

Хаммат Рәҗимәне бу сессиядән үк үзе белән алып кайтыр иде. Әмма аларга барып күренү хәзер иң зур ахмаклык булыр иде...
Туган як... Нинди газиз, йөрәкне рәхәт дулкынга күмә торган сүз бу. Туган як, дию белән җанга шатлык, сөенеч тула. Күз алдына чана шуган тау; су коенган, балык тотып йөргән буа, күл; яланаяк чабып уйнаган яшел чирәмле урамнары килеп баса. Челтерәп аккан чишмә җырын тыңлап утырсаң икән тагын бер! Сулышлар киңәеп, күңелләр изрәп китер иде... Туган якның һавасы да гел үзенчә булган икән ул! Кышларын өшеп кайтып керсәләр дә, авырмый торган иделәр; җәйләрен урамда җил белән күтәрелгән яфрак, ком бөртекләре кызык, күңелле бер тамаша иде. (Казахстанда һавадагы ком бураны шулкадәрле ят, авыр – өйрәнеп китә алмады инде Хаммат...) Туган як кешене күренмәс җепләр белән бәйләп тора икән ул. Шул җепләр аз гына тартылса да сагыну бәгырьне өзә. Ул җепләрнең нинди могҗизалы булуын кешеләр аңламый да. Хамматның унбиш кыз арасыннан нәкъ менә туган ягы кызын йөрәге сайлавы гаҗәп түгелмени? Бу кыз туган якның бер күзәнәге булып җанга кергән, туган як сулышы булып үпкәгә тулган, туган як күзе булып аңа баккан... Төркемнәрендә әнә нинди чая кызлар бар, Хаммат янында бөтерелеп йөрсәләр дә йөрәгенә якын түгел. Ә менә Рәҗимәне күрсә, җанын-тәнен рәхәт бер ялкын чорный да ала...
– Рәҗимә... – диде ул карлыкканрак тавыш белән, – әгәр мин синең кулыңны сорасам, минем белән бергә Казахстанга китер идеңме?
Кыз дәшмәде. Уйчан коңгырт күзләрен тутырып карады да, кызарып, ишеккә таба атлады. Урамга чыктылар. Хаммат, кыска пәлтәсен төймәләмичә, кайнар күкрәген көзнең кискен җиленә ташлады. Әйтәсен әйтте инде – хәзер кире чигенер җире юк. Тик... алга да юл юк. Кайта алмый ул күрше авылга. Кияү булып кайта алмый. Барыбер кем дә булса танып алачак... Әгәр Рәҗимә аның белән качып китсә?.. Туганнарыннан аерылып... мәңгегә...
– Юк, – диде кыз, әйтерсең, аның бөтен уйларын ишетеп бара. – Мине абыем чит авылга да җибәрергә теләми, Казахстан кебек ерак җиргә... мөмкин түгел. Син үзең кайт безнең авылга, чынлап менә! Шундый матур безнең як!
Нидер әйтергә кирәк... Нәрсә әйтергә?..
– Кайта алмыйм... – Хаммат куенына салкын тулганын сизде, карасу пәлтәсенең төймәләрен эләктерә башлады, башын иде. – Мин бит сиңа барысын да сөйләмәдем. Мин хәрби кеше, әлегә башка җиргә күченә алмыйм. Өйләнсәм, Казахстанда яшәргә кирәк.
Шунда тукталышка автобус килеп туктады, Рәҗимә утырасы автобус.
– Ярый, хуш, Хаммат! Дүшәмбегә кадәр, – дип, кул болгады кыз, ишеккә атлаганда.
Озак торды Хаммат тукталышта. Рәҗимә киткән тарафтан күзен алмый, кымшанмый басып торды. Автобуслар килеп туктады, китеп барды. Кешеләр чыкты да үз юллары белән атлады. Кемнәрдер, өстенә яхшы кием кигән, кыяфәте зыялы күренгән иргә кызыксынучан караш ташлап, янына килеп басты; үз автобусын көтеп алды... Хамматка болар мәгънәсез бер ыгы-зыгы иде. Ул үзен бу тормышта ят итеп тойды. Кирәкмәгән бер яфрак төсле хәзер җиргә өзелеп төшәр дә, тапталып шунда ятып калыр. Аның хыялы, мәхәббәте автобуска утырып тормышның икенче ягына китте. Автобус килер, ләкин хыял кайтмас... Ләгънәт төшкән сугыш! Ләгънәт төшкән әсирлек! Менә нәрсә әзерләп куйган аңа үткәне. Аңа яраткан кешесе белән сөеп-сөелеп бәхетле гаилә корып яшәргә язмаган...
Хаммат үзенең фатирына кайчан, ничек кайтып җитүен искәрмәде, хуҗа әбигә башы авыртып торуын гына җиткерде дә бүлмәсенә кереп
караватка ауды. Концлагерьда, бер гаепсез җаннарны кыя-кыя, багыре ташка әйләнгән Хаммат, йөрәгенең ачытуына түзә алмый, үксеп елап җибәрде. Бөтен үткәнен, үзен каргый-каргый елады. Беренче һәм соңгы тапкыр... Күз яшьләре кибеп, ниһаять, эчен-тышын яңадан боз тышчасы урап алды...
***
Плашувта яңа хезмәткәрне концлагерь хуҗасы кансыз эсовец Амон Гёт:
– Яшәсен Гитлер! Бөек Германиягә тугрыклы калып, бөтен көчегезне изге эшкә сарыф итәрсез, дип ышанам. Тәртип! Иң мөһиме, тәртип булсын! Сезгә ярдәмчем лагерьны күрсәтер, – дип каршылады һәм, кырт борылып, үз бинасына китеп барды. Әйткәннәрен куәтләп, таш юлда ботинкаларының шакылдавы яңгырап калды.
– Сез таш чыгаручы тоткыннарны эшләтәсез. Генрих белән чиратлап. Көне буе. Әйдәгез, аларның урынын күрсәтәм, – диде тәрҗемәче аша хуҗа ярдәмчесе. Алар лагерьдан чыгып, чакрым ярым арадагы карьерга киттеләр.
– Бу ташлар нинди максаттан чыгарыла? – Хаммат, немецларга охшарга тырышып, төгәллекне таләп итәргә карар кылган иде.
– Ташлар юллар салырга кирәк. Биредәге юллардан безнең техника үтә алмый – руслар ничек яшәгәндер. Моннан тыш, бездән ташларны төрле биналар салырга алып китәләр. Таш күп кирәк. Эшләсеннәр. Ирәйтмәскә!
– Тоткыннар тагын кайда эшли?
– Машиналар белән шәһәргә хәрби заводларга илтәләр. Корал ясыйлар.
Беренче эш көнендә Хаммат башка сменада эшләтәчәк үзенең пары Генрих белән бергә булды. Тегесе – немец, русчасы каты-токы, әмма кансызлыгы белән бер генә тоткынның да башын күтәртми. Хамматка борылып, бик канәгать төстә:
– Und Sie so machen! Sie eine Schweche zeigen, sie sind nicht zuhorhen. Erst die Arbeit, dann das Spiel!( Сез дә шулай эшләгез! Әгәр йомшаклык күрсәтсәгез, тыңламый башларлар. Эш беткәч, уйнарга ярый!)
– дип авызын ерды Генрих.
“Тыңлатырмын!” – диде Хамматның киезләнеп каткан акылы.
Концлагерьның хуҗасы кансыз эсовец Амон Гёт, төп вазыйфасыннан тыш, Польшаны яһүдләрдән азат итү нияте белән тиресенә сыймый йөри:
– Бөек Германия үзенә тугрылыклы хезмәт иткәннәрне онытмый. Кем файда китерә ала, ике адым алга!
Әсирләр аңламый басып торалар. Тәрҗемәче поляк телендә:
– Бай тоткыннар акчалата ярдәм күрсәтсә, азат ителәчәк. Яһүдләрне юк итүгә киткән чыгымны капларга теләүчеләр ике адым алга!
Юкәдә икән чикләвек! Бу хәйләкәр төлке аткан патроннары өчен дә салым түләтә, үзе өстәгеләргә мактанып рапорт бирәчәк... Бу җәһәннәмнән капка ачылырга торганда чыгучылар табылды – тоткын поляклар, абына-сөртенә, Амон Гёт артыннан титаклады.
Яһүдләрне генә түгел, яраксызга чыккан тоткыннарны да йә төркемләп, йә берәмләп аталар; моның өстенә ачлыктан, салкыннан һәм авыр эштән интеккән тоткыннарны тиф чире кыра. Тифлы баракларга немецлар үзләре якын бармый, хәллерәк тоткыннар тагарак белән ашарларына калдык-постык китерә. Үлгәннәрен кул арбаларына төяп, мичкә тыгып яндыралар.
Хаммат әсирләрнең хәлсезләнеп егылганнарын таяк белән тукмап җанын ала иде.
– Prachtkerl! Das ist nicht schlecht. Du vorzuglich arbeitest! (Афәрин! Начар түгел. Син шәп эшлисең!) – дип, аркасыннан какты Генрих, аның ничек сакта торуын күзәтергә килгәч.
Бигрәк тә иртәнге барлауга тезелгән тоткыннарга карата Хаммат рәхимсез кылана (Каршы як бинаның тәрәзәсеннән лагерь башлыгы үзе карап тора бит). Рәт буйлап берәр пышылдашу ишетсә, сыек таяк белән шикләнгән әсирнең йөзенә, күзенә суга – югарыда торучылар алдында үзенең тугры хезмәтен шулай күрсәтә. Ул инде корбаннарының санын да исәпләми, аларга карата кызгану хисе дә тоймый – аңа бүре җене кагылгандай, вөҗүде кан сорый...
Зимфира Исламова
Дәвамы бар