

Иң беренче Хәтирә уянды.Колагыма гына ишетелдеме соң,әллә төшләнәм инде? Йөрәге нидер сизенеп, бер мәлгә тынып калды ул.Шакыдылар бугай бит.Әйе ,әйе кемдер капканы дөбертәтте .
Беразга өйдә дә,тышта та тынлык урнашты.Бары ай нурлары гына, ачык калган пардә ярыгыннан өй эченә үрелделәр.Ишетелде генә дисәм инде? Хәтирә шулай дип, уйлап та бетермәде,кабаттан кыюсыз гына капка шакыган тавыш ишетелде.
Төн уртасында кем йөрер?Берәр юлчы фәлән микән?Хәтирә бераз уйланып торды да, Гүзәлне уятты.
Кызыым, уян әле,балам.Кемдер әкрен генә капкага шакый.Әйдәле, өй алдына чыгып карыйк.
Кем булсын инде әни? диде Гүзәл, иркәләнеп кенә.Берәрсе адашып килсә генә инде.Я абыйдыр...Әнии, абый кайткандыр әле, абый!
Гүзәл сикереп торды да,төн уртасы димәде, кем бар?дип сорамады, ишекне ачты да,урамга йөгерде.
Аның артыннан куркып кына Хәтирә ашыкты.Әй, кызый, кызый.Әллә кемнәр булыр, сорамыйча караңгы төндә ишек ачалар рәзве?
Абыый!Әни, абый кайткан.Әйттем бит, әйттем бит абый! дип.
Хәтирә мәтәлә кадала чыкканда, ике баласы кочаклашып торалар иде инде.
Рәиис, балакаем..Әле иртәгә генә көткән идек бит,улым! Син кайттың, улым, син кайттың?
Дөньяда иң якын өч изге җан кочаклашып, елап җибәрделәр.Алардан да бәхетле кеше юк иде бүген. Өчесе дә исән-саулар, торырга өйләре бар.Тормышлары җитеш.
Күпме шулай торган булырлар иде, белмим, авыл очында гына саташып кычкырган әтәч тавышы айнытып җибәрде аларны.Әнии, Гүзәл..
Рәис әле әнисен, әле Гүзәлне кочаклап үпте.Сагындым, шундый сагындым мин сезне диде ул, сөенечтән балкып.Менә,ике ел узып та китте.Аллага шөкер, мин өйдә.Мин..
Рәис, әле яңа айныган кешедәй балкып торган яңа өйләренә карады.
Мин,мин диде ул,күзләре белән мунчаларын эзләп.Әнии, бу безнең капкамы соң?Ә бу нинди өй? Мин, әни,бу өйне күреп, бик каты курыктым.Сезне мунчабыздан да куып чыгарып,башка берәүләр өй салып куйган,дип.
Әә,шуңа куркып кына шакыдың мени? Кем булыр бу,кыюсыз гына капка шакый, дигән идем шул.
Әйе,әни,әйе.Чынлап та котым чыкты.Чит кешеләр булса,дип әле байтак кына басып та тордым.Ничеек?Әни,ничек шундый өй салып чыктыгыз?Мин кайткач кына тотынабыз,дип сөйләшкән идек түгелме соң?
Аллах рәхмәте белән улым,Аллах рәхмәте белән.Шул вакыт Гүзәл абыйсының кулыннан тотып,өйгә таба тартты.
Өйгә керәсеңдер бит абый?диде ул көлеп.Монда хәтле кайткач,кунып та китәрсең инде.
Күпме авырлыклар күреп җаннары өшемәгән,күңелләре боздай катмаган өч адәм,көлә көлә өй ишеген ачтылар.Шушы айлы,йолдызлы кичтән аларның бәхетле көннәре башланып китте.Иркен өйләре яшәү дәртенә күмелде.Һәр почмакка бәхет нуры кундырып,ашлар да узды.Хәтирәнең дә озак-озак еллар йөрәк түрендә йөргән хыяллары тормышка ашты.Кызы белән улы бүләк иткән, төшләрендә күргән яшел, чигүле намазлыкка басып кыйблага төбәлде.Елый-елый, язмышына рәхмәт әйтеп, биш вакыт намазга өйрәнде ул.Озак та тормый, әниләре артыннан Рәис белән Гүзәл дә, намаз укырга өйрәнделәр.Бу тәртипле,тату гаиләгә күпләр хәзер көнләшеп түгел, ә кызыгып карыйлар иде.Хәтирәнең тырышып салган өйләренә дә сокланмаган кеше калмагандыр авылда.
Әкренләп көннәр кышка авышты.Рәис тә өйдәге әшләрне тәртипкә китереп, кагасын кагып, кисәсен кискәч,колхозга әтисе кебек Камазга утырырга теләгән иде, Хәтирә генә,улының шофер булуына теше тырнагы белән каршы килде.
Юк улым, юк,диде ул.Йөрәгемне бозма балам.Атаңның да башына шул Камаз гына җитте, башка эш эзлә.Әнә мәктәпкә завсклад кирәк диләр, шунда кер.
Әнисенә каршы киләме соң инде, Рәис.Юк, әлбәттә.Тотты да мәктәпкә эшкә урнашып кайтты.Гүзәлгә дә укырга йөрергә иптәш булды. Икәүләшеп чыгып киттеләр, бергә кайтып керделәр.
Ә гомер дигәннәре пар атлардай чаба да чаба икән ул.Язлар да бик көттереп тормыйча килеп җитә.Алтын көзләр дә ялындырмый.
Әле менә Рәиснең дә хезмәттән кайтканына яңа гына иде, карасаң инде ел да узып бара.Балалар мәктәптәге экзаменнарын биреп, кайсы кая укырга керергә әзерләнәләр.Хәтирәнең дә кызы белән улы,башка укучылар белән Казанга юл тоттылар.
Һәм шушы көздә,экзаменнарын уңышлы тапшырып,Гүзәл, Казанның химико-технология институтына укырга керсә,Рәис,әнисен сөендереп,педогогия институтының читтән торып уку бүлегенә кереп кайттылар.
Әкрен генә,бер көйгә көннәр берсен берсе куып уза тордылар.Хәтирәләр күршесендә яңа,матур өйләр салынып,яңа"Яшьләр"урамы барлыкка килде.Гүзәл белән Рәис тә укуларын тәмамлап, район үзәгенә эшкә кайттылар.
Гүзәл ул вакытларда гөрләп эшләп килгән май заводына технолог булып урнашса,Рәисне биш куллап авыл мәктәбе каршы алды.
Әнә шулай,тормышлар җайланды, балалар да үз юлларын таптылар дигәндә генә,Хәтирәгә күктән тагын бер сынау иңде.Алмагачлар шау чәчәккә күмелгән май айлары була ул.Хәтирә хуш исләргә төренгән бакчасында, сөенә сөенә тырмалап, тәртип салып йөргәндә,борынына төтен исе бәрелеп, өйләренә йөгерде.Ләкин,юк.Өйдә бар да тәртип, газ сүнгән, бернинди ят ис тә юк. Ул куркып,кире ишек алдына чыгып басуы була,шул вакыт чаң суккан тавыш ишетеп өнсез кала.Янгыын!Ии, ходаем!Кемнәр генә микән бу?Хәтирә чоланнан су чиләген алып,төтен күренгән очка йөгерә.Гадилә апалар тирәсе бит бу, ди ул,төтен баганалары күтәрелгән якка карап.И, Ходаем, Ярдәмеңнән ташлама, кемнәр генә булыр бу?Кемнәәр? Ул арада шарт шорт аткан шифер тавышлар һаваны яңгырата, борыннарны ярып әче төтен исе килеп бәрелә..Кемдер елый, кемдер ачы тавышлары белән оран сала..Ут ялкыны котыра-котыра,кызган телләрен өйләр өстенә суза.
Хәтирә!Гадиләләр яна.Яңа гына кызым шалтыратты..
Күршесенең шулай дип кычкырып йөгергәнен ишетеп, Хәтирә хәлдән тая,аяклары үзен тыңламый башлыйлар.
Нәрсә булды микән?Миңлефрүз әнкәй дә шунда тора иде бит әле . Каралты-куралары гына булса ярар иде.
Ләкин, син теләп кенә, киләсе бәла-каза үз юлыннан читкә тайпылмый шул.Кемгәдер кайгы килер, күз яшьләре дип тә тормый.Үз эшен эшли дә, кабат дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китә.Хәтирә килеп җиткәндә,Гадиләләрнең өен дә ялкын чолгап алган иде инде.Урамда өйдән чыгарылган кием салым, урындык, өстәлләр ята..Кемдер шуларны бер читкә ташый, кайсы йөгерә, кайсы су ташый..Хәтирәнең бер мизгелгә, үзенең өйләреннән куылган көннәре күз алдыннан узды.Аның да бар кием салымнарын Гадилә апалары нәкь менә шулай урамга алып чыгып өйгән иде бит.Әллә? Юк, юк,Хәтирә үз уеннан үзе тетрәнеп куйды.Юк,рәнҗемәде , Аллах сакласын ,каргамады да.Бары, күрәчәгебездер дип кенә кабул иткән иде бит.Әллә инде? Әллә йөрәк рәнҗеде микән ?..
Хәтирә куркыныч бер төш күргәндәй як ягына каранды.Уянырга теләгәндәй күзләрен уды.
Хәтирә, Хәтирә диим.Биемең бездә, яме!Хәтирә!
Әә, Надия!Синме?Ярар,ярар,дип Гадиләнең күршесенә карады Хәтирә.Ни булган соң?
Миңлефрүз апа чәйнеген онытып калдырган.Агач өй бит,бөтен җирдә чүпрәк чапрак,күп кирәк мени?
Гадилә апа,ире кая соң?
Шушы тирәдә йөриләр иде, балалары да кайтып җиткән.
Авыр тойгылардан,бер капчык йөк күтәргәндәй өенә кайтып ауды Хәтирә.Аның өстенә үк бастырып, Рәис белән Гүзәл дә ишектән йөгереп диярлек керделәр.
Менә әни,диде Гүзәл,ишекне ябып.Менә хәзер рәнҗеш юк,дип әйтеп кара син.Үзләренең дә бөтен кием салымнары урамда ята әнә.
Кызыым,ни сөйлисең?дип,Хәтирә йомшак диванга килеп утырды.Нинди рәнҗеш булсын ди, кызым.Рәнҗемәдем дә мин, каргымадым да.Юк, юк,Аллам сакласын.
Син рәнҗемәсәң, әни, ул вакытта мин эчтән генә еладым.Үзегезнең дә киемнәрне шулай урамга алып чыгып атсыннар иде,дип тә әйттем.Дөрес, рәнҗемәдем, әйттем генә.Ә бәлки, әни, рәнҗеш дигәннәре шул булгандыр.
Белмим,балам,бәлки рәнҗештер.Ләкин,ни генә булмасын, кызганыч,биик кызганыч.
Кызганыыч?Гүзәл әнисе янына басып,шаккатып Хәтирәгә карады.
Кызганыч,значит?Ә урамда аунап яткан киемнәрне елый елый җыйганда, безне кызганучы булдымы,әни?Гадилә апа белән әби, бернәрсәсез урамга куып чыгарганда, берәр кеше кызгандымы?Юк бит, әни.Юуук..
Хисләр ташкыныннан Гүзәл елап ук җибәрде.Әни,диде ул,мышык-мышык борынын тартып.Ә бит ул вакытлар, керосин лампалы караңгы мунча әле дә булса искә төшеп,куркытып куя мине.Бакчаларда мунча сыерчыгы сайраганны ишетсәм,әле һаман да күңелләрем тула? Ә син,кызганыч дисең.
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова.