Литература
11 Сентября 2022, 11:00

КАРАКОРТ

8 ӨЛЕШ Полицайлар чиратлап, икешәр-өчәр төркемләшеп, шәһәргә чыгалар; өйдән өйгә кереп яһүдләрне аулап йөриләр. Бу хезмәтен Хаммат икеләтә ярата иде: үзен көчле хөкемдар итеп тою һәм баеп калу мөмкинлеге аны тагын да ныграк тырышып эшләргә этәрә. Шул вакытта бай яшәгән яһүдләрнең кыйммәтле әйберләрен, алтын-көмешләрен талап, Хаммат лагерь янында үскән имән төбендә чокыр казып яшерә барды. Ул бу эшен өстәгеләр сизеп калса, үзенең үлемгә дучар ителәчәген бик яхшы аңлый, шуңа сак һәм астыртын кылана.

КАРАКОРТКАРАКОРТ
КАРАКОРТ

Полицайлар чиратлап, икешәр-өчәр төркемләшеп, шәһәргә чыгалар; өйдән өйгә кереп яһүдләрне аулап йөриләр. Бу хезмәтен Хаммат икеләтә ярата иде: үзен көчле хөкемдар итеп тою һәм баеп калу мөмкинлеге аны тагын да ныграк тырышып эшләргә этәрә. Шул вакытта бай яшәгән яһүдләрнең кыйммәтле әйберләрен, алтын-көмешләрен талап, Хаммат лагерь янында үскән имән төбендә чокыр казып яшерә барды. Ул бу эшен өстәгеләр сизеп калса, үзенең үлемгә дучар ителәчәген бик яхшы аңлый, шуңа сак һәм астыртын кылана. Шәһәргә чыккан көнне андый яшертен гамәл кылырга җөрьәт итми, табышын корсагына бәйләп кайта да бер-ике көннән әсирләрне эшкә алып барганда, җаен китереп, күмеп куя. “Исән калсам, кайда гына яшәсәм дә, бай булачакмын!” дигән уйлар юлбасарлыгын аклый иде.
Баштарак Германия көчле икәненә инанса да, сугыш алар файдасына бетмәячәгенә төшенә башлады инде ул. Шәһәр базарларында йөргәндә кешеләрнең сөйләшүенә колак сала (аз-маз полякча аңлый башлады), радиодан да немецларның чигенүләре турында хәбәрләрне тапшыралар...
“Дөнья хәлен белеп булмый, немецлар белән Германиягә китәсе булса, менә бу мактау кәгаземне саклап калдырырга кирәк”, дип, соры бушлатының эчлеген сак кына сүтте дә, шунда тугры хезмәте өчен Амон Гёт үзе тапшырган кыйммәтле катыргы кисәген беркетеп, пөхтәләп тегеп куйды. Төн җиткәч, хәзинәсе яткан урынга барып, бушлатын да шунда күмде. Читтәрәк яткан алагаем зур ташны тәгәрәтеп китерде. Күңелендә шатлык бөреләнде: “Югалмас Хаммат, җирнең асты өскә килсә килер, ул югалмас... Чагар елан булыр, каракортка әйләнер, беркемгә баш бирмәс...” Иртән Хаммат башка сакчылар белән берлектә Плашувтагы тоткыннарны үлем маршы белән Освенцимга куып китте.
Алар артыннан озак та тормый, Совет гаскәрләре Краковка якынлашты. Немецлар, үзләренең җинаять эзләрен яшерер өчен, тугыз мең кешенең башын ашаган Плашувны җимереп, басу белән тигезләделәр.
Мең тугыз йөз кырык бишенче елның егерме җиденче гыйнвары. Маршал Иван Степанович Конев җитәкләгән 1нче Украина фронты гаскәрләре Освенцим тоткыннарын азат итәләр. Үлем белән ничә кат күзгә күз очрашкан карт солдатларның да лагерь әсирләрен күргәч, йөрәкләренә кан сауды. Мескеннәрнең күбесе көчкә җан асрый, тире дә сөяк.

Азат ителгән әсирләрнең кайсысын госпитальгә; карт-корыларны, хатыннарны өйләренә озаттылар. Елаш, бер-берсен юату, егылганнарны торгызу... Шушы буталыш вакытында Хаммат өстен алама киемгә алыштырды да әсирләргә кушылды. Хәлдән таймаганнар янынарак елышты. Читтәрәк сузылып киткән чиратка басарга туры килде: әсирләрне теркәп, кием бирү оештырылган икән.. Тезелеп киткән дар агачлары янында хәрби комиссариат хөкем карарын яңгырата.
– Кешелек тарихында моңача күрелмәгән вәхшилек күрсәтеп, әсирләрне җәберләгән һәм коточкыч газаплы үлемгә дучар иткәннәре өчен концлагерь сакчылары һәм коменданты асып үтерелергә хөкем ителә.
Кичә генә кукыраеп йөргән немец офицерлары суга төшкән тавыкларга охшап калган. Берәм-берәм дарга менәләр... Менә чират Амон Гётка җитте. Хамматның күз алдыннан бу ерткычның аңа ничек дәрес бирүе тезелеп үтте. Әле лагерьга килүенә атна да юк иде, эшкә барганда сафтан чыгып читкә атлаган тоткынга Хаммат:
– Стройга бас! – дип чыбыркысы белән селтәнде, чыбыркы тимәде (атып үтерү бер нәрсә, ә менә гаепсез кешене камчылау Хамматның кулыннан килерлек түгел бугай). Каян күреп калган, комендант җилдәй килеп тә җитте, Хамматның кулыннан чыбыркыны йолкып алды, нидер кычкырды да мескен тоткынны җиргә егып җан биргәнче тукмады да тукмады. Тәрҗемәче аша:
– Икенче кат җебеп торсаң, шуның урынында үзең җан бирерсең, – дип, Хамматка чыбыркысын сузган иде. Шунда Хамматның җанында тагын бер кыл өзелде – бәгыре ташланып калды...
Аны гел үлем белән куркытып торган Амонның хәзер үзен үлем көтә. Хамматны шатлык хисе чорнады: “Мин менә синең җан биргәнеңне көтеп басып торам, миңа тешең үтмәде”.
Дар агачлары тирәли басып торганнар ахылдап куюга Хаммат айнып китте: муены элмәктә булган озын буйлы Амон Гёт аяклары белән җиргә килеп терәлгән. Тиз-тиз элмәкне салдырып, бауны кыскарттылар, тегене яңадан түмәргә бастырдылар да башын элмәккә тыктылар. Хаммат чак көлеп җибәрмәде, чөнки комендант бу юлы да асылынып калмады, җиргә килеп терәлде. Солдатлар шаулашып алды:
– Нишләп болай азаплыйлар аны?
– Үзенең ерткычлыгы үз башына төшкәндер.
– Күпме җанны кыйды бит, шуларның яше төшә...
Өченче тапкыр түмәргә бастырып муенына элмәк салганда, үлем ачысын татыган җәллад үзе калтыранып тора иде...
Хаммат азат ителгән әсирләр янында бик чуалмады, солдат киеменнән үзгәребрәк китсә дә, оясыннан чыгарылган кыргый җәнлек итеп хис итте үзен. Шау-шулырак төркемгә елышты. Хәрби документ алганда исә иң соңыннан, әсирләр таралышып беткәч кенә килде. Өстәл артында тимер чырайлы хәрби утыра.
– Фамилияң? Нинди фронтта сугыштың? Әсирлеккә кайчан төштең? Монда танышларың булдымы?
Тагын әллә ничаклы сорауларга, ашыкмый, төптән уйлап җавап биреп барды Хаммат. Үзенең аерым җирләрдә эшләп, башка әсирләр белән аралашмавын ассызыклады: үлгәннәрне ташыдым, карантинга ябылган баракларга азык илттем, сакчыларның бүлмәләрен чистарттым, диде. Фамилия...
– Шәмсиев.
Бинага кергәнче үк башында шәп фикер туган иде: әнисенең фамилиясен алырга! Бары шулай гына аның полицай буларак эзе югалачак. “Әгәр элек сугышкан частьтән берәр документ калкып чыкса... ялганы фаш ителсә?” Җавабын ышандыргыч итеп уйларга кирәк! “Әһә... бабамның васыяте...”
Урта хәллеләрдән булган ерак бабасының гаиләсендә гел кызлар гына туып, нәсел җепләре өзелеп кала. Совет власте кулаклар белән беррәттән урта хәлле крестьяннарны да сөргенгә куды. Зур кызлары кызылармеецка кияүгә чыгып туган якларында калды. Гаиләсен алып чит якка юл тоткан бабасы саубуллашканда үз гозерен әйткән:
– Кызым, гаиләгездә ике малай туса, берсенә үз фамилияңне бир, нәсел дәвамчысы булып исәпләнер. Шуңа кыз фамилияңне ташлама, кияүгә үзем әйттем – разый булды.
Ләкин киявенә берәр кәгазь-фәлән тутырырга кирәк булса, хатынының ике фамилиясен дә яза торган иде:
– Миңа тоташкан җебе булырга тиеш бит.
Аларның өч кызы, бер уллары туу сәбәпле, ерак бабасының гозере үзе белән күмелә... Әнисе Хамматка бабасының бик эшчән кул остасы булуын сөйләп үстерә:
– Бер гаепсезгә әткәемне җир читенә олактырдылар. Йорт-курасын ул үз куллары белән җитештерде бит. Кулыннан балтасы төшмәде... Мин белгәннән бирле ат тотты. Ике сыер тотса ни, әткәй җәй буе бер караңгыны икенчесенә ялгап, мал азыгын үзе юнәтте сана. Көнләштеләр... Авыл тулы хөрәсәннәр әнә вылас булып йөриләр. Эш рәте белмәгәч, ишелеп беткән ызбаларда ачлы-туклы яшәделәр – аларны совет үз итте, безне кулак дип атадылар. Гаиләләр белән авылдан куып җибәрделәр. Сөякләре кайларда таралып ятадыр бахырларымның...
Хаммат мәктәптә яхшы укыса да, комсомолга кермәде.
***
– Синең чыраең бер дә ачтан интеккән тоткынныкы түгел бит, әй... әллә азык складын сакладыңмы анда?
– Син әсир дә түгел бугай...
– Немецларның өстәлен җыештыргандыр ул, калдык-постыкларын корсагына тутыргандыр.
– Әйе, сүзегездә хаклык бар: мин помойкаларны түгә идем. Төрле хәлләр булды... сөйләсәң, кеше ышанмас.
Хамматның бу теманы тизрәк ябасы килә иде, шуңа солдатларга үзе төрле сораулар яудырды. Аңа бит бу мәгълүматлар киләчәктә кирәк булачак. Ул хәзер совет солдаты киеменә яраклашып, һәр адымын үлчәп, һәр гамәлен уйлап башкара – иң авыр эшләргә алына. Әмма дә ләкин Хаммат командование алдында яхшатланса да, үлеп калырга һич теләми; сугышларда бик алга ыргылмады, артта да сөйрәлмәде.

Зимфира Исламова

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас