Литература
3 Сентября 2022, 07:00

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

16 бүлек Син әни,бигрәк җебегән булдың инде,дип,арада урнашкан тынлыкны бозды Гүзәл.Нәрсә дип,үз өебездән чыгып киттек инде без? Сыймаган кеше үзе чыгып китсен иде.Әнии, әни диим!Кызының сүзләрен ишетте микән Хәтирә,юк микән?Аның күзләре, кечкенә генә мунча тәрәзәсенә төбәлгәннәр иде.Әйтерсең аннан елмаеп Газизе карап тора кебек иде аңа.

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТАЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

Син әни,бигрәк җебегән булдың инде,дип,арада урнашкан тынлыкны бозды Гүзәл.Нәрсә дип,үз өебездән чыгып киттек инде без? Сыймаган кеше үзе чыгып китсен иде.Әнии, әни диим!
Кызының сүзләрен ишетте микән Хәтирә,юк микән?Аның күзләре, кечкенә генә мунча тәрәзәсенә төбәлгәннәр иде.Әйтерсең аннан елмаеп Газизе карап тора кебек иде аңа.
Я-ә.Исәнмесез,йорт җир хуҗаларыбыз, диде ул,тәрәзәдән күзен ала алмыйча.Без кайттык, монда яшәргә,дип кайттык.Кабул итегез...
Әниләрен бик үк аңлап бетермәсәләр дә,балалар да, үзләре ишетерлек итеп кенә: Кабул итегез, дип пышылдадылар.Кабул итегез.Ләкин,йөзләрендә әбиләренә карата нәфрәт,мунчада торырга курку хисләре ачык чагыла иде.
Шулай итеп,Хәтирә өчен михнәтле көннәр башланып китте.Ут кермәгән, газ кермәгән салкын,караңгы мунча.Ашарга пешерергә ни плитә, ни чәйнек ише әйбер юк.Йокларга кровать белән урын җирне әйтәсе дә юк инде.Шулай булса да,мунча алтыпочмаклы хәйран зур.Пар бүлмәсе белән юыну бүлмәсе уртасында матур гына мич утыра.Өстәл белән берничә урындык та,әйтерсең,әнә аларны көтәләр иде.
- Әйдәгез,җаннарым,дип мунча ишеген ачты Хәтирә.Язмышка шулай язылган икән,димәк бу юлны үтәсе.Әйдәгез,керик.Бүген үк булмаса да,алга таба булыр, балалар.Өй дә булыр,Аллах бирса,машина да алырбыз әле.
Шулвакыт Хәтирә мунчага электр уты сузылмаганын абайлап,кибеткә барып килергә булды.
-Сез,Рәис әйдәгез,әйдә,әйберләрне урнаштыра торыгыз.Мин шәм белән ипи булса алып кайтыйм,диде ул.Монда ут та кермәгән бит әле, балалар.Я Аллам, кибет бикләнгәнче җитешсәм ярый инде.
Хәтирә мәтәлә кадала кибеткә килеп кергәндә,кибетче белән ике хатын шаккатып аларны сөйләшеп, Гадиләне сүгәләр иде.Үз тормышын белми,кеше тормышын бозып ята, ояты качкан нәрсә.Ләкин ишектә Хәтирәне күреп,тиз генә сүздән бүленде алар.
И Хәтирә,диде шунда олырагы.Нәрсә дип чыгып киттегез соң, балам? Ул мунчаларда ничек торырсыз?Үзең генә түгел,ике бала бар бит әле анда!
Әйе,Зәйтүнә апа,име,дип кибетче дә сүзгә кушылды.Нәрсә җитми бу Гадиләгә?Шул гына котыртып ята инде, Миңлефрүз апаны..Шул гына.Үзенең генә мондый эшкә йөрәге җитмәс иде.
-Куып чыгардылар шул,нишлик инде?Хәтирә шәмнәр,колбаса белән ипи, май алды да кайтырга ашыкты.Караңгы төшә, балалар куркырлар, диде ул.Аллах ташламасын да, авыртмыйк.Калганы була аның..
Алган әйберләрен бер сумкага салган Хәтирә,сөенә сөенә мунчаларына ашыкты.Иң сөендергәне, икенче кулына тоткан кәрәчин лампасы иде аның.
Менә бит,Аллах булышмый дип ничек әйтәсең?дип уйлады ул.Бу лампаны алучы юк, дип күптәннән кибеткә кайтарганнары да юк иде бит.Ә бүген кайткан, хәттә кәрәчиненә хәтле булды.
Ул кайтканда,балалар кием салымның кайсын элеп, кайсын төреп, өеп куйганнар иде инде.Дулаучы, сүгүче булмас, Аллага шөкер үзебезнеке, дип әйберләрен өстәлгә куйды Хәтирә.
-Ии, улым ялт иткәнсез бит, ә? диде ул, әрем себеркесе белән идән себергән улына.Гүзәл кая?
Суга, чишмәгә китте, дип көлде Рәис.Хәзер әни, чишмә суы гына эчеп тормагаебыз әле.Чәйнек юк, газ юк.
Түзегез җаным, түзегез.Булыр Аллах бирса, булыр.Уты да булыр, газы да.
Хәтирә як ягына каранып көлеп куйды.Бәәй, Рәис, суны нәрсә белән алып кайтыр соң Гүзәл?диде ул.Чиләкне дә калдырмаган идек бит мунчада.Ярый бер чүмеч белән ике ләгән калган.Ул чиләкләрне нәрсәгә өйгә алып кайтканбыздыр инде?
Банка белән инде ,әни.Әнә булган акчаларны алып куйдык.Әйбәтләп юар да, алып кайтыр .
Хәтирә бисмилласын әйтеп,лампага кәрәчин салды,ут кабызды.Тактадан гына ясап куйган өстәлне сөртеп, ашамлыкларны тезде.Ул арада банка белән су күтәреп, Гүзәл дә кайтып җитте.
Өч иске урындыкка утырып, бер берсенә карашты Газизнекеләр.
Нишләргә? Ипи,колбаса ише әйберләрне кисәргә пычаклары, су эчәргә чокырлары юк.Нишләргә, алга таба ничек яшәргә?Тиздән кыш та килеп җитәр.Әнә бит көз үзенең ахыргы көннәрен саный.
-Ярар,балалар,әз генә түзик инде, диде Хәтирә, ипи белән колбасаны кулы белән генә сындырып.Аннары банкадагы чишмә суын, банкасы ние белән күтәреп йотып куйды да,көлеп җибәрде.
Менә бит,рәхәткә чыктык,ә?дигән булды ул,әле Гүзәлгә,әле Рәискә яратып карап.Тәлинкә,кашык юасы юк, иртүк торып сыер саварга да кирәк түгел.Бит белән кулны юсак шул җитә.
Ләкин, бу көлү тыштан гына шулай күренде.Эчендә бураннар уйный иде Хәтирәнең.Үксеп үксеп җаны елый, балалары өчен,үзенең шундый бер карусыз булганы өчен үзәге өзгәләнә иде.
Иртәгә балаларны ничекләр мәктәпкә озатасы булыр?дип уйлады ул.Бер чокыр салкын су эчертепме?Ә озын салкын кышны ничек уздырырбыз?.Авыр, бик авыр иде Хәтирәгә.Ләкин,нишлисең? Башны ташка орып булмый.Яшәргә кирәк.
Менә әкрен генә кояш түбән тәгәрәп,көзге караңгы төн,үзенең йолдызлы, кара зәңгәр юрганын җир өстенә япты.Иртәнгә кадәр, бар дөнья серле бер караңгылыкка чумды.
Ләкин бу вакытлыча гына шулай иде.Менә баганаларда ялт итеп ут кабынып,авыл өйләренең тәрәзәсеннән ут көлтәләре сибелде. Урамда көлгән,сөйләшкән тавышлар, капка ябылган тавышлар ишетелеп ишетелеп алды.Авылның әле бер очында,әле икенче очында өргән эт тавышлары авылга җан өрде.
Әнә шулай,бар җирдә тормыш кайнаса,Хәтирәләрнең мунча тирәсендә ниндидер шомлы, үзәкләрне өзәрлек тынлык урнашты.Кечкенә генә мунча тәрәзәсеннән,урам якка үрелгән кәрәчин лампасының тонык уты, сине әллә кайларга алып китеп,әкият дөньясын хәтерләтә иде.
Хәтирә пәлтә,туннарны идәнгә җәеп, балаларга урын әзерләде.Рәхмәт җаннарым,диде ул яшь аралаш.Сабыр булганыгыз өчен, талашып, сугышып йөрмәгәнегез өчен бик зур рәхмәт.Бүген йокласак, иртәгә урын-җир табарга тырышырмын.Аллага тапшырдык бәгырьләрем.Ярый әле,әбиегез Мәскәүдән алып кайткан мамык шәлләрне биргән,мәгез өстегезгә ябыгыз.Хәтирә ике җиткән баласы арасына ятып,уйга калды.
Алда кыш.Ягарга утын, ут юк.Балаларны укытасы бар.Бер башы нишләр ул.Сыгылмасмы, сөртенеп егылмасмы?Газизем:кайгырма,булышам,диде дә, юк шул.Бу мөмкин хәл түгел.Ул бары төшкә кереп күңлемне күрсә, яшәргә көч бирсә генә инде.Гадилә күпме генә йокларга тырышса да, күзенә йокы кермәде.
Әле ярый,Рәис белән Гүзәл берара гапләшеп алдылар да, белгәннәрен укып йокыга да киттеләр.Мунча эченә кәрәчин исе таралды.Пилтәсенең кисәк-кисәк четердәп алганы ишетелде.Әллә күбрәк ачтыммы соң?Лампа куыгына сөрем утыра башлады,дип Хәтирә әкрен генә торып,утны кысты.
Шуны гына көткәндәй,ләүкә астында чирик-чирик,мунча сыерчыгы сайрый башлады.Үзәкләрне өзәрлек моң , сагыш мунчага гына сыймыйча,урам якка, болыннарга таралып,якындагы чишмә тавышы белән кушылдылар.
Өйдә булган булсалар,бәлки шул сайрар чикерткәне дөбер шатыр эзләгән дә булырлар иде,ә менә бүген Хәтирә селкенмәде дә.Ул аны үзенә килгән иптәш дип юрап, тыңлады да тыңлады.Шул моңнарга уралып,ире белән бәхетле көннәргә кайтты.Машина алган сөенечтән икәүләшеп елаганнарын искә алып, елмаеп куйды.
-Сайра,сыерчыгым,сайра, диде ул , пышылдап кына.Юаат, хәлләремне сора...
Кечкенә тәрәзәдән кысылып кына кергән таң нурларыннан күзләрен ачты Хәтирә.
Аллахка шөкер,саташмадык, курыкмадык.Әз булса да йоклап та алганмын.Шулай дип,әкреен генә торып,тышка чыкты ул.Салкынча көзге җил, яка әчләренә кереп, калтыратып куйды.Якында гына үскән ялгыз каенның сары яфраклары очып килеп, иңнәренә кундылар.
Я, Хәтирә,диде ул үз үзенә.Алга таба нишләргә?Кая барып бәрелергә.Әти үлгәннән соң,әнинең үзенә дә өйдә рәт юк.Туганнар санламый.Иремнең туганнары күрә алмыйлар.Шулай булгач,үзеңә генә тырышасы инде, үзеңә генәә.
Хәтирә бераз зәңгәр күккә,сары иңгән болыннарга гозурланып карап торды да, ныклы карарга килеп,балаларын уятты.
- Торыгыз,бәбекәйләрем.Әйдәгез, мәктәпкә соңга каласыз.
Берәүнекеләр булса,карышырлар, еларлар иде.Тик Газизнекеләр генә түгел.Әниләрен җәлләп,бер сүз әйтмәде алар.Киресенчә:Кайгырма, әни,яшәрбез дип,Хәтирәдә өмет уяттылар.
Менә шул өмет дигәнгәре, авырлыкларны җиңәргә көч бирде дә инде аңа.
Булган акчасына урын-җир алды Хәтирә.Ярты машина гына булса да, каен утыны юнәтте.Уйламаганда газ плитәле булганына да сөенеп туймадылар.Кыскасы,ничек итсәләр иттеләр,тормышлары туктап тормады.
Салкын кышларда билдән кар ера-ера мәктәпкә,авылга йөрделәр.Кемгә утын ярып,кемгә өеп ашарлык акча да эшләделәр.

 

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас