

Физалия өй эшләрен әзерләп, әнисенә бераз булышкач, сәгать дүрткә яңадан мәктәпкә килә торган булды. Ул иншалар язганда, Хаммат Шәрәфович артка китеп, дәфтәр тикшергән булып утыра, ә күзләре белән Физалияне ашый иде. Укучы кызның иншадагы хаталарын парта артына янәшә утырып, кайнар тыны белән өтә-өтә, кызның йомшак кулына кагылып-кагылып, аңлатып утыра иде. Бу мөнәсәбәттән Физалия өстендәге кофтасы төсенә керә; уңайсызлану тойса да, укытучы абыйга каршы әйтми. Нәрсә әйтсен инде – аларның максаты уку, белем алу, ә укытучылар әнә ничек тырышалар...
Ә Хамматның ятса да, торса да шушы кыз күз алдыннан китми; тизрәк мәктәпкә барасы, дәрес булмаса да бу класска кереп Физалиянең күзләренә карап торасы килә. Кызның әнисенә, киресенчә, игътибарын киметте, Физалиягә магнит кебек тартылды. Акрынлап мәҗнүнгә әйләнгәнен үзе дә тойды, ләкин хисләрен йөгәнләргә түгел, ә, бәлки, тезгенен ычкындыру турында гына яшерен өметләр белән яши торды...
– Физалия, синең бит Ралина исемле дустың бар, әйеме? Нигә рус теленнән аның белән бергә әзерләнмисез? Күңеллерәк тә, кайтырга куркынычсызрак та булыр иде, – диде Тәлига Сабировна биология дәресе башланганчы, ак блузка өстеннән иңнәрен каплап куйган зәңгәрсу чуклы косынкасын төзәткәләп. Физалия укытучының бу гадәтен каушаганда эшләгәнен искәргән иде. Ни өчендер укытучы апасы уңайсызлана... Тәлига үткән көндә мәктәптә кичкә кадәр алдагы лаборатор дәрескә әзерләнеп утырды да, ире кайтып китмәде микән дип, рус теле кабинетын ачып караган иде. Шунда аның Физалиягә ничек төбәлгәнен күреп йөрәге өшеп китте: “Йә, Ходам, чәчкәгә кул сузарга итәме әллә... Ниндидер мәкере бар моның, Аллам сакласын!” Яклыйсы килде бу ятимә кызны, “өстәмә дәресләргә йөрмә”, – диясе килде. Тик иреннән курыктымы, бу баладан оялдымы, кисәтергә генә кирәк тапты.
– Апа, Ралина математиканы ныклап укый, физматка бара ул.
– И... бергә уйламагансыз икән. Нишлисең, һәр укучы үзенә ошаганны сайлый шул. Син сак бул инде, Физалия, бик ялгызың калма.
Ә кичен ире үзен шашынып үбә, иркәли башлагач, исәнкерәп китте. Болай дәртле кыланмый иде бит...
– Безнең кайчан балабыз була инде, бичә? Хәзер курыкмый табарга була – әйдә, тәвәкәллә. Бу авылда өченче ел яшибез, мәктәпкә өйрәнеп беттек. Тиздән яңа йортка күченәбез, түбәсе белән верандасын бетерсеннәр дә. Авылда бер булачак! Мебельләрне заказ белән кайтартам. Тәрәзәгә пәрдәләрне ял көнне шәһәргә барып, бергәләп сайларбыз. Инде бала-чага идәндә йомшак келәмдә тәгәрәп уйнаса да була.
Челтәрле алсу эчке күлмәгенең төшкән иңсәсен күтәреп, хатын калтыранып куйды. Әллә ничек, ул үзен гаепле сизде. Балага узалмавын ире тиздән аның кимчелеге итеп төрттерәчәген тоемладымы... Ике атна элек хатын-кызлар табибына барды ул. Кабат анализларын бирде.
– Җылы якка барып кайтыгыз, диңгез суы ярдәм итәр. Кайнар ком, кояш дигәндәй. Әле сез яшь, өметне өзәргә кирәкми.
Әмма Тәлиганең төшергән баласы кулларын сузып төшкә керә шул. Әйтерсең, үзенә чакыра...
– Әлегә уза алмыйм шул, Хаммат. Беренчесен төшергәч, гел баласыз да калалар икән.
– Юкны сөйләмә! Кем генә төшермәгән дисең – өй борынча итәк тутырып бала алып кайталар. Кире уйларыңны давай үзең алып ташла.
Әйтерсең, уйлап кына балага узып була. Теләмимени аны Тәлига, йөрәгендәге югалту ачысын басар өчен бүген үк алып кайтыр иде. Урамда әнә кечкенә сабыйлар чыр-чу килеп уйнап йөри. Аларга йотлыгып карап торганын кешеләр генә сизмәсен... Их, берәрсен алдыңа утыртып сөяргә...
– Шыңшыма. Тумаган бала өчен балавыз сыгарга... шул булдымы кайгы? Сугышта алма кебек балалар концлагерьларда ачтан, суыктан интегеп үлделәр. Күзгә күренмәгәнне жәлләп торырга...
Теге чакта шул булды аның бөтен юатуы. Тәлига югалту ачысын үз йөрәге аша уздырды, ләкин иренә яшен бүтән күрсәтмәде. Ул Хамматның каты бәгырьле булуын сугышта, әсирлектә күргәннәр аркасында дип, авыр сүзләренә рәнҗеми дә иде. “Башкалар ничек яши икән соң ул?” Тәлига күңеленнән күршеләрне барлады. Ялгыз яшәгән хатыннар шуышып дөнья көтә – авырлыгын үзләре генә беләдер. Каршы якта Фәтхиянең тавышы иренекенә караганда ныграк ишетелә. Тагын алдарак... ул гаиләдә көн дә талаш, кычкырыш... Мескен кызлары куркып беткән, буйга бәләкәй генә – җиденче класста укый димәссең. Ә аста тагын бер өй бар икән... Тыштан ук көлеп торган кебек, менә ул гаиләне бәхетле дисәң дә була. Ире ат алып кайтса, хатыны елмаеп килеп чыга, арбага менеп утыра да печәнгәме, себерке әзерләргәме – гел бергәләп китәләр. Өй яннары шау сиреньгә төренгән, узып киткәндә дә рәхәт ул тирәдә. Бер берсенә авыр сүзләр әйтми тыныч гомер итәләр. Ул ир дә сугыш михнәтләрен кичеп кайткан, үзен тота белә бит... Алма агачыннан ерак тәгәрәми – улы белән кызлары да мәктәп горурлыгы. Димәк, матур яшәү кешенең үзеннән тора.
Туңган җир өстен, шәрә ботаклы агачларны алсу нурларында коендырып, октябрьнең кояшлы таңы атты. Бу ай күбрәк яшь коя, урамнарны ләм ясый, кешеләргә шыксыз карый торган иде. Бүген әнә кояш күзләрне камаштыра. Сынамышларга ышансаң, тиздән яңгырлар башланыр... Кояштан күчкәндер, күңелләрне шатлык били. Менә мондый көндә бары яхшылык кына эшлисе, кешеләрне сөендерәсе килеп тора. Барысы да бәхетле булуын телисең. Тәлига йокысыннан көр күңел белән уянды.
– Хаммат, син бөтен көчеңне куеп эшлисең, арыйсыңдыр инде. Түгәрәктән тыш та аерым шөгыльләнү артыкка китмиме?
– Юк, хатын. Түгәрәктә йөргәннәр барысы да югары уку йортына керер, дип уйламыйм. Былтыр җибәргән хаталарны истә тотып, абитуриент булырга аерым укучыларны гына өстәмә әзерлим.
– Әйтергә теләгәнем шул: һәрберсе белән аерым эшләмә, бер Физалиягә ике сәгать вакыт дигәндәй. Авыл кешеләре нәрсә уйламас... Әнә унынчылар белән берләштерсәң, үзеңә дә җиңелрәк булыр. Ул кызга да караңгыда ялгыз йөрергә туры килмәс. Таныш җирләр булса да, Алла сакласын...
Хамматның тарткалашырга теләге туса да, туктап калды. Эчтән генә: “кешедән куркып торсаң”, дип мыгырданганда, хатынының сүзләре уйланырга этәрде. Гайбәт китәргә мөмкин, бер китсәме... әйткән сүз – очкан чыпчык, аннан туктатып булмас.
– Синең сүздә хаклык бар, бүген уннарга тәкъдим итәрмен.
Шулай итеп, мәктәпнең даны булачак, югары уку йорты программасын кимерүчеләр бүгеннән башлап дүрт кыз, бер малай иде инде.
– Без шатланып йөриячәкбез, абый! Мин литфакка керергә телим, рус телен гомер буе укыйсы, – дип ризалыгын белдерде Әсгать, укытучының үгетләвен дә көтмичә. Ул инде күптән Физалиягә күз атып йөри, менә хәзер атнасына ике тапкыр янәшәсендә утырачак – егет күңелен көтелмәгән куаныч биләп алды. Ул бу кызны авыл тыкрыгыннан килеп чыккан этләрдән генә түгел, өч башлы аҗдаһаның үзеннән дә якларга әзер; аның өчен утка-суга керер, икеләнми дә. Табигать кешегә сөю хисен бүләк иткән икән, иң сафын, чистасын ул тәүге хисләр итеп тапшырган. Бөтен ваклыклардан өстен, риясез, мәкерсез сөю берни таләп итми, янып көюләренең әҗерен дә көтми. Яшь йөрәк ярата, яна, чәчәк атып сөю җимеше бирә – кемнеңдер татлы була, кемнеңдер җимеше ачы була, ләкин ул сөйгәнен корыч калкан кебек саклый. Физалиянең язмыш күген һәрвакыт кояшлы итәчәк Әсгать ихлас ярата иде...
...Төнлә басудагы салам эскерте янып көлгә әйләнүен мал караучы кереп әйтте. Идарә утырышы башланган иде инде. Бу хәбәрдән бригадирлар, алардан бигрәк, рәис һушсыз калдылар... Колхоз рәисе, сул кулын йөрәк турысына куеп бераз тын утырды. Аннан соң барысын пыр туздырды:
– Табыгыз, кайсысы тәмәкесен калдырган! Кичә фермага саламны кем алып кайтты? Башын кисеп кулына тоттырам, кем эше бу?
Юкка котырмады ул, малларның ярты кышлык саламын көл иткән өчен аның башыннан сыйпамаячаклар.
Дәвамы бар.
Зимфира Исламова