

Хәтирә бер сүз әйтмичә,әле Гүзәлгә, әле уйга баткан Рәискә карады.
Ярар,индеее,диде ул әкрен генә.Без күрәсен кеше күрми, күрәсебез шул булган.Хәзер бик рәхәттә яшибез бит, кызым!Кешегә өч көннән артык ачу тотарга кушмаган китап.Аллах сакласын.
Әйе шул,әни,дип Рәис тә әкрен генә үзенең зарын әйтеп салдыУл әбиләр ничек безне куып чыгарганнардыр, хәзер дә башка сыймый.Шунда бер кеше"калсыннар"димәде бит.Шул чакта синең әкрен генә, дөнья куласа, бер әйләнә,бер баса "дигән сүзләрең әни, мәңге онытылмый.Әле менә һаман да,яңа гына ишеткәндәй яңгырап торалар.Ул вакытта, куласаның нәрсә икәнен дә белми идем әле.
Хәтирә улының сүзләрен ишетеп көлеп куйды.Нигә сорамадыгыз соң?улым, диде ул елмаеп.Бала чак хәтирәләре бигрәк тә онытылмый шул алаар...
Абый куласа баса дип,мине дә куркытып бетерә иде,име бит абый?Берәр кирәкмәгән нәрсә эшләсәм дә һавага карап куркып бетә идем. Янәсе,куласа күренмиме?Баксаң, абый үзе дә аның нәрсә икәнен белмәгән.
Әйтәм аны,тәртипле булдыгыз!дип, балаларына яратып карады Хәтирә.Сезне миннән куркып торасыз, дип торам тагын.Сез менә нәрсәдән курыккансыз икәән..
Әнә шулай серләшеп,өйдәге вак төяк эшләрне эшләп йөри торгач,кич тә җитте.Гүзәл белән Рәис җыенып, клубка чыгып киттеләр.
Хәтирә кулына җимеш төшләреннән тезелгән дисбесен алып, уйга калды.Менә балалар берни белми, дип йөр син.Юк шул,бала чакта күргәннәр онытылмый икән ул.Гадилә апа да күрмәгәннәрне күрсәтте инде.
Хәтирә,уйларын икенчегә борырга теләп,яхшы сүзләрне кабатлый башлады.Бисмиллаһиррәхмәнни ..Ләкин сүзләре ярты юлда бүленеп калдылар.Бикләнмичә калган ишектән шакып та тормыйча, Гадилә белән Миңлефрүз килеп керде.
Оятың качкан икән синең,Хәти, диде Гадилә, исәнләшеп тә тормыйча.Килеп бер хәлне дә белмәдең ичмасам.Безнең утка очканны да ишетмәгәнсеңдер әле.
Кемне,кемне,әммә дә ләкин Гадиләне көтмәгән иде Хәтирә. Үзенең эшләгән этлекләреннән оялыр,дип уйлаган иде.Ә ул?Нинди оялу ди,әнә ничек җикерәнә бит әле.
Персидәтел көзгә өй җитештереп бирәм дип әйтте,диде ул,сорап та тормыйча,диванга утырып.Икебез дә гомер буе колхузда эшлибез бит.Ә без Хәти,хәзергә синдә торып торырбыз.
Балалар урнашкан.Җизнәң белән дә шулай килештек.
Җизнәң белән?Хәтирәнең ачудан йөзенә кызыллык йөгерде.Миннән сорадыгызмы соң әле?диде ул төксе генә.Шулай килешкән алар?
Әллә,кертмәскә маташасыңмы?Кая барыйк ди инде хәзер?Хәтирәдән бу сүзләрне көтмәгән Гадилә шаккатып киленнәренә карады.Өең болын хәтле бит әнә.
Юк, диде Хәтирә.Үз гомерендә беренче тапкыр боларга каршы килеп.Юк.Мин сезгә беркем түгел хәзер.Аралар да күптән өзелде.Куып чыгарганынызны оныттыгыз шту ли?
Әйдәә,сиңа кадәр ачуны китереп торма әле,дип Хәтирәгә карады Гадилә.Әллә кайчан булганнарны казып маташасың.Чәй куй,әйдә!Карын ачты.
Хәтирә,үзен кулга алып,аш бүлмәсенә атлады.Ашатам, эчертәм Гадилә апа, диде ул.Ну торырга өйгә кертмим.Әнә ишек алдында мунча, сәкеләрен дә җыймаган әле.Без балалар белән яшәдек, сез дә сыярсыз.
Нәрсәә?Мунчада дисеңме?!
Шул вакыт, әллә килгән бәләдән,әллә үкенүдән бит,борын очлары корымга буялган, куллары урыны урыны белән пешкән Миңлефрүз әкрен генә елап җибәрде.
Гафу ит,Хәтирә,диде ул,чак көчкә хәл алып.Гафу ит балам.Шушы эт җаннарның сүзенә карап, менә мондый хәлгә калдым бит мин.Өйгә кайтсам, кияү белән Венера этәләр-төртәләр.Урамга чыгарлыгымны да калдырмадылар инде.Ялгыштым, бик каты ялгыштым.Миңлефрүз ике кулын сузып,алпан-тилпән Хәтирәгә таба атлады.Ләкин, бер ике адым атлады микән,гөрселдәп яхшы төрек келәме җәелгән,агач сайгак идәнгә ауды.
Ашыгыч ярдәм машинасы белән килгән врачлар,күпме генә тырышсалар да, Миңлефрүз телен әйләндереп бер сүз әйтә алмады.Аяк куллары да үзен тыңламадылар.Шулай итеп, төптән чабылган үлән кебек,урын өстенә калды Миңлефрүз.Бары Хәтирәгә төбәлгән, сагыш тулы күзләреннән генә бер туктаусыз яшьләр тәгәрәде.
Моны күреп,Хәтирәнең үзенең дә, күңеле тулды,күзләрен яшь элпәсе каплады.Елама, әнкәй,елама,диде ул, биеменең күз яшьләрен сөртеп.Буласы булган инде.Үкенүдән файда юк.Сине ташламыйм, әнкәй.Ирем,Газизҗаным хакына сине гафу итеп,тәрбиялим.Ләкин Гадилә апаны өйдә калдырмыйм.
Ә мин калырга җыенмыйм да.Урын табарбыз, әле,Хәти.Ярар,иртәгә килербез,давай,дип,Гадилә ишекне аягы белән генә ачып, чыгып та китте.
Менә,әнкәй,күрдеңме инде, нинди балалар үстергәнеңне?Эгоистлар алар, үзләрен генә яраталар.Әнә бит, әни төнлә нишләр?дип тә тормады, чыгып качты.Каян килгән аңа бу кадәр әшәкелек.
Хәтирә,табак белән җылы су алып килеп, йомшак чүпрәк белән Миңлефрүзнең күзләрен,битен сөртте.Калак белән генә бер ике йотым су бирде.
Ә син әнкәй,борчылма,диде ул, биеменең оекларын салдырып.Ходай кушмаган эш булмас.Син дә терелерсең.Балаларыңа сыймасаң, бездә торырсың,ансы өчен кайгырма, яме.Без беребез дә ачу тотмыйбыз.Аллах кушмый.
Шушы хәлдән соң, өч көн дә узмый,иртәнге якта Миңлефрүз дөнья белән саубуллаша.Өч көнгә бер ике тапкыр хәл белергә килгән Венера белән Гадиләгә күзен дә ачып карамый ул.
Менә моны язмыш дими,ни диясең ди инде?Яратмыйча,гел кыерсытып торган килен кулына калырмын, дип ,Миңлефрүз дә уйламагандыр.Хәтирәне ике бала белән урамга куып чыгарганда, Гадилә дә, Хәти көненә калам дип, башына китермәгәндер.Ә тормыш укылмаган, бер серле китап ул.Көн туган саен, бер яңа бит ачасың.Ә инде нәрсәләр укыйсы икәнен, язмыш үзе хәл итә.Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, дигән борынгылар.
Хәтирә дә бала-чактан бик күп күрә язмыш сынауларын.Кагалар аны, сугалар.Көләләр, куалар.Ләкин, карап торганда йомшак кына Хәтирә, давылларга бирешми.Инде егылам, дигәндә сыгыла, ләкин сынмый.Явызланмый,йөрәге бозга әйләнми.Бөтен бер зур авылга үрнәк хатын булып, матур гына яши бирә.
Туганнары кырын карасалар да, аларга да үпкә тотмый.Килә, хәл белә.Әнисенә сумка сумка күчтәнәчләр калдыра.
Тормыш шулай үз көенә дәвам итә.Алсуланып таңнар ата, кич җитә.
Әнкәйне озатканга да ярты ел була,гомер уза, дип ,уйланып йөргән бер көндә, Гүзәле килеп, Хәтирәнең муенына сарыла.
Әни, мин Чишмәбаш егетенә кияүгә чыгам, ди ул, көлеп.Фәниснең машинасы да бар, гел килеп йөрербез.
Әй лә, балам!Бик кыен булыр әле бу, синнән башка.Сагынырбыз инде, дип Хәтирә моңаеп уйга кала.Бигрәкләр дә, бер йодрык булып яшәдек шул.
Ә без сиңа сагынырга вакыт бирмәбез әни.Очып кына килеп тә җитәрбез.
Ярар, балам, ярар.Акыллы егет, яратасың икән,нәрсә әйтим инде? Әлбәттә,мин риза,кызым.Бәхетле булыгыз.
Шулай итеп,Гүзәл, күрше авыл егетенә кияүгә чыгып,матур гына яшәп китәләр.Аның:Әтием кебек акыллы ирем булсын иде, дигән саф хыяллары тормышка аша.Фәнис тә нәкь бабасы кебек йомшак, эшчән кеше булып чыга.Гүзәлне дә яратып, хөрмәт итеп яши.
Кызы өчен сөенеп, матур гына яшәп ятканда,Рәисне район үзәгендәге бер мәктәпкә директор итеп куялар.Шунда ук ике бүлмәле фатир да бирәләр. Ә инде эшли башлавына бер ел була дигәндә, ансы да мәктәптә эшләүче укытучы кызга өйләнеп, тормыш корып җибәрә.
Бер мәлгә гөрләп, көлеп торган йорт боегып калгандай була.Әле ярый, Гүзәл белән Рәис әниләренә боегырга ирек куймыйлар.Әле берсе, әле икенчесе гаилә белән килүдән туктамыйлар.Тиздән инде оныклар сөяргә дә насыйп була Хәтирәгә.
Менә бу шимбә көнендә дә, әниләренең учагы янына ашыкты балалар.Аларны урамга хәтле чыккан тәмле бәлеш исе каршы алды.Мунчадан чыккан, каен утынының төтен исе борыннарын кытыклады.Берара боегып калган өйгә нур кунып,яшәү дәрте яңарды.
Зур,тату гаилә кабаттан җыелып, түгәрәк өстәл артына утырдылар.Һәркайсының күзләрендә бәхет чаткылары,җылы нур уйный.Әйдәгез әле,балалар,бәлешне ашап карыйк.Кызларым,әйдәгез әле, әйдә,бүлегез.Шулай дип,Хәтирә урындыкка утырырга җитешмәде, ишектән йөзе качкан абыйсы килеп керде.
Әни сине чакыра,диде ул,авыз эченнән генә исәнләшеп.Киттек әйдә, барасыңмы?
Хәтирә,сикереп диярлек торып, абыйсы артыннан иярде.Сез балалар, ашагыз әйдәгез,яме,диде ул ашыга-ашыга.Син улым,мунчаны кара, ис чыгып ятмасын.
Хәтирә йөгереп диярлек абыйсы артыннан иярде.
Әни китәргә маташа бугай,диде тегесе ашыга ашыга атлап.Җитешсәк ярый инде,Хәти.Сиңа нәрсәдер әйтеп калдырам дигән иде.
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова.