Литература
6 Сентября 2022, 07:45

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

22 бүлек Ничек?Хәтирәнең тез буыннары калтырап куйды.Ничек китәргә маташа? Абый, нигә миңа сразы әйтмәдең?Син врач мәллә?Чакырып китерергә.Абыйсы, мыр-мыр килеп атлавын белде.Син килеп нишләтә идең инде?Ун минут дигәндә, ачык капкадан өйгә керде алар.Караватта агарып, иреннәре зәңгәрләнгән әнисен күреп, Хәтирәнең коты чыкты.

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТАЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

Ничек?Хәтирәнең тез буыннары калтырап куйды.Ничек китәргә маташа? Абый, нигә миңа сразы әйтмәдең?
Син врач мәллә?Чакырып китерергә.Абыйсы, мыр-мыр килеп атлавын белде.Син килеп нишләтә идең инде?
Ун минут дигәндә, ачык капкадан өйгә керде алар.Караватта агарып, иреннәре зәңгәрләнгән әнисен күреп, Хәтирәнең коты чыкты.
Әни, әнием, диде ул,әнисен кочаклап.Ниләр булды,кай җирең авырта? Хәтирәнең тамагына каты төер утырып, бер ара сүзсез калды.Яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләре әнисенең хәрәкәтсез калган кулына тамдылар.
Нигә башта ук әйтмәдегез соң, әни? Кайчан болай авырта башладың?
Ләкин, Саймә,нәрсәдер әйтер хәлдә түгел иде инде.Хәтирәнең тавышын ишетеп, көчкә генә күзләрен ачты ул.
Аннары нуры качкан күзләрен кызына төбәп,иреннәрен кыймылдатты.
Әни, аңламыйм бит.Нәрсә әйтергә телисең?Әни, әнием,дип, әнисенең салкын йөгергән кулларыннан тотты Хәтирә.
Синең тагыын..Синеең.. таг..баар..
Нәрсә бар,әни җаным?Хәтирә әнисен кочаклап, колагын аның иреннәренә терәде.
Минем нәрсәм бар әнии!?Кемем бар? Әйт инде әни,әйт индеее!Хәтирә елый-елый, әнисен селкетте.
Кем кызы мин, әни?Әни дииим..
Ләкин Сәймәнең иреннәре башка селкенмәделәр.Ул берничә тапкыр каты-каты итеп сулыш алды да, сер сандыгының ачкычын үзе белән алып, мәңгелеккә китеп барды . Шуның белән Хәтирәдә үзен ник яратмаганнарын,нигә шулай чит итүләрен белү өмете өзелде.
Әнисенең үлемен бик авыр кичереп, үкенү хисләрләре тынычлыкта калдырмады аны.Нигә әнидән иртәрәк сорамадым? Нигә ун көн буе, хәлен белергә килмәдем?Нигә, нигә?
Хәтирә хәзер намаз укыганда гына шул уйларыннан арынып торды.Ә инде, дисбесен караваты башына элеп куюга, тагын шул сораулар җавап эзләп баш калкыттылар.
Синең тагын бар..Бу сүзләр белән нәрсә әйтергә теләде микән соң әни?
Кемең бар дияргә теләдеме?
Бәлки икенче әниең, я булмаса тагын апаңмы?
Хәтирә үз уйларыннан үзе шулай гаҗиз булып йөргән бер көндә, күршедә яшәүче Ринат дигән яшь кенә ир өй ишеген шакыды аның.
Хәтирә апа, ни хәлләр ?диде ул, башта исәнләшеп.Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?Аннары җайлап кына үз йомышын җиткерде.
Хәтирә апа, сез әле өйдә ятарга карт кеше түгел, дип читләтеп кенә сүз башлады Ринат.Сатарга да бик оста сез.Әйдә әле, итек сатып кайтыйк булмаса.Үземнең генә йөрәк җитми.
Итек сатарга? Хатының бар бит, Ринат.
Ии, Хәтирә апа әйттең сатучыны.Гөлнисадан сату гүпчим юк аннан.Шул бушка биреп кайтса гына инде.Әйдә инде, Хәтирә апа.Өйдә нишлисең инде,ә?
Ул сату дигәннәре Хәтирәнең канына сеңгән иде шул инде.Аннары, әзрәк җилләп тә кайтырмын, дип уйлады ул.
Нәрсә белән, кая барырга дисең соң? Еракмы, поезд беләнме?
Юк инде, Хәтирә апа.Поезд белән барсак, ул хәтле итекне кая күтәрәсең.Машинам бар бит.Шуңа төярбез дә, выжт..
И кайда выжларга дисең?
Каямы? Башкирия якларына дип тора идем, Хәтирә апа.Ул яклардан, әнә 02 дигән машиналар күп киләләр.Итек анда бик үтә диләр.
Әә, 16 сы безнеке инде.Ә 02дигәннәре Башкортстанны аңлата мени?Мин дә еш күргәлим шул андый машиналарны.Нишләп йөриләр дисәм, алайса итек җыялар.
Ринатның эченә җылы йөгереп, сөенеп куйды.Димәк, күрше апа барачак.
Хәтирә апа, килештек значит?Мин итекләр сатып алам.Керемен икебезгә бүләрбез.
Нуу, Ринат! Пенсиямне ала башладым, Аллахка шөкер,шул җитә, дип йөргәндәәә..Тагын шул спикүләнт җеннәрен кузгалттың инде.
Ии, Хәтирә апа, пенсия акчасына карап ята торган кеше мени инде син?Барабыз, Башкорт якларын да бер күреп кайтырсың, бик матур, диләр ул якларны.
Ярар, булмаса, балаларга хәбәр итәм дә, китәрбез.Түлке керемен миңа әз генә бирсәң шул җитә.Итек синеке, машина синеке, ә керем минеке булмас бит инде.
Шулай итеп, Хәтирә күршесе Ринат белән Башкортстан якларына чыгып китте.Менә тигез юлдан яңа машина алга чаба.Төзек өйләр, зур зур авыллар.Хәтирә күрмичә калмыйм тагын, дигәндәй йотлыгып йотлыгып тирә юньне күзәтә
Кара әле, Ринат, диде ул, күзләрен юл буеннан алмыйча.Без йөргәндә юл, тимер юл буйлары гел чүп булыр иде, балам..Хәзер бөтен җирдә чисталык, матурлык хөкем сөрә.
Җәй көне бигрәк тә матур буладыр әле, Хәтирә апа.Менә кышын күп итеп итекләрне сатсак, Аллах бирса, җәй көне бер ял итеп әйләнеп кайтырбыз әле.Уфа каласы ни өчен матур?дигән җырны ишеткәнегез бар идеме?Нигә матур икәнен белербез.
Бар балам, бар.Ул җырның минем күңелемнән чыкканы да юк, Ринат.Менә әллә нигә, шул җырны җырласам күңелем тынычлана, хыялларым әллә кая алып китә.Нигә шулай?Үзем дә белмим.
Карасаң миңа, елмайсаң миңа..Хәтирә елмаеп җырлап җибәрде.Син дә бик матур, Уфа да матур.
Бигрәк матур җыр, диде ул , җырлап бетергәнен үзе дә сизмичә.Уфа шәһәрен гомеремдә дә күргәнем дә юк инде, ләкин нигәдер йөрәгемә, җаныма бик якын ул.Шунда миңа бик якын кешеләр яшидер булып тоела.
Ә бәлки, элеккеге тормышыгызда Уфада яшәгәнсездер.Ә нигә? диде Ринат, җитди генә.Шулай диләр бит.
Менә бер җиде яшьлек бала, име,Хәтирә апа,минем шул шул шәһәрдә хатыным,ике балам бар дип сөйләнә башлаган.Аптырагач, әниләре шул шәһәргә киткәннәр.Иии. Барып керсәләр,чынлап та,нәкъ бу бала әйткәнчә ике бала һәм хатынның исемнәренә хәтле туры килгән.Машинасының номерын да хәттә, дөрес әйткән булган.Я,менә, шуннан нәрсә диярсең?
Ире кая булган соң?
Ә ире,Хәтирә апа, бу малай туганда, җиде ел элек үлгән булган.
Нәрсә әйтергә телисең инде, Ринат? Беренче тапкыр тугач, Башкортстанда яшәгәнмен мени?Хәтирә рәхәтләнеп, көлеп җибәрде.Аннары бераз тирә-якны күзәтеп барды да, авызын турсайтып барган күрше егетенә борылды.
Ә, бәлки, чынлап та шулайдыр, энем, диде ул, җитди генә.Менә шушы башкорт җирләренә якынлашкан саен йөрәк катырак сикерә башлады бит.Әйтерсең мин шушында йөргәнмен, әйтерсең,якыннарым җыелып монда көтәләр.
Менә,менә,Хәтирә апа,син көлгән буласың.Күзеңне ач, дөнья бу, дигәннәрме әле.Кем белә, бәлки менә шушында йөгереп йөргәнсездер дә әле.
Әйе, балам, дөньяда без белмәгән, аңлата алмаган серләр биик күп,Ринат.Бик күп.Күпме сорауларга җавап таба алмый интегәбез бит.
Шулай сөйләшеп барып,300чакрымны узганнарын сизмәде дә алар.Белмәгән шәһәр, белмәгән җирләр.Ринат куркып кына машинасын базар алдына туктатты .
Я, Хәтирә апа, нәкь вакытында килеп җиттек, диде ул, як-ягына карап.Базарга рөхсәт язуыннан башка кереп сатарга ярамыйдыр әле ул.Нишлик микән?
Ии, балам,хәзер сорап чыгыйм әле.Урысча ватасы җимерәсе юк,бер халык бит без,бер беребезне аңлыйбыз.
Әнә шулай диде дә,алып сату белән ничә еллар шомара килгән Хәтирә, базардан урын да алып чыкты.
Әйдә улым, машинаңны әнә тегендә, артка куясы икән.Шунда гына ишеге дә бар ди.Итекләрнең әзерәген ташып куярбыз.
Ии, Хәтирә апа,сез булмасагыз, әйләнеп тулганып йөреп көнне уздыра идем бит.Ярый инде,сезгә рәхмәт.Ярый килдегез әле.
Ярый әле,син мине алып килгәнсең,Ринат,диде Хәтирә.Мин үзем әйтәм әле сиңа рәхмәтне.Шушындый җанга якын шәһәрне кайчан күргән булыр идем.Кара әле син мондагы матурлыкны.
Шәһәр,шәһәр инде Хәтирә апа.
Юк,балам,юк.Дөнья булгач,әллә нинди шәһәрләрне күрдем.Ләкин, җаныма моннан да якын шәһәр күргәнем булмады.Нигә шулай уул? Әйтерсең мин монда гомер буе яшәгәнмен.Шушы базарда йөргәнмен.
Ии, Хәтирә апа.Сездән чыга инде.Бигрәк йомшак күңелле инде сез.Бөтен нәрсәдән яхшылык эзлисез, матурлык күрәсез.
Шулай дисеңме,балам?Күңелемне ниндидер хисләр ташкыны урап алды әле.Нәрсәгә икәнен генә белмим..Берәр авылдаш очрап куярмы,әллә берәр якын кешемме?Әйдә,машинаңны күчереп куй да, сата башларбыз.
Машиналарын тиешле урынга куйдылар да,кыюсыз гына, итекләрен базардагы прилавкага тезеп, сатып алучыларны көтә башлады алар.
Ә Хәтирә,чынлап та,сатучы булып тугандыр ул.Кызыксынып яннарына тукталган бер генә кешене дә буш җибәрмәде.Үземә кирәк түгел дигәнгә, балалар итеге тоттырса, мин итек кимим, дигән хатыннарга ирләр итеген сатты.
Даа,Хәтирә апа!дип Ринат та сөенечен яшерә алмады.Ничек шулай сатып була?Син булмасаң мин шул бер ике итек сатсам сатар идем инде, артыгын юк.Булмас иде.
Ии, бу йомшак күңелне,ә? Мактаганны кем генә яратмый соң?Мактау сүзләрен сирәк ишеткән, Хәтирәнең дә күзләрендә нурлар чагылды.Үзе дә сизмичә,җырлап җибәрде ул:Валенки,валенки...

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас