

Укытучыларның телендә дә шул вакыйга булды. Мәктәпкә килеп кергәч тә “Эскерт янган” дигән сүзне ишеткән Тәлига Сабировна бозлы суга кергәндәй калтыранып куйды: төн уртасында ире ишек ябуга уянып киткән иде шул...
– Ишегалдында кеше йөргән кебек булган иде, карап кердем, тынычлап йокла, берни дә юк, – дигән иде Хаммат. Үзе аш бүлмәсенә узды. Урынына тиз генә ятмады.
Тәлиганең җаны урынында түгел, ләкин шикләрен беркем белән дә бүлешә алмый. Иренә бәреп әйтергәме? Идарәгә барыргамы? Хәзер нәрсә үзгәртәсең? Хаммат шундый эшкә барырмы? Юк, юк... мөмкин түгел, ышанырлык хәлме – уңыш җыйган вакытларда басудан кайтып та керми, янып йөри бит... Ә теге чакта, мәктәптә янгын чыгу? Аны өстерәп өйгә кертүе? Керосин исе... Нинди галәмәт соң бу? Кем соң аның ире? Хамматны беләме соң Тәлига? Әйе, кайда сугышкан, әсирлектә булган – боларын сөйләде. Медален күрсәтте. Батырлык өчен медален юкка гына бирмиләр бит инде. Тик... аның документын югалттым, дигән иде...
Хаммат Физалия белән ялгыз калу мөмкинлеге бүтән булмаганга эчтән ярсыды. Ярсуы ачу булып аңын томалады, ләкин көне буе тышка чыгармады. Ярты төнгә чаклы йоклый алмый, хатынының тигез сулышын тыңлап ятты-ятты да, торып киенде. Кулына шырпы тотып басуга китте... “Миңа тешләре үтмәячәк аларның. Һәр ошамаган нәрсә өчен үч алачакмын!” Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карар, дип юкка әйтмиләр шул. Күңеле бозыкның гамәле ничек төзек булсын?!
***
Бүген ял көне. Көн аяз, салкынча. Инде октябрьнең явасы яңгырлары явып, җир туенган, хәзер бераз катырып җибәргән иде. Хаммат Шәрәфович иртән иртүк клуб янында үзе җитәкләгән класс укучыларыннан торган тимур командасын көтеп алды һәм исемлеккә кертелгән ялгыз әбигә алып китте. Бүген алар чишмәгә ерак түгел җыйнак итеп салынган Сәрби әби йорты янында тукталдылар. Ялгызы яшәсә дә, йорты төзек, ишегалды чиста. Әмма абзары мал асрыйм диярлек түгел инде... Карчык аларны капка төбендә каршылады.
– Исән-сау торасыңмы, Сәрби әби? Сиңа ярдәмчеләр алып килдем. Йә, нинди эшләрең бар? – Хаммат Шәрәфовичның көр тавышы ишегалдын тутырды.
– И-и... рәхмәт төшкере. Исәннәрмесез, балалар! Бигрәк миһербанлы күренәсез, кул-аякларыгыз сызламасын, бәхетегез артсын! Эшем, дип, менә киселгән түмәрләрем ята инде.
– Без аны хәзер ярып өябез, дөресме, укучылар?
Малайлар ишегалдындагы түмәрләр янына килеп басканнар иде инде, балталарны кулларына алдылар.
– Әйе, мин өйдә дә үзем ярам. Хәзер без өчәү утыннарны ярабыз. Ә син, Азат, өеп тор, яме?
Эшләгән кешегә тау түзми шул – өем күзгә күренеп кимеде. Күмәк тә булгач, ишегалды гөрләп торды.
Кызлар күлмәк җиңнәрен сызганып, өй эченнән башлап күтәрмәгә кадәр идән юдылар; су алып кайтып, өй эчендә мәш килделәр.
– Сөбхәналла, сөбхәналла... күзләр генә тимәсен, бигрәк уңган кызлар икәнсез! Кем бәхетенә үсәсездер, киләчәгегез матур булсын, – дип, итәкләре бөрмәле озын күлмәге өстеннән чуар алъяпкычын буып куйган, яулыгын дүртпочмаклап бәйләгән Сәрби әби сөенеченнән күкнең җиденче катында йөзде. Рәхмәтләрен Ходай аша җиткерим дип, дога укый башлаган иде, Хаммат аны шунда ук туктатты:
– Без монда коммунизм төзүчеләр тәрбиялибез. Сиңа, әби, яңа буын менә нинди хөрмәт күрсәтә. Партиядән дә бөек нәрсә юк җирдә! Ә син, оялмый, искелек калдыклары белән мыскыл итәсең. Безнең күз алдында бит, җитмәсә.
Сәрби әби ачысын-төчесен күп күрде, ирен, ике улын сугыш йотты. Иле белән бергә булгач, аварга торган иске абзары да, ярылмаган утыннары да җанын каезламый. Ләкин чын күңелдән теләкләр теләвен мыскыл итү дип кайтарып әйткәч, әллә нәрсә булды аңа, тамагына төер утырды, кайнаган самавыры да үзе белән бергә ыңгыраша кебек тоелды. “Әгәр адәм баласы Аллаһыдан башка нәрсәләргә табынса, ул кешенең бер изге гамәле дә кабул булмас, урыны мәңгелек утта – җәһәннәмдә булыр. Үзең ярлыка, бер Аллам, башлары буталган колларыңны...” Сәрби әби яшьләрен күрсәтмәде:
– Арыгансыздыр, оланнар. Утыны да чиерәк шул, ярырга авырга төште инде. Килегез, утырышыгыз, менә кызлар белән коймак җитештердек, ашый башлагыз, балалар.
Аннан соң әби, укытучының күзлек пыяласы аша да салкынлык бөркеп торган күзләренә карамаска тырышып, өстәде:
– Хаммат улым, син монда – түр башына утыр.
– Юк, мин тышта көтеп торам. Малайлар, җәһәт кенә ашагыз, күп калмады, бетерик тә таралышырбыз. Бүгенгә җитәр, икенче атнада Маһира әбигә барырбыз, – дип, “укытучы башым белән монда чәй эчеп утырмам лабаса” дигән уйлар астында Хаммат урамга чыкты.
Ерактан балкып утыручы йортына карап татлы истәлеккә чумды Хаммат. Өйне, беркемнекенә дә охшамасын дип, читтән балта осталарын алып килеп салдырды ул. Хатыны белән икесе генә торсалар да, эчен-тышын сырлатып, клуб чаклы итеп эшләтте. Ә шуңа чаклы Хаммат, таш пулатның идән астында калдырган маясын алырга китеп, бер айлап Казахстанда торып кайткан иде. Күчтәнәчләр белән килеп кергәндә Айбикә әби исән-имин гомер итеп ята иде.
– И-и-и... рәхмәт, улым, онытмагансың. Тау чаклы күчтәнәчләр белән сөендергәнеңә Ходай үзе өеп бирсен. Кәнфит, прәннекнең тәмнәре дә онытылган ие, рәхмәт төшкере. Ризыгың булгач, Ходай бирә икән... Килеп йөр, үз улым кебек күрдем бит, – дип куанычыннан яшь түгеп алды әби, казахчасын вата-җимерә русчага ялгап. Хаммат байлыгын шулай урау юллар белән акчага әйләндереп авылга кайтты, мал-туар алды, йорт җиткерде. Шул вакытларда өйдән-өйгә чыш-пыш йөреп торды:
– Түрә булып эшләгән абыйсы үлеп киткән дә бар байлыгын Хамматка калдырган икән...
– Хаммат Шәрәфович бик зур хәзинә тапкан диләр...
– Кайдадыр, чит илдәге яшерен оешмада тора икән, шуннан йөзәр мең премия ала икән ел саен...
Сөйләрләр дә... Хаммат сырлап-бизәкләп салынган өе, биек коймалары һәм тимер урыс капкасы белән генә түгел, киемнәре белән дә бу як кешеләрдән аерылып тора иде шул. Авызын ерып җибәрсә, үзеннән алда елтырап ике алтын теше елмая...
***
Табигать кабат яшеллеккә төренде. Бакчаларда алмагач, чияләр шаулап чәчәк аттылар; аларны төрле яклап бал кортлары сырып хушланып оча. Агачларда нәни яфраклар, якты дөньяга кабат яралуларына сөенеп, яшькелт күзләрен елтыратып, лепердәшеп утыралар. Алар әле яңа туган булсалар да, нәзек җепселләрендә яшь яфракларга гомер бирү бәрабәренә үзләре өзелеп черемәгә әверелгән былтыргы яфракларның моңлы хәтере саклана. Шулай булмаса, нәкъ шулар кебек җилфердәмәсләр, буыннан буынга килгән шатлыклы Яшәү җырын көйләмәсләр иде... Бакчалары яшеллеккә төренә барган авылны үзенең алтынсу-ал нурлары белән бәйрәм таңы кочты. Беренче Май, көлә-көлә, өйләрдә тәмле коймаклар, пәрәмәчләр, кыстыбыйлар пешертте; йөрәкләргә бәхет тойгысы, күзләргә шатлык орлыклары сипте. Бүген гел елмаясы, матур сүзләр сөйлисе, биисе килеп тора.
– Сәгать уннардан да калмый кузгалабыз, соңармагыз!
Зимфира Исламова
Дәвамы бар.