

Кабак белән күрәгә кайнатмасы
Бу кайнатманы елның теләсә кайсы вакытында әзерләргә мөмкин. Кабакның булуы гына шарт. Лимон, әфлисун, чикләвек тә кушарга була.
Кирәк: 1 кг чистартылган кабак, 200 г, 1 кг шикәр комы (кабак баллы булса, шикәрне азрак салсаң да ярый).
Әзерләү: кабак белән күрәгәне шакмаклап турарга һәм шикәр комы салып, үтә күренмәле сироп барлыкка килгәнче тотарга. Аннары берничә минут кайнатып алырга.
Кабак салаты
Кирәк: 500 г кабак, 2 аш кашыгы бал яки шикәр комы, яртышар стакан әстерхан чикләвеге, йөзем, алма (кушмасаң да була), каймак, аз гына лимон согы, тоз.
Әзерләү: кабакны эре угычтан уарга, аз гына тоз сибәргә, бал яки шикәр комы кушарга. Алманы шакмаклап турарга, кабакка салырга һәм лимон согы сибәргә. Вакланган әстерхан чикләвеге, йөзем һәм каймак кушып бутарга.
Ит һәм гөмбә белән фаршланган кабак
Кирәк: уртача зурлыктагы 1 кабак, 1 кг бәрәңге, 500 г гөмбә, 3 баш суган, 500 г сыер ите, 2 кишер, үсемлек мае.
Әзерләү: кабакны яхшылап юабыз һәм өстен капкач итеп кисеп алабыз. Орлыклардан чистартабыз. Ит, гөмбә, суган һәм кишерне шакмаклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Бәрәңгене юып чистартабыз. Кабак эченә катлам-катлам итеп ит, гөмбә һәм яшелчәләрне тезәбез. Тутырылган кабакны 160-180°С температурадагы духовкада 2-3 сәгать пешерәбез.
Кабаклы икмәк
Кирәк: 150 г кабак боламыгы, 1 бал кашыгы коры чүпрә, 1 бал кашыгы бал, 1 бал кашыгы тоз, 250 г бодай оны, ярты стакан сөт, 60 мл су, чикләвек яки көнбагыш.
Әзерләү: чүпрәне җылы суга салып күпертәбез. Бал кушабыз. Аерым савытка он белән тоз салып болгатабыз да, чокыр ясап, шуңа баллы чүпрә катнашмасын һәм кабак боламыгын салабыз. Барысын бергә болгатып, камыр басабыз. Камырның өстен сөлге белән каплап, җылы урынга куябыз. Күпергәч, ул ике тапкырга артырга тиеш. Аннары кул белән баскалап, камырны төшерәбез дә тагын ун минутка куеп торабыз. Соңыннан формага салып, өстен сөлге белән каплап, тагын бер сәгатькә җылы урынга куябыз. Өстен сөт белән сылап, көнбагыш яки чикләвек сибәбез дә 220 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 30 минут пешерәбез. Чикләвек урынына башка нәрсә куллансагыз да була.
Кабак бәлеше
Камыр өчен кирәк:
Эчлек өчен:
Әзерләү: кабакны урталай ярып, орлыкларын алабыз, кабыгын әрчеп, вак итеп шакмаклап турыйбыз. Тоз сибеп бераз тотканнан соң, тишекле чүмечкә салып, суын саркытабыз. Бүрттерелгән дөге, шикәр комы, йөзем кушып болгатабыз.
Камырны 2 кисәккә бүлеп, зуррагын җәябез һәм табага салабыз. Эчлек салып, аңа эретелгән май сибәбез. Камырның кечерәген, җәеп, бәлеш өстенә каплыйбыз да кырыйларын чеметеп ябыштырабыз. Өстенә ак май, он һәм шикәр комыннан ясалган валчык сибәбез. 180°С кызулыктагы мичтә 50-60 минут пешерәбез.
Кабак бәлеше рецепт һәм фотосы авторы - Фәйрузә Кыяметдинова; vk.com