

Һөҗүм итүләр тынган арада Хаммат янына сары бөдрә чәчле украин егете килеп басты. Алар үзара аралашып якынайган кебекләр.
– Шәмсиев, әйдә әнә теге төркемдә бер егет белән сөйләштем. Галиев Тәлгать. Татар! Киттек, таныштырам.
Арка чымырдап китте. Күзәнәкләр киерелде. Хаммат куркыныч хәл килеп чыкканда өненә яшеренергә әзер җәнлек хәлендә иде.
– Ярар, Гаврило, мин хәзер... Син бара тор, – диде дә бөтенләй икенче якка китте. Юк, танышырга ярамый әлегә, ярамый... Элекке танышларыннан берәр татар йә булмаса якташ очрап, фамилиясе тирәсендә чокыну башланмасын!..
Түбән Селизиск янында барган бәрелешләрдә кулбашы яраланып, Хаммат Шәмсиев госпитальгә озатылды. Яралануы да якташлардан качып йөрүе аркасында килеп чыкты. Яшеренеп яткан җиренә кемдер шуышып килде:
– Татарлар бармы монда? Татарлар?
Шәмсиев ничек сикереп торып, күрше позициягә ыргылганын үзе дә сизми калды. Кулбашын утлы шар көйдереп үтте, аннан сул ягы кайнарланып, җиргә сеңде. Санитар машинасы кузгалырга тора иде, аны култыклап шунда менгезделәр.
...Бүтән аны сугыш кырына кайтарып тормаслар, чөнки дөньяда шау чәчкәгә күмелгән Җиңү язы гөрли.
Җиңелчә яралылар көннәр буе җыелышып гәпләшәләр. Күңелләрдә яшәү дәрте кайный: тиздән сугыш бетә. Ничә еллар җелекләрне суырган сугыш бетә! Һәр тарафтан Җиңү сулышы сизелә... Кайдандыр иске генә гармун табып алдылар. Уйнарга һәвәсләр дә табылды: рус, молдован, татар көйләрен сибәләр генә...
“Кая барып төпләнергә?” дигән уйлар ярасы бөтәшә барган Хамматны ныграк борчый. Туган якларга аяк басаргамы? Артыннан ук хәрбиләр килеп җитмәсме? Миргаяновның әсирлеккә төшүе мәгълүмдер... Ләкин әнисенең һәм апаларының язмышларын да беләсе килә... Әнисенең чәчләре нинди иде икән? Башыннан ак җирлеккә яшел төрткеләр төшкән яулыгын бервакытта да салмады бит ул. Чәчләре актыр инде хәзер... Йөзләрен дә тирән җыерчыклар баскандыр. Ә күзләре?.. Күзләре нинди төстә иде Хамматның әнисенең? Хәтерләми... Оят... әллә карамадымы ул аңа? Юк, кечкенә чакта: “Малайлар урамда уйный, мин дә чыгыйм әле?” дип, текәлеп карый иде бит. Тик ул чакта төсен карап торганмы? Әни күзләре – һәрчак әни күзләре инде: ягымлы, җылы, нурлы, һәрвакыт яратып карыйлар. Ә... искә төште, апалары аны бит әнигә охшагансың, диләр иде. “Күзләрең тач әнинеке”, димәк, соргылт аның күзләре. Кайгы-хәсрәтләрдән күзләренең төсе уңгандыр әнисенең, инде начар күрәдер... Тәрәзә аша ут яктысында гына булса да бер багарга иде. Әгәр кайтып керсә... Аны ничек каршыларлар иде икән? “Батыр сугышчы, җиңүче дип беләләрдер; бәлки, әниемә мин билгесез югалган булып калуым хәерлерәктер? Кем икәнемне белсә...” Ана йөрәге бик сизгер бит ул – кайтып керү белән тоячак улының карайган җанын... Кичерерме? Әллә ләгънәт укырмы? Шунда Хаммат кечкенә чакта әнисе сөйләгән бер (әкиятме, легендамы шунда) хикәятне исенә төшерде. Өйләре бик кечкенә булса да, йорт-кура тирәсендә һәрчак эш күп булды. Бакчалары да зур гына иде. Хуҗалыкта әнисе, апалары бил бөкте. Әллә бер малай булганга, әллә төпчек дип, кечкенәдән эшкә тартмыйлар иде. Хаммат-ташбаш исәйгәч тә күбрәк урамга таю ягын каерды. Әнкәсенең теңкәсенә тигән чагы еш булгандыр... Әнисе басынкы тавышлы иде, берчакта да кычкырмады да бит ул. Көндез ашап туйгач, мич янындагы эскәмиягә үзе янына утыртып, өстендәге зәңгәрлеге чак беленеп торган алъяпкычын салып, куллары белән шуны бер төреп, бер сүтеп тыныч кына сөйләр иде:
“Бик борынгы заманда булган бу хәл. Авыл читендәге җимерек бер өйдә карт ана яшәгән. Йөзләре җыерчыклы, үзе бераз бөкерәйгән булса да, бик җитез карчык булган ул. Тирә-якта аны изге әби дип йөрткәннәр: төрле үләннәр һәм им-томнар белән авыру авылдашларын терелткән ул. Аның бердәнбер улы бар икән. Ана улын җил-давылдан саклап, кадерләп үстергән. Бик чибәр, гаять көчле егет булып җиткән малай. Әнисе игелекле, яхшы бала бул, дип тәрбияләсә дә, көчен кая куярга белмәгән егет юлбасарлык белән шөгыльләнүчеләргә кушылган. Өйдән чыгып киткән дә, шулар белән кеше талап, сугышып йөри икән. Карт анасын оныткан. Әнисе кеше күзенә күренергә гарьләнеп өендә генә утыра торганга әйләнгән. Менә бервакыт авылның көчле ирләре юлбасар егетнең эзенә төшкәннәр. Ул качып котылырга теләгән. Караңгы төндә авылына кайтып җитеп, егет әнисенең ишеген шакыган. Карт ана улын яман эшләре өчен бик каты ачуланган, әрләгән; җәзасын үзең ал дип, керергә рөхсәт бирмәгән. Ачуы чыккан улы ишекне каерып кергән дә пычак күтәреп анасына ташланган. Әмма әнисе коточкыч каргау сүзләре әйтеп өлгергән, һәм мәрхәмәтсез егет шул ук минутта биленә хәтле җиргә иңеп ташка әйләнгән.”
Хаммат үзен шушы егет хәлендә итеп күзаллады. Әнисенең каргышын күтәрер иде әле... Туган йортта аны капкынга каптырулары куркынычрак: НКВД хезмәткәрләре, махсус оештырылган СМЕРШ аның кебекләрне аямаячак. Хөкем Хамматка бер генә – монысы бәхәссез – үлем. Әле немец концлагерьларында сакчы буларак кына хезмәт итсә, берничә елга иркеннән мәхрүм итү каралган булыр иде. Ул бит карательләр белән бер табактан ашады, күпме гаепсез әсирләрнең башына җиткәндер... кыйнап, атып, таптап... моны халык та, хәрби трибунал да кичермәячәк.
Госпитальдә бер палатада яткан казах егете Касыймхан Хамматка Алла бүләге иде... Ул булмаса, кайсы якларга китеп төпләнер иде Хаммат?
***
Ижауда алты ел укып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы дигән диплом алгач, Хаммат Казахстан белән хушлашып, Теләче районының Субаш авылына килеп төште. Соңгы елларда ул Рәҗимә белән бөтенләй аралашмады диярлек. Аның белән беркайчан да бергә булмаячакларын аңлаган көнне бөтен мәхәббәтен күз яшьләре белән агызып түкте ул. Араларны үзе салкынайтты. Ә Рәҗимә беренче килеп сүз катарлык кыю кыз түгел иде...
Инде сугыш яралары төзәлеп бара, авыл хәлләнү юлында. Мәктәп сигезьеллык, ләкин бинасы да, эш шартлары да әйбәт күренә. Хаммат туп-туры директор бүлмәсенә керде. Паспорт кесәдә, диплом кулда, фронтта күрсәткән “батырлык”лары өчен медале дә бар – бишкуллап алдылар. Көз җиткәнче үк, үзләшә торыйм, дип, эшкә чыкты.
Мәктәптә яшь укытучылардан ятимә кыз Тәлига бар иде. Басынкы гына, шомырттай кара күзләре гел уйчан, ләкин кешеләргә үтә дә мәрхәмәтле бу кыз егетнең күзенә сөйкемле генә күренде. Кай ягы беләндер беренче мәхәббәтен хәтерләткән кыз күңеленә якын тоелды. Бигрәк тә аның ятимә булуы әйбәт... Яше бара, партиягә керде, абруй казанырга гаиләле дә булса... Хаммат хәзер бу турыда төптән уйлана: “Гаиләле совет кешесенә, бигрәк тә икең дә укытучы булып эшләгәч, бар яклап та уңай караш булачак. Тыныч холыклы хатын кирәк, чәпчеми торган...” Ул аны читтән күзәтте, башкалар белән ничек аралаша – үзен өстен тотмыймы? Юк, кыз үтә дә сабыр, тыйнак һәм киң күңелле.
– Син дә ялгыз, минем дә беркемем юк, өйләнешеп бергә яшик, – диде Хаммат Шәрәфович Тәлигагә, бүлмәдә икесе генә калган вакытны туры китереп.
– Без бит бер-беребезне ныклап белмибез, – кызның гаҗәпләнүе йөзенә алсулык якты.
– Белмибез, дип. Бер ел бергә эшлибез бит. Минем бөтен тормышым менә шушында инде. Бар максатым – балаларга белем бирү. Начар гадәтләрем юк, беләсең. Эчмим, тартмыйм.
– Эчке дөньяны да белергә кирәк бит ул...
– Анысы яши-яши ачыла инде ул. Элек кызларны бөтенләй күрмәгән-белмәгән кешегә димләгәннәр әле, матур гаилә корып картайганчы яшәгәннәр бит.
Дәвамы бар
Зимфира Исламова