

Юк, Хәтирә,юк.Бу юлы төш күрмибез.Бу безнең чынбарлык.Ә хәзер, апа, әйдә өйгә кайтабыз.Безнең өйгә.Рәхәтләнеп бер сөйләшик әле.Менә бит, кара әле син, ии,Ходай кушкач.
Әйе, Хәтимә, сораулар буа буарлык.Сөйләшер сүзләр дә аннан ким түгелдер.Апа!Бигрәкләр дә җанга якын сүз инде, сеңлем.Ә бәлки, бәлки син ападыр әле, Хәтимә?
Хәтирә күз яшьләрен сөртеп, үзенең көзгедәге чагылышы булган Хәтимәгә карады.Алай дисәң, миңа апа булу күбрәк тә ошый әле.Үзем төпчек бала булгач, апа буласым килгән көннәр дә булмады түгел, булды.
Әйе, Хәтирә син минем апам.Бер гөлнең ике ботагы без.Әни әйткәнчә, мин ике сәгатькә соң туганмын..
Әни әйткәнчә?..Шул вакыт, әнисенең:Кызым, Хәтигә дә әйтегез, ашарга керсен, дигән сүзләре Хәтирәнең җанын тырмалап алгандай булды.Тукта әле, ничек килеп чыга соң әле бу?Димәк Саймә минем үз әнием булмаган.Димәк, мин гомер буе чит кешегә, әни,дигәнмен.Ә үз әнием? Мине тудырган үз әнием кая, кем соң ул алайса?
Хәтирә меңләгән сорау чагылган, нурлы зәңгәр күзләрен сеңлесенә төбәде.Ә, әнием, үз әнием кая, Хәтимә? дигән ,ялвару катыш сорау ярылып ята иде аларда.Үземнең кадерле әнием кая?
Син Хәтирә бернәрсә дә белмисең шул әле, дип, апасының кулларыннан тотты Хәтирә.Дөрес, моңа кадәр, шушы озын озын гомер дәверендә, мин дә бернәрсә дә белми яшәдем .Әни бакыйлыкка күчкәндә генә, синең хакта, үзенең күргәннәре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп китте.
Әнии..Хәтимә, әни үлде мени?Ә, әти..ул кая? Ул исәнме?
Хәтирә өзгәләнеп Хәтимәгә карады.Ләкин,нәкь шул мизгелдә,әкрен генә ишек ачылып, Йолдыз күренде.
Хәтимә Низамовна, диде ул, әле Хәтирәгә, әле Хәтимәгә карап, кибетне биклибезме? Вакыт күптән узып бара.
Ә, Йолдыз, әйе, әйе, сеңлем, биклибез.Кассаларны снимать иттегезме?Шулай дип сорады да,Хәтимә Хәтирәнең кулларыннан җитәкләп алды.
Ә син, апа, безгә кайтасың.Сөйләшер сүзләр чынлап та бик күп безнең, бик күп.Аннары безнекедәй историяләр дә дөньяда башка булмагандыр ...
.... Инде менә төн уртасы да узып бара.Зур гына авыл тыныч йокыга талган.Бары үзәк урамда урнашкан зур кирпеч йортның гына тәрәзәләрендә ут күренә.Йомшак диванга утырган апа сеңел күз яшьләрен сөртә--сөртә ,үз серләрен бүлешәләр.
Менә шулай, дип сүзен дәвам итте Хәтимә.Әниебезнең үлеп китүенә бары ярты гына ел әле.Әз генә иртәрәк очрашкан булсакмы, әз генә..Хәтимә, аяк очларына гына басып, Ринат йоклаган йокы бүлмәсенең ачык калган ишеген ябып куйды.Әнинең йөрәгендә гомер буе син булгансың сеңлем.Гомер буе шул серне саклап, ничек яшәгән ул җаным?
Хәтимә, тукта әле., тукта.Мин бөтенләй буталып беттем.Аңлатып сөйлә әле, зинһар.Әни ничек бу якларга килеп эләккән соң?
Юк, апа, әниләр монда түгел,Татарстанда яшәде алар.Ә менә мин башкорт егетенә тормышка чыгып, монда килдем.
Ә-ә.Алайса, мин ничек Киров өлкәсенә килеп эләктем микәән?
Тыңла алайса, Хәтирә, тыңла.Бүлдермә дә.Тиз генә сөйләп бирерлек хәлләр түгел бу.Әни үзе дә ике көн сөйләде.
Хәтимә фотоальбомнан бер фотоны кадерләп кулына алып, бераз карап торды да, сөйләп китте.
Менә Хәтирә, дөньядагы иң акыллы, иң сабыр әниләрнең берсе инде бу, дип сүз башлады ул.Бу безнең әниебез Салиха.Без ничек әнигә ошаганбыз, ә? Кара әле? Әнә шул, башактай сары чәчләребез әнине бәхетсез иткән дә инде.
Ничек инде? Сары..
Бүлдермә, апа, бүл-дер-мә..Ничек булгандыр, ансын әниләр үзләре белгәндер, ну әни әтигә өч айлык авыры белән килә.Гали әтинең нинди усал җанлы икәнен белмичә килә.
Әни бик йомшак холыклы, берәүгә начарлык эшләми торган бик күндәм хатын иде ул.Бәлки,Гали генә дип әйтим әле, яме Хәтимә,әти дияргә тел дә әйләнми.Бәлки, шул Гали әнине көчләгән булгандыр.Ансы безнең эш түгел, дип уйлыйм.Әни шунда алты айдан әз генә күбрәк яшәп кала.Дөресрәге безгә өч атна тирәсе булганда, шул явыз Галидән кача.
Хәтимә авыр сулап, шаккатып утырган Хәтирәгә карады.Әйе, караңгы төндә бер белмәгән җирдән ике баласын күтәреп урманга йөгерә әни.
Нигәә? Галинең хатыны булган буламы әллә?
Юук, апа, юк.Әни әти кешенең беренче хатыны була.Әни сөйләвенчә ул бик матур, кара чәчле ир булган.Ә без сап сарылар.Менәә, аңлыйсыңмы? Аңлыйсыңмы, нигә сары чәчләребез безне бәхетсез иткәнен.
Әти минекеләр түгел , дигәнме?
Әйе, Хәтирә, кызлар әтигә ошаса бәхетле булалар, дип сөйлиләр дә, ләкин без нигәдер ,бик тә бик тә әнигә охшап туганбыз.Өчебез дә зәңгәр күзле, башактай сары чәчлеләр.
Безне күрүгә үк ,әти:Бу кем көчекләре?дип, әнигә яла яга башлаган.Безнең нәселдә юк сарбайлар, кемнеке?Миңа кадәр кем белән булдың?дип үзәген өзгән.
Аннарыы, дип фотодагы әнисе сурәтен үпте дә, Хәтимә дәвам итте.
Аннары безгә өч атна була дигәндә, әти эштән котырып кайтып әнине кыйный башлый.Баксаң, эштәге иптәшләре, малай тумаганга көлгәннәр.Галиәхмәт, үзеңнән булмагач,икенче юлы я балта, я пычак салып ят, мужет малай туар дигәннәр.Әти бик горур булган, серкәсе су күтәрмәгәндер инде, йодрыкларын хәттә безнең, бер гөнахсыз сабыйлар өстендә уйната башлаган.
Шунда әнине нинди көчләр тарткандыр, караңгыда ике баланы кочаклап, өйдән чыгып качкан ул.Әллә куркудан, әллә чынлап оныткан, кияүгә чыкан авыл исеме дә хәтерендә калмаган балакаемның.
Менә сиңа әтии.Арттан да чыкмаганмы?Туктатмаганмы?
Юк, нинди чыгу, Хәтирә җаным.Әйтәм бит, әти дияргә дә тел әйләнми,дип.Үрмәләп кереп аяктан үпсәң, үзеңне мужет кертермен, ә көчекләреңне берәр җиргә тапшыр, дигән.
Шуннан.Төнлә ике бала белән кая барган инде, әни?
Йөгереп диярлек, олы юлга чыктым, диде.Аннары бер машина очрап ярты сәг.тирәсе барган.Һәм юл өстендә күренгән авыл янында төшеп калган.
Кара әле, Хәтимә, ул шофер дигәнең ни йөрәге белән, яшь хатынны , ике бала белән бер ялгызын юл чатында калдырып киткән микән инде? Ээх!
Авыл юлдан күренеп кенә тора дигән иде әни.Якын дип уйлагандыр инде.
Әнә шунда Сания исемле апаларга ишек кага ул.Елый-елый,хәлне аңлатып, таң беленә башлауга кире олы юлга ашыга.Бер баласын, җанының бер яртысын шунда югалта да инде әни.
Сания түгел, Хәтимә. Саймә исемле була ул хатын. Сәймә ..Менә нигә мине гомер буе чит итте алар..Димәк, чынлап та мин аларның кызы булмаганмын.Шулайдыр, ана кеше баласын бу хәтле какмас, дип уйлаган идем шул.
Син апам, әни нигә мине килеп алмаган?дисеңдер инде.Мине күтәреп, мең бәлә белән әбиләр йортына кайтып егыла ул.Ике ай урын өстендә ята.Шуннан соң,синнән кала, барсын оныта да инде.Кайсы авылга кияүгә чыкканын, сине калдырган авыл исемен, үлгәнче исенә төшерә алмады әни.Киров өлкәсе буйлап эзләгән булсалар да, сине дә тапмаганнар булып чыга инде.
Аннары бик акыллы Низами атлы кешегә тормышка чыгып, ул мине үз исеменә яздырган..Миңа бик әйбәт әти була ул.Ләкин миннән башка, дөресрәге бездән башка балалары булмый аларның.Шулай да бик матур тормыш юлын үтә алар.Әни гомер буе баш хисапчы булып эшли, үги әти мәктәптә хезмәт укыта.Менә, Хәтирә, кыскача шундый яңалыклар сиңа.
Әйее..Ә мин, кирәк вакытта колхозга чыктым.Ә болай,вакыт булган саен сату белән шөгелләндем.
Сату беләән? Хәтимә, апасына карап, көлеп куйды.Син алайса бабайга ошагансың, Хәтирә, диде ул, Безнең бабайны да,"бүрек Гәйфи"диләр иде.Мәскәүдән микән инде, башына дүртәр бүрек киеп кайтып, сата торган булган.Ул чакларда андый кешеләргә наказание көчле булган бит.
Әйе, хәзер генә, әнә рәхәтләнеп саталар.Ул чорларда сеңлем, булды инде.Ә минем бик тә бухгалтер буласым килгән иде, бишкә генә укысам да, нигәдер әни укытырга риза булмады.Уйлап карасаң, бер чит кеше баласын укытасы килмәгәндер инде.Шулай да,Хәтимә,әнигә рәхмәтле мин.Чит бала, үземнеке өчәү дип, ятимнәр йортына бирмәгән бит.Ашаттылар,киендерделәр.Аллахка шөкер, урыннары оҗмах түрендә булсын.Тормыш юлын матур уздым, тик менә ирем генә иртә китте.
Синең дә ирең юкмы,Хәтирә.Минем Фоатым да, түбә япканда егылып төшеп харап булды, мин дә ялгыз бит.Балаларның үз тормышлары.Япа ялгыз ятканчы, дип кибеттә әшләп йөрим.
...Иртән иртүк, Ринат әкрен генә торып, зал якка карады.Ә анда, иреннәренә елмаю кунган, апа сеңел, кочаклашканнар да,башларын бер берсенә куеп йокыга талганнар.
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова