Литература
13 Сентября 2022, 07:00

КАРАКОРТ

11 өлеш Хаммат хатынының карышканын күреп тора, шуңа Тәлиганең нидер әйтергә теләп ачкан авызын кулы белән генә каплады. Авызын ерып елмайган булса да, күзләрендә боз салкыны.– Син курыкма, барысы да яхшы булыр. Бер-ике елдан алып кайтырсың, тик хәзер түгел. Планнар бүтәнчәрәк. Тынычлан, бар ятып тор.

КАРАКОРТКАРАКОРТ
КАРАКОРТ

Хаммат хатынының карышканын күреп тора, шуңа Тәлиганең нидер әйтергә теләп ачкан авызын кулы белән генә каплады. Авызын ерып елмайган булса да, күзләрендә боз салкыны.
– Син курыкма, барысы да яхшы булыр. Бер-ике елдан алып кайтырсың, тик хәзер түгел. Планнар бүтәнчәрәк. Тынычлан, бар ятып тор.
***
...Башкортстанга күченеп кайтуны Тәлига, кайгыларыннан арыну булыр дип кабул итте. Яңа җир, яңа кешеләр, дигәндәй. Аннан йорт мәшәкатьләре дә шәхси хәсрәтне каплап китте. Элекке мәктәпнең китапханәсендә чыккан янгын гына күз алдыннан китми озак торды. Иртәгә китәбез дигән төндә булды ул. Тәлига, кемдер төртеп уяткандай, сискәнеп күзләрен ачып җибәрде. Янында Хаммат юк. Ул торып тәрәзә янына килде. Бу як тәрәзәдән мәктәпнең бер почмагы күренә. Шунда ул кырый тәрәзәдә ялкын телләре биешкәнен күреп алды. Ул почмакта мәктәп китапханәсе урнашкан. Коты очып, Тәлига урамга йөгереп чыкты да күршеләрнең тәрәзәләрен шакырга тотынды:
– Торыгыз, янгын! Мәктәп яна! Торыгыз!
Тагын каршы якка чапты. Капканы тартып карады. Эчтән бикле... Бар көченә кага башлады.
Шунда беләгеннән таныш келәшчә эләктереп алды:
– Нигә кеше куркытып йөрисең? Әйдә, өйгә!
– Мәктәп тәрәзәсе... китапханә... анда яна...
– Төш күреп уяндыңмы? Кайтабыз, – диде дә Хаммат, хатынын өстерәп дигәндәй өйгә алып керде.
– Ят, тының чыкмасын! Иртәгә безгә юлга кузгаласы.
– Соң... Әнә кешеләр чабыша. Без дә барыйк!
Тәлига ишеккә омтылды, ләкин юлын кисеп:
– Сиңа барыбер түгелмени? – дигән тавыш яңгырады.
Ә Хамматның үз колагына мәктәп директорының тавышы ишетелгәндәй булды:
– Уку елы азагында мәктәпне ике кулсыз итәсез бит. Укучыларның укытучысыз калуы сезгә барыбермени? Мин җибәрмәскә тырышсам, моны булдырам, әмма Тәлига Сабировнага авырлык китерергә теләмим. Шуңа үз теләгегез белән китәргә рөхсәт биреп кул куям.
“Укытучысыз гына түгел, мәктәпсез калдырам мин сине, тишек борын. Миңа янап маташкан була бит...” Хаммат үзендә ике “мин”
яшәгәнен аерым-ачык белә: беренчесе бу тормышка яраклашу өчен җан-фәрман тырышкан совет укытучысы булса, икенчесе – усаллык ташып торган туң бәгырьле, кеше бәхетсезлегеннән ләззәт алган катыйль…
– Урыныңа барып ят! Кабатлатма мине!
Шунда хатынның борынына керосин исе килеп бәрелде. Куркуы белән тоймаган икән, менә янындагы Хамматтан килә бит ул ис! Шартлап ми күзәнәкләре уянды: “ул... ул төрткән бит...” Бик тә куркыныч булып китте Тәлигагә. Куырылып, урынына барып ятты. Берәр сәгатьтән урамдагы тавышлар тынды. Тик ул инде йоклап китә алмады...
“Әле дә ярый шул чакта өйдән чыгарга өлгердем. Уяттым кешеләрне. Мәктәп бөтенләе белән янып бетәсе булган бит.” Шушы уйлар һаман да кайный башында. Хамматтан берни сорашмады, бүтән бу турыда сүз кузгатмадылар.
Башкортстанга күченгәч, туганнарыма барам, дип, Хаммат бер ай кайдадыр йөреп кайтты да авылның Кое урамында буш урынны белешеп, агач кайтартып өйде. Бер атнадан ерактагы рус авылыннан балта осталары табып кайтты; алар кечкенә алачыкта яшәп йорт сала башладылар. Тәлига мәктәптә дәресләре бетүгә өйгә ашыкты, эшчеләрнең ашарына әзерләп, аларны карап, икенче көнне дәрес планнары да язмый килгән чаклары булды.
Киңәшмә буласы көннәрдә:
– Бүген миңа дәресләр беткәч кайтып китәргә рөхсәт итегез әле? – дип директорга керүләре бер генә булмагандыр...
Директор – урта яшьләрдәге тарих укытучысы, таләпчән булса да кешелекле булды: ире дә бергә эшли бит, кайткач яңалыклар белән таныштырыр, дип фикер йөртте. Тәлига үзеннән берәр сәгать соңлап кайткан ирен:
– Нәрсәләр сөйләделәр соң? – дип каршылавына тегесе:
– Әй һаман шул бер балык башы инде, нәрсә сөйләсеннәр. Укытырга кирәк, югары уку йортларына керерлек булсыннар. Шунда гына мәктәпнең абруе булачак, – дия иде, нечкәлекләргә тукталып та тормый.
Алар килеп урнашкан бу татар авылы зур гына булып, мәктәп районда алдынгылар исәбендә йөри. Балалар күп, ата-аналар җыелышларга зал тутырып йөриләр, барысы да үз баласының яхшы укып, “кеше булуын” тели. Җаваплылык зур. Хаммат Шәрәфович биредә дә класстан тыш чараларны җәелдереп җибәрде. Үз фәне буенча түгәрәк оештырып, өч төркем ачты. Күптәнге максаты – иң алдынгы укытучы булу биредә тормышка ашарга охшаган, эшләр өчен җирлек бар. Ул үзенең фәнен генә иң мөһим, кирәкле, дип, кайчак коллективта каршылыклы фикерләргә тап була.
– Укучылар өй эше рус теленнән күп бирелгәч, географияне укып килмәгәннәр. Өлгермәдек, диләр, – утырышта башка фән укытучылары бу мәсьәләне күтәреп карасалар да директор Хамматны яклап чыга. Чи татар авылыннан чыккан балаларга югары уку йортларында руслар белән бер шартта имтихан бирәсе, димәк, рус телен су кебек эчәргә тиешләр.
– Хәзер заманалар башка, рус телен белмәсәң, абзар артыннан ары китә алмыйсың! – дип, хезмәттәшләренең авызын томалый иде арка терәвен сизгән Хаммат Шәрәфович. – Татар теленең киләчәге юк аның, өйдә генә кирәк ул, – дип өстәп куярга да ярата.
Мәктәптә бәйрәм саен моңача күренмәгән матур-матур кичәләр оештырылды. Пушкин әкиятләрен укучылар сәхнәләштереп күрсәттеләр. Үзе җитәкләгән классның әти-әниләрен:
– Балаларыгыз белән өйдә русча сөйләшегез, шунда гына нәтиҗәсе күренер, – дип, җыелыш саен үгетләп кайтара иде.
Бигрәк тә тугызынчы сыйныфтагы калын кара толымлы, нечкә билле, алъяпкычы астыннан күкрәкләре төртеп торган тулы балтырлы Физалия исемле кызның әнисе белән тыгыз элемтәдә торды. Алтын кояш нурларында кызарып пешкән җиләк кебек кыз мәктәптә яшьтәш егетләрен ымсындырган сылу иде. Бөтен күңелен укуга биргән Физалиягә генә артыннан карап калучылар бар ни, юк ни. Ә... юк икән... берәү бар. Тәнәфестә Әсгатьне күрсә адымнарын ялгыша кыз... Кара чәчле, кара күзле, беләкләрендә мускулы уйнап торган бу егет мәктәпне спорт буенча районда беренче итеп танытты. Укуы да әйбәт, тәртибе дә. Тик ул быел мәктәпне тәмамлый...
Физалиянең әтисе фронттан яраланып кайткан булган, кече кызына унбер яшьләр тирәсендә, якты дөнья белән хушлашкан. Гаиләдәге зур балалар инде аерым яшиләр. Әнисе Физалияне укымышлы итеп, шәһәрдә яшәтәсе килә.
– Рус телен өстәмә укыса, институтка керер мөмкинлеге бар кызыгызның. Кичләрен аерым шөгыльләнергә ризамы, кайткач сөйләшегез, – дип, укытучы әйткәч, җыелыштан әнисе кош тоткандай
кайткан иде. Кичке ашка Физалия табада пешереп куйган бәрәңгене ашаганда, әнисе уңган кызына рәхмәтләр әйтте дә, җыелышта ишеткәннәрен җиткерде.
– Кызым, иншалар язарга өйрәнерсең, рус теленнән экзаменны яхшы бирсәң, институтның ишекләре ачык дигән сүз, – дип, Физалияне өстәмә дәресләргә йөрергә үгетләде. Рус телен “дүрт”кә белү генә аздыр инде, дип, Физалия ризалашты. Берүзе йөрүе генә ошап бетмәде.
– Безнең класстан бүтән беркем дә йөрмәячәкмени, әни? – кызның “юк” дип әйтәсе килгән иде, ләкин әнигә карышу яхшы түгел дип, шул сорауны гына бирде.
– И... кызым, онытканмын. Түгәрәккә барысы да йөри ала, дип әйткән иде укытучыгыз, ә өстәмә дәрескә кемнәр югары уку йортына керергә ниятләгән, шуларны гына чакыра. Институт программасы белән эшлибез, диде. Кызым, безнең таныш-белеш юк, үз белемең тирән булса, керерсең, Алла боерса...

Дәвамы бар.

Зимфира Исламова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас