Шулай җырлый-җырлый байтак кына итекне сатып та бетерде алар.
Хәтирә:Калганын иртәгә сатарбыз, бүгенгә берәр кеше йортка кертмәс микән, белешик, дип караса да, Ринат риза булмады.
Юк, юк, Хәтирә апа, диде ул.Кайтабыз, базар гына ябылсын да, юлга чыгарбыз.Моның хәтле итек саткач, нинди ул кешедә йоклап ятулар.
Базардагылар әйберләрен җыя башлагач, алар да калган итекләрен багажникка тутырып юлга кузгалдылар.
Килгәндә сөенеп, җырлый-җырлый килгән Хәтирәнең хәзер ямансулап кайтканын күреп,Ринат пошаманга төште.
Калмаганга үпкәләде микән әллә? дип аптырады ул.Әле генә көлеп тора иде.Нәрсә булды Хәтирә апага?
Радиоалгычтан агылган җырны тыңлап, шәһәрне чыга алар.Ара тирә авыллар да артта кала бирделәр.
Шунда бер район үзәген чыкканда, Ринат юл буенда гына торган зур гына кибет янына машинасын туктатты.
Хәтирә апа, син машинада гына утырып тор, диде ул.Мин әзерәк капкаларга алыйм.Кайтасы юл ерак, берәр җиргә туктап ,ашап та алырбыз әле.Шулай дип ул җәһәт кенә кибеткә кереп китә.
Ләкин, менә шул вакытта Хәтирәнең күңелен ниндидер хисләр ташкыны биләп ала, йөрәге сикерә башлый. Ниндидер бер көч,Ринат артыннан кибет ишеген ачтыра аңа.
Һәм менә шушы ачык ишек аның бөтен тормыш юлын астын өскә китерә дә инде.
Кибеткә кереп тә җитми: Әә, Хәтимә Низамовна, дип,яшь кенә кибетче кыз, аның янына килеп баса.Әле генә кайтып киткән идегез, берәр нәрсәгез калган мәллә?
Хәтирә аптырап як-ягына карый.Аннары үзенә карап, көлеп торган кибетчегә төбәлә.
Сез, сеңлем мине кем беләндер бутадыгыз ахры?Мин Хәтимә апаң түгел, ә Хәтирә.
Бәй, шулай мени? дип күзләрен йомып та карамыйча елмая кибетче кыз.Хәтимә апа дип ялгыш әйтәләр мени, алайса?Үз исемегез Хәтирә димәк?
Әйе, Хәтирә!
Ии, менә, оятка калырсың әле.Нигә бөтен кеше Хәтимә, дип әйтә соң?
Ул арада, товар алып чыгып барган тагын бер ир:Сәләм, Хәтимә дип исәнләшеп узып китмәсенме..
Хәтимә түгел, Хәтирә апа, дип җитди генә кисәтү ясый кибетче кыз .Менә бит Хәтирә апа, мин генә түгел, бүтәннәр дә Хәтимә диләр әле монда.
Алай икәән! Хәтимәнең әтисенең исеме кем дидең әле?
Низами буламы соң, Хәтирә апа.Низамовна булгач? Ии, Хәтимә апа ,әллә нинди әле сез!Аргансыздыр инде, ул тикшерүчеләре дә килә дә җитә.Бу кибеттә нәрсә калган, дип беләләрдер инде, аптыраш.Ә сез нәрсәгә килгән идегез, берәр документ искә төштеме?
Кибетче кыз, кем беләндер бутый мине!Хәтирә елмаеп, шушы мөлаем яшь кенә кызның аркасыннан сөйде.
Син, кызым, мине кем беләндер бутыйсың, акыллым.Мин чынлап та Хәтирә апаң булам.Әтием дә Низам түгел.
Әй лә, Хәтирә апа, миннән көлеп тормагыз әле.Хәтимә Низамовна бит инде сез!
Шунда кибетче кыз иптәшенә: Мин хәзер чыгаам!дип кычкырды да Хәтирәне җитәкләп, үзе артыннан бер бүлмәгә алып керде.
Утырыгыз, Хәтирә апа, диде ул,өстәлдә торган фотоны кулына алып.Менә карагыз әле, бу кем? Мин түгел, дип кенә әйтмәгез яме.Менә ике якта ике оныгыгыз.
Хәтирәнең бер мәлгә күз аллары караңгыланып китте.Әнисенең соңгы сулышта әйткән сүзләре исенә төшеп, аңын томалады.Синең бар, тагын баар...
Димәк, минем тагын бар, дигән уй йөгерде аның башыннан.Димәк минем тагын сеңлем бар.Димәк әни бәхилләшкәндә шул хакта әйтергә теләгән.
Апа! Хәтимә Низамовнааа..
Ә-ә!Әйе, сеңлем, әйе.Бу мин..Дөресрәге бу минем сеңлем булырга тиеш.Хәтирә маңгаена бәреп чыккан тир тамчыларын сөртеп, фотога төбәлде.Ә анда елмаеп, үзенә бик охшаган хатын-кыз карап тора иде.
Хәтирә күзләрен шар ачып, басып торган кибетчегә карап көлеп җибәрде.
-Кара әле, балам!Сездә Хәтимәнең телефоны бардыр бит.Аңа шалтыратып карамыйсыңмы соң?
Менә озын озын еллардан соң, гомерлек сер пардәсен ертырга теләгәндәй телефонда чакыру тавышы ишетелә. Пиип..пиип..
Алло, Йолдыз синме бу.Бер бер хәл булмагандыр бит.Нәрсә иде?
Хәерле кич, Хәтимә Низамовна.Ни, ни..Сез кибеткә килеп китә алмассызмы?
Нәрсә булды Йолдыз? Кибеттә бар да тәртиптер бит?
Тәртип, тәртип..Монда сезне бер апа көтә иде.Сезгә бик охшаган апа...
Хәтирәме әллә, Йолдыз? Хәтирәме?
Әйе,Хә..Ләкин Йолдыз сүзен әйтеп бетерә алмады, кулындагы телефон өзек өзек тавышлар чыгарып,чыелдый башлады.
Куйды, диде Йолдыз, җилкәсен сикертеп.Мужет үзе киләдер, әз генә көтеп карагыз.Ерак тормый ул..
Биш минут, ун минут..Шушы минутлар эчендә Хәтирәнең бөтен бер тормыш юлы күз алдыннан узды.Апаң үлгәнче, син үлгән булсааң..Хәти эшләр әле..Әллә чынлап та, Саймә минем үз әнием булмаган.Алай дисәң, бер тамчы судай үзенә ошаган Хәтимә кем? Ул минем Хәтирә икәнемне каян белде?Сораулар..серләр..
Хәтирә вакыт аралыгын онытып уйга чумды.
Һәм менә кибет коридорында, үзәкләргә үтәрлек якын тавыш...
Хәтирәәә! Йолдыыз! ..
Хәтирә уйларыннан бүленеп, ишеккә төбәлде.Һәм менә ул, алты дистәгә якын озын-озын еллардан соң, тәүге тапкыр апа сеңелнең очрашу мизгелләре.
Юук, моны сүзләр белән белән генә аңлатып та, язып та бирерлек түгел.Бу хисләрне кичерү өчен, үзеңә я Хәтимә, я Хәтирә булырга кирәктер.
Икесе дә сары чәчләрен шпилка белән өскә өеп, ап-ак мамык шәлләрен җилкәләренә салган апа сеңел, бер сүз әйтмичә бер берсенең кочагына ташландылар.Бернинди сүзләр дә, сораулар да кирәк түгел иде монда.Ике игезәк кызның тарту көче ниһаять, бер төенгә төйнәлде.
Бу хәлгә шаккатып, сүзсез калган Йолдыз, мыштым гына ишекне ябып залга чыкты.
Менә сиңа Хәтимә Низамовна, диде ул, ни уйларга да белмичә.Димәк Хәтирә апа безнең мөдирнең игезәк сыңары булып чыга.Киемнәренә хәтле ошаган бит,кара әле?Икесенең дә шәлләре ак, икесе дә чәчләрен өскә күтәртеп өеп куйганнар.Вот это даа..
Йолдыз шулай уйланып, прилавка артына басарга гына әзерләнгән иде, ишектән кыюсыз гына Ринат килеп керде.
Матурыым, монда ак шәлле апаны күрмәдегезме, диде ул,кибетче кызларның әле берсенә, әле икенчесенә карап.Көтәм-көтәм, әллә кая китте Хәтирә апам.
Сезгә, абый, озак көтәргә туры килмәгәе әле, дип, әле һаман да хисләреннән айный алмаган Йолдыз, Ринат янына килеп басты.Хәтирә апагыз бит, монда үз туганын очратты.Сөйләшсеннәр инде.
Туганын?Башкортстан якларында нинди туганы булсын ди инде, кызлар, дип ышанмыйча гына кибетчеләргә карады Ринат.Ах, сезне, шаяртасыз.
Юк инде, нинди шаяру.Әнә мөдиребез үзе дә очып кына килеп җитте.Җилкәсенә ак шәл япкан апаны күрдегезме? Ул бу кибетнең директоры .
Әә, менә хәзер аңладым, кызлаар!Ниһаять,эшнең нидә икәне миңа да барып җитте.Ринат кибетнең ерак почмагына тезеп куелган, сапогилар, ботинка, киез итекләргә карады.
Итекләр дә сатасызмы, диде ул шул якка төртеп күрсәтеп.Без дә сатучылар бит.Менә без дә итек сатабыз .Ярар, алайса, кызлар, мин машинага чыгып утырыйм әле.Хәтирә апа сораса әйтерсез яме.Озак тордым, дип кайгырмасын.Рәхәтләнеп сөйләшсеннәр.
Шулай дип, саубуллашып, Ринат кибеттән чыгып китте.
Нуу, жук, син Хәтирә апа, диде ул, көлә-көлә.Калган итекләрне бу кибеткә сатарга телисеңме?Бөтен нәрсә каннан килә диләр, сезнең бит нәселдә дә сатучылар юк .Сезгә каян килгән бу сәләт? Һее..
Ә бу вакытта Хәтирә белән Хәтимә, дөньядагы иң газиз, иң кадерле ике кыз туган,кочаклашып тын гына үксиләр , күз яшьләренә чыланган шәлнең яңакларга ябышкан ак мамыгын сыпыралар иде.Алар өчен гүя, вакыт туктап калды.Әйтерсең, шушы иксез-чиксез дөньяларда шушы ике гүзәл хатыннан башка кеше дә юк иде.Проҗектор яктысында итекләрен рәтләп яткан Ринат та, сатылмыйча калган итекләр дә хәзер арткы планга күчтеләр.
Ничек болай? Хәтимә!Нәрсә бу? Көтелмәгән очрашудан телсез калган Хәтирә, Хәтимәнең кечкенә кулларыннан тотты.Сеңлем җаным!Төш кенә түгелме бу? Әгәр төшем булса, уятма яме, Хәтимә!Уятма җаным, сөйләшик әле.Сөйләшиик..
+24 °С
Дождь




