

Ноябрьнең салкын җилле төне. Күктә, ичмасам, бер якты сызык булсачы! Упкынга ыргылгандай, утлы күзе белән караңгылыкны телеп, олы юлдан өр-яңа УАЗик килә. Тыныч кына йоклап яткан авыл урамын сискәндереп, милиция машинасы биек тимер капка каршына килеп туктады. Машинадан хәрби киемле өчәү төштеләр дә капка шакырга тотындылар. Көчле яшен вакытындагы бер күкрәүгә икенчесе ялганып киткәндәй, шакылдау тавышы елганың аръягына кадәр барып җитте дә тагын да шомлырак яңгырап, кире әйләнеп кайтты. Ихатада буыла-буыла эт өрергә тотынды. Тавышына һәм ярсу көченә караганда, бу – ниндидер күтәрмә асты Сарбае түгел, ә хуҗасы өчен ят адәмнең бугазын чәйнәп өзәргә әзер булган немец овчаркасы булырга тиеш. Бу эткә урамдагы бер-берсен мәңге күрмәгән, ләкин тавышлары аша танышып беткән башкалары кушылды. Каршы як өйләрдә ут кабынды.
“Ни булган?”
“ Әллә берәрсен талаганнармы?”
“ Сугыш чыкмагандыр бит?..”
Йокыдан айнып җитмәгән күршеләрнең башларында шундыйрак уйлар бөтерелде. Этенә тынычланырга әмер биреп, резин галошларын лаштыр-лоштыр өстерәп, ишегалдыннан берәү атлады. Менә тимер капка шалтыр-шолтыр ачылды; аксыл җитен йокы киеменнән генә чыккан һәм авызын да ачарга өлгермәгән хуҗаны терсәгеннән эләктереп, өч шәүлә бердәй булып, эчкә үттеләр.
– Сез Хаммат Миргаяновмы?
Хуҗаның җаны өшеп китте. Тәне куырылды. Кырмыскалар күчен таяк тыгып кузгаттылармыни, башта миләр селкенде... Хаммат Шәрәф улы Шәмсиев чын фамилиясенең үзен куып тотканын аңлады. Күпме гомер үткәч, инде тыныч картлык чорына кергәндә тотылды. Бу кара киемлеләрдән ычкынырмын димә икән – барыбер эзенә төштеләр.
– Мин...
Өйгә таба атладылар.
***
Сугыш беткәч, Хаммат Казахстан якларында төпләнеп калды. Госпитальдә ятканда палатадагы бер казах егете белән борчаклары пешкән иде. Инде эч серләрен уртак иткәч, Хаммат көрсенеп:
– Сугыш бетеп килә, бу башымны кая куярга... анам юк инде күптән. Фашист самолеты туган йортымның көлен күккә очырды. Көтәр кешем дә булмагач, җиңү шатлыгы да ярты-йорты... – дигән иде. Кап-кара күзле казах егете Касыйм бигрәкләр туган кебек чат ябышты. Өзми дә куймый, кунакка чакыра, яшәргә бөтенләйгә калырга үгетләпме үгетләде.
– Бездәге иркен далалар... атлар... бер күрсәң, аннан китәсең дә килмәс. Кайтыр җирең, көткән туганнарың булмагач, әйдә безнең якка, – дип, туган ягын мактаганда күзләре очкынланды.
– Ул якларны бөтенләй белмим. Ничек барып табасы соң?
Казах егете кәгазь кисәгенә кирәклесен сызгалап тоттырды:
– Алма-Атадан ерак түгел. Автобус йөреп тора. Менә авылыбызның исеме. Менә атаемнарга хат, шушыны тотып туп-туры безгә кайтып төш, туган. Сөенче ала тор, үзебездә яшә, кара аны, югалма! Мин озакламам, ике-өч атнадан кайтып та җитәрмен, боерган булса...
Хаммат шулай итте дә. Тел Төмәнгә алып барыр, диләр бит: сораша-сораша, авылны да, дусты яшәгән өйне дә тәки тапты. Утырып килгән машинадан төшкәч, җәйрәп яткан далаларга карап тирән сулап алды. Табигать уянып килә, яшеллек еракларга җәелеп, күзләрне иркәли. Сугыш җимерекләре башка дөньяда калган кебек.
Талмас абзый белән Гөлзара апа аркасына биштәр асып урам буйлап килгән солдатны, әллә йөрәкләре сизенеп, капка төпләренә чыгып, урам башыннан ук көтеп алдылар. Талмас абзый киң күлмәге өстеннән коңгырт камзул кигән, Гөлзара апа чәчкәле киң итәкле күлмәктән, башына вак бөрчекле яулык бөркәнгән, өстенә кофта кигән иде. Икесе дә кыска кунычлы галошлар эләктергән. Йөзләре талчыккан, борчулы булса да, коңгырт кысык күзләре бик ягымлы балкыйлар, карашлары йомшак...
– Исәнмесез! Сез Талмас абзыймы? Мин Касыймнан хәбәр китердем.
– Ай, рәхмәт! Төкле аягың белән, улым, әйдә, әйдә йортка узыйк.
Бүрәнәдән салынган җыйнак өй эче пөхтә итеп җыештырылган. Алгы яктагы бүлмә дүрт тәрәзәле булып, икесе урам ягына карый. Эчтәрәк ишек урынына эленгән чәчкәле чаршау кырыннан кечкенә бүлмә күренә. Уртага куелган мич тәбәнәк булып, өстенә казан беркетелгән. Мич тирәли өч эскәмия тора. Мендәрләре кабартып өелгән карават Хамматка үз әбисенең өен хәтерләтте. Ул хуҗаларга нидер сөйләп торганчы дип, хатны гына сузды.
– И, балам, үзең генә укычы. Без ерып чыкканчы кич җитәр...
Хаммат хатны кычкырып укыды. Кайбер урыннарда туктап, аңлатмалар да бирде. Шулай үзе белән дә таныштырып өлгерде.
– Ай, рәхмәтләр яусын! Аяк-кулларың сызлаусыз булсын! Ходайның мәрхәмәте ташламасын. Балакаебыз исән икән, Аллага шөкер! Бигрәк игелекле бала икәнсең, шул кадәр ара үтеп, сөенче алып килгәнсең. Әйдә Хаммат улым, Касыймхан кайтканчы беркая китмисең. Хәзер кымыз алып керәм, ял итеп ал.
Хаммат кымыз эчкән арада Гөлзара апа ишексез икенче бүлмәдә кыштыр-кыштыр йөрде дә:
– Кер, улым, менә монда башыңны терәп тор, – дип, таррак бер караватта урын күрсәтте. Биредә дә иң элек күзгә ташланганы чисталык иде. Япмаларның бизәге уңып бетсә дә, алар әле генә юып киптерелгән кебек. Хаммат килеп ятты. Ничек йоклап киткән – сизмәде дә. Тыныч тормыш һавасына төренеп изрәп йоклады ул. Уянганда эңгер төшкән иде инде. Бергәләп кичке аш ашадылар.
– Тәрәзәләрдә калын капкачлар, кышларын салкын буламы әллә? – дип сорады Хаммат хуҗадан, тышта йорт-кураны карап йөргәндә.
– Әйе, кыш көне ябып куярга туры килгән чаклар күп, температура илледән түбән төшә бит. Әле җәй җитсен, менә күрерсең, барыбыз да тәрәз каплап яшибез – шулай өй эче бик кызмый. Монда кызулык шул иллеләргә җитәргә аз гына кала. Төннәрен кискен салкынайта...
– Ала-ай... – дип сузды кунак, хуҗаның хәленә кергәндәй итеп.
Шулай көннәр арты көннәр үтте. Хаммат Талмас абзыйга һәр эштә булышты – бу һөнәрләрнең үзенә дә кирәк булуы бар, хәтеренә һәр нәрсәне (ат йөгәнләп тугаруга хәтле) сеңдереп барды.
***
Касыймхан авылга Җиңү хәбәре белән бергә кайтты. Бөтен илгә бәхет алып килгән Җиңү биредә дә зур шатлык булды. Кешеләр урамнарга чыгып, бер-берсен котладылар, кочаклашып еладылар, аннан тагын шатланып көлделәр.
– Исән-иминме сез, атай, инәй! Исәнме, Хаммат дус! Менә мин дә кайттым! – дип, кояштай балкып керде Касыймхан. Бер аягына әлегә аксабрак басса да, тимер өзәрдәй җегәрле егет ул Касыймхан! Әти-әнисе кебек шактый таушалган йорт-кураны ныгытырга, ишегалдын яланаяклы малайларның шат авазына күмәргә кайтты Касыймхан.
Сугыш бетү тантанасы язгы кыр эшләренә ялганды. Инде халык тырышып-тырмашып тыныч тормыш корып җибәрде.
Башта Хаммат төрле эштә йөрде. Күбрәк ат каравылчысына булышты. Касыймга кәләш димли башлагач (казах кызлары чибәр – күз явын алырлык), Хаммат үзенә башка урында яшәү дөресрәк булыр дип уйлады.
– Йорт иркен, мин тагын икепочмак өстим әле, китмә, туган, – дип Касыймның үгетләве дә туктатмады аны. Шунда алар ялгызы гомер иткән Айбикә әбигә бергәләп барган иделәр, шатлыгыннан әби ай-кояшка әйләнде. Ничек шатланмасын, хуҗалыкта ир кулы алтын бәрабәренә хәзер! Үзе кебек кечкенә өендә кош-корт асрап гомер кичергән бөтерчек кебек җитез әби ялгызлыктан туйган иде. Икәүләп бик матур яшәп киттеләр. Теләсә ниди йомышлар үтәп йөргән Хамматны колхозга керергә Айбикә әби димләде.
– Улым, эш көненә карап карточка бирәләр, син колхоздан ары китмә, – дип, кичләр буе туктаусыз сөйләнде.
Зимфира Исламова
Дәвамы бар