

Айбикә әби Хамматның һаман үз уйларына батып утыруына борчылып, ничек тә аның кәефен күтәрергә тырышты:
– Сагындыңмы, улым, туган якларыңны? Читтә рәхәт булса да, туган якка җитми инде...
– Әби, син русча сөйләшергә кайдан өйрәндең соң?
– Сугышка хәтле миндә ирле-хатынлы укытучылар яшәде. Ике елдан артык тордылар, сугыш башлану белән туган якларына кайтып киттеләр. Бик матур гаилә иде. Бер-берсен сөешеп кенә яшәделәр.
– Нинди фән укыттылар?
– Бик белмим дә инде... берсе урыс телен укыткан кебек... Көлә-көлә, мине сөйләшергә өйрәттеләр. Кулларына ипи алып кат-кат кабатлыйлар иде. Аз-маз шуннан өйрәндем, – дип, әби үзе дә кеткелдәде.
“Туган як... Мин дә кайтырмын әле...” Хаммат, үткәннәре турындагы уйларыннан арынып, укучыларның дәфтәрләрен тикшерергә тотынды. Дәфтәр, дип инде... кәгазь битләрен тегеп ясалган дәфтәрчекләр инде. Төсе генә түгел, зурлыгы да төрлечә... Әмма җиденче класста укыган унөч бала да бик тырыш. Менә рус телендә язган хикәяләре, хаталы булса да, эзлекле, матур. Болар белән эшләп була. Ә быел гына мәктәпкә килгәннәр белән Хаммат Шәрәфовичның кәҗә майлары чыга. Балалар җиде яшьтән ун яшькәчә, аларны бер төрле алым белән генә укытып булмый. Хәреф танымаганнарына каләм тотарга өйрәтеп вакыт үтә. Кайберләре укый белә, яза белми. Сугыш вакытында мәктәптә укыту булмаган шул...
Өйрәтеп дигәннән, концлагерьдәге өйрәнүләрдә Хаммат унтугыз тоткын арасында иң елгыры булып чыкты. Берәр һөнәр күрсәтергә
кирәк булса, инструктор башта Хамматны чакыра иде. Төптән нык бәдәнле, аякларын аерып баскан бу әсир башкалар янында давылдан сыгылмаган имәнне хәтерләтә иде. Малай чакта менмәгән агач башы, кермәгән күл-буасы калмагангамы, Хаммат нинди күнегүне эшләргә таләп итсәләр дә, икеләнеп тормый, тота да үти. Аның шушы тәвәккәллеге немец офицерына бик ошый, ләкин ул җанын саклап калыр өчен тырышкан мөртәтне артык мактамады; эченнән генә көчле уллар үстергән милләткә сокланды.
Сатлык тоткыннар бер-берсе белән әллә ни төпченеп сөйләшмәделәр. Алар үзләрен ни көткәнен белмиләр, киләчәген күзалламыйлар иде. Тик иң көчле бер теләк – исән калу – берләштерде аларны. Хәзер кирегә юл ябык, кемне атарга кушсалар да ( ә бу шулай булачагын күптән аңладылар), атачаклар, кисәчәкләр, буачаклар... Әлегә куллары пычранмаса да, җаннары керләнде инде, шуны аңлапмы, үзләре турында сүз куертмадылар. Эчке саклану рефлексы бер-берсенә тулысынча ачылудан тыя иде.
Ике атнадан бу унтугызның тәненә ит кунды, адымнары ныгыды.
– Тугры хезмәт күрсәтсәгез, Бөек Германия җиңү яулагач, Урал таулары, Идел елгасы буйларыннан сезгә җир бүлеп биреләчәк. Алпавытлар кебек яшәрсез. Нәселегезне граф итәрбез. Моның өчен җаныгыз белән бирелеп эшләү таләп ителә! Германия тугрылыкны онытмый!
Бу вәгъдәләр эшче-крестьян гаиләсендә туып үскән холуйлар өчен бик үк ышанычлы тоелмаса да, әкренләп аларның фикер сөрешләре үзгәрә барды.
– Көч немецлар ягында, алар бик пунктуаль халык – әйтәләр икән, димәк, үтиләр, – диде Хаммат бүлмәгә кайткач. Башкалардан бигрәк үз-үзенә өстәп куйды: – Тик сугыш беткәнче үлмәскә генә кирәк.
Ниһаять, кайда икешәрләп, кайда берәм-берәм, аларны башка лагерьларга таратып бетерделәр. Ләкин башта үз лагерьларында Совет гаскәрләренә каршы аяусыз сугышып, Германиягә фидакарь хезмәт итәргә ант иттерттеләр. Рейхстагка тугрылыкны күрсәтү өченме, әллә боларга артка чигенү юклыгын шулай аңлатырга кирәксенеп, тоткыннар алдында кулларына корал тоттырдылар.
– Sie sind jetzt dеutschsoldaten!
Алдагы көндә лагерьдан качкан дүрт әсирне этләрдән тоттырып, кыйнап, таш подвалга япканнар иде. Шуларны алып чыктылар. Алар арасында, кыйналып кешелектән чыкса да, сынмаган рухы кара күзләрендә чагылган Хәсәнне күреп Хаммат:
– Әһә, эләктегезме, асылкошлар! Бик белдекле булып, ничек яшәргә абзагызны өйрәткән идегез, пычагымны кырдыгыз... – диде үзалдына, качкыннарга масаюлы караш ташлап.
Октябрьнең салкын көнендә агачыннан өзелми корыган яфрак төсле җилфердәп торучы бу әсирләргә күз төшерү белән бәгырь киселә; кеше җанының нәрсәгә тотынып торуын аңламыйсың. Йөзләре, колаклары кара канга баткан, авыз кырыйлары кутырлаган, күлмәк ертыгыннан күренгән тәннәре кыйналудан һәм салкыннан күгәреп чыккан бу әсирләр карашында дошманга ачы нәфрәт ярылып ята. Менә аларның күзләре үзләренә автомат төбәгән, күптән түгел генә бер казармада янәшә нараларда яткан сатлыкларга төбәлде. Хәсән бары Хамматка карап тора. Аның кара күзләрендә ярылып яткан нәфрәт Хамматның ук булып кадалды. Йә, Ходай, бу күзләрдәге ачуны утка әйләндерсәң, каршыдагы унтугыз сатлыкны ялкын чорнап алып көлгә калдырыр иде! Тик могҗиза булмады, атарга команда яңгырады:
– Schiessen! Rasch!
Бармаклар курокка басты, качкыннар арыш көлтәләре сыман җиргә ауды. Меңләгән хәбәрсез югалучылар исемлегенә бу дүртәү өстәлде. Сугыш бетәр... Аларның кайда, ничек һәлак булуларын туганнары белә алмас, әмма күзләре гел юлларда булыр... Сугыштан кайтмаган ирләре, әтиләре өчен хөкүмәт бер тиен дә бирмәс, бер ташланма каралмас. Алай гына түгел, бу шәһитләрнең балалары төрле рухи эзәрлекләүләргә дучар булырлар. Еллар арты еллар үтәр, көткән кешеләре бакыйлыкка күчәр, ә алар һаман хәбәрсез югалганнар булып исәпләнер. Әмма... бу дүртәү каршыдагы тук чырайлы унтугыз сатлыктан күпкә бәхетле булып үлделәр. Шушындагы тәмугтан котылу юлы ике: берсе үлем, икенчесе дошманга сатылу, дисәләр, алар кабат беренчесен сайларлар иде... Ә Хаммат шунда нәрсә кичерде? Үзенең башкалардан өстенлеген тоюмы; шушы мизгелдән туган халкы, туган иленнән кисеп ташланган тырнак кебек томырылганын аңлаумы – эчендә нәрсәдер кайнады, болганды-тулганды. “Иленнән аерылганның канаты каерылган”, “Илен сөйгән мәңге яшәр, илен саткан бер көн яшәр”... Тырышып-тырышып мәктәптә өйрәнгән мәкальләр, тешләрен ырҗайтып, чоңгылга чумдылар. Җанда шартлап бер кыл өзелде, бәгырь ката бара. Нәтиҗә... үкенү дә, кызгану хисе дә юк инде. Ул бүген үзен башкалар өстендә асылынып торган җәллад балтасы итеп тойды. Тели икән, ул балта кемнеңдер башына шап итеп төшәчәк. Менә күрегез, сезнең гомерегезгә Хаммат хуҗа! Аның бабасын кемдер юкка чыгарган кебек, хәзер үзе башкаларның язмышын хәл итә. Язмыш рычагы көчлеләр кулында. Хаммат бүген көчле, өстендәге энәдән генә төшкән киеме, кулындагы коралы белән көчле.
Хаммат үзенә бирелгән документны махсус хәрби киеменең түш кесәсенә салып, Польшадагы Краков якларына юл тотты. Аны обервахмен СС – өлкән каравылчы вазыйфасында Плашув концлагерына җибәрделәр.
***
Ижаудагы институтның аудиторияләрен күзен йомып та таба ала хәзер Хаммат. Баштагы вакытларда лекцияләр укыласы залны эзләп яфаланды. Өч ел эчендә укыткан остазларның да холкына төшенде. Кайсысы җавапны төгәл һәм кыска итеп әйткәнне ярата, ә кайберәүләренә бөтен китапны сөйләп чыгарга кирәк. Зачет-имтиханнарны вакытында биреп баргач, Хамматка барысы да уңай карашта. Уртача билге алганы юк, күбрәк яхшы, дип куялар. Ә менә бергә укыган группадашлары белән Хаммат бик аралашмады. Үз
дөньясына кемнеңдер керүен тыныч тормышына куркыныч янаучы беренче адым, дип, шикләнә иде.
– Укыйсым, әзерләнәсем бар, – дигән сәбәп табып, гел читтә калды ул, башкалар бергә җыелып утырганда. Фатирга да берүзе керде, адресын башкаларга әйтмәде. Группадаш егет зачетка әзерләнгәндә Хамматны үзенә чакырып та, тегесе килмәгәч, үзе килергә теләк белдергән иде.
– Фатир хуҗам тынычлык ярата шул, өйдә пышылдап кына сөйләшәм. Үз бүлмәмә аяк очымда гына узам, – дип, Хаммат аның өметен кисте.
Иптәшләренең хәтерендә шундый серле студент булып калды ул.
Зимфира Исламова
Дәвамы бар