

Әсирләр көн дә тау битенә куылып таш чыгарды; ташларны кул арбасы белән чокыр-чакырлы җиргә ташып, юллар салдылар. Кояш өтеп кыздырса да, коеп яңгыр яуса да, эштән туктатмадылар.
Ике тоткын даңгыр-доңгыр кул арбасында тимер савытларда төшке ашны китерде дә чиратка басканнарга берәр чүмеч сыекча бүлде, пычкы чүбе катыш үләнле бер сынык ипине тагарактан ябык куллар үзләре алдылар.
– Тагын бәрәңге кабыгы салынган җыентык су.
– Моны малларга да ашатмый идек... бераз он булса да кушсалар соң.
Яңаклары эчкә батса да, күзләрендәге очкыннар тимер рухы сынмавын күрсәтеп торган какча тоткын, карашын кулындагы савыттан алмый, бер тында әйтеп куйды:
– Ашагыз тизрәк, биш минуттан автоматын төзәр, әнә көтеп кенә тора кемгә чәпәргә...
Иртәнге сигездән кичке җидегә кадәр аягөсте. Кайткач ике катлы ятакларга аварга гына торалар. Кайчакта баракның бер почмагында биш-алты тоткын җыелып, чыш-пыш сөйләшәләр:
– Качарга кирәк, монда үлгәнче, ирек тәмен татып бер сулыш алсам иде, – Хәсән тәвәккәл гамәл кылырга өндәде: – Ятып калганчы атып кал.
Чалбар балагының ертыкларын тегештереп утырган яңак сөякләре чыккан тоткын:
– Кая таба качарга аз гына тирә-якны белергә кирәк ул, – диде, киңәш биргәндәй. Икенче берсе иелебрәк пышылдады:
– Качканнарны барыбер тоталар. Бурзый этләрен генә җибәрәләр – талап үтерәме, өстерәп китерәме шунда.
– Аларга без кешемени, болай да юкка чыгасы.
– Менә шуңа талпынып карарга кирәк! – Хәсән алдагысын үзенә генә әйткәндәй: – Болай үлгәнче, яшәү өчен көрәшеп үлү үкенечле булмас, – дип, кипкән иреннәрен ялап куйды. Юк, аның буйсынмас җаны дошман итеге астында изелүне һич кабул итми, тау ягында туып-үскәнгәдер – горурлыгы корычтан. Менә хәзер дә күзләрендә ирек очкыны кабынуы өметсезлеккә дучар иптәшләренең күңелендә шәм уты кабызды...
Көннәрнең саны буталды, чарасызлык акылны кимерде. Моннан котылу юлы бер генә – үлем. Авырыйсыңмы, арыйсыңмы, ютәлеңә тончыгып туктап каласыңмы – автоматлы юан фриц бер-ике тапкыр:
– “Аrbait, schwein!!!” – дип кычкыра да, күтәрелгәнеңне дә көтеп тормый, автоматтан ут сиптерә. Кайчакта рәттән тагын бер-ике гомерне өзә. Алар өчен әсирләр чебенгә тиң.
Хамматның үләсе килми иде. Үлем... аның сулышы шулкадәр якын – бөтен тәнне өтеп куыра, бәгырьне суыра. Хәтта һәр минуты газап булган тормыш төбендәге тереклек вазыйфаларыннан гарык булсаң да, барыбер бөтенләй билгесез хәяткә күчәсе килми. Яшәү агачының яфраклары саргаеп барганда да кеше могҗиза көтә; коелмаслар бу яфраклар, җилдә тибрәнерләр, һич өзелмәсләр, дип уйлый. Ә өзелсәң, корып уалып бетәсең, юкка чыгасың – менә шул куркыта адәм баласын. Хамматның яшәү тәмен тою теләге бик көчле, үләргә ярамый әле аңа, ярамый... Шуңа ул, арып егылырга торган әсирләр яныннан тизрәк башка урынга күчү җаен эзли, битеннән кан белән укмашкан тир акса да, чыдарга тырыша. “Егылмаска, үлмәскә! Ничек тә котылырга!” шул уй көнен дә, төнен дә миен бораулый. Юеш, тынчу казармага кайткач, башкалар гәпләшеп алалар, туган җирләрен искә төшерәләр. Якташлар да очраштыргалый...
– Син кайсы яклардан, Хаммат? – Хәсән аны күптән күзләп йөри икән. – Татарга охшап торасың, әйдә безнең янга.
– Бетләр ашатырга өлгерерсең, менә монда бераз сөйләшеп утыр, – дип көлде янәшәдәге рус егете. – Бергә берәр эш майтарырбыз...
– Арыдым, – Хаммат, сүз ялганганчы дип, урынына үрмәләп менә, ә дигәнче йоклап та китә. Йокының тәнгә ял икәнен белә ул, ун минутка артыграк булса да йоклау таш булган мускулларга көчне бераз кайтарачак.
Ә бер көнне иртәнге барлауга тезеп бастыргач, тәрҗемәче авызыннан:
– Кем бөек Германиягә хезмәт итәргә тели, ике адым алга! – дигән чакыру яңгырады. “Ничек, кайда хезмәт итәргә?” Әсирләр сагаеп калды. Беркем селкенмәде.
– Яхшы ашау өстенә, Германиядә транспортта йөрергә махсус рөхсәт кәгазе дә биреләчәк. Кем ризалаша, үз гомерен саклап кала һәм бик күп өстенлекләрдән файдалана.
Хамматның йөрәге күкрәгеннән атылып чыгардай булып, дөп-дөп тибәргә кереште. Аңа бит әле егерме өч тә тулмаган, яшисе дә яшисе. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына. Кирәк бит, нәкъ менә шул чакта хәбәрсез югалган бабасы колагына:
– Нәсел җебен югалтма, улым. Син яшәргә тиеш! – дип әйткәндәй тоелды. Күңел төбендә илдә яңа тормыш төзүчеләргә карата яшеренеп яткан үпкә катыш ачу кинәт, миләрен көйдереп, үч булып кайнап чыкты: “Мин яшәргә тиеш! Яшь балалары белән әбием, бабамны кызганмаганнар бит, шул ил өчен балавыз сыгып утырыргамы? Юк!
Мондый форсат тагын кайчан туа? Хәзер башкалар чыгып, аны артык, дип, кире каксалар? Юк, юк! Бәлтерәп торырга кирәкми!”
Ул, атылып, ике адым урынына өч-дүртне ясады бугай, тәрҗемәченең кыйшайган авызы янына ук килеп терәлде. Арттан: “этләр”, “сатлык җаннар”, “кабәхәтләр” дигән ысылдаулар колакка килеп бәрелделәр. Хаммат ирексездән артка борылды. Чыгучылар бар икән – аның артыннан алты-җиде тоткын чыгып баскан. Шунда Хамматны ике утлы күмер көйдереп алды: өченче рәттә басып торган Хәсәннең үткен карашы икән... Тоткыннарның шаулашуы немецларны игътибарсыз калдырмады. Үзара нидер өрештеләр дә, тәрҗемәче:
– Әгәр тынмасагыз, һәр унынчы тоткын атыла! – дип ырлады. Тындылар... Алга атлаучылар өстәлде.
Унтугыз тоткынны аерым бүлмәгә урнаштырдылар. Юындырып, яңа кием дә бирделәр, кешечә ашатып та алдылар. Бу тоткыннар икенче яссылыкка күчеп баруларын тоемлыйлар гына: әле үзләренең ишелеп төшкән бәхетен аң күзәнәкләре кабул итеп бетерә алмый, ләкин теш-тырнаклары белән ябышып, яңа тәртипләргә роботлар кебек җайлаша баралар иде. Кулларында Яшәүгә откан лотарея билеты, ертып кына ташламасыннар... Озакка сузмый, алар белән аерым күнегүләр башланды. Автоматтан ату, пычак томыру, үзара көрәшү һәм башка шуның ише сугыш һөнәрләрен унбиш көн буе үзләштерделәр. Сорау бирергә ярамый, телсез буйсыну таләп ителде.
– Безне разведчиклар булырга әзерлиләрме? – дип, өйрәнүләр тынган арада сары чәчле, күзләре дә саргылт озын буйлы берәве инструктордан сораган иде, тегесе устав бозган өчен идәндә яткан килеш кулларында илле тапкыр күтәрелергә әмер бирде. Русча вата-җимерә сөйләшкән педант инструктор немец овчаркасы белән бер иде – тиешле командалар белән төгәл эш итә:
– Сөйләшмәскә! Уставтан чыкмаска!
– Кем ялкаулана, җәза ала!
– Кем ялгыша, җәза ала!
Беркөн залга лагерь башлыгы – зур кәкре борынлы, үзе кипкән балык кебек ябык, әмма бик пөхтә киенгән офицер килеп керде. Ул хәрби әзерлекнең ничек баруыннан хәбәрдар, менә үзе күрергә килгән. Тоткыннар каршыдагы түгәрәк мишеньга пычак томыралар иде. Хаммат әзерләнеп беткән иде:
– Gebe mir bitte! – дип пычакка үрелде. Хаммат кулын сузган арада офицер кесәсеннән ап-ак кулъяулык чыгарды, пычакны шуның белән тотып, сабын җентекләп сөртте дә, кулъяулыгын инструкторга сузды. Пычак түгәрәкнең нәкъ уртасына килеп кадалды. Хамматның башында, сокланудан бигрәк, “бездән җирәнә” дигән уй кайнады. Җанны үкенечкә охшаш бер хис көйдерде. Кайдадыр эчтә бер кыл өзелде... Күпме генә татлы сүзләр сайрамасыннар, фрицлар аларны хөрмәтләп, беркайчан да үзләренә тиң итмәячәк; алай гына түгел, аларга кул бирмәячәк, бергә ашамаячак, һәрвакыт түбәнсетеп караячак икән бит. Эче черек бәрәңгенең тышы да таза булмый ул. Илен сатканнарны хәтта дошман күралмый...
Зимфира Исламова
Дәвамы бар