

Иң үзәкләренә үткәне чишмәгә суга йөрү булгандыр.Үч иткәндәй, ул елны кары да ишеп-ишеп яуды, күз ачкычсыз бураннар да йөрер юлны тырышып-тырышып өйделәр.Билдән кар ерып, чишмәгә төшүләрне дә балалар мөгаен, мәңге онытмаслар.
Тик шулай да, караңгы төннәрдән соң, ялт итеп ал таңнар ата,кызарып кояш чыга.Ак сакаллы кышлардан соң, ямьле язлар үз урыннарын алырга дәгьва кыла башлыйлар.
Хәтирә дә үзенең гомер юлында, шулай өзгәләнеп, Аллахка ялварып, беренче тапкыр , менә шулай гаҗиз булып,көтеп алды гөрләвекле ,ямьле язларны.Җылы яктан кайткан күчмә кошларның кыйгак-кыйгак килгән тавышларын елый елый тыңлады ул.Бакчаларын ярып аккан ярсу ташуларны күреп җаны ярсыды.
Исән сау калдыыык!Аллахка шөкер,без исәән! дип кычкырасы килде Хәтирәнең.Мин исән, балаларым исән-саулар.Көләсе,елыйсы.Кычкырасы, җырлыйсы килде аның.Күңеле белән әллә ниләр эшләргә әзер иде ул.Тизрәк җәйләр генә җитсен иде инде, чәчәкле, хуш исле җылы җәйләр тәрәзә каксыннар иде...
Аннарыы, аннары балалар укудан туктауга Мәскәүгә барырга да була инде.Акчалары да бер тиен калмады бит.Май алсалар ипигә җитмәде, ипи алсалар күмәчкә.Әнә шулай өч бөртек гаилә, бер йодрык булып уфтанмыйча, зарланмыйча җәйне көттеләр.
Ә җәйләргә нәрсә? Язлар белән тарткалаша-тарткалаша үзенекен итә инде ул.Бик зарыгып аны көтәсеңме, әллә шомырт, сирень чәчәкле язларда калырга телисеңме, аңа барыбер.Җылы сулышын өрә-өрә,кояш нурларын балкытып,җиһанга килә җитә дә икән ул җәйләр.Тәрәзә-ишекләрне ачтыра, җанга яшәү дәрте өсти.Яралы күңелләргә шифасын бирә.
Газизнекеләр дә үзәкләргә үткән караңгы, кечкенә мунчаларыннан,мунчаалдындагы бүлмәгә чыктылар.Иң беренче әш итеп, Рәис, аның бәләкәй генә тәрәзәсен зурайтты.Шуны гына көткәндәй, бүлмәгә көлә-көлә, кояш нурлары кереп тулдылар, яктылыктан күзләре чагылды.
Әни, без теге китаптагы җир асты балалары булып беттек түгелме соң, инде?дип көлде Рәис.Караңгы мунчадан чыгуга тәннәр әллә нишләп китә, күзләр чагыла.
Җир асты балалары түгел, абыый!дип ,Рәискә кушылып көлде Гүзәл.Без бит мунча сыерчыклары.Әле ярый ансы, бик озак сайрамады, башка каба иде прәме.
Менә тиздән мәктәптә укулар тәмамланып, җәйге каникуллар башланды.Бу көнне өзелеп көткән Хәтирә,икенче көнне үк, кибетче Кәүсәриядән әҗәткә акча алып, Мәскәүгә чыгып китте.Балалар, алга таба ашарга да акча юк, диде ул.Мин барып карыйм әле, булмаса.Башка чара юк.Ничек тә бер кечкенә булсада бура да юнәтәсе иде.Газларны, зинһар, сүндерергә оныта күрмәгез! Рәис, Гүзәлгә күз колак бул.
Шулай итеп, Аллага тапшырып Мәскәү юлын таптый башлады Хәтирә.Кемгә тун, бүрек, кемгә ковер барсын да ташый ул.Алып кайткан әйберләрен, атна әчендә сатып бетереп яңадан шунда ашыга.
Ә Гүзәл белән Рәис, бу вакытта бер шабашникка кушылып,өйгә фундамент казый башладылар.Әйе, әйе, иңнәренә бала-чактан нуҗа кунаклаган ике бала, тырыша-тырыша җир казыдылар.Теге ир белән бөтен авылны шаккаттырып, көннәр буе балчык аттылар.Бер берсеннән ишетеп, кызыксынып килгән кешеләр моны күреп, ах итте.Бигрәк тә, нәфис гәүдәле Гүзәлгә шаккаттылар.Көрәк буе кыз, авыр ирләр әшен эшләсен әле, ых та итми бит.
Аннары, Рәис, чүплектән иске мотороллер тәгәрмәче табып, шуннан арба ясап куйды.Ул да эшкә ярап торды.Аның белән җыелып таш ташыдылар.Якын тирә басу, яр,тау битләре калмады.Шулай итеп, үзәннәр, чишмә буйларында күренгән барлык таш,Хәтирә путҗымына күчте.
Эшләгән эшләрен күреп, балаларның үзләренең дә күңелләре үсте.Сигез-тугыз айга беренче тапкыр тамаклары да тук иде.Чөнки Хәтирә Мәскәүдән кайтканда, төрле ысланган колбасаларга, сгущенка, тушенка ише әйберләргә акчасын җәлләмәде.Ашасыннар, җаннарым, дип сөенде ул.Инде болай да кыш буе бер кисәк ит күрмәдек .Ярый ипи белән сөт булды.
Авыр эш эшләгән балаларын күреп, өзгәләнсә дә, аның башкача юлы юк иде шул.
Әтиләре исән булсааа.Мондый газаплар күрер идек мени соң?дип, айларга төбәлеп елаган чаклары күп булды Хәтирәнең.Ләкин, менә ни гаҗәп, ирен юксынып тилмергән төннәрдә, төшенә дә керә иде бит Газизе.Керә иде..Һәм нигәдер һаман да шул ук түгәрәк алан,челтәреп чишмә ага.Һәм һаман да шул,ак чалбары белән ак күлмәктән елмаеп юата, алга таба яшәргә көч бирә.
Әнә шулай иренең назын тоеп, авыр булса да, язмыш авырлыкларына бирешмичә, алга атлады Хәтирә. Тырыша-тырыша сату белән йөреп, ике ай була дигәндә, төзүчеләр яллап, өйнең фундаментын эшләтеп тә куйды.Аннары документлар җыеп, көн-төн ут артыннан йөри башлады.Кемнедер майлый, кемгәдер Мәскәү күчтәнәчләрен,акча бирде.Шулай йөри торгач, тәки үзенекен итте ул.Көннәрдән бер көнне,мунчадагы тонык кына , күңелләргә әллә нинди шом биреп янган кәрәчин лампасының утын, электр уты алыштырды.Ул көнне зур бәйрәм иде аларда.Елый-елый кочаклаштылар, рәхәтләнеп көлде Газизнекеләр.Кәрәчин исе сеңгән бөтен киемнәрен юып ,болындагы ике агачка бәйләнгән бауга элделәр. Ялт итеп мунчаны юып чыгарыдлар.
Вәәт,әни, әбиләр лампа утында чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр дип, ишетеп кенә белә идек, хәзер үзебез дә , ничек икәнен биик әйбәт беләбез, дип Хәтирәне кочаклады балалар.Хәзер иптәшләр кунакка килсә дә, оят түгел инде.
Хәтирәнең үзенә дә, гүя канатлар үсте.Нинди эшкә тотынса,ахырына җиткермичә туктарга да уйламый ул хәзер.Аннары бит,әнә юллары да гел уңып тора.Күп кенә кешеләрнең әйберләрен алып калып,үзләренә штраф биргәндә,Хәтирә ничектер күз уңыннан читтә кала бирә иде бит.Әллә чынлап та,Бер Аллах, ирем булыша инде?дип уйлый иде ул, андый вакытларда...Аллахка шөкер, Аллахка шөкер..Шулай булмаса, бу йөрүгә бер ябарлар иде,Аллам сакласын..
Әйе, шулаай,кем белә? Бәлки чынлап та, сабый чактан кимсетелгән,бу сабыр, акыллы хатынны фәрештәләр үз канатлары астына алгандыр?Бөек Аллах та ярдәменнән ташламыйдыр.Язмыш дигәннәре дә, гел дә бер үксезне кыйнарга тиеш түгелдер бит инде.
Менә шулай, эш, күңелле мәшәкатьләр белән әкрен генә җәйге , ямьле көннәр уза.Сулар ага, каядыр ашыга ашыга мендәр болытлар йөзә.
Шушы матур бер кичтә,Хәтирә балалары клубка китүгә ,мунча буенда , ике бүкәнгә такта куеп ясалган эскәмиягә чыгып утырды . Тып-тын.Төн әкрен генә үзенең юрганын ябынып маташа.Бакчаларының нәкь бер урта җиреннән челтерәп чишмә ага.Су буендагы таллыкта, колакларны иркәләп кошлар сайрый.Хәтирә әле һаманда алсулыгын югалтмаган офыкларга, елга аркылы гына күтәрелеп киткән, яшел чирәм каплаган серле тау битләренә карап озак уйланды.
Биеме белән Гадиләнең өйдән куып чыгарган вакытларын ,Гадилә апасы белән караңгы посадка буйлап, курка-курка качып кайтканнарын исенә төшереп, көрсенеп куйды.Әнисенең: Оялмыйча, шушы көнгә калдыгыз мени? тьфү.Кешедән оят, дип сүгеп киткәннәре исенә төшеп җаны гарьләнде.Хәлегез ничек? Ягарга утыныгыз, йокларга урыныгыз бармы?дип хәл белешүче булмаганга да үзәкләре өзелде.Габдулла Тукайның шигырендәге кебек: Бар да бар, тик юк туганнар.Мин ятим, монда ятим диясе килде Хәтирәнең.Әйе, чынлап та шулай бит, дип уйлады ул.Әти-әниле килеш ятимә булып үстем түгелме соң мииин?Нигә шулай эт типкәсендә яшәдем, нигә бер тапкыр кочагына алып иркәләмәде, кызым, диеп битләремнән үпмәде соң, әнием?Нигә, апаларны, абыйларны ашарга чакырганда, Хәтигә дә әйтегез, дип кенә әйтәләр иде соң?Нигә?Нигәәә?..Җанын тырмалап,йөрәген чәнчеп торган бу сорауларга,шушы яшәгән дәвердә, җавап таба алмады ул.Сораулары шулай билгесезлектә эленеп кала бирделәр.
Шулай булса да,берәүгә дә үпкә, ачу тотмады Хәтирә.Һәркемнең үз тормышы инде, дип уйлады ул.Һәркемнең үз мәшәкате, үз эше.Ләкин менә әти-әни, туганнар?Алар бераз хәлгә керә алалар иде лә.Ләкин нигәдер, алар да башларын комга тыктылар.
Озак утырды Хәтирә.Яңакларын пешереп тәгәрәгән күз яшьләренә дә ихтибар итмәде ул, сирәк мирәк күренгән йолдызларга.
Эх, Хәтирә,Хәтирә диде ул моңаеп.Бер кеше яшәми торган, шушы түгәрәк аланда яшәрбез,дип, уйладың микән соң,син кызый ?Берәр гаилә дә күченеп килми ичмасам.Ялгызлык бик яман, ялгызлыык.
Шулай байтак утырганнан соң ,Хәтирә тагын бер кат җәйрәп яткан болынга күз ташлады.Нинди матур болынлык.Чишмә челтерәвее..
Яңа күргәндәй тирә-якка карады Хәтирә.Туктале, тукта..Мондый матурлыкны кайда күрде соң әле ул?
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова.