Ирен, Газизен,шушы аланда күрде түгелме соң әле ул.Әйе,әйе, шушы чишмә буенда басып тора иде бит, аның бердәнбере.Димәк ул да, монда гына.Ии, менә,төш диген инде, ә? Мәрхүмнәр барсын да белеп яталар, дип, белеп әйтәләрдер шул.
Газииз, диде шул чак Хәтирә.Газизҗаныым!Менә, ут керттек, өйнең фундаменты да әзер хәзер.Рәис армиядән кайткач, өйгә тотынырбыз Аллах бирса.Безнең өчен сөнерсең әле.Горурланырсың.
Ире белән шулай сөйләшеп алгач, ничектер җиңел булып китте аңа.Әйтерсең ире дә монда гына, чишмә буенда гына йөри кебек тоелды.Җиңәбез Аллах бирса, кадерлем, бирешмибез.Син генә тыныч ят,дип чишмә ягына тагын бер кат өзелеп-өзелеп карап алды да, мунчаларына керде Хәтирә.
Сөенә -сөенә ут яндырып,тәрәзә пардәсен тартты.Әлектр чәйнегенә су салып, кайнатырга куйды.Аллага шөкер,утыбыз да бар, диде ул.Аллага шөкер.Бииик интеккән идек бит.Ии, ул лампа яктысында ничекләр укыдылар микән җаннарым?Рәисне генә укытып булмады.Ни үземә эләкмәде уку, ни улыма.Гүзәлне ничек булса да укытырга кирәк инде.Кыз балага һөнәр бигрәк тә кирәк.
Шулай сөйләшеп йөри торгач,шау гөр килеп балалар да кайтты.Барсы бергә чәй әчтеләр, көлештеләр, серләштеләр.
Бераз түзсәгез балалар, бар да булыр.Өебез дә, юллар да, дип Рәис белән Гүзәлнең башларыннан сыйпады Хәтирә..Безне чакырмасалар да, кунаклар да килер Аллах бирса.Мондагы матурлыкны күреп шаккатарлар әле.Бакчабыз уртасындагы чишмәбез үзе ни тора?
Әнии, дип, серле генә күз кысышты ике бала.Фундамент казып, таш җыйдык инде.Әллә бура да бурыйкмы соң?Ә нәрсә? Рахимулла абый тагын күрсәтеп бирсә.
Аларга кушылып, Хәтирә үзе дә көлеп җибәрде.Ансы ук булмас инде, диде ул,күзләрендә нур уйнатып.Карагыз аны, мин сату белән китүгә, агач кисә күрмәгез тагын.Сезгә ышанып булмый.Бурага улым,син армиядән кайткач тотынырбыз инде.Менә көзгә хәтле йөреп,бераз акча җыеп булса, әз мәз төзелеш материаллары ала башларбыз.
Шулай итте дә Хәтирә.Инде хәзер келәмнәрне ике-өчне генә түгел,кечкенә җайлы арбасына куеп алтышар җидешәрне алып кайта башлады.Беррәттән кешеләр кушкан әйберләрне алды.Ничек итсә итте, улын армиягә озатканчы, бер яңа зур буралык акча әзерли алды.
Ә инде,Рәисне армиягә озатуга, урманчы белән сөйләшеп,юан юан нарат агачларын болынга кайтартты ул.Акчадан кала,күчтәнәчләр , бер яхшы келәм, бүрек тә биргәч, идән белән түшәмгә дип, әйбәт кенә сайгаклар да әләкте әле.
Рәис армиягә киткән елны да сатудан туктамады Хәтирә.Ниндидер бер серле көч, алга барырга, егылмаска егәр, көч-куәт бирде аңа.Әйтерсең кемдер: Әйдә, Хәтирә, әйдә, дия кебек иде.Мунчадан чыгарга вакыт.Балалар да анда яшәргә тиеш түгелләр.Эшли алганда тырыш, әйдә,тырыш.
Ә Хәтирә, чынлап та тырышты. Гүя шул серле тавышка буйсынгандай аяклары үзләре сатуга йөгерделәр аның.Кышкы суыкларда да , гөрләвекле язларда да Мәскәү белән авыл арасын таптады ул.Кызы Гүзәлне, ялгыз гына торган Гәйшә әбигә калдырды да, Аллахка тапшырып, тагын чыгып йөгерде.Үз авылларында гына түгел, күрше авыл йортларында да ул ташыган коверларны күрергә була иде хәзер.Ә инде кием-салымны әйтеп тә торасы юк.Ничек күтәргән, ничек курыкмыйча юлда йөргән? Бер Ходай тагәлә үзе белгәндер.
Җәйләр җитүгә, бар акчасын барлап, өйгә тотынырга булды Хәтирә.
Кызым, Аллага шөкер, акчабыз байтак бар.Өйне бәлки түбә астына кертә алырбыз, дип Гүзәл белән киңәшләшеп, эшкә кереште алар.
Бала чактан наз күрмәгән,яшьтән ирен югалтып, үзе салган өеннән куылган,кыерсытылган, рәнҗетелгән тол хатынга бәлки югары көчләр дә ярдәм иткәндер.Бәлки рәхмәт фәрештәләре канат җәйгәндер.Белмибез бит.Бәлки чынлап та, Аллах рәхмәте белән,бер кешегә каршы сүз әйтергә куркып торган, йомшак холыклы, ярдәмчел бу тол хатынга күктән ярдәм иңгәндер.
Ни дисәң дә,алтын көзләргә керәбез дигәндә, нарат исләре аңкып торган алты почмаклы яңа йорт, тирә-якка нур сибеп утыра иде инде.Алай гына түгел, хәттә шифер белән түбәсен каплап, идән сайгакларын да җәйде әле шабашниклар.
Ну Хәти, булдырдың, диде арада иң олысы.Ирле хатыннар да эшли алмаган эшләрне бер ялгызың эшләдең бит.Быелга сеңлем, шушының белән туктап тор инде.Бура да бераз утырсын.Аннары сайгаклар да кибеп җитмәгән әле, кысып барыбер файда юк.Түзгән түзгән киләсе җәйгә хәтле түзегез инде.
Әлбәттә, түзмичә кая барасың ди? Тәрәзәләрсез, ут кермәгән өйгә чыгып утырып булмас бит.Аннары әле морҗа да чыгарасы бар.
Шушы алты-җиде айның узганын, сизмәбез дә әле дип ,сөенеп йөргән көннәрнең берсендә,Чишмәбаш авылында торучы урманчы хатыны җилдереп килеп керә боларга.
Килеп керүгә юан-юан нарат бүрәнәләргә, ябылган түбәгә шаккатып карап карап тора да, Хәтирәгә күзенең акларын чыгарып кычкыра башлый.
Бур син Хәнти, ди ул,нәрсә әйткәнен үзе дә ишетмичә.Бур булмасаң, мондый зур өйләрне салырсың бар, учлап тот менә.Эшләп кенә, мондый матур путҗымнар эләгер сиңа, көтеп тор.Кара әле, нинди болынга килеп утырганнар бит? Патша хатыны диярсең?
Әллә бер ике генә күргәне булгангамы, башта бу хатынны танымыйча азапланды Хәтирә.Кем син? дип сорарга да кыймады.Көтелмәгән хәлдән бер кызарды, бер агарды ул.
Ә тегесе аның саен кыза гына барды.
Танымыйсыңмы?диде ул, ташланырга әзер торган ерткычтай. Кәничне,танымыйсың.Ирем булгач, мин нәрсәгә ди, сиңа?
Урманчы Җәлил хатыны мин.Синең янга йөгергән Җәлил хатыны.Хәзер таныдыңмы инде?
Хәтирә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
Әә, Тәкыя апа, сез бит әле бу? диде ул, тегене шаккаттырып.Кая күргән бар ?дип торам.Сез үзегез мине таныдыгызмы соң?Камаз белән әйләнеп мәрхүм булган Газизҗан хатыны бит мин.
Хәтирәнең сабырлына шаккатырлык иде.Берәү булса, Тәкыянең чәченә ябышып, хәзер сугыша да башлаган булырлар иде инде.
Ә ул сабыр гына елмаеп торуын белде. Бер нәрсәне дә урламадым мин Тәкыя апа, агачларымның, шиферларның акча түләп алган кәгазьләре бар.Ә Җәлил абый үзегезгә булсын.Бушка да кирәк түгел ул миңа.Ирем Газизҗанымнан башка бер ир дә, хәттә патша булса да кирәк түгел.Сезгә ничектер,ну миңа иремнән башка кадерле кеше юк.Аны гына яратып, сагынып яшим мин.
Хәзер инде, Тәкыя бер кызарды, бер агарды.
Ничек инде,түләп алдым?Буралыкны ирем бирмәде мени?
Әлбәттә,әйе,ирегез бирде.Ләкин бит бер генә агачы да бушка түгел аның, Тәкыя апа.Күчтәнәчкә ковер белән бүрек тә биргән идем әле.Алары өйгә кайттымы соң?
Ковееер? Бүреек? Нинди ковер? Сездер бит инде Хәнти?
Моңа кадәр аптырап торган Гүзәл дә, бу хәлгә түзеп тора алмады.Хәнти түгел , Хәтирә.Әниемнең исеме Хәтирә, диде ул төксе генә.Ирегезнең йөргән нәрсәсен моннан әзләмәгез.Әти булмагач, яклаучысы юк, дип бөтен гаепне әнигә аударырга гына торалар.Гүләйт итеп йөргән кеше, кәричин ягып, дүрт ел мунчада яшәми.
Тәкыя, оялудан башын читкә борды.Кеше сүзе,кеше үтерә дип, белеп әйткән әбиләр, диде ул тынычланып.
Гафу итегез, кызлар.Ялгышканмын.
Гафу итәм Тәкыя апа.Гафу итәәм.Аллахтан зур түгел беребез дә.Минем турыда гайбәтләр күп сөйләнде инде ул.Мәскәү бае да, проводнигы да калмады.Ут кертүчеләр дә миндә йоклап яткан.Аларга карап тормадым мин, Тәкыя апа.Эшләдем дә, эшләдем.Ирем бик яшьтән үлде шул.Ирсез килеш мондый эшләр эшләгәч көнләшүчеләре дә булгандыр, гаеп тагучылары да.
Әйеее, көнләшүчеләрең бик күп балам.Бик күп.Тәкыя,читенсенеп кайтыр якка борылды.Аннары, кисәк кенә борылып:Хәтирә, син сеңлем мине гафу ит,яме.Шушы ялгыш яла якканым өчен,иртәгә үк, капка баганалары җибәртәм.Иртәгә үк, дип китеп тә барды.Ә ир кисәгенә бүген уклау таягы, диде ул, кайта-кайта.Шуның белән генә котыла алсаа...
Һәм чынлап та, иртә белән машина тавышы ишетеп чыкса, дүрт-биш ару гына бүрәнә, хәйран гына такталар төялгән Камазны күреп, аптырап калды Хәтирә.
Ии, менә, сабыр төбе-сары алтын шушы буладыр инде , дип уйлады ул.Димәк, капкалы да булабыз, Аллага шөкер.
Иртә яздан, өйгә тотынды Хәтирә.
Кызым, ничек итсәк итик, абыеңны яңа өйдә каршы алыйк, диде ул.Бер сүрприз булсын әле балама.
Һәм бу юлы да, әйткән сүзләре фәрештәләрнең "амин"дигән сәгатенә туры килдеме,көзгә өй әзер иде инде.Идән,түшәмнәр кысылган,мич чыгарылган.Ә инде бер берсе, ун мунча тәрәзәсе кебек зур зур тәрәзәләрдән яктылык, илаһи бер нур бөркелә иде.
+24 °С
Дождь




