Литература
15 Сентября 2022, 11:00

КАРАКОРТ

14 өлеш Кое урамындагы йортларның һәр капкасын шакып, Фәтхия бер үк хәбәрне таратты. Үзе инде урманга нәрсә аласын кичтән үк хәстәрләп куйды. Аның күңеле боздан арынган язгы елганы хәтерләтә: ярларыннан тулып ташырга; үзе дә белми, каядыр еракка-еракка агарга тели...

КАРАКОРТКАРАКОРТ
КАРАКОРТ

Кое урамындагы йортларның һәр капкасын шакып, Фәтхия бер үк хәбәрне таратты. Үзе инде урманга нәрсә аласын кичтән үк хәстәрләп куйды. Аның күңеле боздан арынган язгы елганы хәтерләтә: ярларыннан тулып ташырга; үзе дә белми, каядыр еракка-еракка агарга тели...
Гадәттәгечә, күрше урамнарда яшәгән укучылар белән гөрләшеп, Хаммат Шәрәфович мәктәпкә юл тотты. Укучыларның кулларында кәгазьдән ясалган ал, зәңгәр, ак чәчкәләр белән бизәлгән, апрель урталарыннан тәрәзә төпләрендә сулы банкада утырып, бөресе нәни яфраклар булып ачылган каен ботаклары; кызыл, сары, яшел шарлар, комачтай флаглар. Барысы бәйрәмчә киенгән: малайлар мәктәп формасы эченнән ак күлмәк; кызлар ак блузка, кара итәк кигәннәр – алар узганда урамнар яктырып китте. Мәктәп ишегалдында директор балаларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады.
Шулчак кояшның үзенә сихри аһәңнәр күтәрелде: мәктәпнең югары сыйныф малайларыннан торган данлыклы тынлы оркестры “Прощание Славянки”ны аннан соң “На сопках Маньчжурии"не уйнап җибәрде. Дәртле көй, күңелләрне бөтереп алып, диңгез дулкыннарында тирбәтте; иңнәргә канат куеп, зәңгәр күккә ашырды – һәр күзәнәкне туган илгә, туган җиргә мәхәббәт белән тутырды. Бу мизгелдә сөйләшәсе дә, башка берни эшлисе дә килми – уйнасын, яңгырасын шушы марш – тыңлыйсы һәм әллә кайларга очып китәсе килә. Бәхет нәрсә ул дигән сорауга әлегә җавап таба алмаганнар хәзер, горурланып:
– Мин бик бәхетле! – дип әйтер иде.
Күзләргә ирексездән яшь тула, йөрәкләр ашкынып тибә... Шушы музыка тәэсирендә дәртләнеп, демонстрация клубка таба кузгалды. Авыл урамнары үзенә бер моңлы аһәңгә тулып җанланды, ике яклап та капкалар ачылды, елмайган йөзләр балкыды, кайсылары кулларын, кайсылары яулыклар болгады. Һавада: “Яшәсен Беренче Май!”, “Яшәсен Хезмәт һәм Тынычлык бәйрәме!”, “Ура!” дигән авазлар яңгырап торды; кулларда кечкенә әләмчекләр, зур плакатлар, шарлар, чәчкәләр тибрәлде.
– Карагыз, карагыз! Минем шар очып бара.
– Ычкындымы? Хәзер күккә чаклы менәчәк!
– Юк, әнә хәзер ботакларга тия... бетте... шартлый.
– Ә тегесе кырыйга очты.
Малайлар бөтен шарларны һавага очырып бетермәсеннәр дип, укытучы апалары шелтәләп тә ала:
– Безнең класс кына буш кул белән атлыймы хәзер, ныграк тотыгыз шарларны, клуб янында бергә очырырбыз.
Балалар ашкынып алга – могҗизага таба атлыйлар... Бу шундый матур, рәхәт һәм күңелләрдә татлы истәлек булып озак еллар сакланачак вакыйга.
Клуб мөдире тыз-быз чабып, укытучыларга күрсәтмәләр бирә.
– Ярымтүгәрәк итеп тезегез, барысы да ишетерлек булсын!
Ишегалдында тавык чебиләрен яңгырдан канат астына җыйган кебек, балаларны бергәрәк тупларга тотындылар. Тик кая ул? Терекөмеш малайлар һәйкәл тирәли сибелешкәннәр!
– Камил, син кайда?
– Рифат, кил үз классыңнан читкә китмә!
– Шамил, кызларның чәченнән тартма!
Директор митингны ачканчы, укытучы апаларның борчылган тавышлары яңгырап торды да бераздан барчасы тынып, сөйләүченең авызына текәлде.
Мәктәп директоры укучыларны бәйрәм белән котлап, аларны яхшы укырга өндәде. Авылның партоешма секретаре чыгышын укытучыларга һәм авылдашларга багышлады. Чөнки укучыларны уратып, якын урамдагы кешеләр килеп баскан иде. Инде сугышта катнашкан коммунист укытучы буларак, бер кулы белән күзлеген төзәткәләп, күк күлмәге өстеннән кара костюмына иш итеп галстук таккан Хаммат Шәрәфович сүз алды.
– Кадерле авылдашлар, укытучылар һәм укучы балалар! Совет халкы авыр сугыш елларында бирешмәде. Зур югалтулар кичерсә дә, дошманны җиңеп чыкты. Безнең авылдашлар да соңгы сулышларына чаклы туган ил азатлыгы өчен каһарманнарча көрәштеләр, батырларча һәлак булдылар. Бүгенге матур көнебез өчен без аларга бурычлы. Тыныч тормыш өчен сугышта корбан булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алыйк!
Чышы-пышы килгән малайлар телләрен йотты, хәтта җил дә тынды бу вакытта. Хаммат Шәрәфович сөйли белә иде, ясалмалылыгын җилфердәп алган каен яфракларыннан башка беркем сизмәде. Битлеге йөзенә берегеп бара шул... Күңел кылларын тибрәткән нотык тәэсирендә барысы да сугыш хатирәләрен үз йөрәге аша үткәрде, хәтта табигать тә...
Менә митинг тәмам. Шаулашып клубка керделәр. Тамашачылар залда урыннарга утырышты, ә концерт әзерләгән укучылар сәхнә артына узды.
Хаммат каршысына очраган авылдашларына елмаеп сәлам бирә-бирә, өенә таба китте. Аны әле алда тагын да кызыклырак бәйрәм чаралары көтә. Ел саен бу көнне Кое урамы кешеләре урманга чыгып Карга боткасы бәйрәме оештыра. Көне нинди булуын әйт, урманга үзе әйдәләп чыгарырлык! Әйе, аны башка авылларда да үткәрәләр. Хаммат кечкенә чакта, кояшлы язгы көндә апаларына ияреп, бер көтү бала-чага өйдән өйгә кереп йөриләр иде. Такмазаларны кызлардан алда малайлар белән ул башлар иде (апалары, оялып, бу куплетны җырламадылар):
Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бирче күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Аннан соң кызлар эләктереп ала:
Май кирәк, ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Тагын булса, он чыгар,
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Чыгар, түтәй, тизрәк!
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньяда бик сирәк.
Аланга барып зур учак ягалар, төрле ярмалардан күп итеп ботка пешерәләр, чәй кайнаталар. Шул ботканың тәмлелекләре! Гомер буе онытылмый... Өлкән апалар:
– Җитте, наныйлар, боларын каргаларга калдырабыз. Алар бит җылы яклардан ачыгып кайтканнар. Безгә рәхмәт әйтеп, җиргә муллык теләрләр, – дип, савытларда калган ботканы агач төбенә түккәндә бала-чаганың борыннары салына иде салынуын...
Аннан такмаклый-такмаклый кайтып китәрләр иде:
Без пешергән ботканы
Ала карга ашасын.
Ала карга ашамаса,
Кара карга ашасын!..
Бу йола әлегә сүнеп бетмәгән, әмма монда ул өч ел элек Хаммат Шәрәфович җитәкчелегендә башланып, үзенчәлекле итеп уза. Беренчедән, бу бәйрәмдә бары зурлар гына катнаша һәм хәмерсез узмый; икенчедән, бәйрәмнән соң кайсыбер гаиләләрдә тавыш-гауга куба. Ни өчен икәнен урмандагы алан сер итеп саклый...
Бүген дә Кое урамында үзенчәлекле бер җанлану сизелә. Капкалар ачылып ябыла, ишегалларыннан бөтен урамга кемнәрнеңдер: “Шырпы ал”, “Тоз... тозны салырга онытма!”, “Өстеңә, күрше, муеныңны каплаган ысвитырыңны ки, талпаннарның котырган чагы...” һәм башка эндәшүләр, киңәшләр яңгырап китә. Халык күңелле итеп Май бәйрәмен уздырырга җыена.
Тәлига, ире кушуы буенча, демонстрациягә чыкмаган, өйдә кирәк-яракларны әзерләп куйган иде. Барысын яңадан тиз-тиз барлап чыктылар да, юлга кузгалдылар. Волга машинасына төялеп, ике ир, өч хатын урман авызына килеп төштеләр. Кошларның күңелле сәламләшүе урманны сихри итә. Рәхәт! Сулаган саен сулыйсы килә. Дымсу җирне сары тузганаклар белән зәңгәрсу умырзаялар каплаган. Агачлардагы кечкенә нәфис яфраклар талгын җил уңаена тибрәлеп хуш ис тараталар. Һавада бал исе, яшәү исе! Азык-төлек салынган биштәрләрне аркага асып, бераз хозурланып торгач, ял итүчеләр аланлыкка җәяү генә киттеләр.

Зимфира Исламова

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас