Литература
8 Сентября 2022, 11:00

КАРАКОРТ

2 ЛЕШ Колхозга теркәлгәндә аңлатмада: документларның барысы да яшәгән йортларына “бомба төшеп янды”, калганы югалды, дип әйткән иде. Кулындагы яралану турындагы һәм ике ай сугышкан дивизиянең исеме турындагы белешмә нигезендә яңа фамилиясен күрсәтеп, Хаммат паспорт алды. Егет шатлыгыннан көнгерә кебек сикерер иде: ул да хәзер гади кешеләр кебек яши! Исән калу бәрабәренә кылган явызлыклары җанын тырмаштырып алса да, Хәсәннәр кебек көлгә әйләнмәде бит, яши! Хәзер Хаммат үтә дә сак, сизгер булырга тиеш: күзгә чебен булып кермәскә, артыгын сөйләмәскә...

КАРАКОРТКАРАКОРТ
КАРАКОРТ

Колхозга теркәлгәндә аңлатмада: документларның барысы да яшәгән йортларына “бомба төшеп янды”, калганы югалды, дип әйткән иде. Кулындагы яралану турындагы һәм ике ай сугышкан дивизиянең исеме турындагы белешмә нигезендә яңа фамилиясен күрсәтеп, Хаммат паспорт алды. Егет шатлыгыннан көнгерә кебек сикерер иде: ул да хәзер гади кешеләр кебек яши! Исән калу бәрабәренә кылган явызлыклары җанын тырмаштырып алса да, Хәсәннәр кебек көлгә әйләнмәде бит, яши! Хәзер Хаммат үтә дә сак, сизгер булырга тиеш: күзгә чебен булып кермәскә, артыгын сөйләмәскә.... Башкалардан аерылмыйча, күмәк хуҗалыкта эшләп гомер итү үткәннәрдән калкан кебек сакларга тиеш... Агач төбендә калган хәзинәсе генә тынгы бирми, тизрәк аңа хуҗа булу кирәклеген искә төшерә.
“Һе... карточка... аның патша кебек яшәрлек байлыгы бар! Алып кайтырга гына кирәк...” Хаммат бу йортта яши башлаган көнне үк кыргый таштан салынган мал абзарына игътибар иткән иде – хәзинә яшерергә менә дигән пулат бит! “Ятып калганчы атып кал” дип, өч айлап әбидә яшәгәч, тәвәккәлләп, Хаммат Плашувка юл тотты.
– Яраларым кузгалды, госпитальгә барып кайтмый булмас, – дип кергән солдатның кулына колхоз рәисе кирәкле кәгазьләр сузды һәм тагын юллык ипи дә яздырып бирде; калтыравык машинасын күз карасы кебек тоткан Саматны чакырды:
– Иртәгә иртән иптәш фронтовикны олы юлга чыгарып куярсың.
Вокзалдан вокзалга йөреп, машинадан поездга күчеп утырып Плашув ягына барганда, Хаммат юлда бернәрсәгә күз салмады. Әйтерсең, ул берни күрми, ишетми; гүя икенче бер дөньяда. Аның байлыклары инде кул сузымында гына, самурай кош менә эләгәм, менә эләгәм, дип тора. Байлык кешенең күзен генә түгел, аңын да томалый шул.
Ниһаять! Менә ул карт имән агачы – аумаган, корымаган – яшел ябалдашларын җәеп аның хәзинәсен саклап утыра. Агач төбендәге кеше кузгата алмаслык таш та, мүкләнеп, хуҗасын көткән... Август аеның йолдызлы төне генә шаһит: ташны кырыйга авыштырып, кыска саплы көрәге белән агач төбен җәһәт кенә казыды; күкрәк читлеген бәреп чыга язган йөрәген көчкә тыеп, бармаклары белән балчыкны аралады. Исән-сау ятканнар алтыннар! Бушлаты да кичә генә салып куйган кебек. Ярый, кием-салымның кирәге чыгар: үзе җылы, тәнгә ятыш, дип, анысын да кыстырды... бушлатына кысып төреп, егермеләп яһүд гаиләсеннән таланган байлыкны арыш капчыгына күчерде Хаммат. Өскә иске киемнәрен тыңкычлап тутырды – хәзер кайтыр юлны җәяүләп үтәргә дә була...
Кире юл, гадәттәгечә, җиңелрәк сүтелде. Вокзалда поезд көтеп утырганда тирә-яктагы ыгы-зыгы күзенә чалынды. Әнә ике аяксыз бер солдат кулын сузып җир идәндә утыра. Кулында – медаль. Батырлык өчен! “Бу медаль гарипкә караганда миңа кирәгрәк, моның күп яшәсе калмаган, кыш җитүгә җан тәслим кылыр... Мондый чакта йоклап калырга ярамый.” Аулак урында Хаммат төенен чишеп, алтын балдакны кесәсенә шудырды; сораша-сораша базарга таба юл тотты. Һәр эшнең үз остасы була дигәндәй, монда да аны кирәкле кешегә юнәлдерделәр. Озак сатулашмый гына, өч буханка ипи, ит консервалары, тозланган сало һәм ярты кадак шикәрне чүпрәк сумкасына салып, Хаммат вокзалга килде. Мескен герой һаман шул урында иде. Хаммат башта аңа салоны да калдырырга уйлаган иде, күпкә китә, дип, ике буханка ипи, консерваның берсен шатлык яшьләрен кул аркасы белән сөрткән солдатка тоттырып, медальне түш кесәсенә шудырды да инде кузгалырга торган поездга чапты. Аркасына төйнәлгән капчыклар аскан, әле солдат киемен салмаган юлчылар белән вагон тулы иде, Хаммат кырый эскәмиядә урын алып, башын стенага терәде. Тәгәрмәчләрнең келтер-келтер килеп баруына йоклап та киткән. Шунда ул каршында Хәсәннең утлы карашын күрде. Үзенә төбәлгән автоматка түгел, Хәсән туп-туры Хамматка карап тора. Теге вакытта куркусыз егетнең ни әйтергә теләгәне хәзер колагында яңгырады: “Син бит татар! Ник адәм җанын кыючыга әйләндең? Ничек бу юлга бастың син?! Асыл милләтнең тутыгы, чобаны бит син, Хаммат!” Кемдер төртеп уяткандай, Хаммат сискәнеп, тураеп утырды. Йөрәге дөп-дөп тибә, сулышы кыса... Әле генә күргәннәреннән айный алмый, бермәлгә үзен атарга хөкем ителгән әсир итеп тойды...
Хаммат киләчәк тормышын ватылып эшләми торган өлкәдә күзаллады. Аяктан егылмаслык паек хисабына, көнне төнгә ялгап, кырда бил бөгү аның өчен түгел. Шәһәргә караганда авылда яшәү барыбер куркынычсызрак – хәрби комиссариаттан килеп тикшерүчеләр булмас. Укытучы һөнәре – тыныч тормышта иң абруйлы һәм шик тудырмый торган эш булачагын тоемлап, яшьлек хыялына таянды.
“Документларымның кулда булмавы хафага салырлык түгел: эзне чуалтырга, чуалтырга...”
Беркөн туган якларына юл тотты Хаммат. Кибетләрдә эзләнеп йөри торгач, институтка керергә әзерләнү өчен китаплар җыеп кайтты. Инде кабатласын кабатлап, онытылганын искә төшереп, кая барырга, дип баш ватты. Туган якның һавасына чаклы кадерле үзе... Җанга рәхәт тынычлык иңә. Әмма... хәзергә анда калырга ярамый: әледән-әле илгә хыянәт итүчеләрне фашлау турындагы материаллар газеталарда басылып тора... Озак уйлангач, туган республикадан читтә булса, куркынычсызрак булыр, дигән фикергә килде. Саклану рефлексы: “Үткәннәрдә чокынучылар табылыр, еллар... еллар үткәнен көтәргә кирәк” дип тәкърарлады...
Күрше республикада институтның читтән торып уку бүлегенә гариза язганда, анкетасына туганнарым вафат булды дип, чит исемнәр күрсәтте. Әтисенең исемен үзгәртмәде. Укырга кереп кайткач, колхоз рәисе Айбикә әбиләргә үзе килде. Егетне мактап, киң җилкәләреннән кочып торды да кулын кысты:
– Тырыш колхозчы идең, Хаммат! Синнән менә дигән укытучы чыгар. Кирәк, укытучылар бик кирәк авылга! – дип, рәхмәтләр укыды.
– Әйе, үзем ничек әйтергә дип тора идем, сезгә рәхмәт – сүзне үзегез башладыгыз. Мин мәктәпкә күчәргә телим.
– Колхозга көчле куллар бик кирәксә дә, җибәрәм. Бар, киләчәгең якты булсын! – рәис, тагын ни дә булса әйтеп ташлармын дигәндәй, кызу гына чыгып китте.
Аны авылның җидееллык мәктәбенә рус теле укытучысы итеп бишкуллап алдылар.
– Эшеңне, Хаммат улым, башкалардан ким эшләмисең бит. Бәлки, көчеңне күбрәк тә куясыңдыр. Нигә кешеләр янына чыкмыйсың бер дә? Аралашырга кирәк... кем белә, насыйбыңны табып куярсың, – дип Айбикә әби әйткәләсә дә, фронтовикның әңгәмәдәш берничә иптәше булды да Касыймнарга баргалап йөрде. Дәрт-дәрманын эченә бикләп, кызлар белән аралашудан махсус качты Хаммат. Монда бәйләнеп калу түгел аның теләге – төшләренә балачагына уралып кергән үз ягына кайтачак ул... Инде гаилә корып, малае туган Касыйм:
– Әйдә, өйлән син дә, дускай. Өй салышабыз, туганнар минем ярдәм итәргә теләп киләчәк. Солдат өчен бернәрсә дә кызганмаячаклар. Үз гаиләң булыр, уллар үстерерсең, – дигәч, Хаммат:
– Әле өйләнергә иртә әле, үзем аякка басыйм. Илдә ачлык, җимереклек... бәхетсезләр арттырудан ни файда? – дип, каршы әйтә килде.
– Минем улым бик бәхетле бала булыр! – елмаеп, Касыйм улын күкрәгенә кысты.
Ә Хамматның күңеле монда түгел – үзе генә белә. биредә бит ул ят кеше, тамыр җибәреп, яшәп китә алырмы? Яратмады ул Казахстандагы көчле җилләрне; җәйләрен урамдагы ком бураннарына ияләшә алмады: чәч төпләренә, теш араларына тулган ком җанына да юшкын салды. Кулына диплом алганчы ничек тә түзәргә кирәк, түзәргә...
Көндез эш белән вакыт уза ул, ә кичләрен бәгырьне сагыш суыра. Төннәр буе күк гөмбәзен күзләп, үткәннәрен бер җепкә тезәргә керешә. Бер генә җепкә тезеп булсачы! Ничә өлештән тора соң аның үткәне? Кайларда язмышы җепселләргә таркалды? Әсирлеккә төшмәгән булса, тәкъдире нинди юлдан китәр иде икән? Бәлки, яу кырында башын салган булыр иде... Бәлки, зур батырлыклар күрсәтеп, герой булып танылыр иде... Ничек кенә булса да, туган җиренә кайтып кермәслек хәлдә булмас иде шул! Әнисе сөялеп калган басу капкалары Хаммат өчен мәңге ябык хәзер. Әллә бу язмышы аңа ерак бабасын балалары белән бергә ат арбасына төяп, Себергә куганда ук язып куелган булганмы? Нәселен нахакка рәнҗетү белән күңелендәге килешмәү хисе, ипи камыры кебек кабарып, ачу булып йодрыкланды да аны туры юлдан алып аттымы соң? Башта уйлар өере, инде ничә кат сугыш вакыйгаларын хәтереннән яңарта, сорауларына җавапны гына таба алмый. Әгәр мөмкин булса, үткәннең кайсы урынында үз җинаятьләрен бетергеч белән сөртеп ташлар иде икән?

Зимфира Исламова

Дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас