

...Сугыш башланганда, Хаммат – күптән түгел армиядән кайткан егет – укытучы булу турындагы хыялын тормышка ашыру өчен, документларын башкаладагы институтка тапшырып йөри иде. Бөтен ил халкының тормышын астын-өскә китергән бу афәт аны да аямады – канатларын каерып, җиргә җилпеп ташлады.
Кырмыска оясын хәтерләткән вокзалдан авылына кайтып төшкән Хамматны әнисе борчулы йөз белән каршылады:
– Улым, менә иртән иртүк почтадан китерделәр. Инде сиңа да сугышка... Җизнәләрең киттеләр дә югалдылар... И Ходаем, рәтләп күреп тә калалмадым бит үзеңне.
– Каһәр төшкән сугыш, газиз балаларыбызны утларга салыр инде, чәчәк килеш корытырмы, исән килеш күрешергә язганмы... – дип үрсәләнгән әнкәсен тыштан тыныч булырга тырышкан Хаммат:
– Күпкә бармас, әнкәй, ояларына куып кертербез. Кайтырбыз, – дип юатты.
Район үзәгенә иртәнге биштә килеп җитәргә диелгән иде. Аннан инде махсус билгеләнгән йөк машиналары фронтка илтә. Бик иртә кузгалдылар. Җәй булгач, бу вакытта инде таң беленергә, яктырырга тиеш иде дә соң, әмма күктә асылынып торган усал болытлар таң пәрдәсен ачтырмады.
– Улым, җәй булса да, төннәрен кирәге чыгар, – дип, әнисе Хамматка ипи, сөт салынган биштәр белән бергә сырылган бушлатны да тоттырды. Авыл урамнарын шомга күмеп, тәгәрмәчләр көнбатышка тәгәрәделәр.
– Бигрәк караңгы иртә, хәерлегә генә булсын...
– Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын! Кара төндә дә юлны табарлар...
– Кайтырбыз, Алла боерган булса. Сез исән-сау торыгыз, хуҗалыкны таркатмагыз!
– Хушыгыз, туганнар! Кайта алмасак, бәхил булыгыз...
– Исән-сау әйләнеп кайт, балам, – дип, төпчек улын ялгыз калган карт анасы озатып калды. Үзләре дә дүрт атна элек ирләрен сугышка озаткан өч апасы ананы ике яктан култыклап, басу капкасына сөялеп, елашып калдылар. Хаммат, атлары урман юлына килеп кергәнче, артка борылып аларга карап барды. Менә әнисе өскә күтәргән хәлсез кулын да төшерде, соңгы күрешү булуын сиземләп, ахры, башын иде...
Авылның нигезен тәшкил иткән егерме өч таза ирне утырткан олаулар бер-бер артлы басу капкасыннан тормышның аргы ягына агылды. Тау башында атлар үткән юлда инде кыякланырга өлгергән үлән изелеп, җиргә ятып калды. Басу капкасының бу ягында сыкрап елаулар, тыелып үксүләр калды. “Улым”, дип, төшләрендә генә җан парәләренең башыннан сыйпаячак аналар калды. “Җаным”, диеп, яраткан иренең куенына керә алмый картаячак сөйгән ярлар калды. “Әти”, диеп, бер тапкыр да әйтә алмый үсәчәк туасы балалар калды. Аталары урынына унөч яшьтән җигелеп басу сөрәчәк, иген үстерәчәк, салам өячәк, мал караячак уллар калды... Авылдашлар бер-берсенә сүз катмый гына, өйләренә юнәлделәр. Бераздан болытлар таралып, ятимләнеп калган урамнарга шатлык чәчәргә оялып кына таң сызылды – бик озакка сузылачак сугыш тылының кырыс таңы. Карт-корылар, хатын-кызлар, кул астына керерлек балалар әлегә тиклем көчле куллар тарткан йөкне бүгеннән үз җилкәләренә алдылар... Авыл үлмәде, явыз илбасарларга нәфрәт белән, үҗәтләнеп, Ватанын саклап калу өчен ал-ял күрми хезмәт итте.
Хаммат, корал тотып хәрби хәзерлек үткән ир-егет, шунда ук фронтның алгы сызыгына килеп төште.
Сугыш кырларында иң авыр чакларда саубуллашу мизгеле күз алдына килеп, Хамматның күңелен җылытты. Әйе, фронттагы һәр солдатның хәтерендә үз газизләре кадерле ядкарь булып сакланды.
– Насыйп булыр микән күрешергә... әнием олы яшьтә минем... –сугыш тынган араларда ата-аналарын, хәләл җефетләрен, балаларын сагынып, солдатлар гел шул турыда сөйләштеләр.
– Их, егетләр... яраткан кызым белән өч ел йөреп өйләндем. Ике ай яшәп калдык... Бәхет тәмен татырга да өлгермәдек – шунысы жәл. Иртәрәк өйләнәсе калган, иртәрәк... – яшен күрсәтергә оялып, яшь сугышчы читкә борылды.
– Мин дә хатынымны сагынам... Аның кебек уңган, акыллы хатын тирә-якта юк!
– Ә мин балаларымны сагынам. Дүртәү калдылар. Кечесе “әттә” дип яңа әйтә башлаган иде...
Хаммат сугышкан полк, күпме генә алга омтылмасын, һаман саен кысрыклана барып, бер сазлыкка килеп терәлде. Мылтык та ике сугышчыга берәү генә... Ә фашистлар аҗдаһадай ыргыла. Снаряд арты снаряд шартлый, баш очында пулялар сызгырыша.
– Сазлыкка, бәлкем, кермәсләр, әйдәгез камышларга таба! – диде яндагы солдат, Хамматның җиңеннән тартып.
Хаммат, дүрт иптәше белән сазлыкка терәлеп үскән куе камышлар арасына кереп, юеш җиргә сеңде. Салкын саз суы куенга тулды, умыртка сөяген чиркандырды. Тик сугышчыларга бу суык берни түгел. Күрмәсеннәр генә... немецлар узып китсеннәр иде, дип, белгән догаларын пышылдап яту ярдәм итмәде – күпмедер вакыттан баш очында:
– Hande hoch! – дигән әмерне ишетеп, корт чаккандай, сикереп тордылар. Башларына тимер каска кигән, затлы соры тукымадан тегелгән хәрби киемнәрен киң каеш белән буган дүрт-биш фриц, аякларын аерып басып, эт өргән тавышлар чыгарып нидер сөйләшәләр, мыскыллап көлешәләр иде. Аларны якыннан күргәч, яшь солдатларның тез буыннары калтырады. “Аталар икән...” дигән уй мине яндырып үтте. Юк, атмадылар! Аларны, юеш аркаларына автоматлар белән төрткәләп, бер өем совет солдатлары янына чыгардылар. Инде судан чыгып беткәннәр иде, кинәт өлкән яшьтәге бер солдат борылды да сазлыкка кире йөгерде. Биш-алты адым... Арттан автомат тырылдап, йөгерүчене печән кебек чабып ташлады... Хаммат ул чакта карт солдатны “юләр” дип, каты сүккән иде; еллар үткәч, аның нинди батыр йөрәкле, иленә тугрылыклы булып калган, дошманга тез чүкмәс өчен үзен кыядан томырган бөркет итеп күзаллады.
Әсирлек михнәтләре шуннан башланды инде... Әле бер җиргә, әле икенче җиргә кудылар. Көйдергеч эсселектә дә атладылар, бераз хәл җыйдырып алгач, төнге җиләстә дә. Сакчылар ераграк торганда, әсирләр арасында сөйләшүләр дә ишетелеп ала. Кемдер инде төшенкелеккә бирелсә, арада сынмаган көчле рухлылар байтак.
– Әллә безнең армия бөтенләе белән әсир төшкәнме? Колоннаның очы-кырые күренми.
– Юктыр, биредә без көтелмәгәнлектән шушы хәлгә дучар булдык. Армия көчен туплап китереп бәрәчәк әле. Төшенкелеккә бирелмәгез, иптәшләр!
Концлагерьда тоткыннарны сортларга аеру башланды. Озын, тазарак ирләрне ак халат кигән күзлекле фрицлар каядыр алып киттеләр.
– Үзләренә хезмәтче итәргә сайлап алалар.
– Булмас... иң кырыйдагысы безнең рота командиры. Гомердә сатыласы түгел! – монысын ертык гимнастеркасыннан кан саркыган ярасы күренеп торган какча солдат әйтте. Кара чәчле, куе кара кашлы бу ирнең рус түгеллеге акцентыннан ярылып ята – бу курку белмәс татар егете Хәсән иде. Аңа каршы арттан берсе, ысылдап:
– Җаныңны сакларга теләсәң... – дип куйды.
– Үзеңнән чыгып әйтәсеңме?..
Сакчы немецның бу якка борылуы булды – пышылдашу тынды. Рәт алдына чыгарып атарга аларга күп кирәкми. Монда сүз генә түгел, күз карашы да яшәү бәясе тора... Ә тегеләр китә. Котылалар... Яңгырдан соң измәгә әйләнгән балчыкта таптанып, калганнар аларны көнләшү белән озатып калды. Өч айдан соң бу әзмәверләрнең кипкән тараканга охшап каласыларын берсе дә фаразлый алмады. Еллар үткәч кенә беленәчәк: бу – кеше организмында төрле химик препаратлар, дарулар белән тәҗрибә үткәрү нәтиҗәсе булачак...
Зимфира Исламова
Дәвамы бар.