

Вакыт үтә торды, әкренләп табигатькә яшел чәчле җәй тулы хокуклы хуҗа булып алды. Урман-кырлар аллы-гөлле күбәләкләрнең, нечкә билле бал кортларының биюләренә кушылып сулый; һавадагы хуш ис сулышны киңәйтә; җир-ана кояшның иркә нурларына коенып ямьләнә, шау чәчәккә төренә. Әйе, җәй – ул яшәешнең гөрләп чәчкә аткан чоры. Имтихан тотмаган укучылар, шатланып, җәйнең кайнар кочагына чумды. Елга буйлары малайларның шат авазларына тулды.
– Ә син менә моннан сикереп кара, анда сай ул.
– Анда яр тайгак. Әйдә теге як ярдан сикерәбез.
Бер ара су өсте чулт-чулт итеп сикерешкән малайлардан вак-вак дулкыннарга күмелде. Әле генә туктамаслар да иде, тагын берсе яңа уен тапты:
– Кем су астында озаграк тора, әйдә сыныйбыз!
Китте бер берсен бүлә-бүлә санаулар, суга чумулар... Рәхәт, мәктәпкә барасы юк, дәрес әзерләргә кирәкми. Тик шулай да... әни әйтеп калдырган эшләр бар бит, теләмәсәләр дә, бераздан кайту ягына юнәләләр...
Ә сигезләр белән уннар иң җаваплы шөгыльгә тотындылар. Унынчылар инде үзләре куйган максатларына каршы атлыйлар. Тиздән мәктәп белән хушлашасы... Әсгать кенә бер дә шәһәргә китәргә теләми.
– Әни, әллә быел фермага урнашып, акча туплыйм микән? Укырга икенче елга барырмын.
– Сине, улым, армиягә алып китәчәкләр. Институтка кергәч, китсәң, әйбәт кенә: армиядән кайткач, укуыңны дәвам итәрсең. Ә болай, ни Аллага, ни муллага булып калырсың, – боларны ишектән кергән әтисе җиткерде. – Инде укырга керергә исәбең бар икән, тормышка ашыр инде син аны!
– Әтиең дөрес әйтә, Әсгать улым. Укырга быел керергә кирәк. Экзаменнарыңны әйбәт биреп барасың, белемең бар чагында. Аннан соң күп нәрсә онытылырга мөмкин.
“Күп нәрсә... Әмма бер нәрсә онытылмый...” Әсгать рус теле буенча соңгы түгәрәк эшен хәтерләде. Ике сәгатьләп шөгыльләнеп, укытучының киләчәккә теләк-киңәшләрен төяп кайтырга җыендылар. Хаммат Шәрәфовичның:
– Син, Физалия, бер-ике минутка калып тор, – дигәненә Әсгать артык игътибар итми, класстан чыкты. Бер як диварны биләп торган имтиханнар турындагы белдерүләр янына китте. Инде мәгълүматларны кат-кат укып чыгып та, Физалиянең күренмәвенә аптырап:
– Әллә инша яздыра башлаган инде? – дип килде дә ишекне ачып җибәрде. Ул бик вакытлы җитеште: күрсәтмә материаллар куелган шкаф янында Хаммат Шәрәфович укучы кызны көчле куллары белән кочагына кысып, үбәргә маташа. Аның өзек-өзек сулышы тәрәзә төбендәге тамчы гөлләргә килеп бәрелә. Физалия карыша – башын боргалап, куллары белән укытучыны этәргә азаплана – көчләр тигез түгел. Алар инде, күрәсең, бил алышканнар – кызның баш түбәсенә җыеп куйган чәчләренең бөдрәләре тузгып битенә төшкән, алсу иреннәре турсайган, күлмәгенең өске сәдәфе ычкынган, ә үзе кызарып чыккан, менә-менә елап җибәрер кебек... “Абый... мин кайтам... сез нишлисез...” дигән нәзек тавышы Әсгатьнең җанын куптарып ташлады. Ул бер генә сикерде. Хаммат Шәрәфовичның җилкәсеннән умырып, үзенә таба борды да ачудан бөтен көче белән йодрыгын укытучының йөзенә томырды...
– Ах, малай актыгы! Күрсәтермен мин сиңа укытучыга кул күтәрүне!.. Юк сиңа аттестат! Кәҗә билеты тотып чыгарсың... – бер кырыйга янтаеп, янап калса да, Хаммат Шәрәфович егеткә бер зыян да салмады. Әле, киресенчә, икенче көнне ул мәктәпкә дә килмәде – авырганлыгы турында директорга хәбәр итеп, каядыр китеп барган. Ә инде экзаменнарда бәйләнмәде, аннан соң Әсгать аның белән бик очрашмады да. Ул тиздән бөтенләй китә дә, тик менә Физалиянең бер ел укыйсы бар шул әле...
Хаммат умарталыгыннан ары бер дә әллә кая китмәгән иде. Ул үзенең бу дуамыллыгы өчен үкенә, үзен упкын алдында торгандай тоя. “Әнисенә әйтсә... анысы директорга гына әйтеп калмас – туп-туры районга китәчәк... бетте баш... Нишләдем мин?” Онытылырга теләп, умарталар янында мәш килде. Биредә, бәхеткә каршы, эш күп. Кортларны аерасы, иске ояларын буйыйсы, чиргә бирешкәннәрдән чистартасы. Умарталарны ул күрше авылдан китертте, шунда ук үзенә ике булышчы да тапты:
– Колхозда бушка йөргәнче, оҗмах бакчасында ятарсыз, акчасын түләп барам. Көн дә киләсе түгел, үзем дәшәрмен.
– Төнгелеккә каравыл кирәк булыр, абзый. Хәзер кешегә ышаныч юк, – монсын яшьрәге әйтте (ул-бу була калса, бәласыннан баш-аяк, дип инде).
– Рәхмәт, энем, сүзең дөрес. Эзләрмен, анысын табу кыен булмас.
Биш-алты өй аша карчыгы белән гомер итүче Шаһи карт Хамматның урмандагы умарталарын сакларга суйган да каплаган. Ачыткан бал белән сыйлап, эшнең рәтен күрсәтеп, картны көйләп майлагач, Хаммат тыныч күңел белән кайтып китте.
– Кара аны, бигрәк тә эңгер-меңгер вакытта йоклама – бурлар шул чакта йөри дә инде. Төннәрен этем дә килмәс. Көндез менә бу мылтыкны аркаңнан төшермә, умарталыкны гел әйләнеп тор. Ике атнадан килермен, – дип, соңгы күрсәтмәләрен бирде дә атын юыртып кайтып китте.
Хамматның урман эчендәге каравылчы йорты авылдагы кайбер хуҗалыкларның йорт-курасыннан йөз мәртәбә ныклырак, төзегрәк. Умарталыкның биек коймаларын да чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алдырган. Аны күргәч, Шаһи картның башында: “Нимес канслагеремени...” дигән уй кабынып куйган иде.
Бал суырттырырга Хаммат үзе генә килмәде, теге ике ярдәмчесе бар иде. Ләкин алар картка таныш түгелләр – чит авыл кешеләре – электән үк Хамматның йомышын үтәүчеләр, балны базарга алып барып сату белән дә шөгыльләнәләр икән.
– Сахрада ятасың, бабай, бал имеп кенә, – дип кеткелдәделәр алар. – Әттәгенәсе, җегеткә әйләнеп куярсың монда, икенче килгәндә яшь кызлар алып килербез үзеңә, – дип, Шаһи картны үссендереп җибәрделәр.
– Әллә кемнәр кирәкми, Расиханы алып киләсеңме әллә, энем? – дигәне Хамматка корт чаккандай тәэсир итте:
– Син нәрсә, корыган шайтан таягы, шаярганны әллә чынга алып ятасыңмы? Бернинди Расиха да, Масиха да юк сиңа! Кара аны, авылга кайткач та, бу урын турында ләм-мим! Беләм мин сезнең авыл кешеләрен: көнләшүдән шартлардай булып йөриләр, килеп кызыл әтәч җибәрергә дә күп сорамаслар.
Табигать кануннарын әле бер генә синоптик та төбенә хәтле аңламый. Шаулап-гөрләп торган җәйге көннәр бер кичтә кинәт көзгә әйләнде дә куйды: төньяктан котып җилләре исеп, яшеллекне куырды; агач-куаклар, аландагы бар чәчәкләр салкыннан калтыранып калдылар. Шаһиның өстенә алган юка пинҗәге карт тәнне суыктан саклый алырлык түгел. Кичкә каршы үзе генә килгән Хаммат умарталарны каплаштырып йөрде дә картка чоланда эленеп торган фуфайкага охшаган коңгырт төстәге кием бирде:
– Өйдә түзәрлек, ә умарталыкны карарга чыкканда киярсең. Кем уйлаган менә шулай кисәк суытасын. Авылдан җылырак нәрсә алып килермен, пока түзеп тор, Шаһи абзый.
Суык ничек килгән, өч көннән шулай кисәк кенә китеп тә барды. Иртән алсуланып көмеш таң атты, аланны йокыдан уятырга теләгәндәй, төрле бөҗәкләр – чебеннәр, бал кортлары, төклетуралар – безләргә, гөҗләргә тотындылар. Елмаеп уянган чәчәкләр өстендә аллы-гөлле күбәләкләр очып уйнады, чикерткәләр сайрап җибәрде. Әйтерсең, бәгырьләренә төшкән салкын аларны кичә генә яшеренеп ятарга мәҗбүр итмәгән... Табигатьтә гадәттәге гүзәл җәй иртәсе туды. Шаһи карт учакта корымланган чәйнектә су кайнатып, бәрәңге пешерде; тыштагы өстәлдә генә табын корды, балык консервасын ачып куйды, ипи кисте. “Җир җәннәте...” дип кабатлый-кабатлый тәгам җыйды. Ул бу минутларның әлегәчә ваемсыз аккан тормышының чиге икәнен уйлап та карамый; шуңа күңеле көр, үзе кебек картларга хас бәхете көлә иде. Яшәү сулаган һава кебек бит ул: сулаган һава чиста икән, аның барлыгын да тоймыйсың. Ә менә бераз ис килгән, тынчыган һава булсын әле, шунда ук чиста һава зарури була: тончыгып, саф һава эзлисең. Яшәү дә, куркыныч янамаганда, шундый гадәти, күнеккән халәт ул. Түгәрәк дөньяң бер читеннән аз гына кителсен әле, бөтен күзәнәкләрең ачылып, һәр мизгелне тоемлый башлыйсың – соңгысы гына булмасын, сүнмәсен яшәү уты; баскан җирең убылмасын! Менә шунда элекке ваемсыз яшәү рәвеше кул сузымы арада гына булса да, инде аңа кайтып булмаганы бәгырьне өтә. Ниндидер куркынычның янавы сине киеккә әверелдерә: киеренке хәлдә кайсы яктан һөҗүм итүләрен бөтен вөҗүдең көтә... Мондый яшәештә бәхет була алмый, бу инде җан асрау чорына күченү.
Зимфира Исламова
Дәвамы бар