

Тәлига арттарак калды. Башындагы саргылт яулыгын салып, тирән итеп тын алды. Тирә-яктагы хозурлык бөтен борчуларын юып ташлады. Тиздән шушы кечкенә яфраклар зураерлар, ныгырлар; төсләре куерыр – үзләренә язган гомер этабын шаулый-шаулый узарлар. Саргаеп өзелгәнче, нинди генә халәт кичермиләр алар! Салкынын да, җилен дә, яшенен дә, хәтта кайчак үзләрен кимергән бөҗәкләр һөҗүмен дә... Җәйге яңгырлар иркәләп юар үзләрен, яңа сулыш өрер. Ә алар, үлем турында уйламыйча, төшкән сынаулардан зарланмыйча, лепердәшеп җилфердәрләр. Бер-берсенә ягымлы сүзләр сөйләрләр, бары матурлык сибәрләр. Сокланырлык түгелмени?! Аз гына яшәү дәверендә күпләргә үрнәк алырлык гамь, мәгънә ята: дөньяны ямьләү. Җырга тиң гомер. Кара инде бу шомыртка: тәлгәш-тәлгәш ак чәчкәләре ачылырга тора. Ә яфраклары яңа борынлаган. Ашыгалар чәчкәләр, кайбер кызлар кебек җитлегергә ашыгалар... “Мин дә ашыктым... кияүгә чыгарга бик ашыктым шул. Шуңа хәзер чит кеше тормышы белән яшим...”
Тәлига башкаларны куып җитте, үз уйларыннан арынырга теләп, сөйләшүләргә игътибарын юнәлтте. Нәфыйгәнең сүзләре ишетелде:
– Бүген клубта концерт бик шәп буласы икән, Мөнирә сөйләп торды, укытучылар да катнаша, диде, – ялгыз гына яшәүче Нәфыйгә бармаска да теләгән иде, күршеләре ай-вайлап өстерәде.
– Ялгызмын, дигәч тә, рәхәтлек кичерми яшәмисеңдер әле, тик мондагы сәхрәләр төшеңә дә керми, малайкаем. Урманның саф һавасын иснәп, яшел чирәмдә утырып кыр чәе эчүләре... Әйдә, әйдә, үкенмәссең. Маҗаралар анда... – дип, кызыктырдылар инде. Фәтхия, мут елмаеп, Хамматка карап күршесенә төртеп алды. “Күр, янәсе, үзе хәстәрләп йөри!”
– Ким дигәндә бер ун елга яшәреп кайтасың бүген, – диде белдекле төс алган Хаммат, төркемне җитәкләвен дәвам итеп.
Алар матур яланда ут тергезеп, җиргә одеаллар җәйгән арада тагын ике гаилә килеп кушылды. Ирләр яртышар стакан самагоннан көч-куәт алып җибәргәч, урман, шау-шуга күмелеп, чын мәгънәсендә бәйрәм рухы алды.
– Әйдә салып җибәр, шуны да бүлеп маташма!
– Оҗмахың бер кырыйда торсын, сәхрә бит бу!
– Иртәгә ял итәсе, бәйрәм булгач, бәйрәм булсын!
Хаммат ирләрне кыстарга бик оста, тегеләре хатыннарын да авыз иттертәләр. Хатын-кыз казан тирәсендә кайнашса да, әйдә, без дә калышмыйк, дип, әледән-әле чәкештереп куялар. Тәлига эчмәде. Аның бу аланнан еракка, күз күрмәслек, колак ишетмәслек җиргә качасы килә – сәбәп кенә таба алмый. Бу мәҗлеснең азагы ничек бетәр, хәзер үк исерешеп баралар, дип күңелсезләнде... “Быел да миңа кызык юк монда. Сер уртаклашыр берәр иптәшең булса иде ул... Никләр дип чыгалар соң болар, никләр дип шулай эчәләр... Шуннан ямь табалармы?” Алай дисәң, кайбер мәзәкләрнең аның күңеленә дә хуш килгәннәре булды. Уң яктагы күрше ире Тәлгать сөйләгәненә ул да кушылып көлде.
“Күрәзәчегә солдаттан кайткан егет килә:
– Миңа солдатта чакта арыш кыры кереп йөдәтә иде, ә хәзер казлар керә. Нигә икән?
– Солдатта чакта син баш астыңа салам мендәр салып яткансың, ә хәзер каз мамыгыннан ясалган мендәр салып ятасың, – дип озаткан күрәзәче.”
Хаммат сөйләгәне дә бит кызартырлык булмады:
“Мулла белән хезмәтче юлга чыгалар. Бер урында ботка пешерәләр, ашарга утыралар. Ботканың уртасына май салынган. Мулла:
– Кыямәт көнендә күз яше шулай агар, – дип, ботканы ерып, майны үз ягына агыза.
– Юк, мулла абзый, Кыямәт көнендә дөньялар менә болай бутала ул! – дип, хезмәтче ботканы болгата.”
Мәзәкләрнең билдән түбәнен Тәлига ишетмәскә тырышты.
Менә ашап-эчеп туйган кызыл чырайлы ирләр төрле көлкеле хәлләр сөйләп, шаркылдый-шаркылдый арыгач, торып йөренә, куаклыкларга кереп чыга башладылар.
– Әйдәгез, әйдәгез, буада коенып киләбез, самогонны ә дигәнче юып төшерә салкын су!
Хаммат күлмәк-чалбарын салып төреп куйды. Ирләр дә аңа кушылды. Хатыннар чыр-чу килеп кайсы чишенә, кайсы:
– Әлекәем, бигрәк салкын бит ул, ничек керәсең?
– Битне, кулны гына юыйк, өсне салып торасы түгел! – дигән киңәшләрен ишеттерде.
Аланнан тар гына сукмак урман инешенә алып чыга. Теге елларда ук инешне ташлар өеп буа ясап куйганнар иде, ул җәйләрен су керер өчен иренмәгән малай-шалайның яраткан урынына әйләнде. Хәзер шунда бармакчылар.
Тәлига, иренең кесәләрен кармалап ачкыч табып алды, машиналары янына ашыкты. Ишеген ачып керде дә: “колагым ишетмәс, күзем күрмәс, ичмасам, йоклап китсәм иде”, дип, утыргычка ауды. Арудан гына түгел, нерв киеренкелеге дә чамадан ашкандыр, ике сәгать берни тоймый йоклады ул.
– Менә, чәйнәргә сәбәп табылды, кеше кебек шаярып утыра да белмисең, дип, бер атна колак итемне ашар инде, – дия-дия аланга таба китте. Ләкин аның юклыгына монда исе киткән кеше күренмәде: кайсы кая ауган. Куак саен бер пар. Фәтхиянең ире бер читтәрәк ялгызы гына ята. Аның шыр исерек булуы аякларының чуаланып, бер кулы иләмсез аста калуыннан күренеп тора. “Пәри туе ясаганнар”, теш арасыннан чыгарса да, урман яңгыратып кычкырасы, акырып елыйсы килә. Үрсәләнеп, Тәлига сүнгән учак янына тезләнде:
– Чәйне кайнарларга кирәк. Чишмә буенда карлыган куагы бар иде, бөреләнгән ботагын алып килим әле, – дип, шунда атлады. Их, тәмле чәй эчәргә теләмәгән булса.. Өч-дүрт адым атлады... Хамматның Фәтхия белән Нәфигане билләреннән кочаклап утыруын күргәч, чак егылып китмәде. “Йөри, чит хатыннар белән чуала”, дигән хәбәрләр килеп ирешү бер хәл икән ул. Күзең белән күрү... Тәннәре чымырдап, башы әйләнеп китте. Ә үзе, исләмәсә генә ярый, дип, кирегә йөгерде. Хәер, Хамматта хатыны кайгысы юк иде... Кайнап чыккан чәй суынды, кояш баюга юнәлде. Йоклап ятканнарны уятырга дип бер талпынса да, уеннан кире кайтты. Аларда чәй кайгысымы? Тагын теге нәмәкәйләрен эчә башларлар, ямьсез көлүләрен ишеткәнче, качарга кирәк, дип, кайтырга чыкты. Урманның саф һавасы, җанны иркәләп, Тәлигане тәмам тынычландырып озата барды. “Бәйрәм” дип, тормыш тукталмаган: көтүне каршыларга кирәк, сыер савасы, малларны ябасы, сөт аертасы, җыештырасы... Тәлига адымнарын кызулатты. “Исәр мин, никләр чыктым? Нинди бәйрәм булсын бу? Антлар итәм, соңгы чыгуым булыр”, – бу инде тукран тәүбәсе түгел иде. Иренең машинасы, фараларын яктыртып, караңгы төшкәч кенә кайтып керде...
Кое урамындагы иртәгәсе тормыш күршеләре Фәтхиянең ире белән ямьсез сүзләр әйтешеп кычкыруыннан башланды. Кичәге бәйрәмнең барышын тикшерәләр икән:
– Син кич буе кая югалдың? Кем белән ...?
– Син нишләп сыер кебек басып тормаслык хәлгә җиткәнче эчтең? Урман яңгыратып мине сүктең?
Бер-берсенә пычрак ату авыл көтүе тау башына менеп җиткәнче яңгырады әле...
Бәйрәмнәр үтте. Төрлесе төрлечә ял иткән укучылар һәм укытучылар мәктәпкә җыелды.
– Хаммат Шәрәфович, демонстрациядән соң концертка юкка калмадыгыз... Бик тә шәп булды бит. Сезнең укучылар да җырлады. Вәт җырлыйлар икән!
– Әйе, беләм, репетицияләрне үзем оештырдым. Сәләтләре бар! Ә минем кичектермәс эшләрем килеп чыкты. Исән-сау барысын да демонстрациядә йөртеп, клубка кертеп утырттым, анда тәртип бозмаганнардыр бит?
Физикадан укыткан яшь белгеч Саматка Хамматның бераз ачуы кузгалды, шуңа соравы корырак чыкты. “Синең ни эшең бар миндә?” дигәнрәк кебек... Маңгай сырына “әллә берәр сүз ишеткәнме” дигән шик тә кунаклады. “Урмандагы май бәйрәмнәрен туктатырга кирәк. Йә, катнашучыларны киметергә – чокынучылар табылыр...” Үзенең тугарылып киткәненә әле генә төшенде Хаммат.
Зимфира Исламова
Дәвамы бар.