирг... белән башлана. Калган сүзләр бик вак булып, укырлык сәләт булмады. Бу мактау-бүләк турындагы таныклык булырга охшаган... Тырыша торгач, полицай дигәнен аерды (әллә бик азаплангач, баш мие үзе китереп чыгарды?) Шаһи шунда гына бу катыргы кисәгенең кулын уттай пешерүен тойды, учына шартлаткыч мина тотканмыни – шундый куркыныч булып китте... Әйе, бу мизгелдә ул үзенең үлемгә хөкем ителүен күңеленең иң нечкә кыллары белән тойды. “Йа, Ходам, үзең сакла! Менә син кем икән, Хаммат-бай?! Исән-имин моннан котылсаммы... сине биш чакрымнан урап узар идем”.
Кирәк чакта җебе дә юк бит, каһәрең... Ашыгырга кирәк, бүген килеп җитәчәк бу фашист. Каян җеп табарга? Энәсе бар. Ләкин бушлаттагы җеп кара төстә булмыйча, коңгырт иде. Әле ярый, җебен өзеп бетермәгән, суырып алган иде. Шуны яңадан энәгә саплап, мең бәла белән, калтыранган бармакларын көчкә тыңлатып, катыргы кисәген урынына беркетте. Төеннәрен дә тегесенә охшатып яшереп төйнәгәндәй итте. Сыпырып-сыпырып карады. Гел төртелеп беленеп торган кебек бит, юньсез. Өстенә киеп карагач, кулын шул урынга куйган иде, бармакларына гел каты булып сизелеп тора инде менә! Ничек өч көн элек сизмәгән? Салкыннан башканы уйламагангамы? Әллә ялгыш тырпайтып тектем микән соң, дип, Шаһи карт шыбыр тиргә батты. Ләкин ни булса да, кабат сүтеп тегәр чамасы калмаган иде, чоланга кертеп чөйгә элеп куйды. Куллары калтырый, тез буыннары йомшап китте. “Үтереп тыкса, этем дә тапмый...” “Әйтәм аны, авылдашларга – ләм-мим дип кенә тора...” “Алтын тешләрен елтыратып елмайганда да күзләре боздай кала бит...” Башта – уйлар өере. Ә үләсе килми бит! Әле мондый хозурлыктан соң яшәү, ярату теләге уянып, бөтен җанын рәхәт дулкын күмеп тора иде. Шушыннан исән-имин кайтып китәлсәме... Расихасын куеныннан чыгармый атна буе сөеп ятар иде...
Хаммат теге әзмәвер егетләр белән ике атнадан соң гына килде. Бу өчәүне күргәч, Шаһи картның эченә бераз гына җылы йөгерде: “Шаһитлар алдында җинаять кыла алмас, Аллаһ боерса... Кайту ягын карарга кирәк.” Егетләр бик оста икән: алагаем ике фляга аертылган бал белән тулды. Җитлеккән балның татлы исе үпкәләрне иркәли...
– Хаммат энем, әллә авылга кайтып бераз урын алыштырып килимме, дим. Ни бит... теге ни... карчыкны да сагындырды.
– Ярар, алай булгач, берәр атна торып килерсең. Үземнең дә күптән ял итәсем килеп йөри иде. И мондагы сәхрә! Ничек бу хозурлыктан туярга кирәк?! Менә егетләр, юл өсте Шаһи абзагызны өенә хәтле илтеп куярсыз. Сатуыгызны сузмагыз, бер атнадан бабайны кире китерерсез.
Шулай тиз котылуына сөенсә дә, кире килү турындагы сүз чыккач, Шаһи карт тагын пошаманга төште. Әллә авылдан ук таярга?
Ләкин аңа бер атна ук көтәргә туры килмәде, атна уртасында көн кичкә авышкач, тәрәзәсенә чирттеләр. Чыкса, Хаммат басып тора, атын капка баганасына бәйләгән.
– Әйдә әле, Шаһи бабай, сөйләшәсе сүз бар.
– Хәзер, өскә генә алам...
– Артык мәшәкатьләнмә. Мә, бу сырманы гына ябын.
Шаһи аркасына килеп төшкән урмандагы теге киемне шунда ук танып алды, бөтен тәне куырылып, калтырата башлады, күзләре әлҗе-мөлҗе килде.
– Нигә курыктың, Шаһи абзый? Әллә берәр этлек эшләргә җыендыңмы миңа?
– Юк, юк, Хаммат энем! Аллам сакласын, сиңа нинди начарлык кылыйм, ди, булмаганны. Икмәктер газим. Үземнең сәламәтлегем какшарга тора, әле бизгәк тота, әле утта пешерә.
– Кирәкмәгән җиргә борыныңны тыксаң, өзелеп төшүе дә бар, белмисеңмени син? Тикшерендем, дисең инде, алайса?
– Аллам сакласын, бер генә дә начар ниятем юк, энем. Эһем-эһем... Бер аягы белән гүрдә булган картка нәрсә кирәк инде? Калган гомеремне Ходай тынычлыкта уздырырга насыйп итсен. Кешенекен түгел, үз гамәлләремне дә тикшеренеп йөрмим. Күзләрем маңгаемда булмасын! Бер генә дә начар ниятем юк, энем, юк...
– Ярый, телеңне тыя белсәң, бу турыда бүтән сүз кузгатмабыз. Тик кара аны, үзең генә калганда да ләм-мим бул! Карт кеше абзар-кура тирәсендә дә сөрлегеп егылырга мөмкин бит... Алла сакласын! Иртәгә карвылга барырсың, Диләвир ат белән илтеп куяр. Бар кер йокла, өстеңә җылырак киен, хәзер кичләрен суыта бит, карт сөяккә суык та килешмәс.
Шаһи карт ни үле, ни тере кереп китте, Расихасына кырт-мырт кына килеп, урынына менеп ятты. Эшлә-әр... Болай булса, якты дөнья белән хушлашырга вакыт җитте, мәшалла... Әллә бармаскамы? Юк, буйсынмый да булмый. Күзләре ничек зәһәр карый, ихатаңда буып китәр, тәүбә-тәүбә... Андый эшләргә хирыслыгы җитәрлектер, әллә нидән генә данлау кәгазе алмагандыр...
Курка-курка, көзгә керелде... ә җәй китәргә ашыкмый. Җәйге мәшәкатьләр дә һаман үз көчендә – кортларның кышка бал җыйган чаклары... Хаммат каравылчысы белән күрешкәндә алтын тешләрен күрсәтеп елмая, бернинди киная-фәлән белгертми. Онытты микәнни... Сүз дә юк, теге сырма юкка чыкты. Шаһи карт, үзе дә сизмәстән, Хамматка аркан бау белән бәйләнде дә куйды. Хуҗаның ым кагуы җитә, карт шунда ук барысына күнә торганга әйләнде. Менә бүген дә Хаммат умарталыкны урап чыкты – бар да тәртиптә, кортлар тыныч кына очып чыгалар, ерактан очып кайталар, бәйләнер нәрсә тапмады.
– Молодец, Шаһи бабай, эшеңә тел-теш тидерерлек түгел! Синең үзеңә тиздән умарта асрый башларга вакыт. Серенә төшендең инде.
– Кая инде миңа?! Яшьрәк чак булсае... Синең кебек тырышлык булмады инде, эһ-ем, эһ-ем... Хаммат энем. Малыңның игелеген күр. Ничек барсына өлгерәсең?
– Алар бит минеке санала гына, бал суыртырга осталарым бар, кышкылыкка кортларны да алар әзерли. Бал корты бит ул сабый бала кебек – бик белеп карарга кирәк!
Әйе шул, дип уйлады Шаһи карт. Син сабый бала хәлен белмичә ни... өең тулы бала, диярсең...
Хаммат канәгать төстә кайтып китте. Аның зәңгәрсу аркасына күздән югалганчы карап калды Шаһи карт. “Җилкенеп йөри... Берәр этлекме уенда?..”
***
– Мин сине бәлеш пешереп көтәсеңдер дигән идем, ашарга юкмыни, хатын?
– Әзер, әзер... кыстыбый пешердем, үткәнендә бик яратып ашаган идең бит, кулларыңны ю да әйдә, кил, каймаклап чәй ясыйм.
– Ярый, үзем иртән әйтми киттем шул, бәлеш ашыйсы килә иде...
– Кичкә өлгертермен, Хаммат, бер дә кайгырма.
– Кара әле, сиңа әйтәм, эшләрең күп синең. Ул маллар, ул өйдә җыештыру... Әйдә Фәтхияне булышырга чакырабыз, мин аңа акча бирермен.
– Ничек? Килешмәгәнне... Хезмәтче булсынмыни?
– Теләсәң, ничек ата, мин инде аңа әйттем.
“Синнән бала көтеп ала алмадым. Минем байлыгымны мирас итеп калдырырга улым кирәк!” Хамматның башында яшерен ният туган иде инде. Әгәр ул берәр ният кыла икән, үтәми калмый инде.
Зимфира Исламова
Дәвамы бар.