

Тыштан бик итәгатьле, кешеләр белән беркайчан сүзгә килмәгән, тавышын күтәрмәгән бу укытучы егет, авылдагы күп кызларның хыял җимеше иде. Тәлига – егермедән өстә булса да, егет-җилән белән җитди мөнәсәбәтләр кормаган тыйнак кыз, биология укыту өстенә үзе дә читтән торып институтта укый бит...
– Укуымны тәмамлыйм әле башта, кияүгә чыксам, гаиләдән аерылып Казанга барып йөрүләр уңайсыз булыр. Аннан соң уйлашырбыз, – оялып кына шулай җавап бирде ул ахырдан. Хамматның кичләрен клубка чыгуын да, авылдагы кызларны озатып йөрүләрен дә белә инде. Минем укуны бетергәнне көтмәс ул, берәрсенә өйләнеп куяр, дип тә уйлады.
Ике ел гомер аккан судай үтте дә китте. Вакытны, чабуына ябышып, туктатып булмый шул – көнләп, сәгатьләп, минутлап, мизгелләп кителә дә Галәм киңлегенә кереп югала... Тәлига инде кыюланды, укытучылар бүлмәсендә дәшми генә утырмый, башкалар белән рәхәтләнеп сөйләшә.
– Тәлига, нигә бер дә клубка чыкмыйсың? Кичә Хаммат Галимә белән танцага да калдылар әле, – бар яңалыктан хәбәрдар Фәния Шакировна кызның кылларын чиртеп карарга теләде беркөн.
– И-и... клуб кайгысымы... тиздән кышкы сессиям җитә, укырга күп ич, – дип, күзләрен яшерде Тәлига, керфек очларыннан менә-менә
бөтен шикләнү-көнләшүләре коелыр кебек. Әйе, Галимә авылда җитеш гаиләдән, өйләре дә ерактан балкып утыра. Әтисе фронттан исән-сау кайтты, бригадир. Хамматка Галимә менә дигән кәләш буласы дип, ятимә кыз эчтән генә янып көйде. Теге сөйләшүдән соң аулакта Хаммат Шәрәфович белән очрашса, кызарып пешә иде ул...
Ниһаять, Тәлига диплом алып кайтты; укытучылар бүлмәсендә шатлыгы белән уртаклашып, чәй эчеп алдылар. Кыңгырау шалтырап, кем дәрескә, кем кая китеп беткәч, бүлмәдә Хаммат белән икесе генә калдылар.
– Котлыйм, Тәлига! Уңышлар сиңа! Менә сиңа тәкъдимемне кабатларга форсат чыкты. Гаиләле булырга миңа да вакыттыр, утыз алты тула бит инде... Чык миңа кияүгә.
Тәлига бер мәлгә телсез калды, егеткә күтәрелеп карады. Чынлап аңа тәкъдим ясыймы? Әллә сынап карыймы? Әнә башкалар, ир заты аз булудан гына түгел, ә ошатып-яратып, үзенә бүгеннән ябышып чыгарга тора...
– Ничектер кисәк кенә әйттегез, Хаммат Шәрәфович. Уйларга вакыт бирәсезме?
– Ничек кисәк? Без күптән сүз куешкан идек түгелме? Укуың беткәнен көттем. Йә, җавбыңны әйт. Уйларга өч көн җитәме? – диде Хаммат. Тәлига аңа күтәрелеп карады да куырылып китте: егетнең күзләре нурсыз, салкын. Ә авызы – колакта...
Тыйнак кына туй ясап өйләнештеләр. Шулай яңа гаилә туды.
– Тигез гомер итегез! Кешеләр сокланырлык матур гаилә корыгыз! Бәхетле булыгыз! – дип, теләкләр теләделәр хезмәттәшләре. Ләкин күңел күлләрен бер дулкын тибрәтмәгән бу икәү бербөтен булып китәрләрме соң? Тугыз катлы тышчага төренгән җанының иртәгә ничегрәк ачыласын Хаммат тәгаен үзе дә белми. Кәефе гел үзгәреп торса да, юклыгын да, авырлыгын да күргән Тәлига аны ничек бар шулай яратырга тырышты. Хаммат та баш очында болытлар куерганда хатынының калкан булачагын аңлап, кеше алдында аңа хөрмәтен кызганмады.
Мәктәптән ерак түгел, сугыш беткәннән бирле буш торган салам түбәле, тәрәзәләре кыйшайган кечкенә өйдә яши башладылар. Тәлига бүлмәне юып, тәртипкә салгач, Хаммат:
– Әлегә ярыйсы гына бу. Киләчәктә клуб чаклысын салып керербез, бичә, – дип, алдагы планнарын ирештерде. Хатыны аның тарафыннан артык назлау күрмәсә дә, хуҗалыкка битараф булмавын күңеленнән хуплады. Ләкин кара таш юсаң да агармый – моны Тәлига яши-яши аңлаячак иде...
Икең дә мәктәптә булгач, уртак уй-теләкләр берләшә ул. Шулай да, Хаммат хатынын үтә тыйнаклыкта гаепләп:
– Син бер дә эшеңне күрсәтә белмисең. Шул бакчаңда нинди генә тәҗрибәләр үткәреп бетермисең, әйдә районда укытучылар киңәшмәсендә чыгыш яса, – дигән иде, күзгә чебен булып керергә яратмаган Тәлига Сабировна:
– Анда бит сөйли белергә дә кирәк, каушармын мин, – дип атлыгып чыкмады.
Ә Хаммат Шәрәфовичка үзен күрсәтергә генә булсын, чыгышын да ясады, ачык дәресләрен дә бирде. Директорга да рәхәт: районнан тикшерүчеләр килеп төшсә, тота да рус теле дәресенә алып керә.
– Үз эшенең остасы, балалар бу фәннән тырышып укый, – дип, директор ышанычын белгерткәч, тегеләре дә яхшы бәя биреп китәләр.
Үзенә һәрчак мактау яудыруларын көткән Хаммат Шәрәфовичка дәрестән соң түгәрәкләр оештыру гына аз булды, ахыры, яңадан-яңа шөгыльләр тапты:
– Укучылар, сугышта ир-егетләр ятып калды, авылда ятим балалар, ялгыз апа-әбиләр. Әйдәгез, тимурчылар командасы оештырып, аларга ярдәм күрсәтәбез, – диде Хаммат Шәрәфович беркөн класс сәгатендә.
Шуннан бу изге эшне башкалар да күтәреп алдылар. Ул елларда
әле кәгазь, әле тимер, әле сөяк, көл, күмер җыюлар бик кирәкле эш булды. Агитбригада белән басуларда чыгыш ясап йөрүләр көн кадагы булган мөһим вакыйга иде. Хаммат Шәрәфович авылда гына түгел, районда җитәкчеләрнең уң кулына, терәгенә әйләнде – өйгә кайтып күренүе өс-башын алыштырып, йоклар һәм ашар өчен генә булгандыр...
– Хаммат, сиңа минем яңалыгым бар, – дип, елмаеп каршылады Тәлига бер кичне ирен.
– Ну, нинди яңалык инде ул? Әйбәт кенә булсын. Уф, арыдым бүген!
– Безнең балабыз була!
Хаммат кул юган җиреннән бүлмәгә кире чыкты. Ирен читләре калтырап тора, бер кашы җыерылып борынына кунаклаган – Тәлиганең ирен мондый хәлдә күргәне юк иде: аңламавы аркасында, начарга юрамады...
– Тукта әле, Тәлига. Дөресме бу? Хата китмәдеме?
– Дөрес, җаным. Хатын-кызлар табибына күренеп кайттым. Тиздән өч ай була икән. Менә, син кайтканчы, кечкенә башмаклар да бәйләп куйдым.
Хамматның йөзен кара болыт сарды, йомарланган сөлгене чөйгә атты; анысы, эленеп калырга теләми, шуып идәнгә төште.
– Ашыкмыйк әле, дим. Тукта, башка суккан кебегрәк булды. Ни бит, безгә күченергә кирәк. Башка районга. Бәлки башка республикагадыр. Ничек бала белән йөрисең? Баланы бөтен дөнья җитеш булгач, киңәшләшеп алып кайталар аны.
Хатын идәннең бер якка авышуын тоемлап, өстәл кырыена чак тотынып калды. Башы әйләнә, күз алдында кара түгәрәкләр биешә башлады.
– Ничек? Бала бит инде бар... үсә... Икебез дә эшләп торгач, авыр булмас әле.
– Син нәрсә сөйлисең? Мине вообще ишетәсеңме? Эш, эш, дип, көн-төн чабам лабаса. Шушы авыл өчен, кешеләр өчен тырышам. Кая ул үзеңне уйлау! Партиягә тәккә алдылармыни?! Сиңа чүпрәк-чапракка төренеп утырырга гына булсын. Юк, әле бала була алмый безнең! Берничек тә!
– Соң... алдыртырга соң, мин тудырам. Карточканы тутырдылар, менә...
Тартмага үрелгән кулларны беләзектән тимер келәшчә эләктердемени, авырттырып үзенә борды.
– Сиңа икенең берен сайларга кирәк булыр: йә бала, йә мин! Юк, сайларга да кирәкми! Мин хатын аерсам, партиядән чыгарачаклар, төрле яктан тикшерүләр китер... Хәзер шалтыратам, минем бер танышым район хастаханәсендә эшли.
Дәвамы бар.
Зимфира Исламова