Литература
4 Сентября 2022, 11:00

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

19 бүлек Әле, шул шабашникларны яллап, гайбәтчеләрнең дә ярдәме тиде, дип,капка да эшләтеп куйды ул.Җыйнак кына,артык зур булмаган агач капка.Аннары,калган такталардан ясалган матур гына эскәмия дә ипләп кенә үз урынына кереп утырды.Рәисем кайтканчы дип, тәгәрмәчтәге тиен кебек йөгерде дә йөгерде Хәтирә.Өйгә мич чыгартты,чуен батарийлар суздыртты.Мәскәү юлын таптарга да онытмады.

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТАЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
Әле, шул шабашникларны яллап, гайбәтчеләрнең дә ярдәме тиде, дип,капка да эшләтеп куйды ул.Җыйнак кына,артык зур булмаган агач капка.Аннары,калган такталардан ясалган матур гына эскәмия дә ипләп кенә үз урынына кереп утырды.
Рәисем кайтканчы дип, тәгәрмәчтәге тиен кебек йөгерде дә йөгерде Хәтирә.Өйгә мич чыгартты,чуен батарийлар суздыртты.Мәскәү юлын таптарга да онытмады.
Эшләгән эшләренә сөенеп елап та алды ул,җырлады да.Моңланды да, уйланды да .
Ә уенда аның,менә ничә еллар элек күргән төше иде.Әйе,әйе,төшенә кереп,яшел чирәм өстендә ире калдырган дога китабы һич күз алдыннан китмәде Хәтирәнең.Үзенең чиккән намазлыкка басып саҗдәгә киткәннәрен еш күз алдына китерде ул.Кызыгып алган дини китаплары да әнә,хәйран җыелган иде.Ләкин, һаман да өй-өй, дип укырга гына вакыт тапмады ул.Акча эшләде, балалар укытты һәм инде бетмәс төкәнмәс хатын-кыз эше.
Һәм ниһаять,я Аллам! Дүрт ел яшәгән мунчаларыннан яңа өйгә күчте алар.Зур якты зал,ике балага ике бүлмә, аш бүлмәсе,барсы да ялт итеп,көлеп каршы алды Хәтирә белән Гүзәлне.Һәм дә тәрәзәсе тау битенә караган , кояш нурларына уралган , иркен бер бүлмә.Монысы,алны ялны белмичә эшләгән, әллә нинди гайбәтләрне үзенең арык җилкәсендә күтәргән тол хатын-Хәтирәнең бүлмәсе иде.
Кызым, кызым җаным,дип Гүзәлнең кочагына ауды ул.Кызым, син ышанасыңмы? Бу безнең өй икәненә син ышанасыңмы?Әниле кызлы , кочаклашып озак тордылар. Икесенең дә күзләреннән чишмәдәй күз яшьләре тәгәрәде.Бу инде авырлыктан, чарасызлыктан тамган яшьләр түгел, ә сөенеч тамчылары иде.Хәтирә, кызының яңакларын сөртеп алды.
Абыең, улым Рәис нишләр микән, име кызым?диде ул шат елмаеп.Ул берни дә белми бит әле.Ике елда безне өй салганнардыр, дип тә уйламыйдыр.Кызыым, син әйтеп язмагансыңдыр бит?
Гүзәл йомшак кына тәрәзә каршына барып басты.Кара әле, әни.Кара әле, син бу матурлыкны диде ул, сүзне икенчегә борып.Ә менә бакча уртасында, чишмә челтерәп утырган тагын берәр өйне беләсеңме син, әни? Кил әле,монда, кил әле.
Төлкеләнмәә,дип көлде Хәтирә.Әйтеп яздыңмы?Бер сүрприз ясыйбыз ,дигән идек бит, кызым... Кызыым?Ну ка.
Юк әни, юк язмадым.Көчкә көчкә түздем.Ләкин менә өйгә бура бураттык дигән идем.Ансына түзә алмадым.
Ии, балам, өйне күргәч, сөенер инде Рәис.Мунчага кайтам, дип кайта бит балакаем.Рәхмәт инде сезгә.Еламадыгыз, зарланмадыгыз җаннарым.Миңа да егылмаска көч бирдегез.
Әнии, безгә нинди рәхмәт? Без сиңа әйтәбез ул рәхмәтне.Син шундый тырыш булмасаң,мунчада ята идек бит, хәзер дә.Ии, әни, әнии.
Рәхмәт балам, рәхмәт.Тиздән солдатыбыз да кайтып җитәр.Өйгә дога да укытасы булыр.Әллә, кызым, абыең кайтасы көнне аш хәзерләп, коръән укытып алыйкмы?Әллә ни күп калмады бит.
Әйе, шул, әни.Шулай итәрбез әле.Әбиләр белән Гадилә апаны түргә утыртырбыз түлке.
Әйе, Аллах бирса, кызым, әйе.Әйбәтме, яманмы әтиеңнең әнисе, туганнары инде алар.Ачу саклап йөрмик.Килерләр, китәрләр.
Әтиең генә күрә алмады, бу бәхетле көннәрне.Инде абыең исән-имин кайтып җитсен.Бик сагындым баламны, бик сагындым
Әнә шулай, әниле-кызлы Рәисне сөйләшеп яттылар, кайтмады микән?дип күзләрен ачтылар.Хәтирә әле төннәрендә дә әллә ничә тапкыр торып, тәрәзәгә бакты.Урам якка бер карап алгач, күзләре чишмә буена йөгерәләр иде аның.Төшләренә кереп,көч биргән чишмә буена. Әйтерсең,әле менә шунда, якында гына сагышланып ире йөри кебек тоела иде Хәтирәгә.Менә бүген дә,бүлмәгә ыргылып кергән ай нурларыннан, күзләрен ачып,тәрәзә пардәсенең бер читен тартты ул.Газизҗан, кадерлем минем.Синнән башка авыр бәгьрем, бик авыр.Хәтирә үрелә үрелә төнге болын, чишмә, тау битләренә карады.Сагынам җаным, биик сагынам..Газизеем..
Икәү бергә йөргән сукмаклардан,
Елый-елый көн дә узамын.
Бер ялгызым,сыңар канат белән
Туздырамын юллар тузанын.
Сагынамын,бик тә сагынамын,
Серләремне сөйләр кешем юк.
Сине генә сөям, сине генә,
Башкаларда минем эшем юк.
Сагыш моңнардан йөрәге үрсәләнде Хәтирәнең.Күзләреннән тамган яшь тамчылары чәчәккә бөреленгән яран гөлләренә тамдылар.
Менә тиздән улың да армиядән кайтып җитәр,диде ул,яшьле яңакларын сөртеп.Гүзәл дә мәктәптә ахыргы елын укый Аллах бирса.Син генә юк шул,син генә юк.Бик иртә ташлап киттең безне.
Әнә шулай яралы йөрәген учларына кысып, улын көтте Хәтирә.Капка төбенә чыгып,улы кайтасы сукмакларны көн-төн күзәтте.
Ике ел инде әкрен узып барса да, санаулы көннәрне уздыра алмый интекте алар.Әле бүгеннәрдә генә кайтмасын белсәләр дә, аяклары үзләреннән үзләре капка төбенә өстерәде .Өзелеп-өзелеп сагындылар шул инде алар Рәисне.Өзелеп, өзелеп..
Менә, бик тиздән уллары кайтачак.Ике елын тутырып, Аллах бирса, хезмәттән кайтачак Рәис.Хәтирә көнен билгеләп,мулла белеште.Корьән ашына дип,туганнарын,танышларын чакырды.Иң беренче эш итеп , әнисенә сугылды ул.Бу өйдә аны бик көтеп тормасалар да,туып үскән йорт аның үзенә бик якын иде шул.Аннары апасы, аның кайгысыннан әтисе дә дөнья куйгач, әнисе бик биреште Хәтирәнең.Ничектер ябыгып,бөкрәеп калды.Үз яшеннән хәйран олы да күренә иде хәзер Саймә.Ләкин ни генә булмасын, Хәтирәгә мөгаләмәсе шул килеш калды аның.Артык ачылып та китмәде, сөенмәде дә.Бары:Ярар килербез, диде ул коры гына.Шул мунчада яшәп картаерсың, дигән идем.Йөри торгач өеңне салдың алайса.Әйе, әни, әйе, яңа өйгә күчтек.Кунакка килегез, дип ,моңсу гына саубуллашты Хәтирә. Әнисеннән артыгын өмет итмәсә дә:Булдыргансың,кызым,молодец, дигән сүзләрне,яшертен бер хис белән көткән иде әле ул.Ләкин юк шул, юк.Аны мактаучы да,яратып иркәләүче дә юк иде бу дөньяларда.Әле дә ярый балалары бар.Алар ярата,алар хөрмәт итә.
Өстәлне дә кызы белән икәү әзерләде алар.Авыл кибетендә булмаган,Мәскәүдән алып кайткан конфетларны,җимешләрне бер кат барлады Хәтирә.Бәлешкә дип дөгесен әзерләп куйды, җимешен юып киптерде.
Сүз иярә,сүз чыгып:Туганнарым бигрәк кагалар шул,кызым, дип гомер булмаганны зарланып та алды әле ул.Башкалар әнә бөтен эшне җыелышып башкаралар.Безгә бигрәк авыр булды инде, балам.Бер такта башын алып куярга да булышучы булмады бит ичмасам.
Аның каравы әни,Аллах ярдәменнән ташламады безне.Шулай булмаса, бу хәтле эшләрне эшли алмаган булыр идек.Абый белән фундамент казыганда да, бер тамчы арып карамадык бит.Ничек казыганбыз аны, әни, шаккатам.
Әйе, балам,әйе.Аллахка шөкер!Кая барсак, юллар уң булды.Өйне сала башлагач, спикүләнт дип,җалу итәрләр микән инде, дип тә курыккан идем.Авыл халкына рәхмәт,андый зшкә бармадылар.Сезнең фундамент казыганга да, башта көлгәннәр иде кәничне.Соңыннан әнә,шаккаттылар.
Ии, әнии, көлүчеләр күп булды инде ул, дип,елмаеп куйды Гүзәл.Әле ярый, казырга Рәхимулла абый булышты, рәтен белми идек бит.Көлүчеләр булды, дигәндә, әни,сине борчыйсы килмичә, башта әйтмәгән идек инде.Хәзер әйтсәм дә буладыр,Аллахка шөкер.Авыр чаклар артта калды.
Нәрсәне әйтмәгән идегез?Гүзәәл?
Нәрсәнеме,әни?Безне мәктәптә "мунча пәриләре"генә дип әйтәләр иде бит.Җитмәсә бөтен формага керосин исе сеңгән була иде.Ярый әле,мунчага ут кертә алдык.
Ии, балам!Ышанам,кызым, ышанам.Сезне жәлләп,күп еладым шул миин.Авырлыкларны да биик күп күрдек, Гүзәл.Хәзер Аллах теләсә, бар да яхшы булыр.Кеше күзләренә карап тормабыз.Абыең да кайтып җитсә, менә..
Әйе, әни.Абый тиздән кайтып җитәр,Өйне генә тапмыйча йөрмәсә ярый түлке.
Йөрмәс,балам,ятыйк булмаса.
Шулай алдан өстәл, эскәмияләр әзерләп,тыныч күңел белән йокларга ятты алар.Икесенең дә күңелләре шат,ә уйларында Рәис иде.
Ә бит, нәкъ менә шушы минутларда Рәис үзе дә сагынуга чак көчкә түзеп, өйләренә,дөресрәге мунчаларына ашыга иде.Әйтелгән көннән,алдарак авылга кайтып төште ул.Шул ук авыл, шул ук өйләр,шул ук авыл этләре.
Менә Рәис,авылны чыгып, бераз гына баруга,йөрәгенә якын болынга аяк басты.Ә анда инде мунчалары да күренеп торырга тиеш.Сеңлесе:Бура да бураттык, дигән иде, ансы ничек микән?Рәис шатланып алга атлады.
Менә таныш сукмак,әнә чишмә челтерәп ага.Ләкин.Чүү!Нинди галәмәт бу?Бу өй каян килеп чыкты? Рәис куркып,нур чәчеп утырган өйгә карады.Төшем мәллә?Безнең путҗыммы соң бу? ...
Озак та үтми,төнге тынлыкны әкрен генә капка шакыган тавыш бозды.Түк-түк,түк-түк..
 
Дәвамы бар.
Альфира Кадыроа-Гайфутдинова.
 
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас