

Ә яшьлекнең үз кануннары... Тәнеңне әллә нинди авырулар чорнап алса да, йөрәгеңне ут чәчәге итеп балкыта торган чор ул яшьлек. Күкне ястык-ястык болытлар каплаганда да кояш нурлары үз юлын таба, җиргә төшеп, тереклекне сөя, җылыта. Яшьлек тә шулай, караңгы үткәнең аша үз гөлен – мәхәббәт гөлен яралдырып иркәли, сөеп үстерә. Сугыш елларында күмелгән теләк-дәрт хәзер ургылып тышка – иреккә омтылды. Үзе дә сизми калды, Хаммат гашыйк булды. Әллә нинди артык чибәр булмаса да, сөйкемлелеге белән Рәҗимә исемле кыз аның бөтен күңелен биләп алды. Кай ягы белән яулады соң кыз Хамматның күңелен? Егетнең күзләре беренче аның коңгырт толымнарына төште бугай... Икегә аерып үрелгән чәчләр шундый якын тоелды. Ерак балачактагы сөйкемле хатирә кебек матур күренде. Баш түбәсеннән туп-туры сузылган юл ни өчен шундый якын, шундый таныш?.. Хаммат кинәт сискәнеп китте: аның апалары чәчләрен шулай үрә иде бит, ә ул – кечкенә малай – аларга сокланып карап тора иде... Рәҗимә янында Хаммат вакыт төшенчәсен оныта, тормыш вак-төякләре каядыр чумып югала. Кыздан егеткә җылы тынычлык бөркелә; балачакта җәйге эсселектән таллар арасына кереп, җиләслектә рәхәтләнеп йөргәндәге кебек хис итә Хаммат үзен. Баштагы елларда бу кызга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә үзендә каушау кебегрәк хис тоя иде.
– Минем алган белемнәрем сугыш кырында миналар астына күмелгәндер, күп нәрсә онытылган. Син, Рәҗимә, язучыларның тормыш юлын яхшы беләсең, хәтерең әйбәт, – дип, кызны мактаганда Хаммат үзе кызарып чыга. Рәҗимә, тыйнак кына әйтеп куйган иде шунда:
– Кышкы кичләрдә мәктәп китапханәсендә утырдык без. Кызлар белән фронтка посылкалар әзерли идек. Чиратлап беребез китап укый, калганнарыбыз бияләй, оекбаш бәйли...
Хәзер сессия башланганчы Хаммат кызны сагына, Казахстанда төннәрен йолдызлы күккә карап, йоклый алмый ята. Ижауга укырга баруны, Рәҗимә белән очрашуны көтеп ала торганга әйләнде. Бер яктан, якын барырга, хисләрен белдерергә кыюлыгы җитми; икенче яктан, бу кызны укулары беткәч бөтенләй югалтудан курка.
Мәхәббәт – могҗиза! Хамматның каткан күңелен дә йомшартырлык тылсымга ия икән ул. Әнисен, апаларын күрми, үзе өчен генә яшәргә ашкынган Хаммат күңелендә ташу кузгалуын, туң җанының бозлары ургылып агып китүен һәм туганлык хисләре калкып чыгуын тойды. Өзелеп-өзелеп әнисен сагынды. Үзен иркәләп кенә үстергән ягымлы апаларын сагынды. Их, күрәсе иде үзләрен, алларына башын салып, онытыласы иде. Бөтен үткәнен сызып ташлыйсы да, яңадан балачакка кайтасы... Кылган вәхшилекләренә керфеге дә селкенмәгән Хаммат хәзер ачы үкенү газапларын кичерде. Әсирлеккә төшкәндә сазлыкка борылып чапкан карт солдат әүлия булгандыр ул, шушы утларда яначагын белгәндер... шик тә юк, качып котылу мөмкин түгелен аңлап шулай эшләгән солдат: мизгел эчендә җанын мәңгелек газаптан коткарган. Ә Хамматның үз иленә хыянәте тормыш биргән анасыннан мәңгегә аерган шул...
Ижаудан туган якларга кадәр ара солдат үтмәслек җир түгел. Бер ялда, кичкә каршы, Хаммат тотты да юлга чыкты. Авылларына эңгер-меңгердә кайтып җитте. Зыяратка кереп, куаклыклар арасында караңгы төшкәнен көтте дә туган йортына тәпиләде. Бәхеткә күк йөзен болытлар каплаган, айның сыңар нуры да җиргә төшми... Менә аларның урамы. Өйләр караеп, кечерәеп утыралар. Көндез булса, бәлки, ул йортларның элекке кебек матур, үз икәнен дә тояр иде. Бу өйләрдә аның белән бергә уйнаган, бергә укыган дуслары туып үскән – ничек якын булмасын?! Кайларда икән алар? Нинди язмышларга дучар булганнар? Хамматның бик тә, бик тә якын кешеләре белән күрешәсе килде. Тик бу мөмкин түгел. Бар шатлыгы – тирә-якның караңгылыгы... өйләрнең йөзләре күренми, тәрәзәләрдә дусларының шәүләләре шәйләнми...
Менә аларның өе. Тәрәзәләрдәге утны аксыл пәрдәләр тоныкландырып тора. Өй эчен күрәсе иде... Берәр ачык җире юкмы, дип, Хаммат бакчага сикереп төште. Күрше эте өрә башлады.
– Кем бар? Кем йөри?.. Беркем дә юк. Сарбай, өрмә, ояңа кереп йокла, – дигән күрше картның тавышы бик таныш тоелды. Ә-ә... Закуан бабай... исән икән, күз тимәсен... Туксанга җитәдер, дип уйлап куйды Хаммат.
Тын да алмый, озак чүгәләп утырырга туры килде. Яңадан тынлык урнашты. Шуннан соң Хаммат шыпырт кына тәрәзә янына атлады. Ходайның рәхмәте, пәрдәнең бер чите бөкләнеп калган, качкын ир йөзе белән шунда капланды. Әнә әнисе... Яулыгын алга бәйләгән, озын җиңле зәңгәрсу күлмәге өстеннән җиңсез кара камзул кигән. Аркасы өшидер инде... Кулында энә, нәрсәдер тегә... Бераз бөкерәеп утырган әнисенең йөзе бик боек күренде Хамматка. Кайгы артыннан кайгы йөзенә генә түгел, йөрәгенә күпме сыр яккандыр... Их... атылып керергә хәзер...
– Мин исән, әнекәем, кичер мине, – дип, аягына егылырга... Юк, юк, юк! Ярамый! Ярамый... Китәргә кирәк тизрәк. Әнә әнисе тора башлады. Хаммат эчке дулкынланудан калтыранды.
Сизмимени ана йөрәге җан парәсенең якында гына сулыш алуын?! Хәзер чыкса... Күрсә... Юк, юк! Аннан язмышы кая тәгәрисе Хамматка мәгълүм. Плашувтагы дар агачлары күз алдында... Китәргә кирәк...
***
Рәҗимә Хаммат белән ягымлы сөйләшсә дә, бөтен күңелен укуга биргән. Үзе – укытучы, сугыш вакытыннан ук мәктәптә эшли икән.
– Сугыш башлангач, авылыбызда укытучылар калмады: абыйлар фронтка китте, укытучы апалар колхоз эшенә күчтеләр. Мин сигезенче классны бетергән идем. Элек пионервожатый булып эшләгәч, кече классларда дәрес үткәргән чаклар бар иде инде. Шулай укытучы булып киттем, – дип сөйләгән иде, лекциядән соң җыелып утырганда. – Кем көрәк, сәнәк тотарлык, барыбыз да яздан көзгә чаклы колхоз эшләрендә йөрдек. Кыш җиткәч, укырга теләкләре булган балалар мәктәпкә килде. Киенеп утыра идек, ягарга утын юк.
Иске газеталарның буш кырына язабыз, аннан соң кулларны өрә-өрә җылытып, бияләйләр киябез дә тагын укый башлыйбыз...
Сугыш хатирәләре әле барсының яңа, сүзләр сүзгә ялганып китте. Һәркем үз башыннан үткәннәрне искә алды. Сугыш уты аларны сайлаган һөнәрдән ваз кичермәгән. Чөнки бирегә укытучы булу турындагы хыялларын тормышка ашырырга дип, авырлыклардан курыкмый торган максатчан егетләр һәм кызлар җыелган.
Хаммат кыз белән якыннанрак аралашырга теләп, уку атнасының соңгы дәресе беткәч:
– Хәзер мәктәптә шартлар яхшыдыр бит? – дип, әңгәмә башлады. Ул инде кызның авылына кайтып әти-әниләре белән танышырга ният корган иде. Кем белә, бәлки, чәчләре чәчкә бәйләнеп куяр...
Рәҗимә толымнарын артка ташлап, аксыл беретын киде. Өстендә искерәк, ләкин зифа буена килешле көрән пәлтә, аякларында кыска кунычлы итек.
– Аллага шөкер, җәй көне мәктәпкә утын китерделәр, мичне карадылар – кышын җылыда укырбыз. Укучыларым тырыша, каләм-кәгазьгә мохтаҗлык юк...
– Районыгызда кайгырталардыр? – дип сораганына Хаммат соңыннан үкенергәме, үкенмәскәме икәнен үзе дә белмәде. Чөнки Рәҗимә аның районын атады. Ул күрше авыл кызы икән лабаса! Бәлки, әти-әнисе безнекеләрне беләләрдер дә әле...
– Әтиең, әниең кайда эшлиләр соң? – ни дә булса әйтергә кирәктән
генә соравы иде йөзе агарып киткән Хамматның.
– Әтием сугыштан кайтмады минем. Тагын бер абыем үлеп калды. Авылда әнием белән торабыз. Рифкать абый өйләнеп гаиләсе белән аерым яши. Ләкин ул безгә гел булышып тора. Мине кисәтә инде, әнкәйне ташлап, чит җиргә кияүгә китмә, дип...
Кыз челтерәп көлде, күзләреннән йолдыз сибелде.
– Мин кияүгә чыгарга җыенмыйм да, хәзер егетләр дә юк бит инде...
– Егетең булгандыр бит?
– Юк, каян... Сугыш башланганда бәләкәй идем, хәзер авылда егетләр миннән яшьрәк.
– Кияүгә барыбер чыгарга кирәк кызларга. Гомер буе ялгыз яшәп булмый бит.
Зимфира Исламова
Дәвамы бар