Литература
2 Сентября 2022, 11:00

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

15 бүлек Ләкин, усаллыкны җиңеп була ди мени соң?Бигрәк тә,күңелең саф,холкың мамыктай йомшак булса.Хәтирәнең күңеле дә нәкь менә шундый ,көмештәй чишмә сулары кебек чиста иде.. Суксалар,сугышмады.Сүксәләр эчкә йотты ул.Талашып,үзенекен дәгъвалап йөрү аңа хас түгел иде.

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТАЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
Ләкин, усаллыкны җиңеп була ди мени соң?Бигрәк тә,күңелең саф,холкың мамыктай йомшак булса.
Хәтирәнең күңеле дә нәкь менә шундый ,көмештәй чишмә сулары кебек чиста иде.. Суксалар,сугышмады.Сүксәләр эчкә йотты ул.Талашып,үзенекен дәгъвалап йөрү аңа хас түгел иде.
Улым,талаша күрмә,диде ул, бүген дә.Каршы бер сүз әйтмә, яме.Аллах ташламасын,нишләтергә икәнен ул гына белә.
Хәтирә,капка төбенә өелгән әйберләрен бер читкәрәк өеп куйды да, нишләргә белмичә Рәискә карады.
Я, улым,кая барабыз инде?диде ул, еламаска тырышып.Монда алга таба яшәсәк башлар бетә,Рәис.Гүзәл кая микән?
Ул да булмады,тыкрыктан йөгерә атлый ашыккан Гүзәл дә күренде.Лилия әйтте, диде ул,тыны бетеп.Әнии,әбинең җеннәре кузгалдымы әллә?Нишли соң ул?
Белмим балам,белмим.Өйгә сыймый башладылар ахры.
Гүя,Хәтирәнең әйткәнен тыңлап кына торган,галошларын уңын сулга кигән Миңлефрүз үзе дә дөбер шатыр капкадан килеп чыкты.
Ии,җир биит,нәрсә дигән була бит, диде ул,кызарынып бүртенеп.Гадилә кызым килгән көнендә үк кисәтте бит югыйсә.Кисәттее..Гадиләәү, Гәдилә дим.Чык әле.
Ул арада,урын җәймәсенә бер кочак кием салым төйнәгән Гадиләнең тавышы ишетелде.
Менә,Хәти,диде ул,исәнләшеп тә тормыйча.Килгәндә ике кулыңны селтәп килеп кергән идең.Хәзер күпме әйбер төяп кайтасың.Ә-әә?Шведка баргансың мени.
Хәәзер Айдар Сәймәңә кайтарып куяр.
Ничек Сәймәгә?диде Хәтирә пышылдап кына.Өйне анда салмадык бит...
Өй салдыым?!Уф,үләм,нәрсә ди? Миңлефрүз Гадиләне дә уздырып көлеп җибәрде.Өй салган кеше күптән җир астында ятканын оныттың шту ли син?Бу өй синеке түгел инде,Хәти.Үзеңне дә берәү дә тотмый.Әйдә әйберләреңне төя дә, выжт.
Хәтирә ни ак димәде,ни кара.Бала чактан кимсеткәннәренә ияләнгән иде инде ул.Бу юлы да,Аллах тагәлә, ташламас әле дип,капка төбендә торган машиналарының багажнигын ачты. Әйдәгез,балалар,әйберләрне тутырыйк диде ул,җир өстендә яткан кием салымнарга үрелеп.Аннары, Миңлефрүзгә карап: -Кайгырмагыз,әнкәй,бүтән борчып йөрмәбез,дип,ике кулын тотып саубуллашты.Ярдәм кирәк булса килерсез,сез миңа дошман түгел,дияргә дә онытмады.
Миңлефрүз пычрак әйбер тоткандай, чирканып кына кулларын альяпкыч итәгенә сөртте.Ии,бетле күркәләр, диде ул мыскыл итеп.Сезнең ярдәм кирәк булмагае әле.Сөйләшеп торган була бит.Ярар, ярар,әйдәгез хушыгыз.Бу өйдә бернәсәгез калмады инде.
Ләкин,Миңлефрүз,дөнья куласа,бер әйләнә,бер баса дигән,мәкальне онытты.Беркөн килеп,дөнья куласасы басып,шушы сөймәгән килене кулына каласын белмәде ул.Белмәде ул,мүкәйләп Хәтирә алдына килеп егыласын.
Ә бүген ул көчле.Һәм гомер буенча шулай калырмын дип уйлап,агуын чәчә .Кияү белән кызга өй кирәк дип, бөтен көче шушы өйгә кергән киленен,оныкларын куа.
Җирдә яткан әйберләренең бөртеген дә калдырмыйча төяп бетергәч,Гүзәл белән Рәискә машинага утырырга кушып,үзе өйгә таба китте Хәтирә.
Башка кереп йөрмәм,саубуллашып кына чыгыйм әле,диде ул.Исәбе базда яшерелгән банкадагы әзме күпме акчалары.Беркатлылыгы белән аның турында белмиләр, дип уйлаган иде.
Ләкин, шул вакыт көтмәгәндә :Юук, юк, дип Гадилә ике кулын җәеп,капкага каршы төште.Бозым ясап йөрисең юк.Беләм нәрсә эзләгәнеңне , диде ул җенләнеп.Ансын онытмаган тагын, пәри нәселе.Хәзер алып чыгам.
Нәрсәсе калган дисең кызыым?дип Миңлефрүз җенләнеп Гадиләгә карады.Теге банкасын сорыймы әллә, Ходаем.Ярар, ярар, малайныкы булса да, башларына алып чыгып ат, бар, бар.Бездән булсын яхшылык.
Гадилә киленнәренә усал итеп карап,өйләренә кереп югалды.Тор шушында гына, диде ул әмер биргәндәй.Банкаң да булыр, кияүгә дә әйтәм хәзер.
Ии, мин җүүләр!Шушы шайтан таякларыннан акчамны яшерәм дип йөрдем бит әле, дип уйлады. Хәтирә.Болардан качып буламы соң?
Хәтирә күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, машинага кереп утырды.
Менә,күрәсе булсааа, диде ул балаларына.Кыргый этләрне куалар мени!Кайгырмагыз җаннарым, бар да әйбәт булыр.Аллах бар ул, ташламас.
Менә, капкадан өч литрлы банка тоткан Айдар да күренде.Мәгез, апай, алыгыз диде ул, төбендә әз мәз акча күренгән банканы сузып.Әйдәгез, киттекме?
Хәтирә мескен сүзен дә әйтә алмыйча, башын гына селкетте.Мунчагаа, диде ул , тамагына утырган төерне чак көчкә йотып.Мунчага...
Шуннан ары сүз әйтә алмады Хәтирә.Күзенә ак кара күренмичә, башы әйләнеп китте Һәм ире үлгән көндәге кебек,ниндидер бер серле күксел томан эченә кереп киткәндәй булды ул.Һәм тагын ни гаҗәп, шул ук түгәрәк болынның ерак бер читендә ире, Газизе тора бит.Ап-ак чалбар кигән, талгын гына искән җилдән ак күлмәге җилферди.Ә яңаклары буйлап чыктай яшь бөртекләре тәгәриләр.
Нигә ташлап киттең,ирем җаным? Нигә безне ятим иттең? Хәтирә теле белән түгел, ә ниндидер эчке бер тавыш белән Газизенә эндәште.Безгә нишләргә сооң,җаным,нишләргәәә? Шулвакыт Хәтирәгә ниндидер бер дулкын кагылдай булды.Йөзенә тел белән аңлатып булмаслык җылы җил бәрелде...
- Бар да әйбәт булыыр, өй салырга булышам мин сезгә, кайгырма, кадерлем.Кайгырмааа..
Хәтирә елап иренә карый,ә колагында иренең сүзләре.Шундый назлы, шундый ягымлы.
Ул тиз генә ире кочагына ташланырга теләп,йөгерергә теләде.Тик аяклары үзен тыңламадылар.Бары күзләр,күзләр генә сөйләштеләр.Һәм ниндидер серле бер көч иренең сүзләрен аңына җиткерде.
Газиз соңгы тапкыр хатынына яратып карады да, ниндидер бер әйберне чирәм өстенә куеп юкка чыкты...
Нәрсә соң буу? Хәтирә әле генә ире елмаеп басып торган җиргә карады.Ләкин анда берәү дә юк иде инде.Бары ямь-яшел чирәмдә,моңа кадәр күз күрмәгән ап-ак чәчәкләр өстендә китап, дога китабы ята иде.
Хәтирә шул китапка үрелде..
Ләин,менә-менә кулыма алам,дигәндә генә кемнеңдер каты итеп төртүеннән гүя,айнып күзләрен ачты..
Кызы Гүзәл икән...
Әниии, әни,йоклыйсыңмы соң сиин?диде ул куркып.Эндәшәм,эндәшәм һаман ишетмисең.
Хәтирә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Бөтен җанын ниндидер бер, әйтеп аңлата алмаслык нур, җиңеллек урап алды.Барлык курку, кайгылары юкка чыкты.
-Әтиегезне күрдем, җаннарым диде ул, зәп зәңгәр күккә төртеп.Әтиегезне.Шундый матур үзе, шундый шат..
Гүзәл аптырап әнисенә карады:
Әти, безне куып чыгарганнарына шатлана мени?диде ул, авызын турсайтып.Ул да Венера апага өй калсын ди микән?
Юк, балам, юк, дип шатлыклы күз яшьләрен сөртте Хәтирә.Безнең ул өйдә интегеп генә яшәп ятканны әтиегез бик яхшы белә.Шуңа күрә сөенә дә инде ул.Безнең аннан котылганыбызга сөенә .
-Әбиләрдә читен иде, әти беләдер, әни,ышанам.Ләкин мунчада ничек яшәрбез соң?Шулай дип, моңа кадәр борынын тәрәзәгә терәп, тавыш тынсыз барган Рәис , әкрен генә сүзгә кушылды.Кайда йокларбыз, ашарга ничек пешерербез?
Ии, улым җаным, дип янына ук машина килеп туктаган мунчага төртеп күрсәтте Хәтирә.Менә бит торыр җиребез.Йокларга да урын табылыр, дип,сикереп диярлек машинадан төште дә, улының колагына пышылдады.Кайгырма улым, әтиең үзем булышам диде.
Рәис икеле хисләр белән Хәтирәгә карады, ләкин әнисенең көлеп торган күзләрен күреп, соравыннан кире кайтты.Әти белән бигрәк тату яшәделәр шул, дип уйлады ул.Бәлки янында әтине тоядыр.Миңа үземә дә, әнә, әти монда гына йөри кебек бит
Алар өчәүләшеп минут эчендә машинаны бушатып та куйдылар.
Рәхмәт, Айдар, диде Хәтирә.Әйбәт торыгыз, машинаның рәхәтен күр.
Теле белән шулай дип әйтсә дә, йөрәгендә, җанының бер почмагында мондый кимсетелүләргә, әрнүләргә кечкенә генә булса да сагыш, биик еракка булса да яшеренгән рәнҗеш бар иде анда.Мин рәнҗемим, йөрәк рәнҗи дигәндәй, йөрәк рәнҗеше барыбер юк түгел иде шул.
Хәтирә каерылып,каерылып машина киткән якка карады.Күрсәгез иде сез ул күзләрне.Күрсәгез иде сез, иксез -чиксез сагыш сеңгән ,әрнүле күз карашын.Бу вакытларда ничекләр түзде микән бу яшь, тол хатын.Җанында нинди бураннар уйнаганын үзе сизде микән соң ул? Улыма әтисенең төсе булып машинасы калыр әле бәлки, дип төннәр буе уйланып чыккан хыяллары да чынга ашмады биит.
Машина үзе артыннан тузаннар гына калдырып күздән югалды.
Менә.. бар да бетте.Машина да юк, өч сыер асрап,Мәскәү юлын таптап , тырышып-тырышып салган өй дә юук.Шулай итеп, салкын кыш бабай җиргә суык сулышын өрә-өрә якынлашканда, өч мескен тора-таш кебек, бер кеше тормый торган, авыл читендә басып калдылар.
 
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова - Гайфутдинова.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас