

Ничек бу хәтле бер береңә охшап була?дип уйлады ул.Алтынчы дистәне вакласалар да, икесе дә нәфис гәүдәле, чал кунган сары чәчләре икесенең дә чуалып яңакларына ,маңгайларына сибелеп төшкән.Аннары икесеннән дә ниндидер бер җылылык бөркелеп тора.
Үзенә төбәлгән карашны иң беренче булып, Хәтирә тойды.Нәрсә, энем,боларның кайсысы Хәтирә апа, дип торасыңсы? диде ул шат елмаеп.Дөнья булгач, Ринат, менә шундый хәлләр дә була икән.Нәкь менә шушы кибеткә тукталу, үзе бер мохҗиза балам.Рәхмәт, сиңа, биик зур рәхмәт.
Хәтирә, башын иңнәренә салган сеңлесен, кысып-кысып кочагына алды.Сеңлем, кадерлем минем. Нинди изге әшләребез өчен, Аллах шулай очраштырды микән безне?
Хәтимә дә, иркәләнеп кенә күзләрен ачты.Апам!Бердәнберем, туганым!диде ул, оеган кулларын язып.Димәк , рәхмәтләрне күп алганбыз.Димәк, язмыш китабыбызда шулай язылган.
Шулай дип, Хәтимә җиңел генә диваннан торып, аш бүлмәсенә керде.Әйдәгез, юынып алыйк та, чәй әчәрбез.
Сөйләшә сөйләшә чәйләп алгач, Ринат кайту турында сүз кузгалтты.Мин кузгалырмын инде, Хәтирә апа, диде ул, читенсенеп кенә.Ә сезнең сөйләшәсе сүзләр бик күптер.Каласыздыр инде, шулаймы?
Хәтирә авыз ачканчы, Хәтимә үзенекен ярып салды.
Кәничне, энем, алтмыш елдан соң очрашып, бер төн эчендә хушлашыйк мени? Хәтирә апа, каласың.Бер каршы сүз әйтмә.Әниләрнең каберенә кайтып килербез, бабайлар нигезен карарбыз.Әйдә, Ринатны юлга озатыйк.
Киенеп чыгуга, Хәтимә Ринатның җиңеннән тартты.Итекләрегезне, энем әйдәле, җәһәт кенә өйалдына ташып куй .Хәзер сатып бетерәбез аны, ә Хәтирә? Без бит "бүрек Гайфи"оныклары.Кызларым булдыра, дип, бабай сөенеп ятсын әле .
Шулай иттеләр дә..Ринат итекләрне бушатып, ерак юлга кузгалды.Машина күздән югалганчы, озатып калды Хәтирә.Әйтерсең лә, ярты җаны Ринат белән китте.Иң иң якын кешесе янында булса да,күңелен сагыну хисләре биләп алды аның. Авылын, гомер иткән йортын сагынып, күңел кыллары тибрәнде.
Я, я апам, бөтенләйгә каласың мәллә? Күзләреңне мөлдерәтеп торасың?дип,Хәтимә Хәтирәне култыклап алды.
Әйдә,керәбез, я салкын тияр! Хәзер безне берни аера алмый инде, Хәти.
Хәтии? Хәтирә, тыйнак кына көлеп җибәрде.Син дә Хәти мени, сеңлем?диде ул елмаеп.Кара әле син аны!Мине дә кечкенәдән Хәти генә дияләр иде бит.
Өйгә кереп өр яңадан хәтирәләрен яңарта башлады алар.Еладылар, кочаклашып көлештеләр.Офтандылар, сөенделәр.
Ачы язмыш җилләре икесен ике якка каерып атса да, шул ук язмыш җилләре, Аллах тагәләнең бөек көче очраштырды да инде аларны.Иксез чиксез тормыш диңгезе дулкын кагып, икесен бер ярга чыгарып куйды.Һәм менә алар ике игезәк бала, ике ярты бер булып, хәл белешәләр.
Кара әле, Хәтирә дип , тынлыкны Хәтимә бозды.Бирәм дигән колына, чыгарып куйган юлына, дигәндәй.Ничек безнең кибеткә тукталырга булдыгыз, ә? Югыйсә, әз генә алдарак тагын кибетләр була иде.Менә бит, игезләрнең тарту көче шушыдыр инде ул, апам.
Хәтимә шулай әнисе, туганнары турында, үзенең гаиләсе турында сөйләсә, Хәтирә елый-елый үз язмышын бәян итте.Иренең үзен урлап кайту мизгелләрен сагынып сөйләде, ире бакыйлыкка күчкәч ничек итеп өйдән куылып чыкканнарын искә алды.Берсеннән берсе акыллы балалары, килен, кияүләре белән мактанып та алды.Кыскасы, көне буе куллар кулда кала бирде.
Кара әле, Хәтирә, диде Хәтимә җае чыгып.Саймә апа белән ире үзләренеке түгел икәнен белгәннәр инде, аннары башка балалары да белми калмагандыр.Ни дисәң дә алар хәйран зур булганнар, дисең.Ә авылда ничек бер кеше дә белмичә калган микән?
Мин үзем дә бу хакта бик күп уйландым ,Хәтимә.Мин кечкенә вакытта авыл хәйран зур иде әле.Хәзер генә яшьләр шәһәргә китеп бетә баралар.Тәк, вәт ,шул зур авылда хет бер кеше, бу синең үз әниләрең түгел, диюче булмады.Әниләргә дә рәхмәт инде, сеңлем.Алар да бик якты чырай күрсәтмәсәләр дә, син ташландык бала, дип кимсетмәделәр.Туганнар да, миннән борын җыерсалар да, син безгә чит дип, авыз да ачмадылар.
Ии, җаным, җаным!Бик күпне күргәнсең, Хәтирә,ничек түзгәнсең, дип Хәтимә уйланып урыныннан кузгалды. Тукта әле, тукта, диде ул, шул чак.Хәзер, апам, хәзер.Шулай дип ,Хәтимә фотоальбом битләрен актара башлады.Һәм ашыга-ашыга аннан бер рәсем тартып чыгарды да Хәтирәгә сузды.
Менә Хәтирә кара әле, кара.Әни гомер буе шушы рәсемгә карап моңлана иде.Караңгы төн, урман.Ай нурлары салынган сукмактан бала күтәргән ана йөгерә.Кем ясаган, нинди рәсем булгандыр бу, әни бик еш шуны кулына ала иде.
-Мескәнкәем шушы рәсемгә карап үзен күрде микән?
Белмим, Хәтирә.Белмим.Ни дисәңдә башка фотолар белән шушы рәсемне кадерләп саклады ул.Эх, әз генә җитешмичә калдык бит, әәз генә.Менә хәзер ул да яныбызда булсаа...
Хәтимә дә, Хәтирә дә үз уйларына чумып байтак утырдылар.Кайсы, нәрсә турында уйлангандыр, билгесез.Ләкин икесе дә бер берсенең җылысын тоеп, шатланып утыралар иде.
Хәтирә, диде бераздан Хәтимә.Ул төнне ай яктысы бик якты иде, кызым, дип сөйләгән иде әни җаным.Урман эчендәге авылның беренче өенә кереп, сине калдырган ул.Белмим, тегеләре ничек риза булганнар.Бәлки бер атнадан шуның өчен акча да алып килермен,400 чакрымны ике бала күтәреп кайтып җитә алмам, дигәч риза булдылар микән.Ни дисәң дә әби бабай хәйран ару кешеләр иде.Ә бәлки, жәлләгәннәрдер.Әни мескен үзе дә бер атнадан килеп алам, дип уйлагандыр инде.Ә терелеп аякка баскач, ул авылны искә төшерү түгел, кияүгә чыккан авыл исемен дә оныткан бит әнкәй.Күп эзләгәннәр инде алар сине, күп.Әнигә рәнҗи күрмә, Хәтирә, рәнҗи күрмә яме.
Юк,Хәтимә,юк.Ә бәлки, әнигә аңа көндез чыгып китәсе булган.Курыкмыйча төнлә белән..
Әйттем, сорадым Хәтирә.Безнең өчен курыккан бит әни.Низам йодрыкларын безнең өстә уйната башлагач,имгәтер, дип курыктым, ди.
Болай булыр дип, уйламагандыр инде ул да.Бер явыз ир аркасында, күпме нуҗалар күрдек.
Шулаай, балам!Уйлап карасаааң, исләрең китәр.Ярар, күрәселәр шул булган , сеңлем.Аның каравы без табыштык.Яшисе гомерләр алда әле, Аллах бирса.Кунакларга йөрешербез, балалар бергә булыр.
-Ә менә хәзер,апа, әни урынына мин бу рәсемне кулга алам.Менә, менә кара әле.
Кара әле, Хәтимә, гел чын инде име!Нинди якты ай нурлары.
Әни дә әйткән иде шул.Кызым, мин күргәннәрне беркем белми, бары шушы ай нурлары белә, бары шулар шаһит, дип.
Хәтирә дә, Хәтимә дә шул рәсемгә төбәлделәр.Әйтерсең, ай сукмагыннан курка-курка әниләре йөгерә булып тоелды аларга.Керфекләргә тагын иртәнге чыктай яшь бөртекләре кунды.Эх, әни, әни ,дип пышылдады алар икесе бер тавыштын.Ай нурлары шаһиит...Ай нурлары ...
Тәмам.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова